Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4 стр 28.

Шрифт
Фон

1986 елның җәендә минем Кама урманчылыгында йөргәндә күргән-ишеткәннәрем.

Безне, күрше республика язучылары делегациясе белән килгәннәрне, мәһабәт урман буенда, инде кабул ителгәнчә, ак күмәч (арыш икмәге юк! Елап эзләсәң дә  юк!), пыяла савытка салынган тоз белән, милли кием, концерт, микрофон белән каршы алалар да җырлаталар, биетәләр. Боларына язучы инде риза, бу халык белән очрашу дип атала, бүген ул очрашуны тагы да заманлаштырдылар: шәһәр оешмалары авыр юан бау-канат алып килеп лысылдатып чирәмгә салганнар, без ике республика язучылары ике якка басып, шулай бау тартышып, көч сынашырга килгәнбез икән Язучыларның көч сынашуы (Руста бар, ләкин татарда бер сүз юк: разве? Татарда рәзе? Дөресе «мыни», «мени»?) Язучылар шулай көч сынашырга, шулай үз урыннарын билгеләргә калдымыни инде? Мин күз алдына китердем: Чыңгыз Айтматов мәйдан уртасына чыккан да, беләгенә чорнаган арканны ыргытып, ат өстендә чабып барган Әмирхан Еникине «алырга» тора. Бөек шәхес лейтенант Василь Быков үзенең «сорокопяткасын» корган да сугыш темасына язган безнең язучыларның дачага барган юлларын прицелга алган, ә безнекеләр тимер юлдан түгел, Аракчино урманы эченнән кешегә күренмичә барырга тырышалар, лейтенант исә кая атып карарга белми, снарядлары буш икәнен белә инде ул, ләкин бит ярышып карарга куштылар

Шулай дип хыялланып йөрим, ә без йөргән урман борынгы Чулман урманы 1978 елның 31 декабрь суыгында һәлак булган. Бичара Безнең якның горур тарихы һәм матди-рухи байлыгы кырыс, мәһабәт бер дөньясы, имән урманы һәлак булган. Ул көнне табигать безнең Ватанга карата бик рәхимсез булды шул: Арчада, Казанның Совет районында ул төнне суыклык кырык алтыга, Якутиядәге суыклык Оймяконда илле өчкә, Биектау белән Мамадышта илле икегә җитте. Имәннең дә чиге бар. Ул да табигать баласы. Әнә шул кышны йомшак агачлар исән калды, Татарстан имәннәре бетте. Кама урманчылыгы хәзер каралып утырган ул имәннәрне нишләтергә белми. Йөз яшьлек ул имәннәрне харап итмәскә иде, файдаланырга иде Урманчылык планнар арттыра, цехлар өсти, имәннән тегесен ясый, монысын ясый, әмма кара урман кешеләргә, табигатькә үпкәләп утыра. Урманчылык директоры Социалистик Хезмәт Герое Иван Захарович Иванов әйтә:

 Имәнне кисеп, егып салсаң, тагын йөз ел, ике йөз ел әле хезмәт итә. Ә болай утыргач имән харап була.

Корыган булса да, җир белән контакты бетмәгән аның, ул чери, эчтән чери. Ә без аларны кисәргә өлгерә алмыйбыз. Монда миллион куб утыра.

Мин үз эшенең остасы, профессоры Иван Захаровичны тыңлыйм, колагымда Сәмигулла тавышы:

 Имән бетте. Цехларны яптылар. Без дә бондарьлар Казанда хәзер ун-унбер генә кеше. Чөнки мичкә ясарга имән юк.

Урманнар нәкъ кешеләр кебек. Халык моны күңеле белән электән үк сизгән, ахры. Ирләрне гел имән тамыры белән чагыштырганнар. Ирләр үсә торган, сугышлар чыгып аларны кыра торган. Кара инде соңгы йөз, ике йөз ел эчендә генә: рус-француз сугышы, Кырым сугышы, рус-япон сугышы, Беренче империалистик сугыш, гражданнар сугышы, акфиннар белән сугыш, Бөек Ватан сугышы, Япония белән сугыш күпме ирләр, күпме егетләр кырылган! Ирләрне әйтерсең лә турау өчен парникта, теплицада махсус карап үстерәләр. Монда ниндидер бер явыз закончалык эш итә

Баксаң урманнар да шулай икән. Унтугызынчы гасырның кырыгынчы елында, ди И.С.Тургенев, «котчыккыч суыкларда декабрь ахырына кадәр кар төшмәде; яшеллек дөньясы үлде һәм бу рәхимсез кыш менә дигән бик күп имән урманнарын харап итте. Аларны алыштыру кыен: җирнең җитештерү көчләре, күрәсең, фәкыйрьләнә; аерым билгеләр белән бүлгәләнгән бушлыкларда элеккеге затлы агачлар урынына хәзер үзеннән-үзе каен белән усак тишелеп үсә; бездә исә урманны башкача үстерә белмиләр»6.

Әйе, безнең буынның күз алдында гына да ике тапкыр каты салкыннар булып (беренчесе Фин кампаниясенә 1939 ел кышына туры килде), һәр икесендә дә имәннәр кырылды.

Безнең буын күз алдында гына да өч сугыш узып, анда күпме-күпме таза ир-егетләр кырылды. Алар урынына Сәмигулла малайлары үсеп чыкты.

Сәмигулла белән сөйләшкәнне хәтерләсәм, мин шулар турында уйлыйм.

Гомеренең соңгы елларында: «Мичкә ясарга имән юк», дип зарланды ул, бичара.

Хәер, Сәмигулла үзе дә дөньяда юк инде хәзер.

III

Иртә торып тышка чыксам,
Сөяләм баганага;
Нишләтермен бу башымны,
Әйләнсә диванага?
Халык җыры

Трамвай бик озак барды, яшь кыз тәҗрибәсез, һәр кызыл утка көйләп килә дә туктый, килә дә туктый. Карт-коры (иртәнге ун белән унике арасында шәһәр транспорты картларныкы) трамвай туктап озаграк торса, йөткеренә башлый. Димәк, мондый коры йөткерү һич тә суык тиюдән яки авырудан түгел, бары тик нервлар эшчәнлеге генә. Ә трамвай гел туктады, гел көтте. Бераздан Энҗе үзенең дә йөткергәләп алуын сизде. Үзе белми дә икән. Шәһәр транспорты кеше характерын өйрәнер өчен искиткеч мәйдан, лаборатория. Энҗе соңгы ике елда, социологлар группасында йөреп, «дөньяны өйрәнде». Шуннан бирле һәр кешегә ул бары тик «гыйльми материал» дип кенә карый башлады. Үзе моннан читенсенә, кешегә алай карарга ярамаганлыгын белә, ләкин ни хәл итәсең? Йә, кызык түгелмени? Синең белән берәү трамвай эчендә кысылып, сыңар аягына басып бара, газаплана, аның үткен почмаклы портфеле синең тез астыңны каезлый икеңә дә читен. Асылынып барасың, кулъяулыгыңны кесәдән алып борын сөртерлек тә мөмкинлек юк. Ләкин шул вакытта синең янда гына бер урын бушый төшәр вакыты җиткәч кенә, бер яшь егет яки кыз олы кешегә урын тәкъдим итә, «ихтирамлы кеше» булып вагоннан чыга. Ә теге синең тез астыңны портфель белән кыргычлаган юан гәүдәле абзый (яки авыр хуҗалык сумкасы күтәргән апа) теге урынга ларыс итеп утыруга (трамвай иңеп ала!) сумкасын яки кесәсен актарып талон ала да сыңар аякта басып, сыңар кул белән тотынып-асылынып барганда сиңа талон бирә. Бер янчык ихтирамлы сүз сибә:

 Можно вас попросить, будьте добры, пожалуйста, пробейте, если не трудно, один талончик!

Син газапланасың, бөтереләсең, сөрлегәсең, ә ул рәхәтләнеп тәрәзәдән карап бара. Казан шәһәренең пассажиры шулай, бары тик шулай гына.

Бүген исә трамвай эчендә өстәмә мәшәкать тә бар иде. Социолог буларак, Энҗе андый категориягә керүчеләрне дә белә: публикага речь сөйләүче бер ир. Гадәттә, мондый категория кешеләре алтмышны узган пенсионерлар була. Эш юк, оныкларны моңа тапшырмаганнар, ә энергия әле бар менә ул кызып алган да трамвайга кергән, сөйләшәсе килә. Сүз сөйләү өчен аудитория кирәк, өендә аны тыңлап тормаячаклар, белгән инде! Тротуарда кеше туктап тормый, иң җайлы аудитория трамвай! Бүген шундый лектор туры килде. Куе чия драп пальто кигән, изү чишек, башында алтмышынчы елларда модага кереп чыккан яшел велюр эшләпә, анысын да, пальтосын да көя ермачлаган, иптәшнең күзләр елтырый, бит-муеннар кызыл, сөйләшәсе килә

Алга килеп баскан да кергән бер кешене игътибар күрсәтеп каршы ала, сүгенми, ялгыш сүз сөйләми.

 Менә, менә монда узыгыз, иптәш инвалид! Менә урын бар. Вәт шулай. Ә шту сез? Ул бит Ватан өчен кан койган! Ну безнең халык та күрде инде ул елларда! Безме? Ул борылып артка таба карый. Безме? Һи-и, ул елларда

Тукталышта алгы ишектән өлкән яшьтәге бер ир керә: калын күзлекле, мәһабәт борынлы, зур портфель тоткан. Һичшиксез, профессор, йә булмаса консерваториядә фәлән класс алып баручы. Теге лектор исә моңа да игътибар бирә:

 Иптәш яһүд, монда таба узыгыз, менә бу яшь иптәш сезгә урын бирә хәзер. Һи-и, безнең яшьләрме! Безнең яшьләр БАМ төзи, КамАЗ төзи, җәяүләп чаңгыда Төньяк полюска бара. Тормыш бик шәп бит хәзер. Менә мин үзем сиксән алты сум алам пенсияне. Кая куйыйм мин аны? Әйдә, гражданнар, чыгучыга юл бирегез. Иптәш негр, сезгә алдагы тукталышта төшәргә. Шту сез? Безнең университетта кемнәр генә укымый хәзер

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3