Озак үтмәде, «Игенче вә һөнәр» исемендә бик садә бер телдә гавам өчен тагы бер гәзитә чыга башлады. Бу гәзитәне алучы бик аз булса да, бер аңлаган бай малае, атасының халыкны талап җыйган акчасы халыкка китсен дип, гәзитәне бушлый да бик күп тараттырды. Казан халкы бер милләт дияргә ярый иде. Үзләренең гәзитәләре бар, театрлары бар, хатыннарының йортлары бар иде. Шушысы бик яман: мәктәпләр, мәдрәсәләр дә бер дә юк иде.
Бу гәзитәләр Кырымда дәвам итә торган «Тәрҗеман» гәзитәсе берлән бер мәсләктә, халыкка файдалы мәсьәләләрне сөйләп, ватанымыз вә милләтемез тугрысында ватанга мәхәббәт уята торган озын мәкаләләр, фәнни мәгълүматлар берлән (?!) халыкның рухын күтәрәләр иде. Вакыты берлән ул гәзитә битләрендә чыккан тел мәсьәләсе берлән дә бөтен дөньяны тутырганнар иде. Төрле кеше төрле фикердә булып, кайсыберсе «әдәби телебез саф татарча булсын», кайсысы «кырымчарак булсын» мәсьәләләренең сөйләнүләре гәзитәләремездән рус гәзитәләренә вә аннан Аурупа, Америка гәзитәләренә кадәр китә иде. Бу мәсьәләдә кырык мәсләк, сиксән кадәр фикер киткән иде.
Әдәби тел мәсьәләсе бетә башлагач, телнең язылышы хакында озын мәсьәлә башланган иде. Кайберләре, ни тавыш ишетелде, шулай язылсын, иске язу нигез тотылмасын, диләр иде. Икенчеләре, безнең телемездә әдәбиятымызның иске әдәбияттан килүе югалмасын, иске китапларымыз, иске әдәбиятымыз ул вакытта бернигә ярамаячак, шуның өчен аларга карарга кирәк, аларга яраклаштырып язарга кирәк, диләр иде. Язалар иде, сөйлиләр иде, кычкырышалар иде, үз юлларында эшлиләр иде. Әдәбиятымыз хакында озын-озын мәкаләләр, мөхәррирләремезгә ачы-ачы, ләкин гадел тәнкыйтьләр, театрымызга юл күрсәтә торган сүзләр языла иде, укыла иде. Бөтен халык арасында фикер алышу тотыла иде. Гәзитәләремездә сәүдә мәсьәләләре ачык-ачык сөйләнелә башлаган иде. Һәммә йирдә сәүдә мәктәбе ачу турында сүзләр ачылган иде. Болгарлар арасында көннән-көн яңа фикер арта, көннән-көн халык төрле фикергә китеп, төп фикердән еракланалар иде. Гәзитә, рисаләләр, авыздан-авызга сөйләгән сүзләр никадәр яклау, хаклык тарафдары милләт мәхәббәтеннән чыккан ялварулар булса да, никадәр ачык, никадәр аңлашылыр рәвештә язылсалар да, аңлаучыларның да саны көннән-көн артса да, базарларда, җәмгыять урыннарында һәммә кешенең авызында «милләт» булса да, эшчеләр бер дә күренмәгәнгә, чынлыкта бер эш тә юк иде. Шуның өчен җитдирәк кешеләр бу сүзләр, бу кычкырышлар, бу язулардан бернәрсә чыкмаганга тагы яңа «курчак уены», ләкин актыккы курчак уены, саубуллашу күренеше дип, эчләреннән көеп торалар иде.
Сөйләнгән саен сүз күбәя, уйланган саен уй күбәя, үлем хәленә килгән милләтне караган саен, яңа авырулар табыла, авыру хакында фикер алышуларга керешелә, кычкырышыла, бакырышыла иде. Нидән бу мәсьәлә чыкканлыгы, ничек хәл кылынганы, авыруга дару кирәклеге тәмамән хәтердән чыга иде дә: мескен, хәлсез, актык сулусындагы болгар бабайның башын авырттырудан башка эше булмый иде. Ул мескен:
Җитәр инде, зинһар, җитәр, актык көннәрем, актык сәгатьләремне генә тыныч куеңыз. Сүзеңезне ишеттем, мине бик кызганасыз, имеш, бик рәхмәт, моңынча сезнең шулай мине кызганамыз дип йөрүеңезгә ышанып, менә тереләм, менә тереләм, дип тордым. Тордым диергә ярамый, сез алдап тоттыңыз. Сез булмасаңыз, бәлки, мин икенче дуктырга күренер идем, күренмәсәм, авыру икәнемне белмәенчә, акыртын-акыртын гына картая-картая үлеп китәр идем. Никадәр вакыттан бирле чирли, фәлән дару итәргә кирәк, дисез. Үзегез дару итмисез яисә, дару дип, әллә нинди агулар бирәсез, бусында файда бар, бусында бусы бар, дисез, сез алдыйсыз! Алдыйсыз! Сезнең даруларыңыз берлән бөтен тәнем җәрәхәтләнеп бетте, сезнең файда була дип биргән нәрсәгез һәммәсе зарарга булды. Сез минем тәнемне генә җәрәхәтләндереп бетермәдеңез! Бигрәк яхшы булдыңыз! Рухымны да төзәтмәкче булдыңыз! «Әхлак төзәтү» дип, минем өстемә әллә нинди кортлар йибәрдеңез! Ул кортлар бөтен тәнемне ашап бетерделәр, караңыз, әнә хәзер йөрәгемә йитәләр. Миңа һаман, түз, әхлакың төзәлә, дисез. Мин үзем бу дәрәҗәгә килгәч, сезнең сүзеңезне тагы тыңлыйммы? Йөрәгемне дә ашап бетерсеннәрме?.. Гаеп итмәңез инде, анысы булмый!.. Бу кортларыңыз бетәргә ярамый, имеш, элгәре боларга бер дә ирек юк иде дә, бик яхшы тора идек. Әхлаклы идекме, түгелме, ләкин сезнең кебек, бусы тәнгә файдалы, бусы әхлакка файдалы дип, фахеш, зина, ишанлык агуларын эчми идек! Гаеп итмәңез! Бу кортлар бик күп ашадылар. Минем әхлакым да төзәлгәндер инде, мин ул кортларны үтермәкче булам, тәнемә бераз яшь ит тартмасмы! Алай да үләрмен инде, үлсәм дә, азрак күңелем тынычлап, картлыгымда алданганнарымнан үч алып үләрмен, дип, кортларны куарга тотынса да, бабайның әгъзасын ашап бетергәнгә, һичбер әгъзасы кортларга каршы хәрәкәт кылырлыгы калмаган иде.
Шуның өчен, бабай селеккән саен, кортлар ябыша баралар иде. Йөрәгенә кадәр йиткәннәр иде. Бабайның бу сүзен күп кеше картлыкдин дип, күп кеше авыру кеше шулай сөйләүчән була дип, аның ул сүзенә карамаенча, аны коткарырга дип озын киңәшләр, озын сүзләргә тагы китәләр иде. Ләкин эш һаман юк иде. Әдәбиятымыз шулай барганда, башка эшләремез тагы үз көенчә килгәндә, безнең болгар бабайның яшь вакытында «әхлак төзәтү» өчен файдаланыла торган музыкасы ни дәрәҗәдә иде дисезме? Әллә «музыка тавышы бозыклык, аның белән ләззәтләнү көфер» дисезме, сез теләсәңез ни әйтеңез, бабай аны бик ярата иде. Һәм бабайга яшь вакытында да, картая башлагач та, ул бик файда иткән иде. Бабайның үзенеке булганга күрә, аңарга аның бер уены, аның Волга буйлап Форат, Диҗлә буйларына кадәр озынның-озын көйләрен көйләп, сатуга йөрүләрене, Дунай буйларында кубызын челтерәтеп, халыкның исен китәреп, алардан мал җыеп йөрүен исенә төшерә иде дә:
Мин шул болгармыни?! Шул микәнни?!! Ул вакытта һәммә йирдә минем тазалыгым, өстем-башымның яхшылыгына, кайтсам, өемнең тынычлыгына исе китмәгән кеше юк иде, хәзер нинди булганмын өстемә әллә нинди сәләмә кеше киемен киенгәнмен, элгәреге кызыл йөзләр урынында саргайган битләр булган. Уйнап тора торган күзләр урынында өметсез-өметсез карый торган тирән-тирән чокырлар булган, озын юллардан кайткач, хәл итәргә ята торган тыныч өйләрем кандала базы, корт оясы булган, аның да һәр көнне бер агачы сына, һәр көнне өстемә җимерелергә якынлаша, һәр көнне, шуларга карап, яшь вакытларны искә төшерәм. Картайдым, фәкыйрьләндем, авыруга сабыштым, дип, үзенең хәзерге хәле берлән иске хәле арасын чагыштырып карарга сәбәп була иде.
Бу музыка, чыннан да, әхлак мөгаллиме була торган нәрсә булса да, чынлап та, «әхлакны төзәтү» өчен шул музыка җитсә дә, музыкага халкымызның карашы башкарганга, ягъни аның әхлак төзәтүче икәнлегенә ышанып, шуның берлән файдалану урынына, аны үзен «әхлак бозучы» дип каралганга һәм әхлакка хезмәт итә торган кеше арасында аны тыелган күрелгәнгә, аны әхлаксыз кешеләр кулына төшергән иде. Шуның өчен ул әхлаксызлар кулында әхлак бозар өчен бер корал булган иде. Әүвәлдә кайсыбер руслар яһүдиләргә исерткеч, фахешне үз музыкабыз берлән безнең үземезнеке итәр өчен буяп күрсәтә башлаганнар иде. Һәм, чыннан да, бик файда иткәннәр иде
Һәммә йирдә музыканы фахеш, исерткечнең гаебен капларга куллану халык арасында тарала башлаган иде. Музыканың бу эшен күргәч, ягъни әхлакка файда итәр урында, әхлаксызлыкка тарта башлагач, музыка, һичшиксез, зарарлы хөкеме чыгарылды. Шуның өчен музыка үзе дә фахеш хезмәтчесе булды. Болгар музыкасы шулкадәр былчыракланган, болгар йырлары шулкадәр әхлаксызланган иде, аларны бер минут тыңлау бик авыр була иде. Шул сәбәптән милли тел, милли әдәбият, милли театр мәсьәләре арасына милли музыка мәсьәләсе керә алмаган иде. Шул мәсьәләләр берлән мәшгуль кешеләр дә милләтнең үсешенә милли музыкаларның кирәклеген, милли рухны саклау милли музыка эше икәнлеген хәтергә дә кертми кебек үтеп баралар иде. Болгар халкы никадәр музыка сөя торган милләт булсалар да, аларга кирәгенчә каралмаганга һәм аларны белүне җинаять итеп саналганга, ул дивар артларында гына калган иде. Хатын-кызымызда моңарга мәхәббәт тагы артык булса да, алар да изелеп кенә калганнар иде.