Архив документлары бик күп серләрне ача, жандармнарның хәйләләре, бөекләрнең бер тиенгә тормаган бәндәләр тарафыннан газапка дучар ителүләре күңелдә гаҗизлек һәм нәфрәт хисен тудыра
«Эш»е туктатылса да, Г. Исхакый артыннан полициянең, шымчыларның күзәтүе тукталмый. 1907 елның 3 апрелендә Казан жандармнар идарәсенә Чистай өязе исправнигы Илевскийдан мондый хат китә: «Яуширмә авылының элекке мулласы Гаяз Исхаков минем карамактагы өяздән Казан шәһәренә китте һәм Казанда чыга торган ниндидер татар гәзитәсендә эшли икән» (ТМА. 199 ф. 1 тасв. 538 эш. 27 к.).
Дүртенче тапкыр Г. Исхакыйны 1907 елның 4 июнендә кулга алалар. Гаепләү кәгазендә мондый сүзләр бар: «Хөкүмәткә каршы агитация алып бара, рөхсәт алмыйча гына татар телендә чыга торган «Тавыш» гәзитәсенең фактик редакторы булып тора, шул гәзитә төпләмәләре белән бергә авылларга хөкүмәткә каршы язылган прокламацияләр җибәрә, авылларга чыгып, шундый ук кәгазьләрне халыкка үзе дә таратып йөри». Шулай итеп, 1907 елның 12 июнендә, беренче «эш» ябылып бер ай узгач, әдип өстеннән икенче «эш» ачыла (Шунда ук. 17, 25 к.).
Бу юлы ашыгыч рәвештә Г. Исхакый турында һәртөрле һәм күпләп мәгълүмат җыела башлый. Бөтен эшне Казан жандармнар идарәсе башлыгы полковник Калинин үз карамагында тота. Тентү вакытында чыккан һәр адрес буенча тикшерү эшләре алып барыла. Калининның үз имзасы белән Казан, Уфа, Оренбург, Әстерхан, Пермь, Самара өлкәләре полицияләренә хатларда исемнәре аталган кешеләрне сәяси ышанычлылык ягыннан тикшерүләрен, шулай ук Самара губернасы Бөгелмә өязенең Югары Карамалы волосте идарәсенә Г. Исхаковның гаиләсе, нәсел-нәсәбе турында җентеклерәк мәгълүматлар туплап җибәрүләрен үтенеп хатлар яза (ТМА. 199 ф. 1 тасв. 538 эш. 39 к.). Шулай итеп, полковник Калинин Г. Исхакыйны ерак сәфәргә сөргенгә җибәрергә әзерли.
Досье шактый калынайгач, 1907 елның 7 августында полковник Калинин имзасы белән Казан губернаторына мондый эчтәлектәге үтенеч китә: «Шушы белешмә белән бергә Самара губернасы Бөгелмә өязе Югары Карамалы волосте Лашман авылы крәстияне, егерме тугыз яшьлек Мөхәммәдгаяз Исхаковның сәяси ышанычлылыгын тикшерү язмаларын да юллап, Сез Галиҗәнапка шуны белдерергә җөрьәт итәм: әле телгә алынган язмалардан күренгәнчә, югарыда телгә алынган Мөхәммәдгаяз Исхаков Рәсәй социал-демократ эшчеләр партиясендә дә, социалистик-революционерлар партиясендә дә тормый булып чыга. Карашлары буенча анархист булып, ул Казандагы татар революцион оешмасы составына керә һәм татар мәдрәсәләрендә, татар мәктәпләрендә укучы шәкертләр арасында хөкүмәткә каршы пропаганда алып бару белән генә чикләнмичә, бәлки әле Казан, Перьм, Уфа, Самара, Оренбург губерналарының кайсыбер өлкәләрендә яшәүче татар һәм рус крәстияннәрен дә революцион юнәлештә әгитләгән. Мөхәммәдгаяз, гомумән, русның кан дошманы, төрле җинаять кылырга әзер торучы, тәвәккәл, зәһәр холыклыдыр, җирле халыкны анархиягә өндәгән, андый хәвеф таратуы гына җитмәгән, янә килеп ышанычлы татарларга да йогынты ясаган.
Мөхәммәдгаяз Исхаковның җинаятьчел эшчәнлеге җәмгыять тәртибен саклауга, җирле халыкның иминлегенә сәяси хәвеф китергәнен исәпкә алган тәкъдирдә, шул Исхаковны Казан губернасыннан Рәсәйнең бүтән төбәгенә олактыруны, шунда дүрт ел буена полициянең рәсми күзәтүе астында саклап, аннан соң да Казан губернасына кайту хокукыннан мәхрүм итүне мәгъкуль күрер идем» (Шунда ук. 87 к.).
Г. Исхакый Казан төрмәсендә чагында, жандармнар идарәсе аны сөргенгә озаккарак олактыру өчен шашынып, мөмкин кадәр күбрәк гаеп тупларга тырышкан бервакытта, жандармнарның борын төбендә үк Казан матбугат эшләре комитетында игътибарга лаеклы гаҗәеп бер хәл булып ала. Билгеле булганча, Г. Исхакыйның жандармнарны патша ялчыларын фаш итеп Чистай төрмәсендә язган «Зиндан» повесте 1907 елның май аенда басылып чыга. Санкт-Петербургта чит ил басмалары Үзәк Комитетына «әсәр революцияне пропагандалый» дип шикаять керә. Казандагы матбугат эшләре буенча вакытлы комитетка «Зиндан» китабы белән бергә үтенеч килеп төшә: «Китап, чыннан да, Казанда басылганмы һәм, шулай булса, сатудан тыелганмы?» Тикшерү өчен ул китап комитет әгъзасы Н. Ф. Катановка тапшырыла. Цензор әсәргә характеристика яза, һәм ул характеристика буенча 1907 елның 2 июлендә комитетта фикер алышу үткәрелә. Бу фикер алышуда Н. Катанов, әсәрдәге ул вакыт өчен шиклерәк булган урыннарны күздә тотып: «Китапның авторы, атаклы язучы, драматург (аның әсәрләре Казан татар сәхнәсендә хәзер дә даими күрсәтелеп килә) Мөхәммәдгаяз Исхаковның либераль әсәрләр бастырганы һәм митинглар оештырып йөргәне өчен инде кулга алыну гына түгел, административ рәвештә (Казаннан) сөрелгәнен10 дә исәпкә алып, әлеге әсәр буенча суд алдында аерым эш кузгатырга кирәк түгел», дип, комитет әгъзаларын ышандыра ала (ТМА. 420 ф. 1 тасв. 115 эш. 64 к.). Шулай итеп, Г. Исхакыйны сөргенгә җибәрү буенча икенче «эш»тә тупланган 1907 елгы досьега «Зиндан» буенча материаллар керми кала, һәм жандармнар идарәсе сөрген вакытын билгеләгәндә ул материаллар исәпкә алынмый. Цензор Катанов әдипнең «Зиндан» повесте буенча булган «гөнаһ»ларын шулай йомып кала11. Мондый хәлне акыллы, зур белемгә ия профессор Катановның Г. Исхакый талантын тануы дип бәяләргә кирәк. Цензорның үзенә шундый карашын һәм ярдәмен Г. Исхакый белми калган. «Ирекле матбугат» исемле мәкаләсендә ул: «Инде татар матбугаты элгәреге богаудан ычкынды. Аны богаулар өчен генә куелган, шуның белән хәят кичерә торган, шуны кыйнау-изүне генә кәсеп иткән Шәехгаттар Иманаев, Ашмарин, чукынчык Катановлар, Җүзиләр вә башка әллә нинди фикер жандармнары, уй шпионнары читкә ыргытылды», ди (Аң. 1917. 20 апрель).
Ниһаять, Г. Исхакыйны 1907 елның 24 октябрендә Казаннан этап белән Архангель губернаторы карамагына полициянең рәсми күзәтүе астында яшәргә өч елга сөрәләр. Сөрген вакыты 1907 елның 30 сентябреннән санала. Архангельдән аны Пинега шәһәрчегенә озаталар.
Г. Исхакыйның 19051907 еллар арасында сәясәт, журналистика, әдәбият өлкәсендәге эшчәнлеге үзара бәйләнештә, бер-берсен үзара тулыландырып бара. Әдәбиятка килгәндә, Н. Гогольнең элегрәк тәрҗемә иткән «Борынгы алпавытлар» повестен бастыра («Әлгасрелҗәдит. 1906. 12), «Алдым-бирдем» (1907) драмасын бастырып чыгара. Моннан байтак элек языла башлаган «Теләнче кызы» романының беренче кисәге басылып чыгу (1907) Г. Исхакыйны мәшһүр мөхәррир итеп таныта.
Татар прозасын яңа баскычка күтәргән «Теләнче кызы» романы үзенең колачы, масштабы, кеше күңеленең иң тирән җирләренә үтеп керүе, тормышны аяусыз тасвирлавы белән Л. Толстойның «Яңадан туу» романын хәтерләтә.
Теләсә нинди шартларда эшләргә күнеккән Г. Исхакый сөргендә дә иҗат эшен дәвам итә. Бу чорда яшьләрнең революциядә катнашуын тасвирлаган «Тартышу» драмасын язып тәмамлый.
Г. Исхакый 1908 елда Пинегада яшәгәндә, Эчке эшләр министрлыгына үзенең сөргенлек вакытын чит илдә үткәрү өчен рөхсәт сорап гариза бирсә дә, җавап килгәнен көтмичә, аннан качкан. 1908 елның 26 августында Полиция департаментының Исхаковка чит илләргә чыгарга рөхсәт бирүе турында Казан губернаторы Казан жандармнар идарәсенә хәбәр җибәрә. Анда: «Ул кеше 1910 елның 30 сентябренә чаклы империя җиренә әйләнеп кайткан очракта, махсус киңәшмәнең аңа кагылышлы карары гамәлгә ашырылачак», диелә (ТМА. 199 ф. 1 тасв. 538 эш. 110 к.).
Г. Исхакый «Тәрҗемәи хәлем»ендә болай яза: «Сөргендә озак кала алмадым, качмак планнарын кордым. Ниһаять, 1908 елның август соңнарында Архангель шәһәренә кадәр дүрт көн, дүрт кич кача-поса хәрәкәт итеп, Архангельгә килдем һәм аннан Петербургка киттем һәм анда ялган паспорт белән яшәдем 1909 елның май аенда ялган паспорт белән Төркиягә килдем». Шул елның көзендә Г. Исхакый тагын Петербургка кайта. Шул кайтуында ул 1910 елның җәй айларында Финляндиядә дүрт ай яшәп ала. «Төркиягә киттем. Бу китешем махсус план белән иде. Бу елның 30 сентябрендә минем сөрген вакытым тәмамлана. Мин, сөргеннән качканнан бирле Төркиядә яшәдем дип, бер ялган кәгазь ясатып һәм шуны хөкүмәткә тапшырып, сөрген чорым өчен хисап бирергә теләдем. Истанбулда яшәвемне раслаган бернәрсә алдым һәм аны рус консуллыгында раслаттым. Русия Эчке эшләр идарәсенә җибәрдем, җавап көттем. Илемә кайткач эшләячәк эшләрем хакында ачык бер планым да булса да, бу кабул итү җавабы мине фаш итү була күрмәсен дип курыктым Истанбулда тору мәҗбүриятендә калдым». Ләкин 1909 елның 21 мартында Полиция департаментының качкын Исхаковны эзләү турында күрсәтмәсе чыккан була инде. Казан жандармнар башлыгы Калинин Петербургта үзенең агентурасын җәелдереп җибәрә. Әдипнең Петербургка беренче кайтуында шымчылар аның эзенә тиз генә төшә алмыйлар. Алар белеп алып Казанга хәбәр иткәндә, Г. Исхакый Петербургтан китеп барган була инде. Полковник Калинин Петербургтагы охранка бүлегенә яза: «Сез Галиҗәнапка шуны белдерергә тиешмен: агентураның хәбәр итүенә караганда, Полиция департаментының 21 март 151020/36 номеры белән чыгарылган күрсәтмәсе нигезендә эзләнүче Мөхәммәдгаяз Исхаков партия эшләре белән Истанбулдан Санкт-Петербургка килеп төшкән. Ул Пантелеймон урамындагы 1 нче йорт, 2 нче квартирада яшәүче Петербург мулласы Лотфулла Исхаковларга еш кына барып йөри икән. Мулла өендә, гадәттә, халык күп булу сәбәпле, Г. Исхаковны Мөхәммәдьяров фатирында күзәтү кулайрак булыр.