Амирханов Марат Амирханович - Казан-йорт / Казань-юрт стр 27.

Шрифт
Фон

 Ярдәмчеләрең итеп кемнәрне алыр идең? дип сорады Василий.

 Кенәз Фёдор Бельскийны, кенәз Александр Ростовскийны, кенәз Фёдор Кисилёвны, кенәз Фёдор Палицкийны, кенәз Дмитрий Шеинны, дип тезде Жилка. Күрәсең, ул, патша янына килгәндә, барысын да уйлап куйган иде.

 Син бу кампанияне ничек итеп күз алдына китерәсең соң?

 Рәхим ит, диде Димитрий үзенә бер канәгатьлек белән, боз китеп, елгалар ачылуга, җәяүле гаскәрне, көймәләргә төяп, Зөя тамагына илтеп түгәбез. Алар анда ныгытма корылмалары коралар, орыш буласы урынны җентекләп өйрәнәләр. Ул арада атлылар килеп җитә. Һәм һөҗүм Татарларга каюк. Мөхәммәдәмин ханның үзенә әсир күлмәге кидерәчәкбез. Бетте-китте, вәссәлам!

Бераздан әңгәмәгә Фёдор Бельский килеп кушылды. Аның төпле кеше буларак даны чыккан.

 Ким дигәндә, утыз-кырык мең гаскәрине көймәләргә утыртырга туры киләчәк, диде тыныч кына, бәхәсләшмим, кулай ысул, сигез йөз чакрым араны җәяүләп үтү өчен, күп вакыт сарыф ителер иде. Вакыттан бигрәк гаскәр йончый. Ләкин бу кадәр көймә бармы? Аңа исәп-хисап ясалганмы? Иван Васильевичның вафатыннан соң боярлар бик үшәнләнде, боерыкларны үтәргә һич тә ашкынып тормыйлар.

Бельскийның сүзләре олуг кенәзнең мин-минлегенә тиде.

 Кемнәр ул, ник мин белмим аларны? дип кызып китте.

Бельский аның тынычланганын сабыр гына көтеп торды. Шуннан соң тәкъдимен җиткерде:

 Усал ният белән хәрби йолымын үтәүдән баш тарткан берәр боярга халык алдында җәза бирүнең файдасы зур булыр кебек. Һәрхәлдә, күпләрне уйланырга мәҗбүр итәр иде ул.

 Кенәз, минем һич тә хакимлек итүемне җәзадан башлыйсым килми, диде Василий, озак кына уйланып торганнан соң. Мине бутамый гына хәл итегез мәсьәләне. Бу эшкә син үзең җаваплы булырсың.

* * *

Мөхәммәдәмин урысларның ишле гаскәр белән Казанга яу чыгулары хакында хәбәрдар иде инде. Мәскәүдә ышанычлы шымчылары бар аның. Бу максатта зур-зур акчалар да тота. Мәгълүмат бик тиз килеп иреште.

Ул гаскәри даирәсен орыш буласы урынга алып чыкты. Шунда киңәш-табыш итештеләр.

Табигатьнең йөзе ачылган чак иде. Алмагачлар шау чәчәктә. Канәферләр дә алардан калышмый, күркә шикелле кабарынганнар. Быел үләннәр куе, тыгыз. Урыны-урыны белән ат бәкәлен капларлык булып киләләр. Тиздән тирә-як аллы-гөлле чәчәкләргә күмелер.

 Болынның карар җире дә калмас инде, дип, авыр сулыш алып куйды Мөхәммәдәмин, карагыз сана, нинди матур гүзәллек! Кызганыч, орыш белән матурлык тәңгәл килми шул. Ә без җиңәргә тиешбез! Ул бераз уйланып торды да баш угланга мөрәҗәгать итте: Уйгын бәк, ничек уйлыйсың, булдыра алырбызмы?

 Моның башкача булуы мөмкин түгел, галиҗәнап, диде Уйгын, чөнки без, үз Ватаныбызны саклау өчен, орышка чыгабыз.

 Бахшы ничек уйлый? дип сорады Мөхәммәдәмин.

Тимбайның фикере күптәннән әзер иде булса кирәк.

 Күршеләр ярдәменнән башка очлап чыга алмабыз кебек тоела, диде, көчләр нисбәте һич тә безнең файдага түгел бит

 Булмаганны сөйләмә, диде Мөхәммәдәмин, яратмыйча. Чөнки бу аның иң авырткан җире иде.

 Белүемчә, алдан урысларның җәяүле гаскәре килеп җитәчәк. Аларга тын алырга да ирек бирмичә, беренче булып үзебезгә һөҗүм итәргә кирәк, диде баш углан, шәһәргә якын җибәрмәскә, алыш-бирешне ялан кырда хәл кылырга.

 Мин үзем дә шулай уйлыйм, диде Мөхәммәдәмин, искәрмәс түмгәк чана аудара, ди. Тик урысларны да акылсызга санарга ярамый. Алар да бит җиңәргә дип килә.

Мөхәммәдәмин, учын маңгаена терәп, тирә-якны янә җентекләп күзәтеп торды. Ялан киң, атлыларга да, җәяүлеләргә дә урын җитәрлек. Кылычларны уйнатырга менә дигән. Шулай да искәртмәс һөҗүм дә көткән нәтиҗәне бирмәскә мөмкин. Чөнки урыслар сукыр чебендәй ишле. Хәйлә кирәк монда, хәйлә! Дошманны ялгыш юлга кертеп җибәрү зарур.

 Инде мине тыңлагыз, диде ул, яугирләрен күзеннән кичереп. Баш углан тәкъдим иткәнчә, көймәләреннән төшер-төшмәс үк, урысларны яуга өстерү отышлы булачак. Максат уптым илаһи ябырылырга ирек бирмичә, дошманны өлешләп-өлешләп кыру. Хәйлә күп тапкырлар сыналган уңышлы алым.

* * *

Кенәз Углицкий Казанны алуына шик тотмый иде. Тик татар оясына менә шулай, үз утарыңдагы сыман, бернинди каршылыксыз юл ачылыр дип көтмәгән иде ул. Әллә берәр чир кырып бетергәнме үзләрен? Бәлкем, җиңеләселәрен белеп, качып ук киткәннәрдер? Күр инде, күз күреме җитмәс болын киңлекләрендә ник бер җан иясе күренсен? Уклар, сөңгеләр, кылычлар белән каршы алырлар татарлар, бик аяусыз орыш булыр дип әзерләнгәннәр иде ич. Ләкин хәрби кеше өчен чын җиңү көч белән, осталык белән, корал белән җиңгән җиңү. Шуннан да татлырак канәгатьләнү була да алмый орыш кырында.

 Атлы гаскәрнең монда кирәге күренми, кенәз, диде Жилка Бельскийга, Мөхәммәдәмин орышсыз гына бирелергә уйлаган, күрәсең. Кызуында эшне бетереп куйыйк соң, алайса.

Кенәз Фёдорның да каны уйнап торган чак, яшь әле. Аның да күңеле ашкына, үзен танытасы килә. Бакырдай җирән мыегының очларын бөтереп куйды да әйтте:

 Уйларыбыз туры килә икән, үзем дә нәкъ шуны тәкъдим итәргә тора идем, өлгерә алмыйча гына калдым, диде.Тәвәккәллик, кенәз!

 Беренче төркем белән җитәкчелек итүне сиңа тапшырам, диде Димитрий Иванович канәгать кыяфәттә. Тик шуны бел: яхшы татар үле татар, әсирләр белән мавыкмагыз.

Көймәләр бер-бер артлы ярга борыннарын төртте. Бельский шунда ук кораллыларны тезә барды.

 Ярминкә үчен кайтармыйча, кулдан сөңгене төшермәскә! диде ул фатиха сүзендә. Без яшь патшабызга җиңү бүләк итү өчен килдек. Тәңре безнең белән!

 Кенәз, ганимәткә күпме вакыт бирелә? дип сорады Иван исемле шадра сугышчы. Күренеп тора, күпне күргән мут солдат.

 Бер атна, дип кычкырды Бельский барысына да ишетерлек көр тавыш белән. Рәхәтләнеп талагыз, кала сезнең карамакта. Тик мал артыннан куып, кызларын буш калдыра күрмәгез. Бик татлы диләр поганкаларны. Ха-ха-ха!

 Борчылма, кенәз, кимен куймабыз, дип авызын ерды Иван, шулай бит, егетләр?

 Ура-а-а, ура-а-а

Бельскийга атын китерделәр. Бик күркәм алмачуар толпар икән. Ашкына, тыныч кына басып та тора алмый. Яу аты икәнлеге маңгаена язылган.

 Быргычы, уйнат быргыңны! Байракларны күтәрегез! дигән әмер яңгырады.

Мөхәммәдәмин Кремль тавындагы яшерен сыргавылыннан урысларны күзәтеп торды. Яу зилзиләсен үзе тәгаенләгәнчә тагын бер мәртәбә күңеленнән кичерде. Әлегә ул канәгать иде. Ник дисәң, урыс черчетын һөҗүмгә өстерергә туры килмәде, алар әнә, капкын эчендәге икмәк кисәгенә алданган күсе шикелле, үз ирекләре белән аның хәйлә капчыгына ябырылдылар.

 Ашыкма, көймәләрдән төшеп беткәннәрен көт, диде ул янындагы Мансур угланга.

Тыныч бул, дип әйтүе генә ансат, йөрәге әнә күкрәген ватып чыгардай булып тибә. Аңа чирүе янында булырга кирәк, ә хан һаман җибәрми.

 Хан, мин үземне утлы табадагы кебек хис итәм, диде ул, йөзенә ялыну-ялварулы кыяфәт чыгарып.

 Урысларны озаграк тоткарларга тырыш, ләкин чамасын белеп кенә, җиңдек дип уйласыннар. Хәйләбезнең асылы шунда, дип, Мөхәммәдәмин янә бер мәртәбә угланны кисәтте.

 Барысы да тәгаенләгәнчә булыр, галиҗәнап.

Ниһаять, гаскәр яшеренгән урыннан чыкты. Урыслар моны көтмиләр иде инде, каушап калдылар. Ләкин артта Идел, чигенергә юл юк. Орыш шулай, көтелсә дә, көтелмәгәнчә башланды. Китте кычкырыш, китте бакырыш. Сөңгеләр, кылычлар ялык-йолык килә. Күзләрне кан басты, күңелләр катты. Кан исе, үлем исе таралды.

Шадра Иван, гүя базардагы итче, турый гына. Зур, калын гәүдәсе әле монда, әле тегендә пәйда була. Тәм табып, ләззәтләнеп кизәнә.

 Мә, поганый, ал кирәгеңне!

 Күреп кал, менә мин ул синең Газраилең. И-их!

Мансур углан шадра сугышчының, ду-галәмәт килеп, уңлы-суллы татарларны кыруын күреп алды да Батырша яугирне чакырып алды.

 Бер көфер котырына анда, бар, хәл ит, диде.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3