Шуның белән авыл тарихында Шәйдулла солдат дигән яңа кеше барлыкка килде.
Әнисе Камәр түти яңадан ат карауга керде.
Бер елмы, ике елмы узды. Шәйдулладан тәртип белән генә хат килеп торды. Хатында ул күп сүзле түгел иде. Тик бер хатында гына сиздереп алды: аның хезмәтеннән командирлары чиксез канәгать икән. Әмма күпме генә канәгать булмасыннар, ялга җибәрмиләр. Шәйдулланың исә өзелеп-өзелеп туган авылына кайтасы килә. Тик өч кенә көнгә! Бераздан мондый хатлар ешайдылар. Шәйдулла әнисенә ялына башлады: «Әни! Нүжәли синең бер төшең дә авыртмый? Син карт бит инде. Ничә ел кәнүшнидә эшлисең. Берәр спрафкы табып, Мәскәүгә Шверниккә нүжәли җибәрә алмыйсың? Миңа бит өч кенә көн кирәк. Бик сагындым бит! Төз лапас өстен көрәдегезме? «Зоология» быел да колынладымы? Шверникнең адресы бик асат: Мәскәү, президиум. С приветом писатель Шәйдулла».
Шәйдулланың үзенә килгән хатлар исә аның сагынуын көчәйтә генә барды. Ул хатларда язылган хәбәрләр Җир шарындагы башка бөтен хәлләрдән дә мөһимрәк, кадерлерәк иде аңа. Шәйдулла хезмәт иткән заставага бервакыт мәшһүр кинорежиссёр килде. Ул күптән түгел генә Һиндстанда булып кайткан икән үзенең күргәннәрен сөйләде. Агра шәһәрендәге ак мәчетнең тарихын, аның бакчасындагы кыргый маймылларны, бер маймылның баласына конфет җитми калгач, ачудан безнең киноактрисаның оегын тырнап ертуы турында сөйләде. Солдатлар шаккатып, авызларын ачып тыңладылар. Әмма болар Шәйдулланың бер колагына керде, икенчесеннән чыкты. Чөнки моннан ярты сәгать кенә элек өеннән хат килгән иде. «Нәфисә апаңнарның да сыеры бозаулый башлады инде»
Шәйдулла сыерлар бозаулый, яз исе бәреп сулышны иркенәйтә торган салкынча кызгылт март иртәләрен хәтерләде
Шундый хатлар яза-укый, өч ел үтеп тә китте. Февральнең җәяүле буран себерә торган салкын көне иде. Көннәр инде ун сәгатькә җиткән, сыерлар бозаулый, төштән соң кояш, җәяүле бураннан талчыгып, маяклы юл артына җир белән күк тоташкан кар дәрьясына кереп югала, кар өстен кызыллык каплый, тәрәзә пыялалары бакыр төскә керә Шундый салкын, кырыс көннәрнең берсе кичкә авышканда, район юлыннан авылга таба берәү атлый иде. Шыгыр-шыгыр иткән аяк тавышы бөтен авылга ишетелгән сыман. Батып барган кояш кызыллыгында аны танып та булмый. Ләкин зур гәүдәле һәм кыска киемле мәһабәт бер ир икәнлеге бәхәссез иде.
1
Дөнья йорты, әгәр аның ахыры үлем булмаса, бик әйбәт; ахирәт тә, әгәр анда куәтле ут булмаса, әйбәт
2
Благовещение христианнарның 25 мартка туры килгән дини бәйрәмнәре. Татарлар тоткан ислам динендә бәйрәмнәр күчеп йөри. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы эшләренең вакытын татарлар христиан бәйрәме буенча исәпләп йөрүне гадәт итеп алганнар.
3
Егерменче елларда Казан химкомбинаты чыгарган исле сабын. Аның кәгазендә бик матур татар кызы рәсеме булып, «Гөлҗиһан» дип исеме дә бирелгән иде.
4
Мөселманнар кавеме яши торган йортка сәлам.