Һәр ни булса булды, безнең тарафымыздан милләтне алга җибәрер өчен һичбер эш булмаса да, мәдрәсә шәкертләре арасында яңа фикерләр туа башлады. Русча укуның өйгә кайтканда парахутта очраган марҗа берлән сөйләшер өчен генә кирәк түгел икәнлеге аңлашылды. Гәзитә уку, яңа китаплар уку, төрекчә тарих, төрек романнары уку күзе ачыграк кешеләр арасында бер гадәт булып китте. Мондый шәкертләр үзләренең кеше икәнлекләрен, һичбер кешедән курыкмый, теләсә ни эшләргә ихтыярлары бар икәнлеген белделәр. Алай булса да урта гасырлар гадәте булган «фатиха», «бәддога» дигән сүз бунларны тимер чылбыр төсле мәдрәсә сасыларын иснәргә бәйләп тота иде. Акрын-акрын русча уку шәкерт арасында җәелде. Җәйләрдә рус авылларына барып яки бер-бер шәһәргә барып уку гадәт төсле булды. Һәр шәкерт гәзитә аңларлык русча белүне бик зур бәхеткә саный башлады.
Бу елларда тагы бер бәхетсезлек килеп чыкты. Русиядә гомуми тәхрире нөфүс (перепись) мәсьәләсе халык арасында тагы бик зур тавыш куптарды. Ләкин бу елларда халкымыз арасында шактый аңлаган кешеләр күп булгангамы, бу мәсьәлә әүвәлгесе кеби үк куркынычлы булмады һәм тиз басылды. Мәйданга яңа әдәбият чыга башлады, «Тәрҗеман» гәзитәсе, рус гәзитәсе, төрек гәзитәләре уку халык арасында бер мода булды. Яңа рухта яңа әсәрләр халыкка тәэсир кыла башлады. Фәнни рисаләләр, гыйбрәтле милли хикәяләр, халыкны уятыр өчен язылган китаплар халыкта кабул ителә башлады, тагы яңа өметләр туа башлады. Русиянең һәр йирендә җәмгыяте хәйрияләр ачыла башлады, фәкыйрьләр карау, аларга ярдәм итү, исламият мәйданга чыкканнан бирле мәгълүм мәсьәлә булса да, бездә унтугызынчы гасырның ахырында гына аңланылды. Бөтенләй аңламый калуга караганда бусы да ярый әле. Чынлыкта, эш булмаса да, шактый гына эшләргә юл ачылган иде. Халкымызның уку ягы бу дәрәҗәдә булса да, ягъни гомумән алга китүдә булса да, сәүдә җәһәте бик каты начарайган иде. Бик күп фирмалар банкрот булган. [.....] Элгәреге сәүдәгәрлек табигате бетмәсә дә, бик кечкенә эш берлән генә кәсеп итә башлаганнар иде. Кызыл мал берлән сату итү, вак-төяк, галантерейный әйберләр берлән сәүдә бетмәгән булса да, күбесе лимон, әфлисун, алма, карбыз, иске-москы берлән сату итүдән уза алмыйлар иде. Банкрот булу халык арасында гадәт булганга, безнең болгар сәүдәгәрләренә һәммә йирдә ышаныч беткән иде. Шуның өстенә бу калган сәүдәгәрләрдә дә ник, ни өчен икәнлегене белеп эш йөртү гадәт булмадыгыннан, боларның да тиз көннән исемнәре югалачагы билгеле иде.
Иң кайгылысы шул иде: халкымыз әхлак җәһәтеннән бик бозылган иде. Казан халкы бөтенләй этлеккә салынган иде. Көндезләрен вак-төяк сату иткән булып маташалар да кичәләрендә гостиницалар, пивной вә фахеш урыннарында кичләр үткәрәләр иде. Исереклек шул дәрәҗә тәрәкъкый иткән иде!! Әйтеп бетерерлек түгел. Зина, фахеш тә иң кабахәт дәрәҗәдә патшалык сөрүдә иде. Һәр йирдә башы ачык ислам кызлары, мөселман хатыннары күзгә күренә иде. Бу эшләрнең бу кадәр артуына сәбәп тә халкымыз арасында эчү вә исереклекнең артуы иде. Ирләремез көне-төне кәсеп иткән акчаларын хатыннарына, балаларына алып кайтыр урынында фахешханәләрдә яки мәйханәләрдә вакытларын үткәрдекләреннән, хатыннары теләр-теләмәс, тамак туйдырыр өчен булса да, фахеш юлына кереп китәләр иде. Икенче асрау тоту шәһәрләр гадәтедер. Бу асрауларның бик сирәге генә бай яки бай угылының кулыннан котылалар иде. Һәм кайбер кешеләремез арасында фәкыйрь кешеләрне, акчага кызыктырып, кызларыны харап итү дә бик таралмыш иде. Шул сәбәпләр өчен Казан хатын-кызы арасында бөтен гомерен әрәм итеп, ир ләззәте, бала ләззәте татымаенча, үзләренең бөтен исемнәрен югалтып, дөньяның иң кабахәт йирләрендә җеназалары күтәрелүчеләре дә бик күп иде.
Әхлак җәһәтеннән башка якта бик күп кимчелекләр бар иде. Мәсәлән, чибәррәк бер кеше Казанның Печән базарыннан бер мәртәбә чыкса, икенче мәртәбә йә чыга ала, йә юк иде. Яхшы дигәннәре, мин яхшы, дип, тәкәбберлек берлән тулган иде. Усал дигәннәре, мин барыбер инде усал исемен күтәргән, дип, усаллыгын арттыра гына бара иде. Боларның һичберсенә сүз әйтеп аңлатуның чарасы юк иде. Чөнки һәммәсе (үзе язу танымаган булса да) үзен бер галим, бер әдип, бер фәйләсуф дип белә иде. Һәммә эшләргә катышырга йитәрлек гыйлемем дә бар, гакылым да бар дип, һәммәсе эченнән генә: «Менә абзаң нинди!» дип, күкрәкләрен кагалар иде. Боларда тагы бер кызык ышану бар иде кеше нинди начарлык кылса да, намаз берлән кичерелә, нинди начарлык та русча белүдән артык күрелә иде. Чөнки русча белмәгәннәргә үз араларында «агай-эне» диләр иде, шул исем тегеләрнең бөтен гөнаһларын кичерә иде. Бәлки, һәр надан милләттә шундый кимчелек бардыр. Без әле бөтен дөнья хәлен карамаганга, аларның табигатьләренә, килешләренә, кылынышларына карамаенча, үз хәлемезне генә тикшерәмез.
Гомумән караганда, бу гасырда милләтемез бик түбән төшкән иде. Аурупа берлән катышу, хосусән руслар берлән аралашу артса да, анлардан да әхлаксызлык, исрафчанлык, вөҗдансызлыкка башка әхлак өйрәнә алмаганнар иде. Чөнки бунларның иң түбәннәре, иң начарлары берлән катышалар иде.
Дөрест, чибәррәкләре берлән катышучылары да бар иде, мәсәлән, мирзалар. Аларның күбесе рус мәктәпләрендә укыган һәм русларның гали фикерле кешеләренең әсәрләрен күргәннәр иде. Шулай булса да, белмим, алар үзләренең болгарлыкларын онытканнар иде, әллә үзләрен үк онытканнар иде. Бу гасырда болардан зарардан башка һичбер файда булмады, болар үзләрене башка милләт кешесе кебек күреп, милләттәшләренә татар дип әйтүдән башка бер яңа эш тә чыгара алмадылар, һәрвакыт, милләт хакында сүз киткәндә, кайсысы «безнең татардан», кайсысы «татардан буламы соң?» диеп, кул гына селтиләр иде. Гүяки милләтнең бу кадәр артка калуы боларга башка болгарлардан калган ла Дөрестен әйткәндә, халыкның алга китмәвенә сәбәп болар «татар» дигән болгарлар түгел иде, бәлки татар дип, үз милләтендин үзләре качкан «татарлар» иде. Чөнки болар, рус мәктәпләрендә укыгач, үз милләтемезнең кайсы төше йитми, алга китәр өчен ниләр кирәк шуларны уйлап, сырхау милләтемезнең авыруын белсәләр дә, һичбер дару бирмиләр иде. Күбесе болгар милләте үсешне, үзгәрешне кабул итә ала дип тә белми иде, дөрестен генә әйтсәк, бу кешеләр русча уку, яңа фәннәр белү, яңа әдәбият күрүгә замана модасы дип кенә карыйлар иде. Рухи камиллек өчен яки милләткә файда итәр өчен түгел иде.
Әмма голямага килсәк, бу гасырда алардан да бернәрсә да чыкмады. Яңа юнәлеш, яңа ишанлыклар, дөньяга яңа ялган карашлар, халыкны алдарга Иблис үзе белмәгән хәйләләр чыкса да, болардан да милләткә килгән файда түгел, гомуммилләткә ишан хәзрәтнең корсагы берлән мәхдүм әфәнденең [.....] дән артмый иде. Дөрест, файда иткән галимнәр, файда иткән мирзалар да бар иде, ләкин алар йөзгә бер түгел, меңгә бер иде. Бу гасырда ислам гыйлеме өйрәнеп, русча укыган кешеләр яки төрек-гарәп әдәбияты берлән күзләре ачылган кешеләрнең үзләреннән зур файдалары күренде. Унтугызынчы гасырның ахырында күрелгән яңа мәктәпләр, яңа китаплар аларның тырышлык җимешләредер. Әгәр болгарлар арасында шундый «яңа фикерле» дигән бер сыйныф килеп чыкмаган булса иде, бу вакытка кадәр яткан ягымыз берлән ятар идек. Рәхмәт бу кешеләргә! «Болгар» дигән бер халык бар икәнлеген үземезгә белгерттеләр. Үземезнең кайсы йирләремездә кимчелекләремез бар, шуларны күземезгә күрсәтә башладылар. Үз милләтемезне терелтү өчен чаралар эзли башладылар. Үзләрен үзләре фида кылдылар, рәхәтләрен югалттылар. Бөтен милләтемезнең оятсыз кешеләреннән төрле кабахәт сүзләр берлән сүгелүне дә күтәрделәр. Вә төрле ялган яла ягуларга разый булып, милләт юлында кылган хезмәтләренә рәхмәт, ял сорамаенча, һаман эшләрендә булдылар. Күзләреннән яшьләр чыгарып, халыкка безнең милләтемезнең бу китеше өметле түгел, ләкин милләтемез юкка чыкмасын, халкымыз бетмәсен дисәк, милләтемезнең кирәкләрен карау тиеш идекен көне-төне зурысына-кечкенәсенә сөйләделәр Ләкин ни файда? Тәкәббер болгарлар япь-яшь, сакал чыкмаган, якасының карасы берлән күлмәк ялавы күренмәгән, башында чалмасы юк, кыңраймаган муенлы, яныннан сасы тир исе чыкмаган бер егетнең сүзен ни эшләп ишетсеннәр дә аның сүзеннән нинди гайрәт алсыннар?..