Шарифуллин Наиль Искандарович - Кая бара бу дөнья? / Куда катится этот мир? стр 9.

Шрифт
Фон

Мин балачактан белгән, «өч»ле, «дүрт»легә мәктәпне ерып чыккан берәү, башта читтән торып, Хазанов әйтмешли, бер «калинарный» техникумны, соңрак, бүләк ташып, елына ике тапкыр барып, институт тәмамлаган иде. Техникумны бетереп, бер кечкенә генә начальник булгач, Гарвардны тәмамлаган кебек, һавалы, тәкәббер кыланып, өч бармак белән генә исәнләшеп йөрде. Хәзер үземнең күптән күргәнем юк, сөйләүләре буенча шундый кәпрәйгән, «важный»ланган, кыланмышлары, цех башлыгы гына булса да, министрныкыннан ким түгел дип сөйлиләр. Биредә әйтәсе килгән сүз шул: «диплом» белән беркетелгән наданлык гади наданлыктан күпкә начаррак. Ул андый затка һавалылык, мин-минлек кенә түгел, акылсызлык та өсти. Ишәйтергә кирәк микән андый дипломнарны, андый дипломлы белгечләр «штамплаучы» институтларны? Без бит инде совет елларында ук ул тырмага баскан идек.

Акыллылар, чын гыйлемлеләр, гыйлемле булырга теләүчеләр бездә, Европа белән чагыштырганда элек-электән аз булуы, ә менә наданнарның «күп белеп тиз картаясы килмәгәннәрнең» чагыштырмача күплеге хәлне бик җитдиләндерә. Гыйлемгә омтылуны җиңел, ансат килгәнгә, өлкән туганның үз сүзе белән әйткәндә, «халява»га өмет итү әле бүген дә ега да сала.

«Потенциаль» һәм «кинетик» энергия

Мәсьәләнең әле тагын бер ягы бар. Гыйлемсез, фәнсез, алдынгы сәнәгатьсез теләсә нинди илнең киләчәге бер банан республикасы. Русиядә банан үсми, ә нефть чыга. Нефть чыгару, суырту нәрсә соң ул? Бу шул ук «халява» инде. Ул балык тоту, аучылык кебек үк промысел, ягъни примитив табучылык, җыючылыкның бер төре. Ягъни ул сәнәгать, җитештерү, булмаганны булдыру, ясау түгел. Сәүдә, коммерция, «купи-продай» да булдыру түгел. Анысы да күпкә җиңелрәк. Коммерция дигәнебез кайдадыр, кемдер тырышып, башын эшләтеп ясаганны әвеш-тәвеш китереп акча эшләү. Сәүдәгәргә, әзерне сатучыга, промыселчы-табучыга җитештерүче белгәнне, фәнне, технологияне белү, аның осталыгына ирешү гел дә кирәкми. Алыпсатарга шомалык, тапкырлык, товарны җитештерүчедән мөмкин кадәр азрак бәягә алып, кулланучыга кыйммәткә сатып җибәрү мөһим. Артык гыйлем аңа арбадагы бишенче тәгәрмәч. Ә менә акча бермә-бер күбрәк тамарга мөмкин. Нигә, баш катырып, инженерлыкка укырга да, аннан соң җитәр-җитмәс хезмәт хакына мескенләнеп эшләп йөрергә? Русиядәге гавамның белем дәрәҗәсен, аңын, ахыр килеп сыйфатын шушы сорау-җавап җитәрлек ачып сала, билгели булса кирәк.

Русия гомер-гомергә җитештерүнең иң гади төрен, мәсәлән, шул ук иген игүне үз иткән ил, аграр дәүләт булган. Сталин индустриализациясе кебек сәнәгать алгарышы да аңа, көчләп, таяк һәм камчы белән иңдерелгән. Алар белән бергә фән һәм гыйлем дә. Ул индустрияләшү узган гасырның сиксәненче елларына чаклы барды. Дәүләттә фәнгә, белемгә чагыштырмача яхшы караш та шул елларга чаклы килде һәм, болганчык еллар җиткәч, бик тиз юкка чыкты. Бу җәһәттән Икътисади үсеш министрлыгының 2030 елга «Русия дөньяның беренче икътисады булачак» дигән прогнозлары вазгыятьне бөтенләй күрмәүдән түгелме икән?..

Татарның күпмедер булган пассионарлыгы, исәнлеге безнең милләтнең элек-электән укуга, китапка, аң-белемгә битараф булмаганлыгыбыз белән дә аңлатылуын билгеләдек инде. Гыйлемгә битараф булмау безнең канда. Бу күркәм сыйфатның үзен, шулай ук әҗер-дивидендларын киләчәктә тагын да нәтиҗәлерәк файдаланасы иде. Без, татарлар, теләгәндә, суверенитетка тоташ гыйлемлелек аша юл сала алыр идек. Икътисади, спорттагы уңышлар да кирәктер. Милли яңарышка омтылуда, милләтчелектә без һаман да «җепшеклек», һава торышының җылынуын, яз килүне көткән, чәчәк атарга тилмергән бөре халәтендә калып киләбез. Бездәге зыялылык та яралгы рәвешендәге, һаман җитлекмәүче, чын-чынлап яралмаучы зыялылык. Болар барысы да, төптән уйлаганда, гыйлемлелекне яратып, аңа тартылып та, ул бездә җитмәү, тиешле дәрәҗәдә булмау бәлаләре түгелме икән?

Яһүд милләтеннән булган халыкның 65 проценты югары белемле икәнлеге мәгълүм. Гыйлемлелек турында «белешмәле» түгел, нәкъ менә гыйлемле. Татарда бу сан 20 процент тирәсе диләр. Ягъни гыйлем ярату белән мактанган халәттә дә, Моисей улларына караганда без 3 тапкыр наданрак булып чыгабыз. 65 процентлы югары белемлелек милләтнең ифрат та олы потенциаль энергиясе ул. Бу су запасы миллионлаган кубометрлар белән үлчәнүче, олы басым тудырырга сәләтле алагаем буа-плотина. Физиклар белә: потенциаль энергиядән, әгәр дә ул һәрдаим кинетик яки башка төр энергиягә әверелеп тормаса, әллә ни файда юк. Буа буып кына эш бармый. Плотинадагы су басымы, хәрәкәткә, кинетик рәвешкә килеп, зур-зур турбиналарны әйләндерергә тиеш. Яһүдләр үзләрендәге гыйлем потенциалын ифрат та яхшы кулланалар аларның турбиналары тулы хутка әйләнде һәм әйләнә. Биредә Нобель премиясе лауреатларының абсолют күпчелеге яһүд милләтеннән икәнен искә төшерү дә җитәр иде. Белемнең бәясен, кыйммәтен алардан да яхшырак белүчеләр, кулланучылар тагын бар микән? Шунысын да әйтергә кирәк: белемнең, әзерлекнең урта-һөнәри дигәне һич тә алар өчен түгел. Яһүдләр үзләренә планка куя беләләр. Станок артында торган, төзелештә эшләгән яһүдне очрату җәй уртасында кар табуга тиң. Хәтта гади инженер да яһүдләрдә сирәк күренеш. Инженер нәрсә инде ул, алдынгы илләрдәге, дөньядагы финанс рычагларының да күпчелеге алар кулында булганда. Ә акчалы булу йогынтылылык һәм абруй гына түгел, икътисади, барыннан да бигрәк, сәяси бәйсезлек дигән сүз дә. Шул акча һәм йогынты аларга 1948 елны ук үз дәүләтләрен булдырырга ярдәм итте дә инде. Менә сезгә гыйлемлелекнең һәм булганлыкның нәтиҗәдә бәйсезлеккә трансформациясе, әверелеше.

Белемнең, куллана, файдалана белгәндә, көч-гайрәткә, байлык-муллыкка әверелүе бер яһүдләрдә генә түгел. Шул ук Америка ни өчен дөньяның иң нык алга киткән, иң көчле икътисадлы иле? Америка университетларының бюджеты Европадагы атаклы Сорбонна, Оксфорд университетларыныкыннан да берничә тапкыр артык. Русиядәге төп югары уку йортлары исә соңгылар белән чагыштырганда 1015 тапкыр азрак финанслана. Кая монда провинциаль вузларга акча? Америкада фән һәм гыйлем системасына ил бюджетының 3 проценты тотылса, Россиядә бу сан 0,1 процент. АКШ үзе генә дә дөньяга 180 Нобель премиясе иясен биргән ил. Тикмәгә генә Америка икътисады Русиянекеннән 8 тапкыр (!) көчлерәк түгел.

Университет дигәннән. Законнар күпмедер үзгәрде, Татарстанда милли университет мәсьәләсен, миңа калса, янәдән күтәреп чыгарга кирәк. Андый уку йорты булдырмый торып, татар «турбиналары» әйләнеп китмәячәк. Чөнки потенциаль энергиябез шактый чамалы әле безнең. Милли университет теләсә кайсы милләтебезнең бөек казанышы, горурлыгы. Безнең ни өчендер горур буласыбыз килми. Андый университет берничек тә фетнә, булачак милли революция оясы түгел. Ул безнең исән-саулыгыбыз гарантиясе, милли «сәламәтлек саклауда» иң йогынтылы профилактика чарасы булыр иде.

Әлегә республика, зурдан кубып, спорт белән мавыга. «Спорт башкаласы» статусы татар мәркәзенә алай ук кирәк микән соң? Спортның, әйтергә кирәк, милли дивидендлары шактый аз. «Эш беткәч уйнарга ярый» дигән кебек, милләт өчен беренчел, үзәк проблемаларны хәл иткәннән соң да, спортка баштанаяк чумарга җитешер идек югыйсә. «Рубин»ны Европада белүдән татарга файда күпме инде? Футбол белән хоккейны республикага йөзләрчә миллион долларга төшүче спорт спектакльләрен акырып-бакырып карап, күңел ачучыларны күрсәткәндә, күз алдына тарихи ассоциация-охшашлыклар Рим империясе, бүгенге алагаем зур стадионнарның борынгы «бабасы» булган Колизей, андагы гладиатор сугышлары килә. Тамашалы спорт халыкка аз гына да сәламәтлек бирми торган баналь күңел ачу ул. Аның рухияткә тәэсире берничек тә уңай була алмый. Игътибарны милли проблемалардан читкә җәлеп итү генә ул. Җыеп әйткәндә, спорт милләтебезне яклый да, аның потенциаль энергиясен арттыра да алмый.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3