Гаффар Ахат - Дәрья башы / Исток вселенского стр 26.

Шрифт
Фон

 Нәкъ шулай булды, Сәтимҗан Туфанович.

 Ышанмыйм! Исбатла, дип, район прокуратурасының аеруча мөһим эшләр буенча өлкән тикшерүчесе Фаршатов япон диктофонын төймәсенә басып сүндерде. Синең сафсатаңны яздырып бетерергә экватор озынлыгындагы тасма да җитмәс.

Аның каршысында басып торган участок милиционеры Шәмсуар Сөләйманов планшетын ачарга тотынды:

 Үз күземә ышаныйммы, әллә

 Ә сез ни диярсез, Яуш Сафич?

Авыл Советы рәисе Яуш Хәкимҗанов тамагын кырып алды да, кызыл галстугы төенен бушата төшеп:

 Бер караганда шулай да шикелле инде ул, диде.

Ул, үзенең култыксалы иркен урындыгын тикшерүчегә тәкъдим итеп, тәрәзә төбендәге ярты тонналы борынгы сандык-сейфка утырган иде. Көн бөркү, ә тимер, ни әйтсәң дә, салкынча, күктән иңгән шикелле, авылга көтмәгән-нитмәгәндә аеруча мөһим эшләр буенча өлкән тикшерүче килеп төшкәндә, ут йөгергән арт саныңны суытырга бигрәк тә кулай инде.

Балта белән юнып уйгандай дүртпочмак маңгайлы, кисек трапеция тәшкил иткән яңаклы, иякле, конус борынлы Фаршатов урта бармагы белән затлы күзлеген борынының тирән уентыгына батырарак төште.

 Бер караганда диде ул мыскыллы кыяфәттә. Ә икенче караганда?

 Икенче караганда дип, Яуш милиционерга карады. Рапорт язгансыңдыр ич?

 Яздым, Яуш абый, яздым, дип, Шәмсуар өлкән тикшерүче алдына дүрткә бөкләнгән кәгазь ачып салды. Әйтерсең лә сөйләгәннәрен һичсүзсез расларга тиеш булган кәгазь сузмады, әйтерсең лә тикшерүченең күңелен йомшартыр, юмалар өчен ак күгәрчен китереп куйды. Төгәл, кыска. Шаһитлар да теркәлгән.

Кәгазьгә тамчы да игътибар итмәгән кыяфәт белән Фаршатов тагын:

 Ә икенче караганда? дип кабатлады.

Авыр сулап, язмыштан узмыш юклыгына буйсынып, Яуш:

 Икенче караганда нәкъ үзе шулай булды, диде дә уң кулының ак чүпрәк белән бәйләп куелган имән бармагын карагандай кыланды.

 Ышанмыйм. Исбатлавыгыз дәлилле түгел.

Йомарланып беткән кулъяулыгын чыгарып, Яуш бөрчек-бөрчек тир белән тулган маңгаен сөртеп алды, берочтан кычыткан баш түбәсен дә кашырга өлгерде.

 Дәлилле түгел дип, иптәш Фаршатов Бөтен авыл гуаһ.

 Ярар, диде Фаршатов. Ары китеп, яңадан башлап карыйк. Аның башын кем чабып өзде соң?

 Ибрай, диде милиционер. Ибрай Зәкуанов.

 Ә башы чабылганы кем иде?

 Ибрай, диде Яуш. Ибрай Зәкуанов.

Күзен түшәмгә чөйгәндәй карап, алҗыган тавыш белән:

 Ибрай Зәкуанов Ибрай Зәкуановның башын чапканмы? Orbis tertius!6 дигәч, өлкән тикшерүче, чыпчыкка ташланган мәче сыман, җәһәт кенә магнитофонын учы белән каплады. Ул үтә гаҗәпләнгән дә, соң чиккәчә ярсыган да иде.

Алар арасында бер-берсенә дошманлык хисе белән тулган тулы тынлык урнашты. Бер як чын хакыйкатьнең уч төпләрендә җылынып ятканын белә, икенче як ул хакыйкатьне поскан җирендә чагарга әзерләнеп торган агулы елан итеп күрә иде. Алар, төрлечә фикер йөртеп, фараз кылып, әйләнә-тирә дөньяны аңлаудан, тоюдан гаҗиз калды.

Авыл хакимият органы вәкилләре бер-берсенә карашып алдылар. Яуш җаваплылыкны үз өстенә алырга булды.

 Юк, тәртә белән ормады, Сәтимҗан Туфанович. Ул аның башын балта белән чабып өзде.

Өлкән тикшерүче, тынычланырга теләп, стенадагы Президент Шәймиев сурәтенә карап алды.

 Мин тәртә дидеммени?

 Әле генә ор тәртә дидегез түгелме соң?

Күзенә, йөзенә һичнинди елмаю чаткысы чыгармыйча, Фаршатов фәкать тәпәндәй зур авызы белән генә көлеп җибәрде. Ләкин, ни гаҗәп, аның тавышы чыкмады.

 Хокук белемендә латинчасыз булмый, диде ул. Орбис тертиус латинчадан өченче дөнья дигән сүз. Ягъни «күләгәнең күләгәсе» мәгънәсендә. Бу очракта да, бәлки, Ибрай Зәкуанов үз күләгәсенең башын гына чапкандыр ул? Ә күләгәнең күләгәсе буламы соң?

Яуш шуның белән алдагы хатасын төзәтергә уйлады:

 Хуҗа Насретдин аны куян шулпасының шулпасы дигән.

 Сез мине Хуҗа Насретдин дип белдегез мәллә? Мин тикшерүче өлкән тикшерүче. Ә сез миңа Ибрайның Ибрае бар дип исбатламакчы буласыз. Тапканнар ике йөзле Янус7!

 Янус түгел, Яуш мин. Яуш Хәкимҗанов. Сафич

 Id est?8

Яуш, ашыгып:

 Итме? Есть, есть. Бар, диде.

Өлкән тикшерүче, көләргә чамалап, баягыча авызын ачкан иде дә тыелып калды.

 То есть дим мин. Ягъни дигән сүз була Ярар. Ары китеп, тагын башлап карыйк Аның чабылган башы кайда соң?

 Рапортта язылган: үзе белән алып менеп китте.

 Култык астына кыстырыпмы?

 Юк. Муенына куеп, диде милиционер.

 Кая китте?

Яуш бәйләнгән бармагы белән түшәмгә төртеп күрсәтте.

 Менә сезнең, Яуш Сафич, бармагыгыз яралы. Нишләде?

Барыбер төбенә төшәр дип шикләнеп, Яуш дөресен яшермичә әйтеп бирергә булды:

 Шешә ачканда, бөкесе кисте.

 Аңлашыла Канадымы соң?

Яуш раслап ияген какты.

 Ә Ибрай Зәкуановның кан эзе дә калмадымы?

Бу сорауга, башын чайкагач, милиционер җавап бирде:

 Баш табиб Илдус Габдрахманов белән бергә тикшердек. Шаһитлар да катнашты. Кан эзе юк. Чөнки аның каны акмады.

 Шешә ачканда, бармак каный, ә кешенең башын чапканда, муены канамый, ә? Абсурд! Nego!9 Сез аны менеп китте дидегез. Шундый озын баскычны Ибрай Зәкуанов каян тапкан? Бәлки, ул баскычның берәр басмасы төшеп калгандыр?

 Эзләмәгән җир калмады, диде Яуш. Мәктәп балаларына да мобилизация ясаган идек тапмадык.

Аркылы-торкылы сорау алуның көймәсе комга терәлгәч, Фаршатов беренчел нәтиҗә чыгарырга мәҗбүр булды:

 Ибрай Зәкуанов тулаемы белән юк, аерым алганда башы юк, аккан каны юк, шайтанга менеп олаккан баскычы юк. Ә Ибрай Зәкуанов бар идеме соң ул?

 Кем белә инде аны, диде Яуш. Берсе калды.

 Икенчесе каян килеп чыккан?

 Алла белсен инде. Бер шигем бар барын.

Суга батканда саламга ябышкан кырмысканы хәтерләтеп, өлкән тикшерүче әлеге «шик»кә ташланды.

 Йә?

 Ибрай Зәкуановның атасы Зиннәтулла Зәкуановны, урыны җәннәттә булсын, бик атчаянный булган дип сөйлиләр. Немецларга каршы сугышып, башта Польша чигеннән Мәскәүгә хәтле килеп чыккан, аннары Мәскәүдән Берлинга кадәр. Берочтан рядовойдан майорга чаклы күтәрелгән. Шултиклем җир йөреп, кеше дөньяда ни кылмас? Әллә, мәйтәм юлында берәр хохлушкамы, марҗамы, немкамы очрап Булмас димә, дөнья бу, Сәтимҗан Туфанович! Тик менә бер братның үз игезәк туганы башын чабып өзүе генә башка сыеп бетми.

 Ни түгел микән бу, иптәш Фаршатов, диде милиционер. Мәсьәләгә мантыйк ягыннан якын килсәк, менеп киткән булгач, төшкән дә дигән сүз ич инде бу. Тегеләр шаяртмады микән дим.

 Кемнәр?

 Шулар инде НЛО.

Өлкән тикшерүче, Яушның бәйләнгән бармагына кырын карап:

 Ә минемчә, логикага караганда, тоташлый, гомуми галлюцинациягә бирелмәдегез микән? диде. Бармак киселерлек итеп шешә ачканча, күзгә баш киселү генә түгел, кояш кителүе күренүе дә бик табигый Үтерүче бар, ә мәет юк. Ягъни җинаятьче калган, ә корбан очкан Ярар. Ары китеп, яңадан башлап карыйк.

Шуннан соң «Ибрай Зәкуановның башын чабып өзү турындагы яшел-ак-кызыл тышлы «Дело 427-ИЗ-8» папкасын култык астына кыстырган Фаршатовның чия төсендәге «Жигули»ена утырып, тегермән очына юл тоттылар. Машинаның ургып чыккан кара-кучкыл төтене соргылт тузан өермәсенә кушылды да, атом-төш бомбасы шартлагандагыча, күкнең җиденче катына бөтерелеп менеп китте.

Ул көнне күмәк хуҗалыкның фәкать күмәкләшеп кенә эшләргә өйрәтелгән эшче көчләре күмәк рәвештә ял итә иде. Язгы чәчү төгәлләнү (утыз гектарлы тары җиренең калган чиреген санамаганда) уңае белән алдынгы механизаторларны, сыер савучы, терлекче, дуңгыз караучы, көтүчеләрне бүген күмәкләшеп мөстәкыйль Татарстан Җөмһүрияте башкаласы Казанга «Шүрәле» дигән балет карарга төяп барырга килешенде. Менә инде җиде ай буена ул алдынгыларга күмәк эшләре өчен хезмәт хакы түләми. Шуңа күрә мохтаҗлык кичергән, эчтән янартаудай зәһәр кайнап, тыштан исә юаш елмайган халыкны бераз оныттырырга кирәк иде. Утлы боҗра аша сикертер өчен, цирк арысланын шулай бер калҗа ит белән юмалыйлар.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3