«Студентлар, медиклар, дип уйлап алды аңына килеп Әхтәм. Мине алырга килгәннәр. Ну болар имансыз халык инде. Әллә чыгып качаргамы?»
Йә, доктор, әзерме? диде егетләрнең берсе. Аннан, ак урындыкта агарып утырган Әхтәмне күреп: Ник, сез бит безгә нәкъ ун тулып ноль-нольдә керергә куштыгыз? дип, докторга сораулы караш ташлады.
Хәзергә чыгып торыгыз. Өч минуттан керерсез, диде доктор, папканы ябып һәм шприцны кулына алып. Таза егетләр сөрлегеп чыгып киттеләр. Доктор урыныннан торды.
Ну, тэк-с, молодой человек, диде ул, бармак башларын спиртлы мамык белән сөртеп. Мин аңладым. Сезнең кеше төсле итеп аек баш белән бу дөньяда яшисегез килми икән. Менә сезнең иң якын кешеләрегез сездән баш тарткан. Бер оешмадан да сезне сорап бер кәгазь дә юк. Димәк, сез берәүгә дә кирәк түгел. Шулай булгач, без нишлибез? Ул, Әхтәм янына килеп, аның уң беләген сызгандыра башлады. Шприц эченә әле сыеклык салынмаган иде. Доктор ашыкмыйча гына барып ак шкафны ачты. Шкаф эче тулы склянка, ампула иде. Үзе сөйләнде:
Шулай булгач, шулай булгач Үзе борын эченнән генә көйләде:
Шулчак ишектә тагын теге егетләр күренде. Идәндә, ыржаеп, адәм гәүдәсе көтеп, теге носилка тора иде:
Йә, доктор, әзерме? Тизрәк булсагыз иде. Безнең теге палатадан бер авыруны машинага озатасы бар. Баш врач әйтте, тиз булсын, диде.
Шулай диделәр дә ишекне яптылар, ә доктор шприцына сыеклык суырта иде, үзе һаман борын эченнән шыңшыды:
Шулвакыт Әхтәмнең тын юлы ачылып китте.
Юк! Юк! дип шырыйлап кычкырды ул. Юк! Минем яшисем килә! Мин моннан соң грамм да эчмим! Минем якты дөньяда сезнең кебек яшисем килә!
Биек ишек тагын ачылды, һәм, тыгылышып, тагын теге егетләр керделәр. Тегесе, сөйләшә торганы, әйтте:
Доктор, баш врач сездән риза түгеллеген белдерергә кушты. Кая, ник сузасыз? Үзебез ярдәм итикме? Ул Әхтәмнең беләгенә килеп кагылды.
Әхтәм исә, дер калтырап, чын йөрәктән елый иде.
Доктор! Зинһар, дим! Доктор абый! Абый җаным! Миңа яшәргә рөхсәт итегез! Чәчем белән җир себерәчәкмен! Теге гаризаларны ертыгыз! Мин кирәк әле, кирәк кешеләргә
Ул аңын җуйгандай итте.
Аңына килгәндә, беренче тойгысы шул булды: җылы, йомшак кул аның иягеннән тоткан да авызына стаканнан салкын су коя иде. Стаканнан хлороформ исе килә. Хатыны Феня икән. Ә олы борынлы доктор, йомшак елмаеп, Феняга нидер сөйли. Әһә, болай дип сөйли икән:
Менә, ханым, мин сезнең гаризаларыгызны ертып урнага ташладым. Бу егет башкача бер грамм да авызына алмаячак. Сезнең бәхет басты: бу менә дигән ир, хуҗа булачак. Тик берәр елга кадәр балага узмый торырга киңәш бирер идем. Аның организмы алкоголь белән бик тузган. Аңа ял кирәк. Бәлки, берәр айга авылга җибәреп торырсыз?
Әхтәм август аен авылда уздырды. Әнисенә печән әзерләште, бәрәңге бакчасында колорадо коңгызын җыйды, тавык кетәклеген ремонтлады, бакча капкасының баганасын яңартты. Аз сөйләште, эчү темасына кагылучылар булган җирдән тиз генә читкә тайпыла иде. Феня һәр шимбәдә, шәһәр күчтәнәче төяп, авылга кайтып йөрде, шатлыгына чик-чама булмады, кайтуга җырлый-җырлый су китерә, дуылдатып идән юа, мунча яга, парлап мунча керәләр. Йортта гел шатлык иде. Тик ире генә бер тапкыр да елмаймады, карусыз гына эшләде дә йөрде.
Ай чамасы үтте, бу атна ахырында Феня кайтып аны инде шәһәргә үз янына алып китәргә тиеш иде, Хәерниса җиңги, авыр сулаштыргалап, төенчекләр әзерли башлады. Әхтәм киткәч, бик күңелсез булачак инде аңа.
Тик Әхтәм шәһәргә Фенясы янына китә алмады. Атнакич көнне ул кичтән юкка чыкты. Җомга көн төш вакытына кадәр Хәерниса җиңги авыл буйлап сорашып йөрде, йөрәген шөбһә алды: әллә, Ходаем, тагын тегеннән тегеләр кайтып киткәнме? Җитмәсә, нәкъ ул югалган кичтә телевизордан Шукшинның «Кызыл балан» дигән фильмын күрсәткәннәр иде. Хәернисаның йөрәге парә-парә килеп телгәләнде аны караганда. Йа Хода, нишләргә? Ни булды икән? Тегеләр кайтып берәр хәл эшләмәделәрме икән?
Җомга көн төш вакытында күрше Исламгали хатыны Рәшидә аны үз коймалары янына чакырып алды.
1
Проломный Казандагы Бауман урамының элеккеге исеме.
2
ШКМ школа колхозной молодёжи. Җидееллык мәктәпләрнең авылдагы беренче исеме шулай иде. Бу мәктәпләргә колхозчы балаларын гына алалар иде.
3
Ызма (русчасы подбрюшник) брезенттан ясалган җиде-сигез сантиметр киңлегендәге тасма.
4
Саба ягы сөйләше, «Идел» дигән сүз. Зур су мәгънәсендә.
5
Учия Ватан сугышына кадәр татар халкы Казанның иске елга портын шулай атап йөртә иде. Устье елга тамагы дигән сүздән (Казан елгасының Иделгә кушылган тамагы). Җыр да бар иде: «Килә-китә, гүләйт итә учиядә парахут, мәңге сүнмәс утлар булмас, сүнәр әле бервакыт». Учия порт һәм елга, фарватер мәгънәсендә.
6
«Записки охотника» (тәрҗемә безнеке. М.М.).