* * *
Яликәй карт балыкны Тарлаш кичүеннән түбәндәрәк тота. Монда җәтмә салырга бик уңай. Идел бу урында агымын тизләтә төшә. Шуңа күрә, ахры, төбе чиста, төп-тамырлар да, агач-ташлар да бимазаламый. Коралга зыян тими. Балык, Аллага шөкер, күп, тота гына бел. Яликәйне бу яктан өйрәтәсе юк, нәсел-ырулары белән балыкчы алар. Хан табынына да балыкны ул җибәрә. Яликәй балыгы үзенә бер тәмле була, дип әйтә икән хан, рәхмәт төшкере.
Хан җәенгә мөкиббән, һаман шуны сората. Тик зурысы булсын. Ә олы җәенне кармакка каптырырга кирәк, җәтмәгә эләкми ул, эләксә дә ертып чыга. Чос балык. Теләсә нинди җимгә ыргылмый, сайланып кына сыйлана, каһәр. Аңа кош ите бир. Аның да ис керә башлаганы булсын.
Карт балыкка оныгы Хәмәтшәехне дә алып йөри, өйрәнә торсын, ди. Малай ушлы. Әйткәнне бик тиз эләктереп ала. Кайсы балыкның өстә йөргәнен, кайсысының төптә ятканын, кай яктан җил искәндә балык киткәнен, уылдык чәчү чорларын барысын да яттан белә. Җиде генә яшь бит әле аңа. Хәер, заманасы шулай, яшьләр белән ярыша алмыйсың. Әнә кичә ханның ашчысы сөйләп торды, кайсыдыр мәмләкәттә утлы корал уйлап тапканнар, имеш. Үзе иләмсез шартлый, ди. Тавышыннан йөрәкләре ярылып үлүчеләр бихисап икән. Тимерне ярмага әйләндерә, ди. Тисә, кара канга батыра икән. Шул коралны урыслар да эләктергән, ди. Угланнар бик куркып торалар, имеш. Урыслар белән бик зур орыш буласы икән.
Бабакай, кармагың өч мәртәбә этләде бит инде, әллә күрмисеңме? дип, Хәмәтшәех аны уйларыннан арындырды. Җәт-җәт кармак җебен саварга тотынды Яликәй. Ләкин җәеннең дә алданасы килеп тормый шул, күгәрченне эләктереп шылган әнә.
Җимне әрәм иттең, дип уфтанды малай.
Чәпчемәсәнә, юеш борын, кош буа буарлык, тагын ауларсың, диде карт, тешсез авызын шапылдатып.
Һы, тапты ялчы, диде малай эре генә, әллә кулы кычытып тора дисеңме?
Алар берара сүзсез генә утырдылар. Тынлыкны янә Хәмәтшәех бозды.
Бабакай, карале, кара, су өстендә әллә нинди кара нәмәстәләр, дип, Иделгә төртеп күрсәтте.
Чыннан да, су өстен тутырып агач төпләренә охшаш нәрсәләр ага иде. Карт, кулын маңгаена куеп, шул тарафка чекерәйде. Күзләре чагылу сәбәпле, ул нәрсә акканын анык кына күрә алмады. Яшьләре дә комачаулый.
Бүрәнәдер, диде карт.
Бабакай, бүрәнә түгел алар, диде Хәмәтшәех. Малайның күзләре үткенрәк иде, билгеле.
Тарлаш тамагындагы урманга төштеләр микәнни? дип гөманлады карт.
Кеше гәүдәләре бугай, бабакай
Юкны сөйләмә, юеш борын, шулкадәр кеше гәүдәсе каян килсен?
Карт, ниһаять, күзләренең җаен тапты. Казан тирәсендә орыш кузгалган икән, дип уйлап алды, җәт-җәт кенә кармакларын урый башлады.
Улым, әйдә, җыен, өйгә кайтыйк, Аллам сакласын!
Бу вакытта Казан каласы итәгендә өченче көн дәһшәтле сугыш бара иде. Ул кенәз Александр Ростовский, Касыйм ханзадәсе Җангали җитәкчелегендәге атлы гаскәр килеп җитүгә кабынып китте.
Холмскийны көтсәк, ышанычлырак булмасмы? дигән теләк белдерде Ростовский. олуг кенәзнең гаскәрендә утлы корал да бар.
Холмский иң хәлиткеч этапта, Кремльне алу этабында гына кирәк булачак. Ул килеп җиткәнче бетерәсе эшләр дә күп әле, диде гаскәрбашы.
Минем бөркетләрнең түземлекләре төкәнде анда, тыяр хәл калмады, дип сүзгә кушылды Җангали. Ул Казан калай әтәчләренең кикрикләрен шиңдерергә бик вакыт.
Күрдеңме, дип эләктереп алды шаһзадәнең сүзен Димитрий, татарлар үзләре казанлыларны күралмый. Кан кайтару өчен, менә дигән форсат.
Мөхәммәдәмин сыргавылыннан урыс гаскәрләренең хәрәкәт-гамәлләрен җентекләп күзәтеп торды. Яшерен ирәвелгә14 җибәрелгән унлыкбаштан да чапкыннар эз суытмый.
Урыслар нишләптер песи булдылар, бу һич тә аларга охшамаган, диде чираттагы чапкын, астан уеп, өстән җуеп куймагайлары.
Мөхәммәдәминнең киң маңгаена сырлар ятты: димәк, һөҗүмгә әзерләнәләр. Ул үзе дә шуңа исәп тота иде. Чөнки кенәз Димитрий яшь кеше, аның озын-озак көтәргә түземлеге җитмәс, тизрәк орышка ыргыласы килер.
Бу юлы Уйгын яугирләрен үзәккә куйды хан. Ябырылып килүче урыс атлыларының арасына чөй кебек ярып кереп, аларны төркем-төркем таркату бурычы куелды баш угланга. Ә ян-яктагылар ул төркемнәрне камап алырга тиеш иде. Мондый күпсанлы гаскәр катнашындагы орышта фәкать хәйлә һәм җитезлек белән генә җиңүгә ирешергә мөмкин.
Димитрий исә өметен ишлелеккә баглый иде. Яу булып өерелеп килергә дә, тын алырга да ирек бирмичә, дошманны изеп-таптап китәргә. Монголлар шул рәвешле әнә ничәмә-ничә мәмләкәтне, ничәмә-ничә халыкларны тәпәләп узганнар, үзләренә буйсындырганнар. Рим шул ысул белән бөек Карфагенны тезләндергән, Мисырны, Урта диңгез буе биләмәләрен кулына төшергән. Аттила җиһангир Уралдан Ауропага кадәр кылычын ялтыратып узган.
Мөгаллиме, мәшһүр Византия императоры ыруы вәкиленнән булган синьор Константин колагына тукыганнарны, бөртекләп, хәтер иләге аша уздыргач килде әлеге нәтиҗәгә Жилка. Китапча фикер йөрткәндә, бу чыннан да бик төпле, бик шома тәгълимат иде. Ул, һичшиксез, яшь воеводага дан, җиңү китерәчәк.
Ростовский әлеге тираданы тыныч кына йотты. Сүз көрәштерүдән ни файда, ул барыбер үзенчә эш итәчәк. Җангали шаһзадә исә эре тешләрен ыржайтып елмайды. Воеводаның дуамаллыгы ошый иде аңа. Чөнки ул үзе дә яшь кеше, ул да бөеклеккә дәгъва итүче.
Орыш иртә белән башланды. Җилсез, дымык иртә иде бу. Идел өсте тип-тигез. Ара-тирә вак балык артыннан куучы чуртаннар гына чупыр-чупыр килеп, суны болгатып алалар. Мул булып чык төшкән, ярдагы үләннәр ямь-яшел булып яшәреп утыралар.
Ослан тавы түбәсеннән кояш елмаеп балкыганда да тыныч иде әле. Ул бүген үзгәрәк күренә. Ни өчендер шәфәкъ кызыллыгы бик тиз бетте, аның урынына кояшның як-ягында ак колакчыннары бар иде. Моны коры, кызу көнгә юрадылар.
Кинәт кенә офык караңгыланып китте. Җиһан берьюлы дөпелдәгән меңнәрчә тояк тавышы эчендә калды. Бу шулкадәр көчле иде ки, хәтта җир гүли башлады. Шом өстенә шом өстәп, кешеләр кычкырыша, атлар кешни. Һавада әле чыкмаган кан исе асылынып тора. Ахырзаман диярсең.
Урыс явы менә шулай котырынып килде.
Уйгын бер талпынуда иярендә иде инде. Яңа сауган сөт шикелле ап-ак толпары өстендә ул әүлия затны хәтерләтә иде.
Атларга менегез! дигән әмер яңгырады.
Иң алда Олуг Мөхәммәдтән калган кыл байракны тоткан яугир. Аннан аз гына калышып хан байракларын йөртүчеләр урын алды.
Тезгеннәрне бушатыгыз!
Атлар бер тын белән дәррәү килеп кузгалдылар. Тояк астыннан кыелган үләннәр оча, кибеп бетмәгән чык тамчылары чәчри. Бер якта татарлар, икенче якта урыслар. Татарлар үз йортларының иминлеген саклау өчен күтәрелсә, урыслар Казан иленә коллык тышавы салырга, антихристларны буйсындырырга килгән. Бу изге гамәл. Шуңа күрә берәве дә башын аямый, һәркайсы үзен хаклы дип саный. Орыш мәрхәмәтсез, рәхимсез булачак.
Инде кояш та күренмәс булды. Ә ара якынлашканнан-якынлаша. Әнә атларның мышнавы да ишетелә башлады, тир исе борынга килеп бәрелде.
Көферләргә үлем!
Бей поганых!
Гарасат кузгаткан дулкынны тыеп булмаган кебек, бу өерне дә туктатыр көч юк иде инде. Бәгырьләр катты, хисләр качты. Башта бер генә уй ялмавызыңнан өстен чыгу.
Гаскәр маңгайга-маңгай чәкеште. Кылычларга, сөңгеләргә тәүге кан ябышты. Буталышып беттеләр, кемнең кайда икәнлеген дә белеп булмый. Дошман атчабарлары эченә чөй булып керү, аны төркемнәргә бүлү планы да орышның башында ук челпәрәмә килде. Урыслар сукыр чебеннәр кебек ишле иде.
Уйгынның ак аты, Чыңгыз ханның Сәтәре шикелле, әле бер җирдә, әле икенче җирдә калкып чыга, үзе күз иярмәс җитезлек белән сөңгесен уйната.
Мөхәммәдәмин сыргавылына ябышып катты, керфекләрен дә какмыйча орыш кырын күзәтә.
Кенәзне сөңге очына ал, кенәзне! дип кычкырып җибәрде ул берзаман, әйтерсең лә аның сүзләре шунда кадәр барып җитә иде.