Ни сәер, баш углан, әлеге күрсәтмәне ишеткәндәй, Ростовскийга якынлашу хәстәренә кереште. Воеводаны сафтан чыгару бик ярап куяр иде, әлбәттә. Башсыз калган гаскәр койрыгы өзелгән кәлтә белән бер ул, качу ягын карый.
Җансакчылары кенәзне нык саклыйлар, якын килергә ирек бирмиләр, чынлыкта ул җанлы боҗра эчендә. Шунлыктан иң элек сакны какшату зарур. Уйгын, бу эшне якыннарына тапшырып, үзе кенәзне сагалый башлады. Һәм, җаен туры китереп, Ростовскийга сөңгесен очырды. Кенәз шул ук мизгелдә аяк астына мәтәлеп тә төште.
Егет икәнсең, булдырдың, дип, Мөхәммәдәмин баскан урынында сикергәләп куйды.
Уйгын, ниһаять, урысларның зур гына төркемен Идел буена кысрыклады. Һәммәсен кылыч астыннан үткәрделәр, берәү дә котылып кала алмады. Менә шуннан соң китте инде мәхшәр. Урыслар тәртипсез рәвештә чигенә башладылар. Ә чигенер урын юк. Чөнки арка ягыннан хан гаскәрләре килеп керде. Чолганышта калдылар. Ары сугылалар, бире сугылалар, тик кайсы якка гына сугылма, угланнарның сөңгесенә килеп төртеләсең.
Үтереш, суеш туктаусыз өч тәүлек дәвам итте. Холмский бу ызгыш табынының соңына гына килеп җитте. Аны килә-килешкә утлы коралы-ние белән капкынга эләктерделәр, әсир төшкәнен дә абайламыйча калды кенәз.
Чутсыз-чамасыз күп булулары урысларның башына җитте. Әллә ни зур булмаган орыш кыры аларны сыйдыра алмады, фәкать бер-берсенә комачау гына тудырдылар, үз косыкларына үзләре тончыкты.
Ростовскийның бәхете җиңде. Баш угланның сөңгесе кулбашын гына җәрәхәтләп узган иде. Атының тоягы астында үлгән атлы булып ятты да, орыш елга буена авышкач, Жилкага барып баш орды.
Татар барда, хәтәр бар, ди, яхшы чакта үкчәләрне күтәрик, диде кенәз Ростовский. Ул суга төшкән тавыкка охшап калган иде, элекке мин-минлегенең эзе дә күренми.
Борынгы гадәт буенча, ике батыр яугирнең көч сынашуын оештырырга кирәк дип саныйм, диде Димитрий, үз уйларына бирелеп, бик һәйбәт тамаша булачак. Ул әле һаман римлылар тәгълиматы канаты астына сыенып фикер йөртә иде.
Ростовскийның иреннәре бүлтәеп чыкты.
Бала-чага булма, кенәз, кеше көлдермик, диде.
Мин инде ханга чапкын җибәреп кайтардым, ул да риза, диде воевода.
Алышка кемне куясың? дип сорады кенәз.
Димитрийның юка иреннәре бөтен битенә җәелде. Ул шушы авыр хәлдә дә үч кайтару турында хыяллана иде булса кирәк.
Җангалины инде, кемне булсын, татар барда, хәтәр бар, дисең ич, диде.
Бу хакта ишеткәч, Җангалинең күзләре акайды.
Юк, кенәз, мин мондый уеннарда катнашмыйм, диде.
Әле кайчан гына казанлыларның арт сабагын укытмакчы идең, менә күрсәт, диде воевода әмер рәвешендә.
Ә хан кемне куя?
Баш углан Уйгын бәкне.
Татарлар да, урыслар да тамаша кылырга әзерләнде. Гадәт буенча, бу вакытта сугыш хәрәкәтләре туктатыла. Алыш бер катнашучы һәлак булганчы яки, бирелеп, җиңелүен таныганга кадәр дәвам итә.
Көн инде кичкә авышкан иде. Кояшның да бәллүенә тәгәрәр чагы җитеп килә. Эсселек басылган, ләкин тынчу. Чөнки орыш кырында бихисап мәет аунап ята. Җыештырасы иде дә, тамаша буласы бит әнә.
Уйгын атын алыштырды. Аккошы аягын авырттырган иде. Монысы алыш өчен уңайрак та әле. Җитезлек ягыннан Аккоштан калышса да, күпкә көчлерәк. Күкрәге киң, ботлары тимердәй нык. Куркуны да белми, чын сугыш аты.
Мин синең чутка бөртек тә шикләнмим, углан, дип, фатихасын бирде Мөхәммәдәмин, тик уяулыгыңны югалтма, шаһзадә үҗәт бәндә.
Җангали карар күзгә агасы Шаһгали шикелле үк килешсез иде. Гәүдә-сыны гүя аяк-кулдан гына тора. Иләмсез озын үзләре. Ә менә атка атлангач, Җангали танымаслык булып үзгәрә дә куя. Муены тырпая, гәүдәсе турая, йөзенә алсулык йөгерә, күзләрендә очкын кабына. Чын егетнең эчендә иярле-йөгәнле ат ятар, дип, шундыйларга әйтәләр дә инде. Мондый җайдакка ат бервакытта да хыянәт итми. Ә ышаныч орышта җиңүгә бәрабәр.
Алышчылар ындыр табагыдай такырланып калган яланның берсе бер башына, икенчесе икенче башына чыгып басты. Уйгын догага оеды: «Раббәнә атина мин ләдункә рахмәтән вә хәййи ләна мин әмрина рашәда».
Җангалинең дә иреннәре кыймылдый. Мөгаен, ул да шушы ук доганы укыйдыр. Чөнки бу Аллаһыга гамәлләренең уңышлы тәмамлануына булышуын үтенеп мөрәҗәгать итү догасы.
Алышны үткәрүче баш казый кулындагы әләмен болгап алды. Җайдаклар, чаптырып, бер-берсенә якынлаштылар. Ләкин сөңгеләр күтәрелмәде, чөнки бу әле сәламләү йоласы гына иде. Күзләр генә очрашты. Алар нәфрәт белән тулы иде. Ат өстендә кем калыр? Моны бер Алла үзе генә белә.
Инде чынлап очраштылар.
Җаныңны тәмугка озатам мин синең бүген, Иблис, дип кычкырды Уйгын.
Җангали бу янауны ишеттеме-юкмы, үзе дә:
Бүксәңне тишеп, казыкка элеп куям бит, үләт, дип мыгырданды.
Тәүге ыргымны Җангали ясады. Әйтерсең лә яшен яшьнәде, Уйгын керфек кагарга да өлгерми калды. Әмма аның гәүдәсе дә шундый ук яшен тизлеге белән үзеннән-үзе читкә янтайды, сөңге аны читләтеп узды.
Уйгынның маңгаена тир бәреп чыкты. Куркыныч адәм икән бу, дип уйлап куйды, хан бик дөрес кисәткән.
Икенче тапкырында да өстенлек шаһзадә ягында булды. Монысында кылычын селтәде, Уйгын ияр башының җиргә очканын сизми дә калды.
Менә шулай, анаеңның кабер тактасын
Уйгынга беренче чиратта тынычланырга кирәк иде. Шуңа күрә тезгенен читкәрәк каерды. Аннан капылт кына борылып, елгырын Җангали өстенә җибәрде. Тик шаһзадәнеке дә куркаклардан түгел иде. Маңгайга-маңгай бәрелештеләр дигәндә генә, атлар ал аякларын күтәреп кешнәп җибәрделәр. Канатлары булса, дөлдел шикелле очып та китәрләр иде, мөгаен.
Уйгын сөңгесен дошманы тарафына тондырды. Җангалинең йөзе чалшайды. Чөнки калканы кулыннан төшеп китте.
Әһә, ошамыймы, Иблис?..
Җайдакларны да, толпарларны да алыш тәмам үз кочагына тартып кертте. Читтән күзәткәндә, бу ниндидер күңел ачу, кызыклы тамаша кебек күренә иде. Кешни-кешни атлар бер-берсенә ташлана, кылычлар чыңлый, сөңгеләр уйнаклый. Ара-тирә алышчыларның өзек-өзек усал тавышлары яңгырап китә.
Воевода алышның тәмамлануын көтмәде, кенәз Фёдор Киселёвны чакырып китерде дә әйтте:
Мин китәм, алыш тәмамлануын көтмәгез, үзегез дә кузгалыгыз, Муромда сезне көтәләр, диде.
Кенәз Димитрий Иванович, Углицкий көймәсенә утырып, Түбән Новгородка юл алды. Казан аның башланырга да өлгермәгән карьерасына киртә салды.
Мөхәммәдәмин көч бирә-бирә кара тиргә батты. Үзе туктаусыз йөренә, сөйләнә:
Углан, артыңны май басмагандыр ич, җитезрәк кылан, җитезрәк Их, тагын булмады Ни карап торасың инде, бәреп төшер Шайтан
Җангали кылыч белән дә, сөңге белән дә бер дәрәҗәдә оста сугыша иде. Ул аларны еш алыштыра. Ләкин бер мәртәбә ялгышты шаһзадә, сөңге урынына кылычын тартып чыгарды. Ара шактый иде, һәрхәлдә, кылыч җитәрлек түгел. Уйгын бу форсатны кулдан ычкындырамы соң? Ачу белән сөңгесен очырды. Сөңге көндәшенең корсагына килеп орынды, ләкин ул көбә күлмәкне тишмәде, ертты гына. Алай да Җангали тәненә кан саркып чыкканын тойды. Шунда ук атын борды да орыш кырын ташлап качты. Аның артыннан уптым илаһи урыслар купты.
Уйгын шаһзадәне куа чыкты. Сура елгасына кырык чакрымнар кала ул аны куып та җитте. Алар кенәз Фёдор Киселёв белән бергә иде. Ләкин орыш углан өчен көтелмәгәндә уңышсыз төгәлләнде, воеводаларның кулына богау кигезә алмады. Чөнки урысларга ярдәм килеп җиткән иде.
* * *
«И разгневася господь русских вои, отня у них храбрость и мужество, и дал бог поганому царю храбость и мужество И от тои 100000 оставшася 7000 русских вои, ови же мечом посечены, ови же в водах сами напрасно истопоша, бегающе от страха варварского. Волга утопшими людьми загрязе, и озеро Кабан, и обе реки, Казань и Булак наполнишася побитыми телесы християнскими и течаста по 3 дня кровию, и своих людей, оки по месту, ездити и ходити казанцом».