Мин, үз гомеремдә читтә иң күбе алты кич кунган малай, ул кышның февралендә өч атна чит авылда, үз өемә кайтмыйча яшәдем. Мин моңа бераз газаплана, борчыла идем, ничек инде ул үз ояң, үз әниең, үз йортың моннан унбиш-уналты чакрымнарда гына, урман артында гына була торып, шунда кайтмыйча, тирләп-пешеп токмачлы аш ашамыйча, аннан иртәнге мичтә чыжылдаган ял көне ризыгының исенә рәхәтләнеп, киерелеп үз караватыңда аунамыйча, читтә кеше өендә, ярым кадерсез бер хәлдә яшәргә мөмкин? Ярамый бит болай, ярамый! Аек акыл шулай ди. Әмма теге кичтән бирле миндә тагын бер акыл барлыкка килде. Монысы көчлерәк, дуамалрак булып чыкты. Анысы әйтә: шту син, ди, дүрәк, әни кеше янында унсигез ел гомер иттең, әни әни инде ул, картаер да, үлеп тә китәр, ә менә мондый кызны ташлап ничек итеп үз авылыңа кайтмакчы буласың син? Әни ул гел синең янда инде, ә менә мондый кызны очрата алырсыңмы тагын?
Акылның монысы яшьрәге көчлерәк иде.
Студентларның кышкы каникул тәмамланган көн минем бәхетем өстенә кара болыт килгән көн иде. Ул китте, дөньяны февраль аеның тәртипсез, мәгънәсез бураннары басты, аннан март аеның иләмсез, холыксыз җилләре исте, кар эреде бугай. Аннан ниндидер апрель, май айлары узды, ахрысы. Бу язның минем өчен сукыр бер тиенгә дә кирәге юк, чөнки бу дөньяда мин ялгыз, ә теге кызый зур калада, әллә ниткән шәп егетләр белән ил-умач килеп, аудиторияләрдә бергә утыра, чыркылдаша, уйнаша, көлешә иде, ә мин монда Керәнле балаларына папа Бонифаций фәләненченең ниндидер бер чиркәүдә сөйләгән сүзләрен хәтерләмәгән өчен «ике»ле куеп утырам
Җәй җитте, мин зур дәрт белән калага юл алдым, әлеге кызның теге кышкы кичләрдә сөйләгәннәре буенча аны эзләп университет аудиторияләрендә, коридорларда йөрдем. Көннәр буе йөрдем. Кызлар затлы, егетләр шәп, күбесе күзлекле иде. (Шул көннәрдә канга сеңеп калган: күзлекле егет һичшиксез, галим кеше Менә бит! Күзлексез галимнәргә әле дә булса шикләнеп карыйм, бу, дим, фәнгә очраклы гына килеп кермәдеме икән?) Әмма теге кыз күренмәде. Без аның белән, аның тәкъдиме буенча (янәсе, юри), шулай килешкән идек: кыш буе хат алышмыйбыз, җәй көне мин аны үзем эзләп табам
Ике-өч көн университет вестибюлен таптагач, мин үземнең төп бурычымны үтәргә Сулъяк Болак урамындагы институтка «заочниклык»ның бәхетсез язмышын татырга китеп бардым.
Аннан ямьсез, ятим җәй узды, көз җитте. Мин шул ук мәктәптә, ләкин инде шактый басылган. Минем йөрәк җәрәхәтле, теге газаплы, татлы мәхәббәттән мин әле һаман аерылмаган. Ул көзнең ничек газаплы узганын хәтерләсәм, әле дә кызганыч. Әрәм үткән бер көз (бит язлар көзләр кебек үк санаулы гына) кызганыч. Ул көз коры иде, кичләрен томан төшә дә авылда томанлы тынлык урнаша, әби кабызган утлардан салкын туфраклы коры каткак урамнарга саргылт яктылык сибелә иде. Ә мин элеккечә укытучылар бүлмәсендә. Ул елны компания бераз таркалды: Хәбинең дә, Тәлгать абыйның да беренче малайлары туды, алар инде, сугыш, флот темаларын беразга онытып, бәхетле ата булдылар. Галя исә бөтенләе белән француз теленә чумды, ялгышмасам, ул инде Бальзакның «Евгения Гранде» әсәрен француз телендә укый иде һәм, Керәнле авылы кибетенә кайткан конфетны бөтенләе белән сатып алып, көн-төн шуны суыра һәм, иртән дәрескә килгәч, теше сызлаганнан, битләре, күз кырыйлары кызарудан зарланып, морҗа артындагы юынгычта кер сабыны белән озаклап битен-күзен юа иде.
Көз Тын, салмак, ярым караңгы. Коры көз. Аяк астында салкын тузан, агачлар бриллиант булып утыра. Укытучылар бүлмәсендә ут бар. Мин шунда юнәләм. Бер почмакта конфет суырып французча «ңаң-ңаң» килеп Галя утыра. Мин радиоалгычны кабызам. Маякта таныш моңнар. Нечаев, Бунчиков: «Карманные фонарики Горит, горит, горит». Марк Рейзен: «Налей полней бокалы, кто врёт, что мы пьяны, мы веселы только». Роза Багланова: «Ах, Самара-городок, неспокойная я, неспокойная я, успокой ты меня». Баянда трио: Кузнецов, Попков, Данилов. Болар минем газаплы да, ләззәтле дә, күңелле дә, күңелсез дә яшьлегемнең юлдашлары. Менә бервакыт дөньяның әллә кай якларыннан әйтерсең томанлы Смоленск өлкәсеннән үзәк өзгеч моң ишетелә. Юк, монысына чыдый алмыйм, минем елыйсы килә. Бу җыр минем үзенә урын таба алмаган йөрәгемне телгәли.
Бу җыр минем яшьлек газапларым турында. Моның мәгънәсен бу дөньяда бары тик мин генә аңлыйм. Радионы сүндереп, мин авыл читенә, бушап калган бәрәңге басуларына чыгып китәм, табигать белән ялгыз калам. Шулай газаплы төннәр үтә. Ә беркөнне мине тарих укытучыларының семинарына шәһәргә җибәрделәр. Мин тагын аяк астында җирне югалтам. Теге югалган сихри әкият кызының адресын туганнарыннан сорап алам. Һәм, Казанга килеп төшүгә, Качалов театрына ике билет алам да (әле дә хәтерлим: Афиногеновның «Мать своих детей» әсәрен куялар иде) теге адрес буенча оча-куна бер йортның ишегенә барып җитәм. Шәһәр йорты, ике катлы, биек баскычлы. Кыңгырау төймәсенә басам. Хуҗа хатын чыга. Сездә шундый кыз яшиме? Ул өйдәме? Тамак ярыла, күзне яшь баса. Сүзләр өзелә.
Әйдә, кер. Син кайсы авылдан? Кызым! Әнә сиңа бер авыл малае килгән! Ике елдан бирле фатир тора инде, ияләнеп беттек. Кызым урынына күрәм. Аның ай саен түли торган йөз тәңкәсе миңа нәрсәгә?
Морҗа артындагы обойлы кечкенә бүлмәгә ничек кергәнемне белмим. Ниләр сөйләшкәнне белмим. Дөнья әйләнде. Кызый артык гаҗәпләнмичә генә йомшак киез җәйгән сандык өстеннән төште, өстәлдәге китап-кәгазьләрен рәтләде; шул арада күзлекле бер егетнең пыяла рам эчендәге портретын арты белән әйләндереп куйды. Утырырга кушты. Яңа гына кар яуган көннәр иде, һәм мин бик һәйбәтләп кенә астына олтан салган киез итекләр киеп килгән идем. Каһәр! Шәһәр урамы лычма су иткән аларны. Мин тагын итек башларына карап утырам. Ул арада ишектә тагын кыңгырау чылтырады. Монысына кызый үзе чыгып йөгерде. Кем беләндер кызу-кызу сөйләшеп алдылар, борын аша чыккан авазлардан мин бу сөйләшүнең ярым яшерен булырга тиеш икәнлеген аңладым. Бераздан күзлекле, озын чәчле кара чибәр егет түргә узды, аның артыннан бераз гына кызарынып, каушаган сыман кызыкай да керде. Авыр тынлык урнашасы иде егет сүзчән булып чыкты.
О! Гарсоң де ла кампань?4 дип елмайды чибәр егет, ак тешләрен күрсәтеп.
Бу сүзләр минем йөрәкне телгәләде. Боларны мин аваз яңгырашы буенча (Галя гел «ңаң-ңаң» килеп утыра иде) французча икәнен чамалап алдым һәм бу яңгырашны гомер буе хәтердә сакладым. Нәрсә әйтте икән бу галим егет минем турыда? Моны мин чама белән хәтердә саклап егерме елдан соң үзем тәрҗемә иттем. Яман сүз әйтмәгән икән үзе, әмма инде мине үтереп чыгып китте ул. Шәһәр урамында мин моңарчы үземнең русча белмәгәнемнән оялып, башны түбән иеп кенә йөри идем, болай булгач, инде шуышып кына йөрисе калды.
Минем француженкам күзлекле белән ниндидер мәгънәле афоризмнар, жаргоннар аша фикер алышты, елмаештылар, көлештеләр. Аннан француженка миңа яхшылык эшләп, савабы булсын дигән сыман бер кыяфәттә театрга әзерләнә башлады. Урамнан барганда юл буе сөйләшмәдек, театрда сөйләшмәдек, өенә кайтарып куйдым сөйләшмәдек. Хәтерлим, мин шул вакытта бик нык ябыктым. Чөнки эчтән гел ут, һәр сулыш саен энергия чыга иде. Ниндидер дежур сүзләр сөйләп алдык та аерылыштык. Мәңгегә. Кар ява иде, ул кар бөртекләре минем фрацуженкамның озын керфекләренә куна иде, ә ул юка кара перчаткалары белән чәченә, керфегенә кунган кар яфракларын сыпыра, үзе елмая. Безнең ике арабызда мин мәңге кичеп чыга алмаслык тирән елга, без икебез ике ярда тора идек
Шул көннән соң мин авылда калмаска, ничек кенә булса да дөнья күрергә, укырга, кеше булырга һәм күзлек киеп чит сүзләр кыстырып сөйләрлек дәрәҗәгә ирешергә, аннан соң гына бу кызыйны эзләп табарга булдым. Кабул ителгән программаның байтак өлеше үтәлгәндә, минем инде чәчкә ак бөртекләр йөгергән иде. Кешеләрдән сорашып белдем: кызыкай күзлекле бер егеткә кияүгә чыккан, бер мәктәптә эшлиләр, берсе рус әдәбияты, икенчесе чит тел укыта икән, инде олы уллары алтынчы класста укый икән