Куницынның иптәшләрен тагын да вәхширәк җәза көткән икән. Аларны читлекләрендә тереләй килеш яндырдылар. Зинданнар, монастырьлар да еретиклар белән тулды. Иван сүзендә торды, ересь, бүтән баш күтәрелмәслек итеп, төбе-тамыры белән куптарылып ташланды.
Рәсәйне фәкать православие ярдәмендә генә берләштерергә мөмкин, шуны һәрвакыт исеңдә тот, дип, васыятен тәкрарлады Иван, «Бөтен Рәсәй җире» тәгъбирен хәзер берәү дә шик астына алмый. Әмма эшләр күп кала әле. Мин Ярославльне, Новгородны, Тверьне, Вятка, Пермьне Мәскәү кенәзлегенә куштым. Сиңа Псков, Смоленск, Рязань кала. Һәм дә
Иван, сулышы кысылып, беразга тынып калды. Аннан соң авырлык белән әйтте:
Аңа кадәр Мөхәммәдәмин ханнан минем үчемне кайтар. Монысы иң кичектергесез бурычың. Тора-бара исә Мәскәү элекке Алтын Урда җирләренең төп хуҗасы булып калырга тиеш. Балаларыңа да шуны васыять итеп калдыр. Рәсәй Византияне уздырачак. Ә хәзер бар, эшеңдә бул, мин арыдым
Василий, атасы яныннан чыккач, шактый уйланып утырды. Баксаң, аның һич тә олуг кенәз буласы килми икән ләбаса. Атасы канаты астында күпкә тынычрак, рәхәтрәк, уңайлырак булган икән. Ил тезгенен үз кулыңа алу ифрат та җаваплы бурыч. Иван III шикелле ул да каты куллы, булдыклы, максатчан була алырмы? Мәскәүне бөтен килеш саклый алырмы, дан-куәте артырмы, тоныкланып, сүнеп калмасмы? Тик шунысына иманы камил: ул, атасының васыятен үтәү өчен теше-тырнагы белән тотыначак. Үзең тырышып тапмасаң, ата малы бер айлык ул.
Кичке якта Иван телдән калды, бераздан аңын югалтты. Төн уртасында исә күзләрен йомды. Уллары, кызлары, туганнары, дин әһелләре аның янында иде.
Шул рәвешле, Иван III дәвере төгәлләнде. Ул нәкъ кырык өч ел да җиде ай дәвам итте. Аннан мирас булып бердәм, төзек һәм хөр Рәсәй калды.
* * *
Кыш тәхет мәшәкатьләре белән үтеп китте. Яшь патша әле һаман үзенең хакимлегенә күнегеп җитә алмый иде. Кыенсынган чаклары да булгалый, билгеле. Аннан соң, миннән юньле патша чыкмас, ахры, дип, үзен үзе битәрләргә тотына. Атасы аны, кулың каты булсын, җебеп төшмә, дип юкка гына кисәтмәгән, күрәсең. Котылырмы ул кайчан да булса бу тискәре сыйфатларыннан, Хак Тәгалә үзе генә белә. Иң мөһиме, вәгъдәдә торырга кирәк. Абруе хәзер Казан белән бәйләнгән. Җиңүгә ул шикләнми. Казанлылар баштанаяк коралланган йөз меңлек Рәсәй гаскәренә каршы тора алмаячак. Чөнки Мөхәммәдәминнең гаскәре ике мәртәбә ким. Нижнийга һөҗүм моны бик ачык күрсәтте. Ока елгасы буендагы урыс җирләрендә баскынлык итсәләр дә, каланы кулларына төшерә алмадылар.
Әле бер бик мөһим мәсьәләне хәл итеп бетермәде Василий үзенә гаскәр башы вазифасын алыргамы, әллә икенче берәүне куяргамы?
Шактый вакыт утыра инде ул өстәл янында. Эчә, ә хәмер алмый. Чөнки башы уй белән тулы. Әгәр Казанга гаскәр белән үзе бармаса, куркаклыкта гаепләмәсләрме? Дөресен әйткәндә, һич тә аягы тартмый. Тик мәсьәләне шулай хәл итәргә кирәк ки, сарык та исән калсын, бүре дә тук булсын.
Кәрлә, хет син бер-бер акыллы киңәш бирер идең? дип, бер читтәрәк буянып утыручы кызыл күлмәкле шамакайга дәште.
Шамакай, иреннәрен кыйшайтып, хуҗасына мыскыллы бер караш белән карап торды да:
Син, Казан сылтавы белән, Иван Василыч артыннан хур кызлары янына ашкынасың булыр. Бар, бар, алдыңнан артың матур. Анда хәмерне чиләк белән, тәмәкене иләк белән, җиткәнгә чүмеч белән, җитмәгәнгә кисмәк белән бирәләр икән, дип сайрарга тотынды.
Дивана, тиле-миле, синнән киңәш сораган мин җүләр.
Нәкъ өстенә бастың, син дөрестән дә җүләр. Шулай булмаса, көпә-көндез кешеләрдән качып, Иблис төкереген йотып утырыр идеңмени? Мин аны эчкә эчәм, ә ул минем башыма үрмәли, дип әйтеп әйтте, ди синең ише бер хөрәсән. Бел, хәмер акыл өстәми, киресенчә, ала гына
Җитәр, диләр сиңа, кәрлә, телеңә бик ирек бирсәң
Шамакай куллары белән биленә таянып биеп китте дә ишек яныннан хуҗасына телен күрсәтте:
Ой-ой, астым юешләнде, Иван Василычтан курыкмаганны, синнән курыкты, ди
Табынчы тагын Василийга эчемлек салды. Кенәз эчмәкче булып авызына китерде дә шамакайга күз төшерде. Аннан соң кәсәне идәнгә бәрде.
Әйттем бит, башка үрмәли, дип, и һәм үрмәләде
Ярар, ярар, гаебемне таныйм, диде олуг кенәз, атаем синең киңәшләрне тоткан, диләр, мине үз итмисең, димәк ки.
Кәрлә, йөгереп килеп, Василийны кочып алды, сөеп торды.
Мачы янына барырга кирәк сиңа. Бүләкләр кыстыр да шунда сыпырт. Бик белекле күрәзәче. Иван Василыч еш була иде аның янында, диде.
Һы, архимандритка ни дип акланырбыз соң?
Аңа әйт, димәдем ич, Мачы янына гына бар, дидем.
Атаем еш мөрәҗәгать итә иде, дисең инде, алайса
Аңгыра да түгел кебек инде үзең, бер сүзне ике кабатларга мин сиңа хатының түгел лә.
Аграпина шәһәр читендәге урман эчендә зур бүрәнә өйдә яши иде. Юлы такыр. Килүчеләр өзелми, күрәсең. Динчеләр дә бәйләнми, ахры, үзенә. Башкаларны сихерче дип эзәрлекләгән бервакытта, Мачы ачыктан-ачык кешеләр кабул итә. Дәрәҗәле кешеләр мөрәҗәгать иткәнгәдер инде. Әнә олуг кенәз Иван Васильевич та килеп йөргән ич.
Аграпина олуг кенәзнең төркем белән килүен ошатып бетермәде.
Атаң Иван Васильевич шыпырт кына килеп, шыпырт кына китәр иде, син шау-шу яратасың икән, диде.
Алар минем җансакчыларым гына
Сиңа монда берәү дә тими, әйт, китеп торсыннар, миңа күз бүкәннәре кирәкми, диде багучы, хуҗаларча.
Василийның кашлары җыерылып төште. Күр, олуг кенәз белән ничек сөйләшә, дип уйлап алды. Шулай да кабынып китмәде, түзде. Үзе килде ич, үз теләге белән.
Күрәзәчегә бер карыйсың, чип-чибәр туташ, икенче карыйсың, карт әби. Үзе күркәм генә. Озынча аксыл йөзе, килешле төз борыны, йомры ияге аны шулай матур күрсәтә иде. Тик бу ыспайлыкны күзләре боза. Нәкъ мәченеке шикелле, күз каралары әле җептәй кысыла, әле шардай түгәрәкләнеп китә. Шуңа бәйләнешле төстә үзе дә үзгәрә, Мачы кушаматы шуннан килә иде булса кирәк.
Йә, нинди йомыш китерде минем янга, гозереңне сөйлә, диде Аграпина. Тик алдан кисәтеп куям, бу өйдә патша да, кенәз дә юк.
Василий сөйләп бирде. Күрәзәче, иреннәрен тешләп, үз дөньясына күчте. Хәтсез вакыт шул халәттә оеп утырганнан соң, алдындагы сулы табакка иелде.
Синең гаскәреңне зур бәхетсезлек көтә,диде ул, ниһаять, башын күтәреп, хурлыклы җиңелү белән җиңеләчәксең. Тәңре миңа шул орышның сурәтләрен җибәрде. Коточкыч суеш бара әнә. Йөрмә син Казан-йортка, татарларның түл җыйган чагы. Анда патшабикә сүзе сүз. Бик булдыклы усал хатын. Патша үзе дә егет солтаны. Кабаланма, үз сәгатең сукканны көт.
Мин синең сүзләреңә ышанмыйм, убырлы, дип, Василий күрәзәченең ишеген каты итеп ябып чыгып китте.
Бүләкләреңне калдыр, дип кычкырып калды аның артыннан Аграпина.
Синең ул Мачыңа усал эт җибәрергә кирәк, диде Василий шамакайга, тилебәрән орлыгы ашаган нәмәстәкәй
Патшалар бит алар кәкрене төз дип әйтүчене яратарак төшәләр, хак сүз ачы шул ул, дип, бармагын чигәсе янында уйнатты кәрлә.
Күземнән югал, тинтәк! дип акырды олуг кенәз.
Ачуы чынга охшаган иде хуҗаның, кәрлә читкәрәк барып утырды да уенчыклары белән уйнарга тотынды.
Шулвакыт туганы Димитрий Углицкийның килүен хәбәр иттеләр. Уналты яшендә генә булса да, үткенлеге, булдыклылыгы белән Жилка кушаматы алырга өлгергән иде инде кенәз, хәрби эшләргә дә бик маһир, Римда да мәгълүмат җыйды.
Государь, мине Казан кампаниясенә җибәрүеңне үтенәм, диде ул, исәнлек-саулык сорашуга. Күңел ашкына, чыдар әмәлем юк.
Тәҗрибәң җитенкерәми, диде Василий басынкы гына.
Тәҗрибә түгел, тәвәккәллек зарур монда, диде яшь кенәз, бер атнада Казан синең аяк астыңда булыр. Татарларны гына түгел, чирмеш-арларны да пыран-заран китерәчәкмен.
Олуг кенәзнең кәефе күтәрелеп китте. Чыннан да, Димитрий менә дигән гаскәр башлыгы була ала ич! Гаскәр башында йә ул үзе, йә аның берәр туганы торырга тиеш. Бу чын табыш лабаса. Ул бит җитәкчелек кенә итәчәк, орышны тәҗрибәле воеводалар оештырачак.