Амирханов Марат Амирханович - Казан-йорт / Казань-юрт стр 28.

Шрифт
Фон

Батырша җан кыючыны эзләп китте. Үзе дә гәүдәле егет. Җиргә нык басып йөри торганнардан. Ике баһадир көч сынашырга тотынды. Ә көчләр тигез. Әле Батырша өстен чыга, әле Иван куып алып китә. Иванга уңайрак, сөңгесенең сабы озын, якын җибәрми. Йөзләреннән тир ага, күзләренә керә. Үзләре аны сизми. Газраил якаңнан каптырырга торганда тир кайгысымы соң?

Бер ыргымда Батырша артка чигенгән атлы булды да, бөтен җитезлеген, бар көч-куәтен җигеп, көндәшенә ыргылды. Иванның сөңгесе бик азга гына соңгарак калып сузылды. Алар күкрәккә күкрәк очрашты. Батыршаның борынына сасы ис бәреп керде. Күрәсең, урыс ару гына «төягән» иде. Күз иярмәс тизлек белән ул сөңгесен кылычка алыштырды да шадраның муенын сызып узды. Икенче мизгелдә Иванның канлы башы гәүдәсеннән аерылды. Казан кызларын татый алмады тәки. Аңа хәзер ганимәт тә кирәкми иде инде.

Урыс яугирләре артканнан-арта бара, алар тулысы белән орыш кырында иде инде. Жилкага тәүге хәбәр дә килеп иреште. Чапкын орышның уңышлы башланып китүе, тиздән гаскәрнең шәһәр бистәсенә аяк басачагы турында кенәз Бельскийның белдермәсен җиткерде. Чираттагысы орышның бистә эчендә барганлыгын хәбәр итте.

Кенәз Димитрий бала йоныннан гына торган кыска сакал-мыегын бармаклары белән тарагандай итте. Ул үз-үзеннән дә, гаскәреннән дә канәгать иде.

 Шәраб салыгыз, диде адъютантларына. Бар кешегә дә. Минем тәүге җиңүем өчен тост тәкъдим итәм.

Чыннан да, бу чакта урыслар бистәгә бәреп кергәннәр иде. Казанлылар каршылык күрсәтмичә генә чигенеп юкка чыктылар.

 Ганимәт, ганимәт! дип аваз салды кемдер.

Гаскәр, ач кандала шикелле, өйләргә ябырылды. Күп тә үтмәде, урыслар, шатланышып, ава-түнә йөриләр иде инде.

 Бистә халкын талыйлар, ә без посып ятабыз. Хурлык ич бу, дип зарланышты яугирләр.

 Урыслар безне качтылар дип уйласын өчен бу, дип, хәйләне ачты Мансур углан, тиздән йөзгә-йөз киләчәкбез, батырлыгыгызны шунда күрсәтерсез.

Мөхәммәдәмин үзе дә орыш казанының кайнау ноктасына килеп җиткәнен аңлаган иде инде. Урысларның калага үтеп керүләре дә ихтимал.

 Уйгын угланга хәбәр салыгыз, төмәнен13 кузгатсын, диде ул.

Планы гади дә, заманча яңа да иде ханның. Дөрестән дә, дошманны камап алу, сиздермичә генә аны үз ихтыяҗыңа буйсындыру, орышны башыннан ахырынача тәфсилләп күзаллау бу чор стратегиясендә өлеш-өлеш кенә кулланыла иде. Мөхәммәдәмин исә аны бербөтен итеп гамәлгә ашырды.

Мансур угланның чирүе алдавыч кына иде. Баш углан Уйгын җитәкчелегендәге төп көч урысларның арт ягындагы аулак урында тупланган иде. Хан шуларны орышка кертергә әмер бирде.

Урыслар җиңү шәрабы эчеп хозурланган бермәлдә Уйгынның атлы төмәне аларның арка якларына килеп керде. Бу шулкадәр көтелмәгән һөҗүм иде ки, Бельский билендәге кылычын суырып алырга да өлгермәде, алмачуарның тезгене татар угланы кулына күчкән иде инде. Ул, чарасызлыктан, гарьлегеннән нишләргә белмичә, ач эттәй улады:

 У-у-у

Ул арада, чаптырып, Уйгын килеп җитте. Бельскийны аның каршысына китереп бастырдылар.

 Кенәз, мин сине Барча Казан җиренең бөек ханы Мөхәммәдәмин исеменнән әсирлеккә алам, диде баш углан. Гаскәрбашын да шушы язмыш көтә.

Ләкин Димитрийны орыш кырыннан алып чыгып киткәннәр иде.

Воевода юлдагы атлылар төркемен Зөя елгасы тамагында көтәргә булды. Нишләргә белер ул хәзер. Үчен бише белән кайтарыр. Ә монысы вакытлы күңелсезлек кенә. Андый хәлләр була инде ул. Олуг кенәзгә хәбәр салырга кирәк, өстәмә көчләр дә җибәрсен.

Ул кенәз Василий Голенинны депеша белән җибәрде. Чапкын 9 июньдә Мәскәүгә кайтып егылды, олуг кенәзгә Казан хәлләрен, куе буяуларга манып, бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Имеш, Мөхәммәдәминнең дә гаскәре йөз меңле икән. Нугайлар, себерлеләр дә ярдәмгә килгән икән. Имеш, һөҗүмне дә татарлар башлаган, атлы гаскәрне көтәргә ирек бирмәгәннәр.

Әлеге мәгълүматлар Василийның бер колагына керде, икенчесеннән чыгып китте. Аның өчен кампаниянең уңышлы төгәлләнүе мөһим. Кемнәр әсир төшкән, күпме сугышчы башын салган бу аның эше түгел. Гаскәрбашы бар, ярдәмчеләре, карасыннар. Аңа фәкать җиңү генә кирәк. Шуңа күрә кичекмәстән үзенең шәхси карамагындагы сайланма гаскәрне Димитрийга ярдәмгә җибәрергә карар кылды. Кенәз Василий Холмскийны чакыртып бик нык кисәтте:

 Миңа Мөхәммәдәмин ханны тотып алып кайтыгыз, диде ул үтә бер кырыслык белән. Ак күлдә аңа урын әзер инде.

Шулай итеп, Казан өстенә, карга көтүедәй, Мәскәүнең бар булган гаскәре ябырылды.

* * *

Гәүһәршад Кырымнан чапкын килүенә гаҗәпләнмәде. Чөнки анасы Нурсолтан мәктүп язарга ярата. Әледән-әле хәбәр салып тора, хәл-әхвәл белешә, аеруча киңәш бирергә, өйрәтергә маһир.

Ул чапкынны бик әйбәтләп кунак итәргә кушты. Чөнки күңеленә хуш килде. Юан беләкле, нык бәдәнле, үткен карашлы егет иде ул. Аңа шундыйлар ошый. Ир-егет каты куллы, кырыс чырайлы булырга тиеш дип саный.

Гәүһәршад көзге каршына килеп басты. Көзгедә озынчарак нәфис йөзле, тулы иренле бер яшь ханым сурәте пәйда булды. Чибәр иде ул. Чем-кара кашлары астында фирүзәдәй зәңгәр күзләре җемелди. Ияк очына ясмык кадәре генә нәфис уем кунаклаган. Бу аның йөзенә ниндидер сихри ямь өстәп тора.

Үзенең чибәр икәнен бик яхшы белә бикә. Шуңа күрә дә өендә бихисап көзгеләр тота. Шуның белән бергә, усаллыгы да җитәрлек. Ачуы чыкканда, аңа юлыкмас өчен мең алтын бирерсең. Тота өзә. Үзсүзле, тәвәккәл. Әмма Ходай аңа акылны да өеп биргән. Дуамалга һич тузынмас, адәмне юкка-барга рәнҗетмәс. Булат бәк хатыныннан бик разый. Югыйсә ул сайламады, аның үзен сайладылар.

Буйга җитеп, кияүгә чыгар вакыты җиткәч, Гәүһәршад ниятен Мөхәммәдәмингә сиздерде. Бу агасының беренче тапкыр Казан тәхетендә утырган чагы иде.

 Яучылар йөдәтә икән, агаем, ә мин хәләл җефетемне үзем сайларга телим, дип, Мөхәммәдәминне шаккатырган иде.

Шулай булмыйча, туташларның кияү сайлаганын каян күргәнең бар? Алай да сеңлесенә каты бәрелмәде, сүзен уенгарак борды.

 Көндез әкият сөйләгән адәмне ак бүре ашар, ди, саташмыйсыңмы, сеңлем? дип көлгән атлы итте. Хан кызын, алдан килешеп, дәрәҗәсенә тиң кешегә генә ярәшәләр.

 Мин сайлаган егет син әйткәннәрнең барысына да туры килә, агаем, диде Гәүһәршад, күзләрен дә йоммыйча, акыллы да, дәрәҗәле дә, чибәр дә.

 Ала-а-й, дип, башын чайкады Мөхәммәдәмин. Кем дип белик соң ул хан ыруына лаеклы чибәр егетне? Башлы-күзлеме, буйдакмы?

Гәүһәршад агасына күзенең агы белән карап алды.

 Нәрсә, сеңлеңне әллә икенче хатынлыкка риза булыр дип уйлыйсыңмы? диде.

 Шуңа сорыйм ич, мин дә сине ирексездән бирәм дип тормыйм.

 Сезне белмәссең, тотарсыз да берәр картка димләрсез

 Башта кем икәнен әйт, аннан җавабымны бирермен, диде Мөхәммәдәмин.

 Булат бәк

Гәүһәршад, йөзен каплап, читкә борылды. Ә Мөхәммәдәмин, янә бер гаҗәпкә калып, телен шартлатты. Чөнки Булат бәк, чыннан да, ханлыкның иң күркәм адәмнәреннән иде. Йомырканың җөен табып булыр, Булат бәкнең җитмәгән җирен таба алмассың. Дәүләт эшенә дә бик теләп катнаша, мал-мөлкәте дә ким-хур түгел. Әйе, егеткә башлы-күзле булырга бик вакыт. Тик ничек кенә абруйлы булмасын, хан нәселе түгел инде.

 Әлеге ниятеңне башка кеше беләме? дип сорады Мөхәммәдәмин.

Гәүһәршадның күзләре шар булды.

 Ни сөйлисең, агаем, сеңлеңне тиле дип белдеңме әллә?

 Мактыйм, монысына да акылың җиткән икән, кортка, хуш. Тик мин бит сине бер-бер ханга тәгаенләп тора идем. Терсәкне тешләргә туры килмәгәе

 Килмәс, агаем, үзе егылган еламас, ди.

Мөхәммәдәмин уйга калды.

Ә Гәүһәршад дәвам итте:

 Хатынсыз ханны каян табасың соң аны, агаем? Минем һич тә кеше өстенә барасым килми. Киявемнән дә «башка никахка кермәм» дигән сүзен алачакмын.

 Юкны бар итәргә сиңа куш инде

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3