Ядрәгә хас нәрсә бу, чынлап та, яван уты, әмма бик кечкенә, диде. Әллә син кунакларның яван уты шартлатасыларын алдан белдеңме?
Белдем, алар арасында да безнең кешеләр бар, хан.
Илчебаш Илһам ханга баш иде.
Кичерегез, галиҗәнаплары, келәмегезне бозарга турыкилде. Әмма без бу хәлнең ничек бетәсен алдан күргән идек, сезгә фарсы келәмен калдырабыз.
Зыян юк, дигән булды Илһам хан, көлемсерәп. Күрмәгән нәрсә түгел. Бу хансарайны Аллаһы Тәгалә коралы яшен дә сукканы бар.
Сезнең калалар агач, хан, диде илче лама һәм арткарак чигеп куйды. Таш мунчалардан башка.
Ә мәчетләр, фән йортлары, мәдрәсәләр, диде вәзир Тимбай, ашыга төшеп.
Илһам хан, көлемсерәп, ханбикәсенә ым какты, янәсе, күр әле бу илчене, ничекләр кыю сөйләшә.
Атларга куела торган туплар булса, без сезгә бу коралны бирә алабыз, диде илче.
Без бу хакта уйлап карарбыз, илче.
Сезнең кан дошманыгыз без түгел, хан, күршегез урыслар. Без монголлар, гадәттә, яман күршедән котылу җаен карыйбыз.
Хак әйтәсез, илче, без урыс күршеләр белән гелән тату яшәмибез, ләкин, Аллага шөкер, бер-беребезнең дәүләт нигезенә кизәнгәнебез дә юк. Ә сез бит ил-ил кырып киләсез
Без, хан, ирекле рәвештә кушылган ханнарга аеруча хөрмәт күрсәтәбез.
Әйе, күрсәтәсез, ишетеп торабыз.
Безнең сәүдәгәрләрне борып җибәргән очраклар да күп булды. Шул хәлне дә тәгаенләп сөйләшсәк иде, хан хәзрәтләре. Олуг хан Үгәдәй бер дә канәгать түгел. Күршегез буларак олуг хан сездән җавап көтә.
Һәр хан үз иленә, үз җиренә, үз халкына ия, илче. Сез миңа җиткерәсен җиткердегез, мин дә әйтәсен әйттем кебек.
Олуг ханга мин шулай дип җиткерермен, хан хәзрәтләре.
Сәүдә юлына шалтылар бина итүгә мин каршы түгел, әмма корал алышу булмастыр, ә инде сәүдә итү, әйтик, мал-туар һәм товар белән рәхим итәсез, базар капкаларыбыз ачык булыр, диде Илһам хан һәм, илчеләр белән сүзе бетүен аңлатып, кулы белән, алыгыз боларны дигәндәй, ишарә ясады.
Илчеләр чыгып китте, Илһам хан вәзиренә бакты һәм:
Монголлар белән дуслашу юк. Бу халык безнең беренче дошманыбызга әверелде. Сак бул, вәзир, барысын да энә күзеннән уздыр. Бүген үк абам әмир Хаҗига чапкының җибәр, килсен әле, киңәшәсем бар. Нык сакласын Шайтан каласын, бу имансызлардан барысын да көтәргә була.
Туп сере әмир Хаҗида, хан хәзрәтләре. Ул моңа бармас.
Сакланганны саклармын, дигән Аллаһы, вәзирем. Шуңа дәштерүем абамны. Аллага шөкер, без аның белән татулаштык, бер-беребезне аңлый башладык кебек. Сүбәдәй баһадир һаман безнең чик буйларында җәйли, әллә соң һаман хатыны Карлыгач белән угланы Ташбайны оныта алмыймы, вәзир?
Ташбай углан хан оныгы Хансөяр кулында йөзбаш, тупчылар йөзбашы.
Менә шул-шул, вәзирем. Ә ул беләме икән соң үзенең Сүбәдәй угланы икәнен?
Менә анысы миңа караңгыдыр, хан хәзрәтләре.
Тупчыларның бөтенесен дә Артык баһадир кулына бирү кирәк булыр, вәзир. Әйе, угланы Ташбайны да. Хан оныгы Хансөяр генә түгел, атасы да күз-колак булсын егеткә.
Сезгә нәмәгълүмдер, күрәсең, хан хәзрәтләре, Ташбай углан күптән түгел монголларны куды, бөтен олау байлыкларын, көтүләрен, хатын-кызларын әсир итеп алып кайтты. Шунда аңа бер әсир: «Синең атаң Сүбәдәй баһадир, ә син безне әсир иттең, яугирләребезне туздырдың», дип әйткән, имеш. Мин ул әсирне кылычтан уздырттым, иллә әйтүе хакмы белмим.
Димәк, Ташбай углан атасының кем булуын бераз абайлый.
Хак Тәгалә, шулайдыр, хан хәзрәтләре.
Илһам хан бертын уйланып утырды. Артык баһадир монголлар белән орышта Карлыгач атлы бер балалы хатынга тап була. Яраланып, бер арбада кайталар бугай. Шуннан аларны Илһам хан күрде һәм Артык үтенече белән аңа ошбу хатынга өйләнергә фатиха бирде. Ә ул хатын Сүбәдәй баһадирның бикәсе булган икән. Тик бит ул чакта Ташбай бары тик нарасый бала иде, хәзер әнә тупчылар йөзбашы, иң җитди корал аңарда. Ташбай, үскәндә үк, ишләреннән аерылып тора сөңгедә дә, кылычта да, уктан алганнар арасында да ул бер башка өстен йөри. Хан оныгы Хансөяргә мөгаллиме итеп карый. Шушындый илгә вә ханга ихлас хезмәт иткән азамат егетне атасы турында искәртеп рәнҗетмәсләрме? Бәлкем, бу хакта бөтенләй дәшмәскәдер, изге вә тугры хезмәт иткән егет күңеленә күләгә төшереп, гөнаһка батуың бар.
Ташбай турында берәүгә дә бер сүз әйтмә, мин ул егеткә ышанам, вәзир.
Бихуш, яхшы, хан хәзрәтләре. Мин аны шулай әйтерсез дип уйлаган идем дә. Аннары хан оныгы Хансөяр дә килештермәс иде. Ул йөзбашы Ташбайны бик тә якын итә, атасы Артык баһадир да килештермәс. Углан дип үлеп тора. Тапкан түгел, баккан сөяр, диләр бит.
Аңладым дигәндәй, Илһам хан кулы белән ишарә ясады, вәзир Тимбай чыгып китте, ханбикәсе Мәрьям монголлар туп шартлатасын күргәч тә тайган иде. Илһам хан берүзе калды. Торды, ишекле-түрле йөренергә кереште.
Элек Болгар бер күрше белән генә орышыр иде, хәзер ике ягында да дошман. Кайсы көчлерәк, кайсы куәтлерәк, сукыр булмаган кешегә мәгълүмдер монголлар. Әрсез Сүбәдәй Кандырча, Карамалы кальгаларын туздырган, хак, Ташбай углан үч алган, әмма моннан ни файда? Телиме Илһам хан, теләмиме, хәзер Болгар монголлар күршесе, гәрчә башкалалары Каракорым меңнәрчә чакрым җирдә булса да. Инде нишләргә тиеш ул? Башын диндарлыкка салган күршесе кенәз Юрийга барып киңәшсенме? Аның белән дә дуслык китәргә генә тора. Сыер елында болгарлар диндарлыкка йөз тоткан Владимир сәүдәгәрен үтерделәр. Илһам ханның күптәнге танышы, билгеле кеше Яким Күчтемне. Бу хәлгә Илһам башта ышанмады, казыен тикшерергә җибәрде. Ике көн югалып йөргән казые, ниһаять, аның янына керде. Эш болай була икән. Илһам ханнан рөхсәт-фатиха алып, Владимир каласының олуг сәүдәгәре Болгардагы урыс бистәсендә чиркәү күтәрә. Ике ел дигәндә, Яким Күчтем чиркәүне күтәртә һәм хәтта манарасына чаңнар куйдырта. Куелган чаңнар эленеп кенә торсалар бер хәл иде, якшәмбе көн җитүгә, ошбу бистәдә даң-доң чаң суга башлыйлар. Чаң тавышы мәзиннәрнең азан тавышы гына түгел! Күрше мәхәллә мөселманнары бу хәлгә аптырап калалар, арадан диндарлары табыла, шул ук мәлдә чиркәү тирәсенә җыелалар, чаң сугуны туктатырга кушалар. Азан кычкырган тавышны туктатып булмаган кебек, чаң суга башлаган адәмне дә туктата алмыйсың. Халык кара сарык бит ул: өерелеп чиркәүгә керә башлый, үзләре Аллаһы Тәгаләдән кичерүен сорыйлар, шулчак ишектә Яким Күчтем пәйда була.
Владимирда чиркәү дигәне изге йорттыр, хак, әмма бу бит мөселманнар мәркәзе, ислам иле, җитмәсә, даң-доң чаң суга, шуңа күрә урысларның изге йорты мизгел эчендә Иблис йортына әверелә. Мәһабәт гәүдәле, чал сакалы биленә җиткән, муенына кеше бәреп үтерерлек тәре таккан Яким Күчтем узынган халыкны туктатмакчы була.
Туктагыз, туктагыз, кардәшләр, мөселманнар ич сез, Аллаһыдан куркыгыз, дип кычкыра.
Иллә котырынган диндарларны ул гына туктата алмый инде.
Кем кушты сиңа монда кяфер йорты салырга? Бозма мөэминнәрнең тынычлыгын. Югал күз алдыбыздан, юкса таптап китәбез!..
Һәм китәләр дә, Яким Күчтем читкә тайпылып өлгерә алмый кала, аны бәреп егалар, халык өере өскә, чаңнар элгән манарага күтәрелә. Аннан алар башта чаң сугучыны манарадан атып бәрәләр, аннары берәм-берәм чаңнарны.
Шунда берсе, айнып булса кирәк:
Халаяк[4], яман эш кылмыйбызмы? Лә хәүлә вә лә куәтә, иллә билләһ гәлиил газыйм. Халаяк, куегыз, азынмагыз, Кыямәт көн килмәгән, Аллаһы каршында җавап тотасыбыз бар, дип, халыкны тыя башлый.
Мәгәр соң була инде, кылынасы кылынган. Шөһрәткә ия Яким Күчтем тапталган, җан тәслим кылган, чиркәү манарасыннан ташлаган дьякның бәхете бар икән агач өстенә төшкән һәм тиз генә ошбу тирәдән табан ялтыраткан. Карт сәүдәгәр исә үз исәбенә салдырган чиркәү ишеге төбендә ята.
Бәхәссез, яман эш, көтелмәгән фаҗига, бер дә мөселманнарга килешкән эш түгел. Казый котыртучыларны барлап йөрде йөрүен, әмма Илһам хан берәүне дә тотып җәзага тарта алмады. Шуннан атна-ун көн дә үтмәде, нәсара динендәгеләр калага ут салды. Болгар каласы атна буена янды, янгын хәтта хансарайга да үтеп керде, ат абзарларына ут капты. Атларны көчкә коткарып калдылар. Ходай бар икән әле, алтынчы көнне өйләдән соң бик каты яңгыр яуды, шуннан соң барысы да тынды. Илһам хан Владимир кенәзе Юрийга хат язды һәм илчесе аша җибәрде. Ләкин илчене юлда ук кенәз Святослав тота, хатны ала, илчене үтерә, Илһам хан хаты Суздаль епискобы Кириллга эләгә. Епископ Кирилл исә Владимир халкын Болгарга тәре явына кузгалырга өндәргә керешә. Чаң-чоң чиркәү чаңнарын суга башлыйлар, кенәз ауда була, тыючы булмый һәм кенәздән башка кем тыя ала епископны. Владимир халкы Успен чиркәвенә таба агыла башлый, чиркәү каршындагы мәйдан шыплап халык белән тула. Бәлкем, Суздаль епискобының Владимир халкын котыртырга хакы да булмагандыр, һәрхәлдә, ханбикә Мәрьям шулай диде, тик бу көнне Владимир епискобы Митрофан күренми. Бәлкем, ике епископ арасында ниндидер дошманлык булгандыр яисә ул кенәз ачуыннан курыккандыр, йә булмаса шул көздә Владимир халкын ачлыктан коткарган болгарларга карата яманлык кылудан шүрләгәндер. Чөнки шушы елны җәй бик коры килү сәбәпле, Владимир халкы ачтан интегә, Илһам хан исә кенәзгә һәм Владимир халкына утыз кораб ашлык җибәрә һәм шуның белән кала халкын коткарып кала. Изге атакай коткысына бирелүчеләр аз булмый, әлбәттә, Владимирда. Урыс епископлары кенәзләрне һәм халыкнымөселманнарга каршы беренче тапкыр гына котыртмыйлар, бу гадәти хәл була. Һәм бу котырту һәрчак яу-сугыш белән тәмамлана. Менә шунда үз дружинасы белән кенәз Юрий кайтып төшә. Алтын капканы көч-хәл белән үтә, халык каршында нотык вә вәгазь тоткан епископ янына менеп баса һәм эшнең асылына шундук төшенә. Әгәр дә мәгәр хәзер епископка каршы бер сүз әйтә икән, аның үзен дә, дружинасын да котырынган халык пыр туздырачак. Шуннан йомшак табигатьле кенәз Болгарга таба яу кузгалырга мәҗбүр була.