Әсир урыс елъязмачысы, йөрәгеннән кан сауган хәлдә, шушы кайгылы юлларны теркәп куярга мәҗбүр була. Хәер, күп нәрсәләр терки тарихка «Казан елъязмачысы» исеме белән кереп калган исемсез монах. Язмыш аңа Казан ханлыгының бердәнбер елъязмачысы вазифасын йөкли. Менә дүрт йөз елдан артык инде тарихчылар өчен ул язып калдырганнар төп чыганак ролен үти. Чөнки башкалары сакланмаган.
Монах Мөхәммәдәмин чорын аеруча киң һәм җентекле тасвирлый. Яратмыйча, күралмыйча тасвирлый, нахак бәлаләр тага, хәтта ачыктан-ачык мыскыл итә. Тик барыбер җиңүне күрмичә булдыра алмый.
Мөхәммәдәмин ханның 22 июнь (1506) көнендәге җиңүе дөнья тарихында лаеклы бәһасен алган җиңү. Михаил Худяков үзенең «Казан ханлыгы тарихы буенча очерклар» дигән мәгълүм хезмәтендә Олуг Мөхәммәднең Казан ханлыгы тууга китергән әлеге җиңүен Белёв һәм Суздаль орышына тиңли. Хәтта фәнни коммунизмның атасы, алман галиме Карл Маркс та әлеге вакыйганы читләтеп үтми. «Мәскәүлеләрне Казан янында шундый итеп тар-мар китергәннәр ки, бары җиде мең кеше генә котылып калган», дип яза.
Бу мәгълүматларны фәкать Һади Атласи гына кабул итеп бетерми: «Йөз мең урыс гаскәреннән җиде меңе генә сәламәт калган, туксан өч меңе үлгән булучанлыкка да ышанып булмыйдыр», дип, шик астына ала.
Икенче бер татар галиме, Равил Фәхретдинов исә, бөтенләй капма-каршы фикердә тора. Русьның Чыңгыз һәм Бату ханнардан соң беркайчан да әле мондый җиңелүгә дучар ителгәне булмаган дип саный.
Янә дә бәгъзе тарихчылар бу бәрелешне Куликово орышы югарылыгына куялар. Татарлар Куликово кырында җиңелүнең үчен кайтарды, диләр.
* * *
Июньнең соңгы көнендә Казансу елгасы буендагы үзәнлектә йөздән артык чатыр пәйда булды. Җиңү хөрмәтенә хан зур бәйрәм игълан иткән иде. Үзе дә гаиләсе, якын даирәсе белән шунда күченде. Сугымлык малны бер атна алданрак кудылар, көрәеп торсыннар, диделәр. Ашчыларга, чәйханә тотучыларга, сугымчыларга, кымызчыларга, сырачыларга эш муеннан өлгер генә!
Ат чабышын, хәрби уеннарны карау өчен, ханга түбәсе ябулы махсус таскак кордылар. Мөхәммәдәмин бигрәк тә чабышкылар узышына мөкиббән. Беренче килгән ат хуҗасына һәр чабышта хан бүләге тапшырыла. Бу бик зур дәрәҗә. Чөнки җиңүче атның иясе хан табынына чакырыла. Шуңа күрә ярыша-ярыша, көнләшә-көнләшә әзерләнәләр. Соңгы ике елда Шәрәф морзаның Алаяк кушаматлы аргамагы җыен тота. Аны һәммәсе, хәтта дошманнары да ярата. Бик ыспай, матур ат. Гәүдәгә әллә ни зур да түгел, әмма һәрнәрсәсе урынында, һәрнәрсәсе килешле. Әйтерсең лә юнып ясаганнар. Ул дугаланып торган кәттә муен дисеңме, киң күкрәк, килен көянтәседәй сыгылмалы бил су сөлеге кебек суырып йотарлык. Шулай да Алаякның иң гүзәл бизәге, мөгаен, аякларыдыр. Камыштай зифа, озын торыклы аяклар. Мондый аяклар бик сирәк йөгерек атларда гына була.
Билгеле инде, акбүз атка җиз камчы дигәндәй, морза дирбиягә дә акча жәлләми. Йөгәне генә дә ат бәясе торырлык.
Чабышта Алаяк җиргә сыенып бетә, нечкәрә, озыная, очар кошка охшап кала. Бу мизгелдә аның ашкынуын, ярсуын басармын димә. Андый көч юк. Чөнки ул чабыш өчен яратылган.
Ә бүген? Хәер, һәрвакыттагыча чабыш оешкан төстә башланып китте. Алаяк, гадәттәгечә, шунда ук алга атылып чыкты. Моңа инде барысы да күнгән, шуңа күрә аның урынын дәгъвалаучы да юк. Ат өстендәге җайдак та борчылмый. Алаяк акыл иясе, барысын да үзе белә, аны тарткаларга да, суккаларга да кирәкми. Әнә мәйданга да ерак калмады. Кешеләр кычкырыша, кәләпүшләр күккә оча
Соңгы ыргым, Алаяк, кызула, дип, җайдак җиңелчә генә аяклары белән атка кагылып алды.
Алаяк томырылды гына. Ләкин әллә нәрсә булды аңа, зиһене чуалып китте. Думбра аһәңе күңелен җилкендердеме, мәдхия җырлаулар саташтырдымы, бәлкем, халыкка кызык ясыйсы килгәндер моны хәзер беркем дә әйтә алмый, кыскасы, муенына сөлге салыр вакыт җиткәч, кинәт кенә уңга каерылды да шау-гөр килеп торган халык арасына ерып керде. Җайдак тезгенен тартырга да өлгерә алмый калды.
Эх, хан чатырын урап узса, ихтимал, шау-шуы алай ук тавышлы да булмаган булыр иде, үзара көлешеп алырлар иде, шуның белән бетәр иде. Ә хан белән бәйләнешү атаңның сакалы белән уйнаудан да хәтәррәк.
Әһле фарраш дигәннәре ханнан да яман. Бәйдәге эттән дә уздыралар, каһәрләр. Кулларыннан килсә, ханга тузан да кундырмаслар иде. Алаякның хан чатырына үтеп керүе алар өчен көтелмәгән фаҗига булды. Әйтерсең лә күкнең бер чите җимерелеп төште. Яу булып чабышкыга ябырылдылар. Эләктереп алып, киртәгә китереп тә терәделәр. Кайсыдыр йөзе кәгазь шикелле агарынган җайдакны бер сугуда ат өстеннән бәреп төшерде.
Тыны-көне бетеп, ат хуҗасы Шәрәф морза да килеп җитте.
Алланың рәхмәте яусын, атымны тотып алдыгыз, зыян-зарат булмады, дип, сөйләнә-сөйләнә, тезгенгә үрелде.
Кулыңны кыскарак тот, морза, диде баш сакчы, бу җүләр атны иректә калдырырга ярамый, аның урыны ябулы утар.
Шәрәфнең һич тә Алаяктан колак кагасы килми иде. Шунда ул уеннарны тамаша кылып кайтып килүче ханны күреп алды да аягына егылды. Бишмәт чабуларын үбә-үбә ялынырга тотынды:
И мөхтәрәм галиҗәнап, дөньяда иң шәфкатьле вә бөек хан! Берүк, чапкынымны кире кайтар. Ул бик затлы нәселдән килә, ыруы кыпчак бабаларыбызның көтүләренә барып тоташа. Аның бер гаебе дә юк, барысына да ачык авыз җайдак гаепле. Тиешле җәзасын алачак ул мокыт, бу хакта тыныч бул
Мөхәммәдәминнең кәефе әйбәт иде, сакал-мыегы эченнән генә көлемсерәп алды да әйтте:
Синең үзеңә ун камчы тиеш, морза, диде.
Шул сүз җитә калды, морзаны чишендерергә үк керештеләр.
Бәйрәм хөрмәтенә гафу итик инде бу адәмне, диде хан, шул көлемсерәгән хәлендә.
Шәрәф морзаның авызы ерылды, ул моны үзенә күрсәтелгән олы игътибар билгесе дип кабул итте. Шулай булмыйча, хан сүзеннән кайтсын әле! Су кирегә акса агар, әмма хан сүзеннән тайчынмас, дигән ич борынгылар. Ә Мөхәммәдәмин тайчынды, сүзенә ябышып катмады.
Морза, батыраеп, хан белән сатулаша ук башлады:
И шәрәфле вә мәрхәмәтле хан, утарыңа өч ат өстәп бирәм, Алаякны гына кире кайтар, диде.
Ә нигә саранланасың, морза, миңа калса, Алаяк биш атка тора, дип, хан да шукланып алды.
Шәрәфне бу дустанә мөнәсәбәт тагын да ярсытып җибәрде.
Юк, хөрмәтле хан, Алаяк җиде толпарга тора ул, диде.
Бәрәкалла, морза, егет кеше икәнсең, диде Мөхәммәдәмин, уенны дәвам итеп: Тик шуны кисәтәм: иртәгәге ярышта Алаяк беренчелеккә чыкмаса, чабышкың җиде аргамак белән бергә утарга алыначак, үзеңә ун камчы төшәчәк.
Алаякка моннан ары йөгерекләрдә катнашу, йөрәк кагып җыен әйләнү, җирсүләр насыйп булмады. Шәрәф морза җыеннан аксак алаша җитәкләп кайтты. Алаякның аягына су төшкән, диделәр. Шул сырхавыннан ул мантымады да. Иң гаделсезе шул: халык әлеге вакыйганы уенга борды, Алаякны ишәк белән тиңләштереп, әллә нинди мәзәкләр чыгардылар. Шәрәф морза турында сүз кузгалса да, әңгәмәдәшләрнең күзләренә шук очкыннар куна.
Ә-ә, җиде аргамак биреп, бер ишәк алган Шәрәфне әйтәсеңме? дип, шаркылдашып көлешәләр.
Бу мыскыллауларга чыдап була димени? Морза, Алаякны суеп, итен мохтаҗларга таратты. Ләкин телгә кергән иде инде. Тора-бара «Ишәк Шәрәфи» дигән кушамат та тагып куйдылар. Яман чир шикелле бу кушамат бөтен нәсел-ыруына иярде. Ә татар фольклорына яңа әйтем «Ат биреп, ишәк алган» дигән әйтем өстәлде.
* * *
Бәйрәм чорында Мөхәммәдәмин кызыклы шәхесләр белән очрашырга ярата. Кеше арасында исеме чыккан, ниндидер бер ягы белән дан даулаган андый адәмне хан өчен алдан ук әзерләп куялар. Бүгенге кунакны аңа кияве Булат бәк тәкъдим итте.
Каян чокып чыгардың син аны, бер дә колакка кергән исем түгел, диде Мөхәммәдәмин, гаҗәпләнүен белдереп, шигырь язган адәмне мин белергә тиеш идем ләбаса!