Мухамметгаяз Гилязетдинович Исхаков - Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет стр 28.

Шрифт
Фон

Әстерхан янындагы мөселман авылларның хәрабәләре, җимерелгән мәсҗедләре, зияратларындагы ташлары, тарих җәмгыятенең музәханәсендә китаплары, киемнәре, зиннәт әйберләре, табак-савытлары Җәгъфәр әфәнденең шулкадәр башын тутырган иде, ул һичнәрсә хакында уйлый алмый иде. Ул көнен дә, төнен дә төшендә шулар берлән мәшгуль иде.

Бәхетсезлеккә каршы, Җәгъфәр әфәнде урамда болгар көе уйнап йөри торган органчы күрде һәм анардан болгар көйләрен уйнатты. Ләкин һич сабыр итә алмый үксеп-үксеп егларга тотынды. Ул, кулыннан уенчыгын алган бала кебек, тәти казакиен котлатырга барганда егылып, тәти казакиен сазга былчыраткан бала кебек еглый иде. Бу музыка Җәгъфәр әфәндегә тагы болгарның бөтен дөньяны дер селкетеп, бөтен мәдәни галәмдә сату итеп йөрүләрен, хәзер үзенең музыкасын уйнарга да кешесе калмауларын, бер-ике елдан, белмим, бер-ике көннән музыкасын тыңларга да, тыңлагач, егларга да кеше калмаячагын уйлап-уйлап еглый иде. Бу яшьләр унтугызынчы-егерменче гасыр яшьләренең яшенең калдыклары, бу яшьләр унтугызынчы-егерменче гасыр картларының фанатизмының нәтиҗәләре, унтугызынчы-егерменче гасырның голямасының утырткан агачларының йимеше иде зәкъкум (агулы җәһәннәм агачы) йимеше иде. Җәгъфәр әфәнде болгарларның һәр әсәрләре берлән күрешеп, мәсҗедләрен кочаклап, китапларын үбеп-үбеп күрешеп, Әстерхандагы мәшһүр шагыйрьнең каберенә йөз сөртеп, Казанга таба юнәлде.

Әстерханнан китүе никадәр кәефсез булса да, парахутта аннан да кәефсез булды. Парахутның көпчәге өстендә «Громъ» дигән парахутның исеменең ике ягында да саргайганрак, аз гына таныла торган мөселман хәрефе берлән язылган сүзләр күренә иде. Җәгъфәр никадәр ни язылганын белергә теләсә дә, парахут барганда аз гына укып аңларлык түгел иде. Шуның өчен әүвәлге пристаньда ук бик тиз чыгып, шуны укырга тотынды. Ал ягында «Габд» сүзе, ахыр ягында «сыйри» сүзләрен укыды. Бу сүзләр Җәгъфәр әфәндегә яшен суккан кебек тәэсир кылдылар. Бу парахутның бервакытны болгарларның беренче мөхәррирләре «Габделкаюм әл-Насыйри» исеме берлән исемләнгәнен вә мөселманнар тарафыннан төзелгән «Йил» исемендәге ширкәтнең бер парахуты икәнлеген белде. Моның саргаеп, буяулары коелып, көчкә генә укылуы гүя шуның ачуын китерер өчен ясаган кебек күренә иде.

Җәгъфәр әфәнде нишләргә белмәенчә, тагы бик озын-озын уйларга чумып, бик авыр сагышларга төшеп, кая барганын белмәенчә кайта иде. Үз исәбе берлән сарайга керергә кирәк булса да, бу кайгылар берлән дә шулкадәр кәефсез уйлар уйлап йә бөтенләй гакылдан сабармын дип кермәскә уйлаган иде. Гакылдан сабуына да ис китмәс иде дә, рус тарихларында «актыккы болгар гакылдин сабып үлде» сүзен калдырасы килмәүдән иде. Шул кайту берлән Җәгъфәр Шәһре Болгарга да кермәде, туп-туры Казанга кайтты.

Казанга менгәндә, юлы Печән базарыннан үтәргә туры килде. Элгәреге үткән бер кешегә артыннан адресы берлән «иман» яисә «көфер» йибәреп тора торган, киеменнән алып хәрәкәтенә кадәр булган эшләрен иләкләрендин сөзеп чыгарып тора торган болгарлар урынына ярым-ярты русча сөйләгән еврейлар берлән руслар тавышы гына ишетелә иде. Казан тарихында укып, һәр кибеттә нинди кеше сату иткәнне, нинди товар берлән кәсеп иткәнне белгәнгә, һәр кибетне күргән саен шул кибетнең хуҗалары моның күз алдында һавасызлыктан кычкырып-бакырып үлгән кебек булалар иде. Шуның өчен болар яныннан үтү, бу хәлләрне сизү Җәгъфәргә бик авыр иде.

Аның берлән генә бетмәде, Печән базары мәсҗеде тугрысына йитте. Ни күзе берлән күрсен, мәсҗеднең алдына алтын хәреф берлән «Болгарский музей» дип язган бер вывеска күтәрәләр иде. Моңарга әллә никадәр кеше җыелган иде. Ишек төбенә әллә никадәр сачәкләр ыргытылган иде. Кич яндырыр өчен әллә никадәр электрик лампалары хәзерләнгән иде. Бу көн икенче октябрь булганга, русларның Казанга керүләре бәйрәм көне мөнәсәбәте илә болгарларның мәсҗедләренең музейга әйләнү бәйрәме шул көнгә тугры китерелгән иде. Шуның өчен хәзер бәйрәмгә әллә никадәр кеше җыелган икән дә, бер тарих мөгаллиме болгарлар хакында бераз тарихча мәгълүмат биргәч, рәсмән ачылачак икән. Җәгъфәр әфәнде, моны белгәч, тизрәк моннан үтәчәк булды. Ләкин халыкның тыгызлыгы сәбәпле үтү авыр булганга, халык авызыннан «бывшая мечета» дигән укларның Җәгъфәрнең йөрәгенә кадәр керүләренә сәбәп була иде. Мең бәла берлән Җәгъфәр бу күренештән котылды. Кабан буйлап китте. Кабан күле буенда Апанаевлар мәдрәсәсенә «Приют» дип язылган язуны күрде, тагы бер уфлады да хәзерге Екатеринский урамга чыга башлады, чатка йиткән иде, кыңгырау тавышы ишетелә башлады, кая икән дип караса, Апанаевлар мәсҗеде час булган икән дә, хәзер пожар чыккан вакытка тугры килгәнгә, шуның манарасында колоколны кагалар икән!! Җәгъфәр ни эшлисен белмәде, «уф!» дип сулады да күзен йомып тизрәк китте.

Юлы Борнаевлар мәсҗеденә тугры килде. Ни күзе берлән күрсен, манарасын павильон ясаганнар, ак алъяпмалы официантлар, башларын сачәк берлән тутырган барышнялар торалар. Җәгъфәр нишлисен белмәде. Күз йомды, күз алдында мәсҗед эчендә мулла хотбә укый, имеш, өсте павильон, имеш, кебек була башлады. Тагы Әҗемнәр мәсҗеде янына китсә, анда да шундый бер кәефсезлек булыр дип, атын Мещанский урамнан Печән базарына борырга кушты.

Тагы бәла! Тагы кайгы!! Зәңгәр мәсҗед бөтенләй юк!! Кая ул?!! Ахырда бервакытны манарасы ишелүен гәзитәдә укуы исенә төште. Зур хәреф берлән «Больница» дип язып куйган язу күрде һәм шуның элгәреге мәсҗед икәнлеген белде. Мәдрәсәсенең башында «Акушерский курсъ» дип язылып куелган иде. Моннан да котылды, әлхәмдүлиллаһ. Тагы бер бәла бармыни? Субай мәсҗеденә «Читальня» дип язып куйганнар! Тагы арырак ничә йөз шәкертләргә урын булган Галиев мәдрәсәсенең дә тарихын, үзләрен үзләре мактап язган шигырьләре янындагы ташка «Убежище для неизлечимых больныхъ» дип язып куйган вывесканы күрде, монысы тагы бик авыр булды. Алай булса да, бу мәдрәсәнең тарихы исенә төшкәч, кылт итеп: «Монысы, ичмасам, әүвәлге вазгыятен югалтмаган икән», диде.

Извозчик та, борыла-борыла арып беткәч: «Инде кая?» дип сорады. Җәгъфәр уянган кебек булды да кая булса да бер нумирга төшерүен үтенде. Болар шул урам берлән барганда, бик биек бер башняның башында флак күрде һәм шуның яныннан бик күп халыкның сачәк күтәреп чыгуын күрде. Исәпләп караса, бу йир Госманов мәсҗеде тирәсе икәнен белде. Һәм чынлап карагач, бу башня да аның манарасы, ул сачәк күтәргән кешеләр дә элгәре мәсҗед булып, хәзер гөлләр, сачәкләр кибете булган Госманов мәсҗеденнән чыгуын күрде. Монысына кайгырырга да өлгерә алмаган иде, извозчик атны туктатты, Җәгъфәр дә уянып, үзен әллә кайчаннан бирле вата торган уйлардан тынычлыйм дип, нумирга керә башлады. Күзе капка башына төште. «Госманов мәсҗеде мәдрәсәсенең вакыфы» дигән сүз моның элгәреге мәдрәсә икәнлеген белдереп, тагы моны изә башлады. Җәгъфәр әфәнде, ни булса булыр дип, нумирга керде. Һәм дә бик арыдыгыннан, тиз генә йокларга ятты.

Төшләрендә тагы Әстерхан халкы, «Хәзәр» идарәханәсе, Печән базары мәсҗеде, Казан халкы берлән саташып бетте. Берсендә һәммә халык яланбаш, яланаяк көзге кояшта йылынган төсле күренәләр иде. Икенчесендә сачәкләр, болгар музыкалары, болгар гәзитәләре берлән бер болгар бәйрәме ясыйлар, имеш, кебек күренә иде. Болгарларның мөхәррирләре, әдипләре, галимнәре һәммәсе «Болгар мәйданы» дигән йиргә җыелганнар, имеш. Һәммәсе халыкка: «Безнең милләтемезнең бетү ихтималы бар иде, менә шул фидаиләр аркасында, шулкадәр хезмәт аркасында менә бүгенге көнгә килеп йиттек. Хәзер нигеземез таза, иске черек нигезне алыштырдык, халкымыздагы чергән фикерләрне, урта гасырлар уйларын бетердек; моннан ике йөз ел элек милләтемезнең иң куркынычлы вакытында, милләтемезнең голямасы исемендәге милләтемезне ашап тора торган бөек затларны, тирес иттереп, җир яхшыларга түктек. Йиремез яхшырды. Йиремездән менә сезнең кебек затлар мәйданга чыкты, мәдрәсәләремез, мәктәпләремез яңарды. Элгәреге «дәвер», «тәсәлсел» урынына математика гыйлеме, схоластика урынына фәлсәфә дәресләре куелды. Шәкертләргә тәсбих урынына фәлсәфә китаплары таратылды, укытылды, укылды, бу дәрәҗәгә килде, бу көнгә йитте. «Милләт тагы меңнәр яшәсен!! Яшәсен меңнәр!!» тавышы бөтен дөньяны алган кебек була иде. Кул чабулар, болгар музыкалары, тагы «Яшәсен мөхәррирләр! Яшәсен болгарлар!!» тавышы галәмне тота иде.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3