Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3 стр 23.

Шрифт
Фон

дип, хатын-кызлар әллә нинди эчкәре үзәк өзгеч тавыш белән мине әллә кая еракка чакыралар иде. Мин үземне, сихерле сиреналар тавышына әсәренеп, үзен бәйләп куйган мачтадан ычкынырга газапланган Одиссей кебек хис итә идем, бу хордагы кызлар мине гел еракка чакыралар иде. Минем авылда яшәвемнең, укытып йөрүемнең шулай итеп бер мәгънәсе калмады. Икенче җыр Хәер, ул җыр тәэсиренә бирелгәнче, мин әле бу авылда беренче мәхәббәт хисенә дучар булып иләс-миләс килеп йөрдем. Минем бу дөньяда бер эшем дә кешечә рәтле булмады

Мин мәктәп балаларының хор җитәкчесе, драма түгәрәге җитәкчесе, тагын әллә нинди җитәкчеләр идем. Мин тарих, география, конституция укытудан тыш, авырган, декретка чыккан кешеләр урынына рус теле, ботаника, зоология, физкультура тагын әллә нәрсәләр укытам, өлкән пионервожатый, агитколлектив җитәкчесе, күрше авыллардагы башлангыч мәктәпләрдә штаттан тыш инспектор, колхоз фермасында газета чыгаручы, уку йорты советы, район китапханә советлары, колхоз комсомол комитетының бюро әгъзасы тагын әллә нәрсәләр идем.

Шуның өстенә әле минем туганнан бирле хыялланган бер эшем бар: газета корреспонденты. Минем хыялымча, ул инде дөньядагы бөтен гаделлекнең патшасы. Минем район газетасында инде әллә ничә мәкаләм басылып чыкты, һәм мин горур кыяфәттә инде зур блокнот тотып колхозның яшелчә бакчасына, ат абзарларына, фермасына барам, сорашам, язган булам Бераздан мине район газетасы гына канәгатьләндерми, мин «Яшь сталинчы»га («Татарстан яшьләре») үрелеп карыйм. Бәхет! Гали Хуҗи имзасы белән хат килә, киңәшләр бирәләр һәм минем мәкаләләрне баса башлыйлар. Ләкин мине бу газета гына канәгатьләндерми. Мин «Кызыл Татарстан»га үрмәлим. Күпмедер язмаларымны «газетада урын җитмәү сәбәпле» кайтарып җибәргәч, ниһаять, газета ихтыяҗына туры килә торган материал җибәрәм һәм «Кызыл Татарстан»да басылам! Ну инде ул көннәрдә мин кешеләр белән әллә исәнләштем, әллә юк Шулай мин үзем өчен район газетасы «Сталинчы», өлкә газеталары «Яшь сталинчы», «Кызыл Татарстан»ның «штаттан тыш корреспонденты» дигән горур исем уйлап таптым. Мәкаләне мин төннәр утырып, йокы хисабына яза идем Кыскасы, мин эшсезләрдән, эшлексезләрдән саналмый идем

Әмма боларның берсе дә көннәрдән бер көнне миңа гашыйк булырга комачау итмәде. Минем кызлар белән танышкалаганым бар, озатып куйгалаган бар, әмма гыйшык утында янганым юк иде. Гыйшыкка мин ышанмыйм, гомер юлын аннан башка гына узарга, үземне фәнгә, әдәбиятка, сәнгатькәме, әллә, диңгез флоты офицеры булып, хәрби тормышка багышларгамы дип баш ватып йөри идем. Хәби әйтә: әнә, ди, адмирал Нахимов өйләнмәгән, ди, Чайковский өйләнмәгән, ди Мин дә ул мәсьәләне инде хәл итеп куйдым: хатын-кыз белән буталып гомер әрәм итәргә монда Ни чуртыма кирәк ул? Шулай да бала вакытта әнидән ишеткән бер хикәят хәтердә калган. Шул борчый. Гыйльменисатти белән бергә озын кышкы кичләрдә лампа янында алар китап укыйлар, дөресрәге, бер-берсенә «китап сөйлиләр» иде. Шул китапларның берсе «Тутыйнамә» дип атала иде. Анда шундый хикәят бар. Бер адәм каяндыр каядыр барганда ишәген казыкка бәйләп куя да ялга туктый. Йоклап китә, уянса ишәген алып киткәннәр. Әлеге адәм хәсрәткә төшә. Гаделлек эзләп мәчеткә килә. Җомга намазы алды икән. Хәзрәтне күреп үзенең кайгысын сөйли һәм ярдәм күрсәтүен үтенә. Хәзрәт аңа намазга кереп утырырга куша. Намаз-нияз тәмамлангач, хәзрәт чираттагы вәгазь өчен сүз ала (атналык «подведение итогов» яки «планёрка»!). Сүз арасында сорап куя:

 Җәмәгать, ди, сезнең арагызда үз гомерендә хатын-кызга күтәрелеп карамаган, гыйшык утында янмаган берәр кеше бармы?

Арткы рәттән шома битле, чапанлы бер ир күтәрелә.

 Хәзрәт, ди, сезне алдарга җыенмыйм: яшем иллегә җитеп килә, әмма хатын-кызга күз салганым юк, алар турында уйлаганым юк, бөтен уем ахирәт көне турында

 Һым-м-м, ди хәзрәт, авыр сулап. Һәм урта рәттәге мөсафиргә эндәшә:

 Син, кем Ишәгем югалды дип зарланасың. Әнә ул алып чык

Кышкы каникул тәмамланып берәр атна укыткач, колхоз клубында ата-аналар җыелышы уздырдык. Клуб шыгрым иде. «Бала тәрбиясе» циклыннан алты-җиде бала үстерүче өлкәннәргә мин лекция укыдым, балаларны ничек үстерергә икәнен өйрәтеп бетердем. Хәтерлим: гел елмаеп тыңладылар. Аннан спектакль куйдык. Таҗи Гыйззәтнең «Фәрхиназ» драмасын. Мин Каһарман. Мадагаскар атауларын күргән, диңгезләрдә йөзгән, дөнья күргән егет, имеш. Мин шәп, мин, мин Хәбинең өр-яңа тельняшкасын киеп, сәхнә артындагы кызлардан битне-башны бизәтеп, сәхнәләргә чыгыплар киттем. Әйтерсең мине бөтен дөнья тамашачысы карый, әйтерсең мин Ленинград театры сәхнәсендә Лавренёвның «Разлом» пьесасыннан матрос Годунны уйнаучы Полицеймако! Харап, харап Дөньяда иң шәп егет мин, төкергән мин дөньяга Идриянамайть. Менә сез мин булып карагыз әле

Киерелеп шулай сәхнәдә йөргәндә, минем шәплекне барысы да күрәләрме икән дип аска залга күз салуым булды әйтәсе сүзне оныттым. Өметсезләнеп, суфлёр утырган почмакка таба чигендем. Әмма күзне залдан алып булмый иде: залда, сәхнәгә якын гына, беренче рәттә моңарчы мин күрмәгән бер кыз утыра икән. Шәһәрчә бизәнгән, шәһәрчә киенгән, керфекләрен буяган, моңарчы мин күрмәгәнчә чибәрлеккә ия үзе. Каушый калдым. Исереп киттем. Рольне чак-чак уйнап бетердем, мин чыккан саен теге кыз урынында селкенеп, кулларын-тезләрен рәтләп алган сыман иде. Хуш

Спектакль тәмамлангач, авылның бик матур гадәте буенча «бичер уйнау» (вечер кичә) башланды. Мин дә, горурлыктан рәхәт чигеп, егетләр-кызлар арасына төштем. Очраклы рәвештә теге кыз янына барып утырдым. Әлегә эндәшү-сөйләшү юк. Гармунчы, дыңгыр-дыңгыр татарчага әйләндереп, бер вальсны вата иде. Ирле-хатынлы укытучылардан бер-ике пар әйләнә башлады, бераздан Галя да бер кыз белән уртага кереп китте. Минем йөрәк дөп-дөп тибә, нәрсәдер эшләргә кирәк иде, әмма мин вальс (татарчага тәрҗемә ителгән булса да) әйләнә белмим һәм, шуңа газапланып, идәнгә, олтанлы итекләремә карап утыра бирдем. (Алга таба узып шуны әйтим: танцы белмәү аркасында егетлек чорында мин бик күп нәрсә югалттым. Флотта, увольнениегә чыккач, бу кимчелек минем өчен трагедиягә әйләнә иде. Өч-биш класс белемле матросларга (сугыш еллары афәте, оккупациядә калып белем ала алмаган малайлар байтак иде) мин Соболев әсәрләрен сөйлим, Горькийның «На дне» әсәреннән Сатин монологын укыйм һ.б., һ.б. Болар мине әллә кем дип беләләр. Ә менә матросский клуб яки паркка барып кергәч, шул малайлар, ленталарын җилфердәтеп, фокстрот, танго, вальс биеп җибәрәләр; мин, бәхетсез, боларга кызыгып, бер читтә ятим торам. Болар сары озын толымлы латыш кызлары белән шундый чикылдашалар, ә мин кеше түгел. «Комплекс неполноценности» дигән төшенчә ул вакытта әле популяр түгел иде, әмма мин инде шуның корбаны идем. Хәзер дә, мәҗлесләрдә тәнәфес ясап бию оештырылганда, мин читкә таям. Нишлим соң? Биергә һәм биек тау башыннан чаңгыда төшәргә гомер буе тәвәккәллек җитмәде, өйрәнә алмадым.)

 Сез нигә биемисез?

Мин айнып киттем. Зур кара күзләр, буяулы керфекләрен селкетеп, миңа карап елмаялар иде. Йомшак, дусларча елмаю. Минем борын очы тирләп алды. Секунд эчендә.

 Ә, ә-ә Мин, көн салкын булгач, менә мондый итекләр белән килгән идем шул.

Кычкыртып ялганладым. Авыл җирендә кышын ботинка кию гомумән юк нәрсә инде ул, минем ботинкаларым да юк иде. Булса да кимәгән булыр идем, чөнки 1948 елда ботинка киеп кышын клубка килгән булсам, мине юләргә санап, иртәгесен ата-аналар балаларын укырга җибәрмәячәк иде.

 Ие, итек киеп килгәнием шул

Кызый үзе сукномы-ниме, ниндидер резин аслы итек кигән иде. Бу инде ботинкалы дигән сүз, һәм «мин шәһәр кызы, син авыл мокыты» дигән хөкем иде.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3