Автор образы уңай геройга хас булырга мөмкин барлык сыйфатларга ия: вакыйгаларны, кешеләрнең эш-гамәлләрен бәяләүдә гадел, нечкә һәм саф күңелле, күзәтүчән, туган җирне-туфракны яратучы, хезмәт кешесе, тормыштагы күңелсез мизгелләрне авыр кичерүче һ. б. шундый яклары белән укучы күз алдында характер булып калка. Хикәяләүченең автор белән тәңгәлләшүе аның фикерен субъективлаштыра һәм укучы белән сөйләшүне ышанычлы-дустанә дулкында алып барырга мөмкинлек бирә. Мондый хикәяләү социалистик реализм әсәрләре стиленең бөтенләй капма-каршысы булып, татар кешесенең илдәге хәлләрне, вакыйгаларны милли үзенчәлекле кабул итүе, аларга мөнәсәбәт белдерүе кебек яңгырый.
Милли әдәбиятыбыз өчен яңа булган стильнең формалашу билгеләре әдипнең «Без кырык беренче ел балалары» (1968) исемле беренче повестенда ук күренә. Реализм әдәбиятта, бигрәк тә повесть һәм роман жанрларында бер үзәк герой һәм әлеге образны көчәйтү өчен кулланылган ике-өч ярдәмче геройлар тормышыннан вакыйгаларны сурәтләү традициясен урнаштырган булса, әлеге әсәрдә мондый градациянең ачык билгеләнмәве күзәтелә. Исеме, эпиграфтагы халык җыры, «Автордан» дип аталган кереш повестьның «төп герое» сугыш еллары балалары икәнлекне ассызыклый. Уннан артып киткән геройлар шушы «төп герой»ны формалаштыруда катнаша. Автор укучының игътибарын моңа үзе үк юнәлтә: «Безнең шул елларыбызны билгели торган бер нәрсә булган икән: ул сугыш, изге сугышның дәһшәте, Бөек җиңү көнен якынайту теләге, фашизмга нәфрәт, героик Армиябезгә чиксез мәхәббәт. Безнең дөньяга карашыбызны әнә шул хисләр формалаштырган икән».
Бөек Ватан сугышы чоры яшүсмерләре тормышына багышланган әсәр иң беренче чиратта шул яшүсмерләрнең берсе кебек кабул ителүче хикәяләүче образының гомумиләштерү көче белән үзенчәлекле. Әсәрдәге вакыйгалылык колхоз басуларыннан аерылып, педагогия училищесына укырга килгән малайларның көндәлек тормыш күренешләре тезмәсе. Повестьның беренче битләреннән үк «без» исеменнән сөйләү хикәяләүче белән геройлар арасындагы аерманы юкка чыгара. Һәр бәя, һәр фикер «кырык беренчеләр» буыныныкы булып аңлашыла: «Миләрдә ике-өч кенә тирән сыр бар. Аның берсе сугыш, канкойгыч сугыш турында. Фронтка икмәк кирәк. Без, атасыз калган тәртипсез малайлар, әнә шул икмәкне кырдан җыеп заготзернога озатырга тиешбез. Без инде һәр җәйне шулай эшлибез. Мидә икенче сыр ашау турында. Кайда гына, кайчан гына авызга кабарлык нәрсә булса, без аны кабарга, йотарга тиешбез» Яки: «Нәкъ шул секундта ишек ачылып, аннан ике түгәрәк пыяла күренде. Миләр кызу-кызу эшләделәр. Нигә алай? Нәрсә, безнең кеше күргәнебез юкмы әллә? Безме? Без бит фронтка икмәк үстергән малайлар» Әсәрнең буеннан-буена вакыйга-хәлләрне, геройларны сурәтләп, бәяләп барган хикәяләү вакыты белән шәхсиләшә һәм төрле төсмерләргә бай булып, көлке, ачыну, шатлану, борчылу, ирония һ. б. кичерешләрне укучыга да «йоктыра», күренешләрне җанлы итеп күз алдына бастыра, кызыксындыра. Нәкъ менә хикәяләү рәвеше мозаика бизәкләре төсле чәчелеп урнашкан, төрле геройлар тормышындагы вакыт һәм урын ягыннан гына бер үзәк тирәсенә җыйналган күренешләрне, уртак кискен конфликтлы сюжет җебе булмаса да, беркетеп тора. Чөнки хикәяләүченең детальләштереп, күз алдына китереп бастырырлык итеп, мавыктырып сөйли белү куәсе гаять көчле.
Әсәрдә ниндидер төгәл сюжет сызыгы булмау, күренешләрнең чәчелеп урнашуы, тартмалы композициягә йөз тоту хикәяләүче белән чагыштырганда икенче планда булган геройларның санын арттырырга мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә автор күләм ягыннан зур булмаган әсәр эчендә тулы бер галерея типлар тәкъдим итә. Әркәшә, Әлтафи, Баязитова, Нина Комиссарова, Гыйззәтуллин, Зарифуллин, Хәлил Фәтхиевич, Сабир абзый, Иван Георгиевич, Исмәгыйль агай һ. б. һәрберсе училище тормышын күптөрле вакыйгалар мисалында яктыртуга өлеш кертә. Хикәяләү рәвеше дә, вакыйга-күренешләр һәм егет-кызларның уй-фикерләре дә әлеге геройлардагы үзгәрешне күрсәтерлек итеп уйланылган. Төрле авыллардан училищега килгән «тәртипсез» балалар повесть тәмамланган 1946 елга укытучы булырга әзер яшь кешеләргә әйләнә. Сугышка киткән укытучыларны махсус белеме булмаган кешеләр алмаштырса да, уку йорты үзенең белем һәм тәрбия бирү бурычын, алга таба тормыш дилбегәсен үз кулында тотачак буында белемле, җаваплы кешеләр, укытучылар, җитәкчеләр әзерләү бурычын лаеклы башкарып чыга. Хикәяләүченең егерме ел узганнан соң үз геройларының тормышына эпилог өлешендә күз ташлавы да шушы фикерне ныгыта.
Ләкин эпилогның башка мөһим вазифалары да бар. Нәкъ менә шушы өлештә хикәяләүче өлкән кешегә, узганны (яшьлекне) сагынучыга әверелә. Аның күңелендәге моңсулык табигать сурәте һәм «мин» исеменнән күңелдәге кичерешләрне тасвирлау аша җиткерелә. «Машинаның ишеген ачам да моннан күп еллар элек китап күтәреп атлаган сукмакка аяк басам. () Таш юл буендагы Әби патша утырткан дип без ышанып сөйләгән каеннарның корыган төпләре карачкыдай бозланып торалар. Кар катыш ала-тилә җир җәйрәп ята. Элек кибәннәр утырган горизонтта яшь наратлар тезелеп киткән». Өзектәге «корыган каен төпләре» һәм «яшь наратлар» әсәр контекстында өлкән буын һәм үсеп килүче яшь буын мәгънәсен ала. Хикәяләүче экзистенциясенең сәбәбе яшьлекнең үтүенә төшенү белән бергә яшәүнең мәгънәсен, шәхеснең яшәешкә керткән өлешен барлау булып аңлашыла. Бераздан әлеге фикерне, җирдә яшәп, игелекле эш-гамәлләр, башкалар күңелендә якты истәлек, матур хатирәләр калдырып китүенең мөһимлеген М. Мәһдиев «Кеше китә җыры кала» повестенда үзәк идея итеп күтәрә.
Хикәяләүченең «Безнең эзләрне саклаган берәр истәлек бармы? Чал тарих! Синең битләреңдә безнең эзләр бармы? Менә шушы каеннарга, шушы баганаларга карый-карый, без монда белем алдык, безнең туң миләребез менә шушы урында кыймылдый башлады, менә шушы урында без үзебез җиккән үгезләрдән тыш дөньяда Татьянаның мәхәббәте булганлыгын белдек, Бэлага гашыйк булдык, Левинсон белән Метелицага сокландык» дигән сүзләре әсәрнең сугыш чоры балалары тормышын гомумиләштереп бәяләү максаты белән язылганлыгын тагын бер тапкыр ассызыклый. Әлеге буынга хас төп билгене дә язучы шушы зур булмаган йомгаклау өлешендә әйтеп бирә: «Авыр, кырыс юллар үтелгән. Ничек үтә алганбыз, аңа каян көч килгән? Әйе, әйе, хәтерлим. Левинсон ни өчен алга барган? Отряды тар-мар килгәч тә өметен җуймаган. Урман караңгылыгыннан чыккач, ул алдында якты дөнья күргән. Кешеләрне күргән. Елаудан туктаган. «Нужно было жить и исполнять свои обязанности». Шулай. Безгә дә яшәргә һәм үз бурычыңны үтәргә кирәк иде».
Шулай итеп, М. Мәһдиев «Без кырык беренче ел балалары» повесте белән авыр сугыш елларында тылда калганнарның да, үсеп килүче яшьләрнең дә үз бурычларын лаеклы үтәп чыгулары турында сөйли. Әсәрнең форма үзенчәлекләре, барыннан да элек композициясе һәм хикәяләү рәвеше, татар әдәбиятында тарихи вакытны, тормыш-көнитешне иҗади тергезүнең өр-яңа юлларын ача.
1971 елда М. Мәһдиев әлеге структураны саклап язылган, әмма үзәкне тәшкил иткән сюжет ачыграк күренеп торган «Кеше китә җыры кала» повестен төгәлли, аны «Казан утлары» журналында бастырырга әзерлиләр. Көтмәгәндә партия органнарыннан «Бу әсәрне журналдан алырга!» дигән боерык төшә. Әсәр бары тик 1978 елда гына дөнья күрә.
Повестьтагы вакыйгалар өч буынны берләштергән нәсел «Шәяхмәтләр нәселе» тарихы тирәсенә туплана, ләкин Шәяхмәт, Хәкимулла һәм Нәриман язмышы аларның тирә-юнендәге бик күпләрнең тормышын колачлый. Бу киң колачлылык әсәрдә сугыш алды, сугыш чоры һәм сугыштан соңгы еллар татар авылының көнкүрешен бөтен ваклыкларында тергезергә мөмкинлек бирә. Сугыш исә кешеләрне ике капма-каршы чиккә аерып сынауга әверелә: үзен кайгыртучылар һәм башкалар белән уртак гамьдә яшәүчеләр алар. Соңгылары үзеннән соң якты эз калдыручылар тормышның тоткалары, андагы гармонияне саклаучылар булып аңлашыла.