Рахмани Равиль - Кыпчак кызы / Кипчакская дочь стр 2.

Шрифт
Фон

Татарстанның нефть төбәге дип йөртелгән көньяк-көнчыгыш районнарында яшәүче язучылар нефтьчеләр тормышына багышланган әсәрләр иҗат иттеләр. Ул әсәрләрдән социалистик ярыш, әшәке искелек белән тәти яңалык көрәше, системаның халыкка бәхет, муллык, рәхәт тормыш юлын күрсәтеп торуын сурәтләүдән тыш нәрсә табып була икән? Дөрес, нефть чыгаручылар тормышына багышланган әсәрләрдә дә сюжет каһарманнары адәм балалары. Адәм баласының шәхси тормышы кайгы-хәсрәтләре, өметләре, көнкүреш авырлыклары, кичергән газаплары ул чорда язылган әсәрләрдә чагылырга тиеш иде. Әсәрләр социалистик реализм иҗат кануннарына нигезләнеп язылган булганлыктан, аларда тулысынча диярлек хезмәт, ярыш, җыелышлар, коммунизм төзү юлындагы бөек көрәш чагылып торды. Шунлыктан совет чорында язылган китапларда адәм баласының рухи дөньясы, аның кайгы-хәсрәтләре, ирексез, хокуксыз, киң дөньяны күрүдән мәхрүм яшәеше турында мәгълүматлар юк диярлек. Вакыйгалар сурәтләнгән, әмма әсәрдәге вакыйгалар ярдәмендә генә шул чорның реаль күренешен күз алдына китерү мөмкин түгел. Авторның чынбарлыкны партия карарлары таләп иткән ясалма күренешләргә тәңгәлләштерүе ул чорда язылган әсәрләрнең һәммәсендә диярлек очрый. Бүген шул чорның реаль сурәтен яктырту мөмкинлеге бармы? Булган очракта андый хезмәт безгә нәрсә бирә? Совет чорының төгәлсезлекләрен, ГУЛАГ2 лагерьларын, социалистик ярышта физик һәм рухи имгәнүләрне, бәлки, тизрәк онытырга кирәктер? Бүгенге тормышта да михнәтләр җитәрлек бит

Туган туфрагыбыздан нефтьне ничек суырулары турында табигать сөйли ала. Табигать ялганлый да, яраша да белми. Республикабызның көньяк-көнчыгышындагы экологиягә карап, без узган чорның төгәл сурәтен күз алдына китерә алабыз. Социалистик ярыш чорының реаль тарихы Әлмәт шәһәре җирлегенә, аның төзелешләренә, архитектурасына, хәтта яшәү тәртибенә дә язылып калган. Бер генә мисал: Әлмәт мәчете үзенең күркәмлеге белән Татарстанның үзендә һәм, Рәсәйдә генә түгел, Җир шарының барлык кыйтгаларына таралган ислам архитектурасында да лаеклы урын алырлык бина. Мәчет сокланырлык матур, әмма Әлмәтнең үзәк урамыннан барганда, аны шәһәрнең тимер йодрыгы Эчке эшләр идарәсенең мәһабәт бинасы каплап тора. Милиция идарәсен узгач кына, Ризаэддин Фәхретдин исемендәге мәчетнең кояшта күзнең явын алып, балкып торган гөмбәзләрен һәм җиденче кат күккә омтылган зифа манараларын күреп соклана аласың. Шәһәрнең һәр ноктасыннан күренеп торган урынында озакламый гараж комплексы сафка басачак һәм тиздән, бу шәһәрнең иң отышлы урынын биләп, чиркәү балкып торачак.

Татарстанның көньяк-көнчыгышын мин биш ел җентекләп карап, өйрәнеп йөрдем. Һәр күренешнең каян, ничек барлыкка килүенең, нигә андый булуының серен ачарга омтылдым, аңларга тырыштым. Чекерәеп күзгә ташланып торганы: республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге күп, бик күп биргән, аз, чиктән тыш аз алган. Төбәк күп эшләгән, шактый имгәнгән, арыган, реаль йөзен югалткан, урыслашкан. Аңа үз мәнфәгате белән шөгыльләнергә, үз кирәгенә эшләргә, үзе өчен яшәргә ирек бирмәгәннәр. Кысканнар мескенне, талаганнар.

Әлмәт төбәгенең кара алтынын суырып алып каядыр озатучылар кемнәр алар? Элек партия-хөкүмәт иде. Ә бүген кем? Халык коммунистлар чорында да ярым ач, ярым ялангач иде. Бүгенге көндә тагын да авыррак хәлдә Чишмәләр пычранган, җир җәрәхәтләнгән, сулый торган һава газ белән аралашкан. Бүгенге көндә Әлмәт төбәгенең табигатен тергезергә, аякка бастырырга тырышалар. Бу изге эш күзгә күренеп тора. Әмма бу эш бик күп көч сораячак Сынган сәламәтлекне кире кайтару ай-һай авыр шул

Сыек йөк ташучы кораб-танкерда эшләгәндә, мин Әлмәт төбәгеннән чыккан җир канын кайларга гына ташымадым! Җир шарында биш кыйтга. Шуларның һәммәсенә диярлек илтеп тапшырыла иде газиз төбәгебездән чыккан җир мае. Хәтта Антарктидага, анда кит аулап йөрүче флотилиягә, андагы илле-алтмыш градуска җиткән зәмһәрир суыкларында яшәп эшләүче галимнәрнең торакларын җылыту өчен, андагы техниканы хәрәкәткә китерү өчен тотыла иде Әлмәт нефте. Бусы аз гына бер өлеше. Бабаларыбызның сөякләре астыннан суырып чыгарылган сыек алтын акчасына корал ясала, ул корал планетаның кайнар нокталарына җибәрелә. Кара алтын шулай ук кан коелган чит төбәкләрдәге танкларны хәрәкәткә китерә, самолётларны очырта, эре калибрлы тупларны позициягә илтә, су асты көймәләрен йөртә, крейсерларның, линкорларның турбиналарын эшләтеп, океан киңлекләрен айката. Бу гамәл безгә кирәкме?

Әлмәттә, түрәләргә ярашып, бераз яшәп киткән бер язучы безнең төбәк нефтен «Хәзинә» дип атаган. Хәзинәнең һәр очракта хуҗасы була. Аны кеше кулы тидертмичә саклыйлар. Әлмәт нефтен Татарстанның хәзинәсе дип атау чынбарлыкка туры киләме? Әлмәт нефтен, «туган туфрагыбыздан талап чыгарылган ганимәт-трофей» дисәк, дөресрәк булыр иде. Бәлки, бу турыда язарга, матбугатка чыгарга, империянең җинаятьләрен фаш итәргә кирәктер? Бу турыда урысның бик әйбәт әйтеме бар: «После драки кулаками не машут» «Поезд ушёл»

Совет чорының кытлык елларында Әлмәт нефте совет халкын ачлыктан коткарып тора иде. Бу язманың авторы күп еллар нефть акчасына сатып алган ашлыкны, корабларга төяп, ташып йөрде. Шушы хакыйкатьне ул чорда теш-тырнак белән матбугатка чыгармаска, халыкка белдертмәскә тырышалар иде. СССРдагы «Бөек коммунизм төзелешләре»нең һәммәсенә диярлек, иң беренче булып, нефть акчасы килеп эшли башлый иде.

Кайларда гына йөрмәсен, нәрсә генә күзәтмәсен, язучының төп дикъкате адәм балаларының язмышларында, аларның бәгырькәйләрен әрнеткән проблемаларда булырга тиеш. Минем күп гомерем урыс арасында, украинлылар җирендә, чит илләрдә йөреп үтте. Шуңа күрә чагыштыру мөмкинлегем бар. Җир шарында яшәүче халыклар арасында итальяннарны җырга, музыкага оста, сәнгатькә хирыс халык, дип атап йөртәләр. Биш ел Әлмәттәге концертларга йөрим, телевизор карыйм, мәҗлесләрдә катнашам. Җыр, бию, нәфис сүз өлкәсендә әлмәтлеләр итальяннардан һич тә калышмыйлар. Бәлки, әлмәтлеләр көчлерәктер дә әле Юбилей кичәләрендә, банкетларда, гомумән, дус-иш җыелган җирдә профессиональ җырчы, дипломлы музыкант белән ярыша алырлык талант булмаган очракны хәтерләмим диярлек. Туган төбәгем Әлмәт җирендәге талантлар белән мин дә горурланам.

Нефть чыгару эше авыр һәм җаваплы. Бу эштә баш та, кул да, сәләт тә, талант та, егәрлек тә бергә укмашырга тиеш. Талант һәр эштә, һәр тармакта кирәк нәрсә. Ә инде сәләткә һәм тырышлыкка килсәк, нефть чыгару эшендә кеше бу сыйфатларны соңгы тамчысына кадәр сыгып чыгарырга тиеш. Әлмәт нефть табылган яңа төбәкләргә җибәрерлек осталар тәрбияли белүе белән дә, оештыручы җитәкчеләре белән дә данлыклы. Соңгы елларда Әлмәт белгечләре чит илләргә китеп тә эшли башладылар.

Нефть чыгаруда тәрбияләнгән кешеләрне җентекләп күзәтеп йөрим. Дөрес, иң өстә утыручы җитәкчеләр белән аралашу, аларга бәя бирү җиңел эш түгел. Алар турында күп язылган. «Татнефть» җитәкчеләренә багышланган әсәрләргә хас бер уртак сыйфат: аларның оештыру сәләтләре күкләргә күтәреп сурәтләнә, ә шәхси тормышлары, гаилә, нәсел тарихлары, адәм баласына хас нечкәлекләр күп очракта күләгәдә калдырыла. Белүебезчә, геройның эчке, рухи кичерешләрен, аның кешелек сыйфатларын ача алмаган язма әдәби әсәр була алмый. Мин озак вакытлар җитәкчелек оркестрындагы төрле инструментларда уйнаучы талантлы профессионалларны күзәтеп йөрдем. Шулар арасында бигрәк тә Шәһит Лотфулла улы Таипов шәхесе игътибарымны җәлеп итте.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3