Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3 стр 22.

Шрифт
Фон

Исәнме, яшьлек!

Каюм Керәнлегә бара,
Аягында күн итек,
Хәбирәсе үкереп елый,
Үз баласы күк итеп.

Бу бәет утыз бишенче елларда безнең авылга килеп җитеп мине тетрәткән иде. Авылда Өчиле дигән җирдән бер килен бар иде исеме Зөлкамал үз авыллары турында сагынып-сагынып ул әллә ниләр сөйли иде. Киленнәр сагынуы Солдат сагынуы Никадәр изге хисләр, пакь кичерешләр бу

Зөлкамалның сөйләвенчә, Өчиле әнә тегендә генә, урман артында гына, әби патша юлы белән китсәң, нәкъ Өчиле өстенә килеп чыгасың. Юк, сезнең яндагы алты-җиде хуҗалыклы Өчиле түгел, безнеке йөзләп йортлы, көньякта, зур, таза авыл. Әнә урман артында гына. Ул бездәге байлык, бездәге иркенлек. Август ахыры җиттеме, тау башындагы чикләвеккә ябырыла халык. Колхоз җыйдыра. И аның матурлыгы, и андагы күңеллелек. Капчык-капчык төяп атлар белән амбарга озатабыз. И андагы уен-көлке, и ул чикләвек җыйгандагы шатлык, җырлау Аннары колхоз атна буе чикләвек бүлә. Берәр ат йөге чикләвек алучылар була. И-и, безнең Өчиле

Аннан Зөлкамал үз авылларында булган фаҗигане сөйли: Каюм исемле егет, күрше авыл Керәнлегә барганда, ни сәбәптәндер суга батып үлгән. Аның сөйгән кызы калган. Халык бу вакыйганы бик авыр кичергән һәм бу турыда бәет чыгарганнар. (Шул бәетне язып ала алмавыма әле дә үкенәм. Тик бер кисәге генә хәтердә калган.) Өчиле, чикләвекле тау башы, зур сулы хикмәтле Керәнле авылы әнә шулай могҗизалы бер як булып балачак хыялларын биләп алды. Ерак та түгел, безнең авылдан көньяк-көнчыгышка китсәң, нибары унөч-ундүрт чакрым.

Мине гомер буе көньяк тартты. Төньякта Чепья, Малмыж, Балтач, Борбаш, Карлыган дигән авыллар бар иде, алар нигәдер еланлы, караңгы сазлык авыллар булып күз алдына килә иде. Тәпи йөри башлау белән, мин гел үзебезнең авылдан көньякка кояшка таба чыгып китәргә кызыктым. Хыял гел шул якка тарта иде. Моның сәбәбен (мине идеалистлыкта гаепләмәсеннәр) мин илле яшемә җиткәндә генә белдем. Мине бабайлар туфрагы тарткан икән. Чөнки әти ягыннан бабай бездән көньяк-көнчыгышка урнашкан Тәкәнеш ягыннан күчеп килгән. Әни көньяктагы Симет авылыннан. Күрәсең, аларны да кан тарткан, ә ул «тарту» миңа да күчкән.

1948 елның июль аенда ронода миңа приказ тоттыралар: фәлән иптәш фәләневне Чүриле районы Керәнле җидееллык мәктәбенә тарих, конституция, география фәннәре укытучысы итеп билгеләргә

Минем хәл! Керәнле! Өчиле! Чикләвекле таулар! Бәхет дигәннәре шулдыр инде ул!

Һәм кырык сигезенче елның унбишенче августында мин Керәнле дигән хикмәтле бер авылга таба юлга чыктым. Чүриле дигән урыс авылы безнең авылдан ун чакрым ераклыкта. Сугыш чорында аны район үзәге иттеләр. Чүриле үзебезнеке, аның урамында без үзебезнең урамда йөргән кебек рәхәтләнеп йөрибез. Әмма Чүриле авылының кырыннан биек дамба уза. Астында хәтта тоннель бар. Ул дамба тимер юл. Дамбаның теге ягы чит илләр, чит халыклар, чит гадәтләр. Ул як экзотик як. Анда Өчиле, Керәнле, анда Симет, Шыңар, арырак Теләче Әни сөйләве буенча чамалыйм, бу як Мәүлә Колый, Габделмәннан Рахманколый, Солтан Рахманколый, Таиб Яхиннар чыккан төбәк. Яхиннар әнинең турыдан-туры бабалары. Әти, шул якның кияве буларак, күп кешеләр белән аралаша, фикер алыша иде. Мин тагын читкә киттем

Мин бит әле Чүриле дамбасын чыгып, Өчилегә таба юл алган идем. Хәзер инде хәтерләмим. Өчилегә юлдан килеп кердемме, әллә тау башыннан төштемме. Тик мәһабәт көяз чикләвек агачы каплап алган тау буенда мылтык аскан бер абзый юл өстенә чыгып мине каршы алды.

 Керәнле ә-ә-нә тегендә, болын буйлап барасы да барасы, диде. Шәп авыл, энем, бәхетле икәнсең, юньле җиргә эләккәнсең, диде. Фатир төшәргә тәгаен генә урының булмаса, йә безнең кода Рамазан абзыйларга, йә минем баҗай Хәсәннәргә сугыл. Керәнлеләр юньле халык

Тау башындагы куе чикләвек урманын күргәч, безнең авылдагы Өчиле Зөлкамал сүзе искә төште:

 Безнең урман, дип сагынып сөйли иде ул, баш өстенә егылам-егылам дип тора.

Мин ул вакытта күз алдына китерә алмый идем. Урман тау башында буламыни? Урман бит ул, бездәгечә, басу түрендә генә булырга тиеш! «Егылам-егылам» дип торган чикләвек урманының каравылчысы мине Керәнлегә таба озатып калды.

Өчилене чыгып бераз баруга, мин яшел тугайга борыла-сарыла киерелеп яткан елганың киң болынына килеп чыктым. Бу хәтфә тугайлы Керәнле болыны иде. Таллыкка терәп салынган буа куенында тегермән утыра. Дамба шактый таза, ул тотып калган су бөтен болынны бүрттереп зур куәтен кыса төшеп тын җәелгән. Суның итәге ике чакрымнарга килеп җиткән. Тегермән дамбасы өстендә киң кара фуражка кигән мәһабәт бер ир күренде. Күкрәгендә юл-юл тельняшка.

Керәнле буасында районда беренче буларак динамо куелган, һәм кичләрен авыл гөлт итә икән. Хәби шушы авыл егете, Тын океан флотында тугыз ел хезмәт итеп кайткан алтын куллы диңгезче. Электростанция начальнигы икән.

Мәктәптән мине туп-туры квартирага озаттылар. Минем өчен гаҗәеп бер дөнья башланды.

Еллар әле авыр иде, ипи карточкасы беткәнгә дә тугыз ай чамасы гына, магазиннар әлегә юка, бик юка

Әмма Керәнледә тормыш икенчерәк икән.

Бу республикага мәшһүр «Кызыл партизан» колхозы икән. Председателе Шәех абзый мәһабәт гәүдәле өлкән яшьтәге кеше республика Верховный Советының депутаты икән.

Минем, квартирага урнашып, әби белән чәйгә утыруым булды ишекне кактылар. Әби җәһәт кенә чыгып китте һәм зур бер түгәрәк ипи, бер йомарлам май тотып керде.

 Моны сиңа мәктәптән җибәргәннәр, диде.

1948 ел җәендә бер бөтен ипи һәм бер йомарлам май! Мәктәп сыер асрый, иген чәчә, сыерның бозавын үстерә икән

Малайлыктан чыгып егет булу чорын мин шул авылда уздым

Сугыш елларына туры килгән балачакта без кино карамыйча, радио тыңламыйча үстек. Безнең нәрсәбездер җитмидер, ниндидер сәләтләребез үсеп китә алмыйча һәлак булгандыр. Керәнле мәктәбенә килеп эшли башлауга, мин юньле ике кеше белән дуслашып алдым. Болар математика укытучысы, фронтовик, Берлинны алган, 1945 елның Җиңү парадында катнашкан өлкән лейтенант Тәлгать Ибраһимов һәм тугыз ел чамасы Тын океан флотында хезмәт иткән, Керәнле «электростанциясе» начальнигы Хәби Фазуллин иде. Яшь аермасы безнең дуслыкка комачау итмәде. Мин дәрескә әзерләнеп төннәр буе мәктәптә, укытучылар бүлмәсендә утырам, шунда Тәлгать Ибраһимов белән Хәби дә килә иде. Менә китә сүз, җыр. Хәби миңа тарих, география буенча ярдәм итә, идәнгә картаны җәеп салабыз да, сузылып ятып, иртәгесен минем дәрескә кирәк булачак вулкан, тау, күлләрне эзлибез.

Тәлгать абый сугыш хәлләрен сөйли информациягә, аң-белемгә сусаган баш мием рәхәтләнә, байый. Мин көннән-көн үсәм. Ул арада, директорны күндереп (директор Сара Хәбинең хатыны), «Родина-47» маркалы радиоалгыч кайтартабыз, мин коры элементлар, антенна, заземлениеләр белән мәш киләм, ә тегеләр икесе дә инженер! Мине өйрәтәләр дә өйрәтәләр. Безнең компаниягә бервакыт рус теле укытучысы Галина Марковна катнашып китә. Һәм озын көзге төннәрдә без дүртәүләп зур дөньяга чыгабыз: Хәби Тын океан, Порт-Артур, Кытай җире турында, бөтен мәшһүр киноартистлар турында әллә ниләр сөйли. Сергеев-Ценский, Степанов, Станюкович һәм Леонид Соболев әсәрләрен күңелдән белә. Кыскасы, минем күңел тәмам урыныннан купты, мин хәзер диңгез флотына алынсам, кеше булырмын, башка частька эләксәм, дөньяда яшәүнең бер мәгънәсе дә калмаганлыктан, яшәп маташмаска дигән фикергә килдем. Галяның исә үз дөньясы: аның балачагы Армавир шәһәрендә сәхнә артында узган, аның әтисе дә, әнисе дә актёрлар булган, алар кулга алынгач, Галя детдомнарда йөргән-йөргән дә менә бу авылга килеп чыккан. Ул берөзлексез французча өйрәнә, стенография курсында читтән торып укый, Мәскәүдәге «Иняз» курсларына контроль эш җибәрә һәм төннәр буе безгә Качалов, Москвин, Шаляпин, Щепкин, Якушенко, Провоторов, Загорскийлар турында сөйли, спектакльләрдән монологлар укый иде. Минем алда рус драматургиясе, сәнгать дөньясы ачылып китте. Галя ике-өч көн узган саен район үзәге Чүриле китапханәсенә торып чаба, үзенә һәм миңа китап ташый иде. Диңгезче язучыларны укып бетергәч, әлеге компания мине Гюго, Бальзак, Флобер, Гейне дөньясына этеп кертте. Мин, ял көннәрендә махсус Казанга килеп, рус театрының спектакльләрен карый башладым. Островский, Гоголь, Горький, Чехов Болар Галяның дүрт алласы иде. Казанга барып театрга кермичә кайтсаң, Галя, рәнҗеп, чын күз яшьләре белән елый иде. Диңгез дәресе, сәнгать дәресе хәрби җыр белән алышына: Тәлгать абый сугыш чоры җырларын бик яратып, моңланып та, яшьлеген сагынып та җырлый иде. «В землянке», «Огонёк», «Тёмная ночь», «Моя любимая», «Вечер на рейде», «В прифронтовом лесу» кебек җырларны дүрт тавышка яңгыратабыз. Аннан вальслар китә: «Амурские волны», «Дунайские волны». Хәби һәр көнне «На сопках Маньчжурии» вальсын җырлый көнчыгыш тарихы аңа аеруча якын, аның яшьлеге Владивостокта, Порт-Артурда узган. «Шотландская застольная»ны хор белән җырлыйбыз. Мин инде җырчы булырга, артист булырга хыялланам. Миңа хәзер рус, Европа җырлары дөньясы ачылып китте. «Родина-47» бик әйбәт, юньле радиоалгыч булып чыкты. Укытучылар бүлмәсенең бер почмагында радиоалгыч тора Менә аның яшел индикаторы яна башлый. Бу могҗизалы аппарат мине планета белән таныштыра. Мин үз гомеремдә беренче тапкыр французча, гарәпчә, немецчә, кытайча сүз ишетәм, җырлар тыңлыйм. Каһирәдәнме, Димәшкътәнме Коръән укыйлар. Кыска-кыска сигналлар, позывнойлар, Морзе әлифбасы арасына кайвакыт метеостанцияләрнең үзара сөйләшкәне килеп керә. Мин төннәр буе шулай Зур дөньяда сәяхәт итәм һәм, әлбәттә, үземне бик бәхетле сизәм. Дәрестән соңгы сәгатьләрдә гаиләле укытучылар өйләренә кайтып киткәч, мин аеруча зур бәхет кичерәм: мин «Маяк» тыңлыйм. Музыка бервакыт мине тәмам кешелектән чыгарды. Минем күңелне җилкетә торган, акылдан шашарлык дәрәҗәдә ашкындыра торган берничә җыр бар иде. Боларның нинди хасияте булгандыр, аны мин әле дә әйтә алмыйм, әмма бу җырлар минем яшьлек хатирәләрем булып мәңгегә күңелдә яши. Боларның беренчесе «Пути-дороги» дигән җыр иде. Моны ул вакытта хатын-кызлар хоры башкара иде. Ул җырны Сергей Алымов сүзләренә Исаак Осипович Дунаевский язган икән.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3