Болары суык тигәндә, диде.
Аннан озынча сабаклы, сары чәчәкле үләнне йолкып ук җыйды.
Менә шушыңа мәченең исе китә иде, дип сөйләде ул. Шушының тамырын иснәр өчен, келәткә кереп, әллә кайларга менә, төреп куйган капчыкларымны ертып бетерә.
Аннан кыш буе авыл халкы Мәрфугаттигә дәвага йөри иде. Салкын тигәнгә, йөткергәнгә, баш әйләнгәнгә; тагын әллә ниләргә Мәрфугаттинең келәт матчасына элгән капчыкларында кипкән кура җиләге, гөләп, кура яфрагы, бөтнек, тагын әллә ниләр була иде. Ә теге «мәче ярата торган» үләннең нәрсә икәнен мин 3040 еллардан соң гына белдем. Мәрфугатти валериан үләнен җыйган икән.
Заманында Мәрфугатти турында мин район газетасында зур бер мәкалә бастырган идем. Ул мәкаләне Мәрфугаттигә укыганнар һәм, ишетүемә караганда, карчык аннан бик риза калган. Авылга бер генә сәгатькә тукталган арада, әни миңа бер төргәк бирде һәм шыпырт кына әйтте:
Мәрфугатти бирде моны, суык тигәндә генә тотсын дип әйтте
Төргәк эчендә яфрагы-ние белән сыдырып җыеп киптерелгән кура җиләге иде. Хәтерлим: шул кышны Мәрфугаттинең әлеге дәвасы белән дәваланырга берәр сылтау чыкмасмы дип гел көтеп йөрдем.
Мәрфугатти үләр алдыннан туу турында таныклыгы белән кызыксынганнар: 99 яшь булган. Соңгы сүзе итеп болай дигән:
Шөкер, хәсрәтне күп күрдем
Тагын күршедә Хәдичәтти дигән карчык бар иде. Бала вакытта урамда малайлар белән бәхәсләшеп утырганымны хәтерлим.
Шәймулла абзый хатынының исеме ничек? дип сорый арабыздан берәү.
Камәрттә.
Ә Вәли хатынының?
Мәйсүфәттә
Шулай бөтен урамдагы кешеләрнең исемен барлап чыга идек. Ни өчен хатын-кыз исемен? Чөнки авылдагы хатыннарны «Йосып хатыны», «Гыйният хатыны» дип кенә атап йөртәләр, ә без малайларга бу хатыннарның исемен ачыклау кызыклы бер уен, хәзергечә әйтсәк, «проблемалы мәсьәлә» була иде. Менә шунда арадан беребез:
Ә Хәдичәттинең исеме ничек? дип сорап куйды.
Ни гаҗәп, бу сорауга беребез дә җавап бирә алмады.
Беренчедән, Хәдичәтти «фәлән кеше хатыны» түгел, аның ире гражданнар сугышында үлеп калган, ул, авылда гомере буе ике-өч тол хатынның берсе булып, зур авырлык белән ике егет үстергән, аның иренең исемен без белми идек. Икенчедән, без малайлар өчен ул карчык шулкадәр якын, үз кеше иде, ул әллә кайчаннан бирле Хәдичәтти иде һәм аның исеме башкача булырга тиеш түгел кебек иде.
Хәдичәтти әнә шулай «исемсез» калды. Бу сүз Хәдичәтти сүзе башка хатыннарның исеменнән зуррак, киңрәк мәгънәдә иде. Ни өчен дисәң, ул безнең тирә малайлары өчен рухи бер ана булды, йомыш белән керсәң, Хәдичәтти җәһәт кенә базына чыгып китә дә, әбәт чиләге белән салкын катык алып чыгып, тавык үләнле хәтфә ишегалдына утырта иде.
Менә, олан, катык ашап ал, дип, үзе сине сөйләштерә башлый иде. Ә ул хикмәтле итеп сөйләшергә ярата иде, авыл халкы аны «сайландыра» дип әйтә иде. Хәдичәтти һәрвакыт рольгә кереп сөйләште. Мәсәлән, син, яңа күлмәк киеп чыккач, шатлыгыңа чыдый алмыйча, сәгатенә сиксән чакрым тизлек белән элдертеп, урамны узасың. Икенче көнне исә йомыш белән кергән җирдән Хәдичәттинең хәтфә ишегалдында катык ашыйсың. Ә ул болай сөйләштерә:
Карале, кем, олан Кичә карап торам, ярабби, бер матур малай, матур күлмәк кигән, ярабби, каты да чабып узды И-и-и Кем генә булды икән шул, беләсем килеп калды.
Синең катыклы кашыгың чирәмгә төшеп китә, кисәк бәргән бу шатлыктан синең тамагың буыла, һәм син шәрран ярасың:
Хәдичәтти, минием ул, минием!
Ә-ә, шулаймыни дигән була Хәдичәтти-артистка, шулаймыни Әйтәм җирле, бик каты йөгерәдериең Яңа күлмәк тектеләрмени?
Хәдичәтти балаларны әнә шулай шатландыра белә иде. Хәер, балаларны гына түгел, үзеннән он, бәрәңге, ипи, крәчин алып торган кешеләрнең әҗәтләрен, әгәр мохтаҗлык аркасында вакытында түли алмасалар, Хәдичәтти гел кичереп (списать итеп) бара иде. Сугыш вакытында ул баласыз калды. Ике улы фронтта хәбәрсез югалды. Хәдичәтти дүрт кыш буе, үз өен бикләп, ятим калган фронтовик балаларына ана булып яшәде. Ул балалар Хәдичәтти аркасында әнисезлекне белми үстеләр. Хәзер алар республикабызда бик ихтирамлы кешеләр: кайсы мәктәп директоры, кайсы алдынгы төзүче-депутат, кайсы автохуҗалыкта зур эштә. Боларның икесе дәүләт орденнары алды. Ул орденнарның һәрберсендә, әлбәттә, Хәдичәттинең дә өлеше бар, Хәдичәтти бөтен урамга шулай икенче ана булып яшәде. Ике малае эзсез югалгач та, кешегә күз яшен күрсәтмәде. Гадәттән тыш сабыр иде, кайгысын колхоз эшендә баса иде. Ләкин язмыш Хәдичәттигә карата шәфкать күрсәтте, сугыш беткәндә аның уллары табылды. Бераздан алар кайтып төштеләр. Берсе еракка Норильскига китеп урнашты, икенчесе, йортта калып, 1520 еллар буе колхозда бригадир булып эшләде. Үз гомерендә Арчадан ары узмаган Хәдичәтти самолётка утырып Мәскәү, Красноярскилар аркылы Норильскига барды. Шунда поляр төнне уздырып кайтты. Яз көне ул кайткач, авылга ике яз килгәндәй булды.
Анда гел төн генә икән, диде ул, елмаеп.
Аэропланда курыкмадыңмы? дип сораштылар аннан замандаш карчыклары.
Ю-ук. Бернәрсәсе дә юк аның. Зур балык шикелле бер нәрсәнең эченә кереп утырасың, утырган җирең әз генә дерелдәп тора. Ике-өч тапкыр һәйбәт чәй бирделәр. Юк, курыкмадым.
Хәдичәтти, сиксәннәргә җиткәч, йорт эшеннән азат булды. Сәламәтлеге дә шәптән түгел иде, оныклар да үсеп җитте, малай белән килен, ул гомер кичергән теге йортны сүтеп, яңа «дворец» салдылар. Хәдичәтти урамга чыгып сөйләшеп утырыр өчен замандашларын эзли, йөренә иде. Әмма замандашлар юк иде инде.
Мин аспирантурада укыган вакыт иде, Хәдичәтти мине «бик зур» кеше дип чын күңеленнән ышана иде һәм, узган заманнарны сөйләшергә дип, без капка күләгәсендәге эскәмиядә утыргалый идек. Бервакыт ни җүләрлек килгәндер, мин Хәдичәттидән сорый куйдым:
Хәдичәтти, син яшь вакытыңда җырлый идеңме?
Ник җырламаска? Би-ик, би-ик җырлый торганыем
Хәдичәтти, шул җырларның берсен генә булса да хәтерләмисеңме? Мин блокнотымны, карандашымны алдым.
Ник хәтерләмәскә? Бик хәтерлим
Хәдичәтти берсен генә җырлап күрсәтте
Һәм мин үз гомеремдә беренче тапкыр Хәдичәттинең сиксәнгә җиткән карчыкның яшьләрчә көр тавышын, хикмәтле сүзләрен ишетеп таң калдым. Ул болай җырлады:
Минем кинәт кенә күңелем тулды. Ике малаен югалткан елда Хәдичәтти белән без урманда утын әзерләгән идек, һәм ул, бик еш кына карт имән янына килеп, сүзсез калып имән башына карап тора иде. Ул агачлар белән серләшкән икән. Бу юлларның Кандалый шигыре икәнен ул вакытта мин әле белми идем. Китапханәдә шул шигырьгә юлыккач, минем авылга кайтасым һәм Хәдичәтти белән тагын бер сөйләшәсем килде.
Кайтуга аларның капка төбендәге бүрәнә өстенә барып утырдым, Хәдичәтти эшсез, бер шөгыльсез тыкрыкта арлы-бирле йөренә иде. Килеп утырды, хәл-әхвәл белештек. Шунда мин аннан сорап куйдым.
Хәдичәтти, сезнең иске йортны сүткәндә чормадан китаплар чыкмадымы?
Ник чыкмасын, чыкты, диде ул тыныч кына.
Аларны нишләттегез?
Нишләтик, бернишләтмәдек. Әнә әрҗәдә, лапастагы утын әрдәнәсе өстендә.
Йомарланып, яңгырда җебеп, ниндидер җан ияләре тарафыннан кимерелеп беткән кулъязмалар арасыннан мин берсен сайлап алдым. «Йосыф-Зөләйха» поэмасының бер язмасы иде ул. Бу кулъязма хәзер Казан университетының китапханәсендә сирәк кулъязмалар бүлегендә саклана һәм поэманы тикшерүче, өйрәнүче галим Ф.Фасеев үзенең гыйльми хезмәтендә безнең Хәдичәтти биргән вариантны да телгә ала. Мин моңа бик шат Хәдичәттинең исеме тарихка кереп калырга бик тә, бик тә лаек иде.
Хәдичәттинең кабере безнең авыл зиратының иң матур урыны кояшлы, җиләкле тау кырында. Аның кабере очында бик көяз каен агачы бар. Җәйнең тын, эссе көннәрендә дә вак, затлы-пөхтә яфракларын дерелдәтеп, һава дулкыны белән серләшеп утыра ул каен. Мин шул каберлеккә киләм дә (Хәдичәтти янында үз әнием дә ята) каен башына текәлеп торам. Җир астыннан әйтерсең лә Хәдичәтти каенга дәшә: