Мин боларны белмим. Имеш-мимеш юктан тумый, билгеле. Бәлки, ул сүзләрдә дөреслек тә юк түгелдер Чыннан да, бүгенге эшмәкәрләр тапкан миллионнарын чүлмәктә саклап тотмыйлар. Хәзер, күршекәем, иң отышлы бизнес теләсә нәрсәдән акча ясау.
Мин шуннан куркам, Рәсәйнең бүгенге хәле узган гасырның утызынчы елларында Германиядә булган хәлләрне хәтерләтә
Мин, хөрмәтле күршем, сәясәткә кагылмаска тырышам.
Сез безнең шикелле бушка ләчтит сатып йөрмисез. Сез, яһүдләр, сәясәтне астан хәрәкәткә китереп торасыз, диде Габдрахман һәм шунда ук «яһүд» сүзенең ычкынып китүенә үкенеп куйды.
Без эшлибез. Ялкау яһүдне күргәнең бармы синең?.. Яисә эшнең рәтен белмәгәнне?.. Без, эшкә урнашу белән, иң башта вазифаның файдалы һәм файдасыз якларын җентекләп тикшереп чыгабыз. Иң кирәкле сотрудник булуга ирешкәннән соң, җитәкчене үзеңнеке итү ягын карыйбыз. Туры әйткәнгә хәтерең калмасын, күзәткәнем бар: сез, татарлар, куштанланып, урыс файдасына бил бөгәсез, ялагайланасыз, шовинистлар җырын җырлап ярашырга тырышасыз. Ә без, җаен табып, аларны үз файдабызга эшләтәбез. Безнең берничә меңьеллык гыйбрәтле тәҗрибәбез бар бу өлкәдә Шул ярдәм итә.
«Бу нигә болай чишелеп сөйләшә башлады әле?..» дип, Рахманкулов бераз шикләнеп тә куйды. Шуннан соң, «Бәйрәм ашы кара-каршы» дигәндәй, ул да серен ачты:
Мин дүрт елга якын фәнни институтта диңгез флотын оештыру һәм аның белән идарә итү бүлегендә баш белгеч булып эшләдем. Бүлектәге биш кешенең икесе вафат. Без өчәү калдык. Сер итеп әйтәм, алар икесе дә синең милләтеңнән иде. Шулар, эшне астыртын гына, капиталистларча оештырырга димләп, мине дә, үгетләп, үз компанияләренә чакырдылар. Сәламәтлегем начар булу аркасында, корабларны приватизацияләүгә катнаша алмадым. Хәзер шулар кулында илледән артык иң яңа, иң кыйммәтле океан лайнеры. Тораклары «Никулин тавы»нда. Монте-Карлода виллалары. Шул чакта йөрәгемә операция ясатырга ятмаган булсам, мин дә бүген кишер утыртырга түтәл казып йөрмәс идем. Мин, күршекәем, сине круизга кем җибәргәнлеген барыбер беләчәкмен. Мин инде аны чамалыйм да Вакыт кына әрәм. Курыкма, бир син аның телефонын. Кемнән алганымны беркем белмәячәк! Татарда «Күрше хакы Тәңре хакы» дигән изге канун бар. Бу тәңречелек чорыннан калган закон. Без аны нык хәтерлибез Турысын әйт: Америкада, яисә Израильдә яшәүче туган-тумачаң оештырдымы синең диңгезгә чыгуыңны?
Евгений Моисеевичның хәтере кырылды:
Син, дустым, урысларга ияреп, болар эшне гел Израиль аша гына эшлиләр дип гаеплисең. Дөрес, дусларым минем Америкада да, Израильнең үзендә дә бар. Әмма аларның бу эшкә бернинди катнашы юк. Тынычлан. Мине круизга «Коммерсантъ» нәшриятының спонсоры Лебедев җибәрә. Аңа реклама кирәк. Шул максат белән җибәрә ул мине
Владлен Семёновичмы? Ул җибәрәмени?! Аның телефонын ачыклау берни тормый.
Син аны беләсеңмени?
Белмәскә. Без аның белән ун елдан артык бер пароходчылыкта эшләдек. Ул кораб төзү факультетын тәмамлаган иде. Шунлыктан башта йөзү эшенә эләгә алмады, пароходчылыкта комсомол оешмасын җитәкләде. Аннан соң партком секретареның урынбасары булып утырды. Мисыр белән Израиль сугышы вакытында Лебедев пассажир флоты белән идарә итә иде. Сер саклау максаты белән яһүдләрне җитәкчелектән алып ташлагач, ул эшсез калды. Минем фәнни институтта эшләгән чак иде, Владленга Союзморниипроектка7 урнашырга ярдәм иттем.
Үзен белгәч, телефоны да бардыр бит синдә? Нигә юкка башымны катырасың?
Бар барын, ләкин искерде Союзморны күптән яптылар. Ул, белүемчә, өч бүлмәле кетәген дә күптән ташлап киткән. Димәк, хәзер аның телефоны да башка булырга тиеш.
Әйттем бит, аның бу телефонын бирергә ярамый дип Син минем бугазыма пычак терисең Бераз икеләнеп торганнан соң, Швед блокнотына лайнер хуҗасының телефонын язды да, ертып алып, Габдрахманга сузды. Белсә, җанымны алачак Син Мәскәүгә кайтырга җыенмыйсыңмы? Әйдә, мин берүзем, сөйләшеп кайтырбыз.
Рәхмәт, әлегә юк. Гаилә килгәнче, азрак кыймылдап калырга кирәк
Бүген җомга көн. Шимбәдә дачага кызы Кәримә киләчәк. Соңгы атнада җирнең ашламасын аяусыз суырып торган каеннарны кисү турында каты бәхәс бара иде. Килү белән, Кәримә каеннарын барлап чыгачак. Шушы көннәрдә Мәрьямне дә хастаханәдән чыгарырлар, шәт?.. Ул килсә, иртәнге сәгать унбергә кадәр кадак кагу, юнышу катгый тыелачак. Алар килгәч, җир казу да туктатылачак. «Йөрәге авыру кешегә авыр эш башкарырга ярамый» диеләчәк. «Күршеләрне көлдерү»дән куркып, тирес ташу да бетәчәк
Хезмәтне ак һәм кара эшкә бүлү гадәткә кергән. Томаналык түгелмени инде бу, йә? Ләззәт биргән эш һәр очракта ак һәм изге. Шунлыктан Габдрахман җир эшләрен хатыны юк чакта, ялгызы калганда башкарырга тырыша иде.
Менә бүген дә ул бакчасына, сыер фермасы тиреслегеннән бер «уфалла» ашлама алып кайтып, казыйсы җиренә таратты Аннан, көрәген үткенләп, эшкә кереште.
4
Евгений Моисеевичны озаткач, Рахманкулов кабат түтәлен эшкәртергә тотынды, әмма, ни хикмәт, эшенең бөтен тәме югалып өлгергән иде инде. Күршесенең диңгезгә чыгарга әзерләнүе аны тәмам әсәрләндереп, алгысытып ташлады. Аяк-куллары җир казуда, ә күңеле белән ул күптән Одесса ярлары буенда, диңгездә, ерак яшьлек елларында йөри иде инде
Өмет. Шул өметнең яшерен бер эчке мәгънәсе, тынгысызлыгы. Менә нәрсә иде аның күңелендә. Әле бүген иртән, түтәлне казый башлаганда, җир казу яшәешкә мәгънә, тәм биреп тора иде. Дин Адәмне: «Балчыктан яратылган», дип аңлата. Шулай булмаганда, җир сине шушындый тылсымлы көч белән чокынырга тартыр идеме икән?.. Мәңгелеккә омтылу шул ук кара туфракка ашкыну түгелме? Бу тартылу җир-туфракның куенына кереп тынычлану белән генә тәмамланмыймыни? Томанлы зәңгәр чиксезлектә дә тынгы юк бит. Диңгездә дә шул ук кара туфракка басып йөрүне сагынып җирсү Ә алай булгач, диңгез-океаннар киңлегенә омтылу кайдан килә? Диңгез чакыруы җир тартуыннан да көчлерәк микән әллә? Моны аңлавы чиктән тыш читен. Габдрахман көрәген баскыч астына илтеп яшерде дә каен төбендәге утыргычка аркасын терәде
Лебедев диген Лебедев Габдрахманга, чынлап та, бик яхшы таныш, хәтта, кем әйтмешли, кирәгеннән артык дәрәҗәдә таныш иде. Әлеге фамилия аңа әле үзе дә чын-чынлап төшенеп җитмәгән ымсындыргыч серләр яшереп тора кебек иде
Бераз уйланып торгач, ул, куен дәфтәрен алып чыгып, күршесе биргән телефон номерын җентекләп барларга кереште. Блокнотта язар урын калмагач, Габдрахманның иң кирәклеләрен яңадан күчереп яза торган гадәте бар иде. Шулар арасында Лебедевның фәнни институттагы номеры да теркәлгән булып чыкты. Тәкъдир шушы түгелме икән? Блокнотта да аның зәгыйфь эзләре сакланган ич әнә
* * *
Лебедев белән сөйләшү уе, баш миенә каккан кадактай, бер генә минутка да онытылып тормады. Габдрахман әле йокының караңгы билгесезлегенә чумды, әле, уянып китеп, кабат шул кайгы-хәсрәтләрдән арындыручы төнге рәхәтлек кочагына кайтырга теләп, көн яктырганчы бимазалануын дәвам итте. Ниндидер яңалыкны көтү, бәлки, аның канына сеңгәндер. Ни дисәң дә, Рахманкулов нәтиҗәсез көтүчеләр җәмгыятендә яши. Юк, аның көтүе, ерак бабалары яшәгән дәверләрдәге кебек, меңләгән баш мал көтүен карау мәшәкатендә түгел. Шушы көнгә кадәр ул, көтүдәге сарык хәлендә, совет халкына коммунизм килгәнен көтте. Тик менә аны якынлаштыру нияте белән миллионнарча гомерләр корбан ителсә дә килергә теләмәде коммунизм дигәннәре. Ә хәзер ул хакимият вәгъдә итеп торган пенсия артуын көтә. Билгеле, көтүнең бусы да юкка булачак. Әмма, гавамнан күрмәк, күмәк көтүгә иярми чараң юк
Йокысыз төн озакка сузыла. Ниһаять, таң атты. Ятагыннан тору белән, чәй дә эчеп тормыйча, Габдрахман каравыл йортындагы бердәнбер телефонга юл тотты. Ятып калганчы атып калырга кирәк.