Ибрай!..
Сигаретын ташлап, ике-өч кенә сикерде дә Ибрай аның баш турысына барып басты.
Ни бар? диде.
Зәйнәп торырга тырыша, тик терсәгенә таянырга үлән комачаулый. Башын күтәреп, аягына карый, хәлсезләнеп, тагын җиргә куя. Яулыгы төшкән, күлмәк итәге күтәрелеп, балтыры, боты ачык калган. Ул, яткан килеш кенә, кулын сузды да, бармак очлары белән итәк читен эләктергәч, бот тиңентен җыерып китерде.
Елан, диде ул.
Капкан, тик йотып җибәрергә өлгермәгән кура җиләген төкермәкче иде дә, ул аның иягендә генә торып калды. Кан төкергән шикелле булды.
Чактымыни?
Кара төстә юан шундый, Ибрай
Терсәгенә таянып, Зәйнәп торып утырды, бөгелеп, уң балтырына төртеп күрсәтте. Ибрай шунда чүкте. Зәйнәпнең аягын, күтәреп, тезенә салды. Аның тузанлы балтырына энә күзе кадәрле генә кан тамчысы саркып чыккан иде.
И-и, Ходаем! Никләр дип кенә ымсындым соң, җә? Чиләк тулы лабаса инде.
Телеңә салынмале, диде Ибрай. Тынычлан.
Ул, янтаеп, йомшак үләнгә утырды да ипләп, җайлап, иелә алганча шунда иелде. Иелгән җиреннән, башын янтайтып, Зәйнәпнең йөзенә карады. Ул инде теге җиләк калдыгын сөртеп алган, ә бите буйлап тәгәрәгән күз яшенә тимәгән. Кара күзе дымсу, мөлдерәмә тулып тора, йөзе агарынган, ирене калтырый, чигәсендәге тир тамчылары кипкән инде
Күрде Ибрай, белде Ибрай: елан чакмаган, ә бәлки кура чәнечкесе кадалган иде. Әнә башта кояш алган тирене агартып тырнаган, аннары чәнечкән төшендә торып калган.
Ул иелеп бетә алмады, аның аягын күтәрә төшеп, әлеге кан сыгынтысына иренен тидерде, аннары суырып-суырып үпте Юк, ул кан суырмады, ә суырып-суырып, Зәйнәпнең тузанлы балтырын үпте. Тел очын әлеге кура чәнечкесе тырнаганын сизмичә дә үпте.
Курыкма. Елан түгел.
Ибрай диде Зәйнәп.
Зәйнәп, диде Ибрай.
Җирдә тын гына кара, юан елан шуыша иде дә, күктә талгын гына кыю, горур тилгән оча иде.
Ак болытка җайлап утырган җиреннән, иелеп, түбән караган Ибрай:
Хәтерлисеңме, Зәйнәп? дип пышылдады.
Болытлар телсез иде. Ә кошлар монда кадәр менмиләр.
Хәтер комы эндәшмәде.
Аның каравы ул су коенгач күшеккән тәннәрен җылытырга дип, инеш буасы ярына чыгып утырган малайларның учлап-учлап ком сибешеп уйнаганнарын күреп алды. Аңа араларыннан берсенең ярга каккан дулкыннар кебек тын, салмак йөрәк тибеше ишетелгәндәй тоелды. Бәлки, аны җәйге челләдәге теге юан, кара елан да сагаеп тыңлап торадыр. Еланнар акыл ияләре, алар барысын да белә. Ә белгәннәрен бервакытта да чагып әйтмиләр.
Ибрай тирән итеп сулыш алды. Аның тыны ул утырган ак болытны урыныннан кузгатты да тавыш-тынсыз гына күкнең йомшак күкрәге буенча шудырып китте. Соңгы тапкыр аска каерылып караган мәлендә, ул Әшнәк зиратында яңа кабер казый башлаганнарын күреп калырга өлгерде. Ләкин ул кабер аныкы түгел иде инде.
Ул үзен алда яшәү мөмкинлеге көтмәгәнен белә. Тик анда үлеме дә юклыгын яхшы аңлый.
Аның елыйсы, мул күз яшьләре белән үрләрне, чәчәкләрне, урманнарны, зиратны, чишмәләрне сугарасы, кешеләрнең коры сусауларын, утлы газапларын, канлы язмышларын дәвалыйсы килде. Тик күзеннән бер тамчы да күз яше саркытып чыгара алмады. Күзе тик дымсуланды гына. Шул тонык дымсулык әйләнә-тирәне, бар җиһанны рәшә аша карагандагыча җиңелчә тибрәтеп, калтыратып, төссезләтеп, нурсызландырып, җәеп-таратып, күләгәсез генә күрсәтте. Шул рәшә аша Ибрай бер елганың зур борылышындагы текә ярны, ул ярның юеш алтын комына бер-бер артлы языла башлаган батынкы хәрефләрне, аларның, дисбе гәрәбәләре шикелле тезелешеп, сүзләр булып яратылуын абайлап алды. Киң сулышлы, күбекле дулкыннарның һәр какканы саен юеш сүзләр юыла, юкка чыкканнары урынына яңалары калка барды. Хәрефләр аермачык, тик аңа таныш булмаган сурәтле, ә сүзләре ул һичкайчан укымаган шивәдә, телдә иде. Шуңа карамастан алар, алтын комнан җуела барсалар да, аның күңеленә, зиһененә аңлаешлы фикерне, күренешне бәян итеп күчә, языла, хәтеренә мәңгегә уелып калырга тиеш кыяфәттә әллә үзләре сеңә, әллә ниндидер илаһи көч кодрәте белән иңдерелә баралар иде.
Ибрай төш күргәндәй укырга кереште. Ә укыганы күз алдында өндәгечә хәрәкәтләнә, кыштырдый, тавыш бирә, кыскасы, җанлы күренештән гыйбарәт иде. Иң мөһиме, боларның һәммәсе аңа билгеле булган хакыйкать асылын, шул ук вакытта ул моңарчы аңлый алмый интеккән, гайре табигый булганга күрә, җанына кабул кыла алмый азапланган гаделсезлек мәгънәсен тәшкил итә икән.
Хәзер ул үзенә үткәндә, бүген, киләчәктә чыгарылган, чыгарыласы хөкем карарын укыды, күрде, тыңлады.
«Дүрт кол үз тәхетендә гырлый-гырлый онытылып йоклап яткан карт бер патша хатынга җилпәзә җилпеп торалар иде. Ә хаким хатынның тез арасына ата мәче сузылып яткан да, мырлый-мырлый, кысык күзен ялкау гына колларга текәгән.
Колларның берсе мондыйрак сүз башлады:
Бу карчык йоклаганда бигрәк тә гыйбрәт инде! Карагызсана: ирене салынып төшкән, ә сулышын алганда бугазын шайтан буамыни!
Ә мәче, мыраулап:
Аның йоклагандагы ямьсезлеге сезнең өнегездәге коллыкның яртысы гына ул.
Йокы аның җыерчыкларын шомартасы урынга тагын да тирәнәйтергә тиеш түгел иде шикелле, диде икенче кол. Коточкыч төш күреп ята, күрәсең.
Менә сезгә дә төшегездә үз азатлыгыгызны күрсәтә торган йокы иреге бирергә иде ул, диде ата мәче.
Бәлки, аның күз алдына үзе үтерткән адәмнәрнең барысы бергә тезелешеп барулары килгәндер? дип фараз кылды өченчесе.
Ә мәче тагын мыраулады гына:
Шул шул, ул сезнең ата-бабаларыгызның, барча токымнарыгызның шулай барганын күреп ята.
Әлбәттә, аның хакында гайбәт сөйләве җиңел ул, диде дүртенче кол. Тик бу миңа, аны җилләтеп торыр өчен, җиңеллек китерми.
Теге дөньяда да сезгә аны җилләтеп тору язган. Чөнки җирдә нинди булсагыз, сез күктә дә шундый булырсыз.
Шулвакыт патша хатынның башы алга иелеп китте дә, таҗы идәнгә тәгәрәп төште.
Яман мәгънә бу, диде колларның берсе.
Ә ата мәче әүвәлгечә үк мырылдады:
Берәүгә яман булган мәгънәнең икенчегә яхшы булуы бар.
Ә кинәт уянып китеп, таҗының идәндә аунап ятканын күрсә? дип, куркуын белдерде икенче кол. Шуның өчен безне үтертүе дә ихтимал.
Дөньяга килүегез белән үк ул сезне көн саен үлемгә озатырга тора. Ә сез шуны белмисез дә, дип мыраулады мәче.
Өченче кол, аны хуплап:
Әйе, ул безне үлемгә хөкем итәр дә моны аллаларга корбан китерү дип атар, диде.
Ә мәче тагын мыраулап куйды:
Фәкать көчсезләрне генә аллаларга корбан итеп китерәләр.
Дүртенче кол, аларның сөйләшүен бүлдереп, таҗны сак кына күтәреп алды да аны, йокысын бүлмәскә тырышып, карт патша хатынының башына яңадан кидереп куйды.
Ә мәче мыраулавында булды:
Төшкән таҗны кол гына күтәреп яңадан кидерә.
Тиздән патша карчык уянып китте дә, авызын зур ачып иснәгәч, тирә-юненә каранып алды. Шуннан соң әйтте:
Черем итеп алганмын, ахрысы. Төшемә карт имән кәүсәсе буенча үрмәләгән дүрт күбәләк корты белән шуларны куып баручы чаян керде әле. Бу төш минем күңелемә хуш түгел.
Шуннан соң ул күзен йомды да тагын йокыга талды. Бүлмә яңадан аның гырылдавы белән тулды. Ә дүрт кол аңа җилпәзә җилпүләрен дәвам иттерделәр.
Ә ата мәче тагын мыраулады:
Җилпегез, җилпегез, аңгыралар! Сез үзегезне көйдерә торган утны гына тергезәсез!»
Ибрай үзен шул колларның берсе икәнен тойды, күрде, аңлады. Аның күз алмасындагы дымсулык кипкән иде инде. Рәшә сүнде, сүрелде. Теге елганың зур борылышындагы юеш алтын комга язылган хәрефләрне, сүзләрне соңгы дулкын кагып яндырды.
Башын ярырдай дәрәҗәдә сулкылдап елаган уйларын юатырга, тынычландырырга теләп, Ибрай үз маңгаен сыйпады. Анда борнап, үсеп чыккан яшь, үткер, нык мөгез аның уч төбен елан чаккандай чәнчеп алды.
Ләкин бу мөгез аның Түллинкә урманындагы кое төбендә хатыны Гаҗиләгә тугрылыгын беренче дә, соңгы мәртәбә дә бозуы билгесе түгел, ә бәлки Җирдә Яшәүгә карата кылган хыянәте тамгасы иде.