Балам, диде хәзрәт, ризалык бирмәскә тырышачагыңны беләм. Синең чын күңелдән яраткан, әнкәң белән мин дә ихтирам иткән егетеңнең кинәт вафатыннан соң сиңа ничек авыр икәнен без аңлыйбыз. Сине сорап Бишкурай мулласы Лотфулла хәзрәт килгән иде. Без аңа, киләсе атнага кичкә кадәр уйлашырбыз, кызыбызның ризамы, түгелме икәнлеген ачыкларбыз, дип сүз бирдек. Кызым, без синең бәхетле булуыңны, рәхәт яшәвеңне телибез. Әнкәң белән дә, туган-тумачалар белән дә җентекләп киңәшкәч, син ул кеше белән татулыкта яши алырсың, дигән фикергә килдек. Лотфулла хәзрәт бик тә затлы нәселдән. Буйга-сынга да матур. Галим кеше. Сабыр, тыйнак, тырыш. Йорты зур, иркен, абзар-курасы төзек, маллары җитәрлек. Иншалла, син уңган кыз, Лотфулла хәзрәт белән көйгә салынган хуҗалыкта, үз иркегезгә яшәп, бәхетле гаилә кора алырсыз, дип ышанабыз. Дөрес, бәхет Аллаһы Тәгалә кулында. Тормыш тәҗрибәсе шуны аңлата. Ходай бәхетне изге юлдан баручыларга бирә. Аңла, кызым, без сине ирексезләмибез. Баш тартсаң, рәнҗебрәк булса да, сине бу кешегә бирмәбез. Атна кич аның белән бергәләп сөйләшербез. Чәй вакытында, кызым, син табынга чәкчәк кенә кертеп чыгарсың. Ул сине күрсен, син дә аны күр. Без сиңа уйларга, ниятеңне ачыкларга вакыт бирәбез. Акылыңа вә безнең киңәшкә таянып эш итәргә тырыш. Тойгылар еш ялгыша. Бигрәк тә синең шикелле яшь кызларның тойгылары. Акылыңа ышан. Аллаһы Тәгалә сине андый затлы сыйфаттан мәхрүм калдырмаган.
Әткәсеннән соң кызны әнкәсе үгетләргә тиеш иде. Хәсәнәнең әле дә хәтерендә, әнкәсе аны кысып кочаклады да тыелып кына елый башлады.
Мин дә сиңа, балакаем, бәхет телим, диде ул күз яше аралаш. Әткәң әйтә, Лотфулла хәзрәт бик тә әйбәт кеше, ди. Әткәң яхшы кешене начардан аера белә. Бу эштә аның ялгышканын хәтерләмим. Минем дә ата-бабаларым җиде буынга кадәр руханилар. Әткәң шушы дин әһелләре шәҗәрәсен синең аша дәвам иттерергә хыяллана. Беләм, унсигез яшемдә утыз яшьлек ирләр миңа да өлкән күренәләр иде. Хатыннар ирләрдән иртәрәк картая. Гомерләрегез озын булсын. Алла боерса, җиде-сигез елдан яшь аермасы сизелми башлар. Әткәң дә миннән тугыз яшькә өлкәнрәк. Ул әле төскә миннән яшьрәк тә күренә. Без сине мәҗбүр итмибез. Бәхет кенә телибез. Аллаһы Тәгалә ни язган булса, шул булыр. Йа Хода, мәрхәмәтеңнән ташлама!
Шулай йомшак итеп, яратып аңлатулары Хәсәнәне күндерде. Ул әткә-әнкәсе үгетен инкяр итәрлек дәлил таба алмады. Ышану булдымы икән бу, әллә әткә-әнкәсен чиксез яратып, ихтирам итеп яшәү шаукымы шулай күндердеме? Зинһар, бирмәгез мине, бирмәгез ул күрмәгән-белмәгән кешегә, дип әйтергә Хәсәнәнең батырлыгы җитмәде.
12
Лотфулла хәзрәт киләсе көнне Хәсәнәнең чәчен әнкәсе үз кулы белән тарап үргәч, кызының толымына үзенең әбисеннән калган чулпысын такты. Мәкәрҗәдән кайткан зәңгәр ефәк күлмәген кидерделәр. Муенына гәрәбә төймә тагып, беләгенә көмеш беләзек кидерткәч, әнкәсе кызын кочаклап елап алды. Татар, кунак килгәндә, туйга барганда, киенүне «киенү-ясану» дип атый. Кичке уенга чыкканда, Хәсәнә элек тә, гәрәбәсен тагып, көмеш беләзеген кия иде. Толымына көмеш тәңкәләр һәм ахаклар белән бизәлгән авыр чулпыны исә гомерендә беренче тапкыр тагуы иде. Киенеп-ясангач, бүгенге очрашуның чиктән тыш җитди вакыйга икәнлеген кыз, ниһаять, аңлый башлады
Чәкчәк китергәндә, кияү булачак кешене ничек тә күреп калырга кирәк. Хәсәнә чәкчәк куйган көмеш подносны сәкедән алып күтәрде. Хәзер аны табынга илтергә кирәк. Әйтерсең олтанын идәнгә кадаклап куйганнар. Беренче адымны ясау шундый авыр, катлаулы иде. Татар кызы үтисе кагыйдәләр ифрат четерекле. Шул кагыйдәләрнең үзәгендә әдәп саклау ята. Көндәлек тормышта кагыйдәләр үтәлеп килсә дә, бүген Хәсәнә, үзен үзе ничек тотарга белмичә, югалып торды. Ниһаять, ул, чәкчәк тотып, түр бүлмәгә керде. Әнкәсе самавыр янында чәй ясап утыра. Түр якта, ишеккә каршы, Хәсәнәнең язмышын үзгәртергә ниятләп килгән кеше. Күз карашын чәкчәктән аерып, булачак кияүнең йөзенә карарга, аның буй-сынын күзәтергә Хәсәнәнең кыюлыгы җитмәде. Ярәшергә килгән кешенең ак ефәк чалмасын, сары ука белән читләнгән яшел чапанының киң якасын һәм ачык изүен генә күрә алды.
Чәкчәкне табынга куйгач, ишектән чыгып китәр алдыннан, Хәсәнә табын ягына борылды. Аның күзләре кинәт Лотфулла хәзрәтнеке белән очрашты. Сирәк очрый торган озын, куе керфекле коңгырт күзләрдә бу кешенең хәләл җефетенә күрсәтәчәк мөнәсәбәте сурәтләнгән кебек тоелды. Килен булып төшәсе кыз әлеге күз карашына язылган сүзләрне болай юрады: «Мин сине күрү белән яраттым. Ышан миңа. Өйләнешкәч, мин сине өрмәгән җиргә дә утыртмам, назлап, хөрмәтләп яшәтермен. Яшебезнең арасы байтак. Син курыкма, минем йөрәгем яшь әле. Тойгыларым кайнар, ихтирамым ихлас. Риза бул, чык миңа кияүгә! Ант итә алам, соңыннан беркайчан да үкенмәссең»
Бары тик кыска бер мизгелгә сузылган күз карашы хәл итте Хәсәнәнең ризалыгын.
Сөнгатулла хәзрәт гаиләсендәге мөнәсәбәтләрне белмәгән кеше, Хәсәнәне ирексезләп кияүгә биргәннәр, дип уйлар иде. Бәлки, хаклы да булыр иде. Кызга мәхәббәт хисе гаилә корып яши башлагач килде. Ул шушы изге җан белән кавыштырулары өчен әткә-әнкәсенә рәхмәтле иде. Саф күңелле, йомшак мөгамәләле иде Хәсәнәнең хәләл җефете. Ул аңа җил-яңгыр тидертмичә, авырлыклардан, тормыш ыгы-зыгысыннан саклап яшәтте. Кешегә ярдәм итүдән ләззәт, куаныч таба белүче Бишкурай мулласын бөтен авыл халкы мәхәлләсе белән ихтирам итә иде. Хәсәнәнең ире хатынының нәрсә теләгәнен шундук сизеп ала иде. Шуңа күрә остабикәнең теләкләре һәрвакыт тормышка ашып торды.
13
Бохарада укып йөргәндә, Лотфулла хәзрәт Багдад хәлифәлегендә яшәгән Ибн Бутлан исемле галимнең язмасына юлыккан. Анда төрле кавемнәрнең хатыннарында нинди сыйфатлар булуы турында язылган булган. «Төркиләрнең хатын-кызлары аш-суга оста, ирләренә тугрылыклы, тудырган-тапкан балалары һәрвакыт таза, зирәк була. Гаиләдә җылылык, тынычлык саклауда алар белән ярышырлык башка кавем хатыннарын белмим мин», дип язып калдырган иде гарәп галиме. Лотфулла хәзрәт, Хәсәнә белән яши башлагач, Ибн Бутланның сүзләре хак икәнлегенә төшенде.
Утызынчы еллар башында Таиповлар гаиләсендә биш бала уйнап йөри иде. Шул балалар белән бергә бу йортта җылы куанычлар, алдагы тормышка канатлы өметләр яши иде. 1937 елны хәзрәтне алып киткәч, аларның барысы да бер көн эчендә җимерелеп юкка чыкты. Хәсәнәгә куанычлар, өметләр Лотфулла хәзрәткә ияреп киткән шикелле тоелды
Беренче тапкыр кулга алынгач, Хәсәнәнең ире өч елдан кире әйләнеп кайтты. Сөргендә Лотфулла хәзрәт урман кискән. Башта ул урман кисүчеләрнең балта-пычкыларын үткенләп торган. Шул чакта ул куак артында яшеренеп намаз укырга да җаен тапкан. Тоткыннар арасындагы шымчылар Таиповның бу «җинаятен» башлыкларына җиткергәннәр. Хәзрәтне, авыр бүрәнәләрне күтәреп, урман эченнән юл буена чыгаручылар төркеменә билгеләгәннәр. Бер тапкыр авыр бүрәнәне алты кеше куелыктан юл буена күтәреп чыгарган. Җиргә ташлаганда, башкалар бүрәнә астыннан чыгып өлгергән, Лотфулла хәзрәт чыга алмый калган, басылып имгәнгән. Сөргеннән имгәнеп кайтканнан соң, Лотфулла хәзрәт өч ел гаиләсендә яшәп алган. Мең тугыз йөз утыз җиденче елны аны кабат кулга алганнар. Хәзер аның кайда икәнлеген беркем белми.
Әтиләре сугышта үлгәннәрнең балалары ятим кала. Рәсәй гомер-гомергә сугышып яшәгәнлектән, ятим балалар саны беркайчан да кимеми. Андыйларның ятимлеге әтиләренең сугышта үлүенә бәйле. Лотфулла хәзрәтнең биш баласы әтисез үскәнен бөтен авыл белә. Ятимме алар, әллә әтиләре исәнме? Бәлки, алар әтисез дә түгелләрдер?