Мухамметгаяз Гилязетдинович Исхаков - Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет стр 12.

Шрифт
Фон

Г. Исхакый татар әдәбиятына идеал алып килгән язучы, татарның күңел төпкелендә яткан хыялын милли бәйсезлек, дәүләтчелек идеясен күтәреп чыккан зат. Аңа 141 «яшь», әмма аның бөтен иҗатында бүгенге көн проблемалары мәңгелек идеаллар чагыла.

***

Г. Исхакый әсәрләренең унбиш томлык җыелмасы 19982014 елларда басылып чыкты. Революциягә кадәр язылган әдәби әсәрләренең гамәлдәге язуда дөнья күрүенә дә егерме ел узган икән. Инде яшь буын укучылар да үсеп җитте. Шул сәбәпле әдипнең әдәби әсәрләрен кабаттан бастырып чыгару зарури бер бурыч булып тора. Укучыларның, китапханә хезмәткәрләренең үтенечләрен искә алып, әлегә Г. Исхакыйның күренеклерәк әсәрләреннән бер җыентык төзеп чыгару мәгъкуль күрелде.

Бирелгән текстларда авторның тел үзенчәлекләре сакланды. Әсәрләрдә «җ»ләштерү   «й»ләштерүдә эзлеклелек юк. Бер үк сүз «җ» белән дә, «й» белән дә язылган (мәсәлән, җир   йир). Алар бертөрлегә әйләндерелмәде, ә бәлки ул чорда телдә орфография нормаларының эшләнмәгән булуын, язылыштагы тотрыксызлыкны күрсәтү өчен, төп тексттагыча калдырылды. «Яңа яңы», «тишенү чишенү», «еглады җылады» һ. б. ике төрле язылыштагы сүзләр унификацияләнмәде, төп нөсхәдәгечә бирелде.

Җыентыкка кергән «Ике йөз елдан соң инкыйраз» повесте турында аерым сүз әйтергә кирәк. Үз вакытында Миркасыйм Госманов бу мөһим повестьне һәркем җиңел укый алсын өчен «гадиләштереп» әзерләп, аерым китап итеп чыгарырга киңәш биргән иде. Бу әсәрне әлеге җыентыкка «гадиләштереп» бирдек. Текстта очраган гарәп, фарсы сүзләренең татарчага тәрҗемәләрен генә текст тукымасына урнаштырдык. Гарәп, фарсы сүзләренең бик еш кабатланганнарын гына, астөшермәдә тәрҗемәләрен биреп, текстта үзгәртмичә калдырдык.

Лена Гайнанова,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г. Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты

Проза әсәрләре

Ике йөз елдан соң инкыйраз15

«Ике йөз елдан соң инкыйраз»ны язудан мәкъсудым милләтемезнең шул китешеннән үземнең разый түгеллегемне күрсәтеп, бу китешнең очы инкыйраз идекен белдерүдер. Кайбер кешеләр милләтемезнең шул китешен бик файдалыга санап, шул китештән бик зур өметләр дә көтәләр. Әмма мин һич андый өметләр көтәрлек «төпле» бер эш күргәнем юкка, хәзер дә халкымыз арасында сөйләнә торган сүзләргә, эшләнә торган эшләргә вакытлы килгән «бизгәк» дип кенә карыйм. Һәм дә ул сүзләрне сөйләүчеләр, эшләүчеләрнең күбрәк әһәмияте сүздә генә булганга, боларга бертөрле замана модасы төсле генә караганга, бу эшләргә, бу кычкырышларга «курчак туе» дип кенә исем бирәм. Һәм, минемчә, һәммәсе курчак уеныдыр. Курчак уеныннан бер мәгънәле эш килеп чыкмадыгы кеби, табигый, безнең дә бу «төпсез» эшемездән дә бернәрсә чыкмас дип уйлыйм. Бәлки, минем бу фикерем хатадыр. Бәлки, бөтенләй көлкедер. Ләкин, ни булса да, хакыйкатькә бик якындыр йә хакыйкатүктер.

Бу китапта минем милләткә карашым ничек икәнлеге тәмам күрендеге кеби, китмешемезне үзгәртсәк, минем бу өметсезлегем урынына «өмет» тууы да мөмкин икәнлеге ачык белдертелгәндер. Китабым бик ачы тел берлән язылмыштыр. Аерым алганда, халкымыз карашында иң изге саналган «голяма»16 сыйныфына бик каты тукынылмыштыр. Монысы хакында бертөрле аклану-фәлән язмакчы булып, бу кереш сүземне караларга башласам да, үз карашымда иң зарарлы, үсешкә, алга китешкә киртә булулары ачык булган шул сыйныфтан түбәнчелек белән үтенүгә, бердән, вөҗданым разый булмадыгы кеби, икенчедән, каләмем буйсынмады. Фәкать бу очракта укучыларыма гына бер сүз әйтәсем бардыр.

Минем «голяма» сыйныфына каты-каты һөҗүмнәрем аларга үземне күрсәтү өчен дошманлыгым-фәләнлегемнән түгелдер. Бәлки, милләтнең үсешенә киртәләрне эзләгәндә, кайсы яктан караганда да, шул «голяма» сыйныфының иң алда кылычын тотып наданлыкны саклавын күрдекемнән, һичшиксез, аларның булулары зарарлы идеке фикере күңелемдә бик нык урнаштыгыннан, үзем белгән нәрсәне шундый милләтнең алга китүе, үсеше кебек изге эшләрдә сакларга, бердән, үзем буйсынган ислам дине киртә булдыгыннан, икенчедән, начарны яхшы, каракны тугры, зарарлыны зарарсыз итеп күрсәтергә вөҗданым риза булмадыгыннан һич олылаусыз-нисез, бары кадәре һәммәсен күрсәттем. Кайбер кешеләр, бигрәк «голяма» тарафдарлары, минем бу сүзләремне, минем аларны белмәвемә, аларның һәркөнне кылып тора торган яхшылыкларын күрмәвемә юрау ихтималлары бардыр. Ләкин бу хатадыр. Һәм бик зур хатадыр. Үземезнең өй тарихымыз теркәлә башлаганнан бирле, атам-анам тарафы мулла була килмеш улдыгы кебек, үзем дә шундый «голяма» кайный торган «казан»да укыдыгымнан, башка тормышымда да алар берлә катышуым бик күп булганга, алар хакында минем язган сүзләрем бик белеп, бик озын тәҗрибәләрдән соң язылганга, хата булу ихтималы бик ерактыр. Мин һәр эштә «голяма»ның алга китешкә киртә икәнен күргәч, милләтне тәрәкъкый17 иттерәсемез килсә, аны башка милләтләр арасына кертәсемез килсә, аңа киртә булган «голяма» сыйныфының сүзенә илтифат кылмаска, үземезнең ыштан алудан башлап кыз бирү, угыл өйләндерү, самавыр төзәттерү эшләремезгә кадәр катышуларын бетерергә тиешлегенә һәм аларның сыйныфларына бер артыклык (привилегия) бирмәенчә, кешесенә күрә генә эш йөртеп, халкыбызның алар хакында урнашкан фикерен үзгәртү кирәкле уена йиттем.

Минемчә, хәзер тәрәкъкый өчен иң кирәкле эш үземезне шул голяманың тәхет коллыгыннан коткарып, һәр хәрәкәтемездә хөр булмактыр. Шуннан соң безнең эшләремез рәткә китсә китәр. Әмма ул «голяма»ның кәкре-бөкре фикере берлән һәм голяманың ул кадәр мин-минлеге берлән еракка китә алмавымыз һәммә кешегә мәгълүм бер эштер. Испания кебек дөньяның иң бай, мәдәнияткә иң сәләтле кыйтгасының бу көнге дәрәҗәдә калуына, Бохара кебек шулкадәр төзек бер мәмләкәтнең иң түбән, иң начар дәрәҗәдә булуына «голяма»ның кәкре-бөкре, черек фикерләрен үзләренә юл күрсәтүче итеп тануларыннан башка бер сәбәп юктыр.

Һәр диндә, һәр халыкта «дин голяма»сы исемендәге халыкның манигы тәрәкъкый18 икәнлеге исбат ителгән бер хакыйкать булгач, безнең голямамыз гына ул гомуми кагыйдәдән чыкмаячаклардыр. Шуның өчен без хәзер аларның сүзләренә илтифат кылмаенча хәрәкәт итик. Без аларны, приговор биреп, үлегемезне күмәр, туганымызга исем кушар өчен билгеләгәнмез. Һәм аларга шуннан үтәрлек бер хак бирергә хакымыз да юктыр. Бирсәк тә, үземезгә аннан зарардан башка нәрсә булмаячактыр.

Манигы тәрәкъкыйның икенчесе мәдрәсәләремезнең, мәктәпләремезнең юклыгы һәм дә барларында укыла торган гыйлемнәрнең эшкә яраксыз бер чепухалар булуы вә мәдрәсә-мәктәп эшләренә әһәмият бирмәвемездер. Моның да сәбәбе баягы голямаларга ышануымыздан һәм дә, аларның шул эшне эшләргә сәләтле түгеллеген белә торып, шулкадәр мөкатдәс эшләрне аларга тапшыруымыздандыр. «Тәрбия ни? Уку ни? Укыту ни?» икәнлеген белмәгән кешеләргә шул эшне тапшыру һәм көлке, һәм кайгылыдыр. Бу мәсьәләне уйлаганда, һәрвакыт минем хәтеремә русларның иң бөек мөхәррирләреннән, иң зур психологларыннан Тургеневның «Все это было бы смешно, когда не было бы грустно» дигән сүзе исемә төшә дә, бу эш хакында шуннан да мәгънәле сүз әйтергә таба алмаенча, телемдә шул шигырьчекне әвәләндерергә тотынам. Мин бу мәсьәлә хакында еглыйм да, көләм дә. Ләкин һичберсеннән файда чыкмадыгы кебек, миннән соң килә торган яклаучыларга егларга да, көләргә дә бер эш булсын өченме, мәсьәлә һич үзгәртелгәнлеге юклыгыннан башка, аның хакында уйланганы да бик аздыр.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3