Аннары ничек? Сугыш беткәнен каян белдегез?
Автомат аскан, кыска зимнәчтүркә, кыска ыштан кигән кешеләр килеп әйтте. Барысы да кара күзлекле. Урыс егетеннән мин дә аңладым: «Гитлер капут!» диде.
Аннары?
Аннары яңадан прахутка төяделәр. Ә тегеләр кызык: хәтерлисезме, утыз бишенче елны мәктәп балаларына шундый чалбар киерткәннәр иде? Кыска, шундый Бу юлы инде карап бардык. Мин белмәгән телдә сөйләшә торган пленныйлар бар иде. Алар учия5 саен төшеп кала бардылар.
Шуннан?
Бер унбиш-егерме көннән үзебезнең әрмисләрне күрдек. Бөтенесе яшь, матур, бөтенесендә кызыл погон.
Аннары?
Аннары шул: сораштырдылар, кәгазь яздылар, кул куйдырдылар. Нәрсә язганнардыр инде. Аннары үзебезнең ил диделәр, куе чыршы-нарат урманы эчендә бер ел урман кистем. Менә шул Анда инде гел үзебезнекеләр булды.
Сәмигулла белән Хәернисаның малайлары бик тә юньсез булып чыктылар. Ата-ана тәрбиясе барысын да хәл итә, имеш, дип язалар, сөйлиләр әнә. Алай булгач Энҗе? Йа, дөньяда акыллы бала булды да инде! Мәктәбендә мактап бетерә алмадылар, активистка булды. Комсомол секретаре булды, алтын медаль алып, ун класс тәмамлады. Шуннан туп-туры медицина институтына керде анда да шул: студентлар төзелеш отрядының комиссары булды, ул отрядлар әле беренче тапкыр гына төзелеп ята иде. Чат теге еллардагы Хәерниса инде
Малайлар исә кече яшьтән үк Нагорный бистәсенең таллык-камышлыкларына карта уйнарга йөрделәр, шунда тәмәкегә, бераздан аракыга өйрәнделәр. Сигезне бер-бер артлы өчкә-көчкә тәмамлап гидайлыкка чыктылар, мичкә ясау заводында бондарь булып эшләгән Сәмигулла да, төзелештә сумала кайнату машинасында эшләгән Хәерниса да ни дип тә әйтергә белмәделәр. «Кичен эш, көндез эш, бер минут юк тыныч». Ничектер бала тәрбияләргә аерым вакыт юк иде. Сәмигулла исә һәр шимбә көнне кич мунчага китә һәм кайтышлый, бер шешә алып кайтып, шыпырт кына кәефләнә һәм ятып йоклый. Теге эшлексезләр моны сизәләр һәм шул көннең өлешенә тыкшына баралар иде. Үзләре әле бер кибеттә, әле икенче кибеттә йөкче булып эшлиләр, әмма бер-ике атнадан ары түгел: беренчедән, өзлексез эчәләр, икенчедән Сиксәнешәр килолы дөге капчыкларын күтәрерлек мускуллары юк. Егетлек куәтен тәмәке белән аракы эчтән кимереп бетергән. Шуңа күрә бер кибеттә дә озак эшли алмадылар. Армиягә яшьләре керде, ләкин юньле характеристика бирүче оешма табылмады. Хәерниса, яшь чактагы тәвәккәллеген туплап, военком янына үзе барды. Военком чибәр йөзле, киң күкрәкле татар егете, полковник, ике малайның да «личное дело»ларын китертеп карап чыкты да авыр сулап болай диде:
Апа Сезнең хәлегезне мин аңлыйм. Ләкин бит Совет Армиясе төзәтү колониясе түгел. Минем янга мондый йомыш белән килүчеләр байтак хәзер. Ләкин бит Кораллы көчләргә без егетләрнең каймагын гына алабыз. Менә безнең төп законыбыз Конституциядә дә аерым статья бар. Анда әйтелгән, Ватанны саклау эше намус һәм вөҗдан эше, диелгән. Инде сезнең сөйләвегез буенча, үз әтиләренә кул суза башлаган ул егет калдыкларын мин нинди төр войскога җибәрим? Ә? Чик буе гаскәрләренәме? Хәрби Диңгез флотынамы? Десанткамы? Элемтәгәме? Юк бит, туры килмиләр. Әтисенә кул күтәргән малай Ватанга да кул күтәрә ала бит.
И-и, әйтмәгез инде, дип кушылды шунда Хәерниса. Әйтмәгез инде. Әтиләреннән һәр көн аракыга акча сорыйлар, тавыш-сугыш чыгаралар. Син пленда булгансың, дезертир син, сугыштан соң сөргендә булгансың, каторжан син, дип бәйләнәләр. Әтиләре кычкырып җылый.
Әсирлек турында ул сары авызлар нәрсә белә соң, апа? Сугыш әсирсез буламыни? Әнә генерал Карбышев та, шагыйрь Муса Җәлил дә шул фаҗигагә очрадылар. Гаепләп кара син аларны. Әсирлеккә эләгү әле ул һич тә Ватанны сату дигән сүз түгел. Ул малайларның бу турыда сөйләшергә хаклары юк. Әтиләре бүгенге көндә безнең җәмгыятебезнең әгъзасы икән, хезмәт итә икән, димәк, Совет ватаны алдында аның гаебе юк. Әсирлеккә эләккән, Ватан өчен сугыша алмаган икән, димәк, аның бәхете булмаган. Ә бәхетсез кешене кыерсытырга ярамый. Без беләбез: әсирлеккә үз теләкләре белән чыгучылар булды; анда эләккәч, Ватанны сатучылар булды. Әмма алар тиешле җәзаларын алдылар. Әсирләрнең барысын бергә бутарга ярамый, апа
Анысы шулай инде. Тик менә армиядә кеше булмаслармы дигән идем
Полковник «личное дело»ларны тагын актарды. Тагын авыр сулады.
Иһи-һи-һи, апа Моның бит берсе инде өч тапкыр унбишәр тәүлек утырып чыккан. Кечесенең «дело»сында милициягә дүрт тапкыр чакырылуы турында кәгазь теркәлгән. Ә мин монда милициягә бер генә тапкыр чакырылган егетләрнең дә «дело»ларын бер читкә куеп утырам. Бик изге урын, бик җаваплы урын бит ул Кораллы көчләр, апа
Военком янына Хәерниса ул елны ике тапкыр барды. Полковник инде күнеп тә җиткән, егетләрне чакыртырга булган иде. Әмма шимбә кичләренең берсендә кызып алган егетләр әтиләренең саклык кенәгәсен сорап тавыш чыгардылар. Хәерниса ул көнне үзенең дус хатынына чәйгә кергән иде. Ул кайткач, сөйләделәр: ишегалдындагы хатыннар шырыйлап кычкырганнар:
Үтерәсез бит әтиегезне! Үтерәсез бит!
Кара син аны, жулик! Бавырына тибә бит!
Милиция чакырабыз! Коткарыгыз! Үтердегез бит!
Хәерниса чәй мәҗлесеннән чыкканда, Сәмигулланы баскыч төбенә сузып салганнар: ул аңсыз. Җитү чәчле егетләрнең күзен кан баскан, авызларында тәмәке иде. Әниләренә дәшмәделәр, әниләре милиция чакырырга дип әзерләнгән күрше хатынны гозерләп туктатты, ләкин «скорая помощь» чакыруын үтенде. Телефон будкасы байтак ерак иде
Сәмигулла больницада операциядән соң үлде. Бавыры эштән чыккан, ярылган, кара кан эчендә иде. Егетләргә әйбер булмады, әтиләренең васыятен үтәп авылына кайтарып күмделәр, кайткач дус-ишләре белән «поминка» оештырдылар, кыздылар. Тик Хәернисаның гына боларга бер дә исе китмәде: йөрәге туңган иде. Авылда аның әти-әнисеннән калган йорты, бакчасы бар, үзенең туксан биш сум пенсиясе бар иде. Егетләр, шәһәргә кайткач, әтиләренең өчесен, җидесен шәпләп билгеләделәр, иске телевизорны, әтиләренең мех эчле «техническая куртка»сын саттылар. Соңгысы дүрт яртыга. Җидесен билгеләгән көнне Казан елгасы буендагы камышлыкта иптәшләре белән эчеп, сукмак буйлап дәрестән өйгә кайтып барган мәктәп малайларын рәхәтләнеп кыйнадылар Ике айдан соң суд булды, һәм «пленный» Сәмигулланың малайларына сроклар бирделәр.
Хәерниса, кайгысы эчендә янып бетеп, тынычланып калды, кызы Энҗе шәһәр клиникасында палата врачы, дәрәҗәле. Күңел җылылыгын шуңа салды да, аның киңәше белән авылга кайтып, бикле ишекне ачты. Үзәк өзгеч хәлләрне онытырга тырышты.
Сәмигулланың миңа сөйләгән соңгы хикәясе:
Син яшь инде, ул заманны белмисеңдер. Авылда миңа ул чакта дан тактылар бит. Имеш, мин төнге сменада Рәхмәт Хәернисага, ул миңа дөресен әйтте. Мин, диде, алдандым. Шуны пращайть итәрлек булсаң, барам, диде. Баласы тугач та әйтте: үзеңнеке кебек кара, диде, чәчем белән җир себерермен, диде. Миңа нәрсә сабый ич ул. Хатын-кызны аны уважайть итеп яшәргә кирәк. Ул бит сиңа ашарга пешерә, күлмәк-ыштаныңны юа. Алай ярамый ул. Кызыбыз Энҗе хәзер врач минем өчен җанын бирергә әзер. Мин аны үз балам итеп карадым. Хәерниса да моны аңлый, аңа рәхмәт. Миңа хәзер гел әйтә:
Мин, ди, сиңа кияүгә чыкканда пачти кыз идем, ди. Миңа нәрсә, бер-береңне уважайть иткәч
Аннан бирчәйгән кулларына карап әйтте:
Менә тиздән пенсиягә инде. Безнең агай-энегә дә эш бетеп килә. Без бит бондарьлар. Имән мичкә ясаучылар. Кавказ безгә рәхәтләнде инде. Ну хәзер юк. Имән бетте. Безнең эшкә өйрәнүчеләр яшьләр юк. Авыр эш, кул эше. Кәҗә маеңны чыгара. Хәзер без бөтен шәһәренә ун-унбер кеше калдык. Әнә базарда имән мичкә күргәнең бармы синең? Юк, аның имәне дә юк, кешесе дә бетте, ыструминты да юк. Барысы да пластмасса хәзер. Ә имән мичкә Анда салынган әйбер начар була алмый. Квасмы ул, сырамы, коньякмы. Тозлау өчен дә шул гына әйбәт: пластмассада тозланган кыяр булдымы ризык? Ә гөмбә? Имән мичкәдә тозланмаган әйберне мин ашамыйм да Юк инде, барысы да бетте. Имәнне син елап эзләсәң дә грамм таба алмыйсың. Им өчен таба алмыйсың син аны