Мусагит Мударрисович Хабибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 стр 4.

Шрифт
Фон

 Хуш, хуш, Асылгәрәй. Бибиҗамалыңа сәлам юлла, тынычландыр үзен

Караңгы төшкән иде инде, сак йөрүчеләр генә, ләң-ләң өргәләп алган этләргә җавап биргәндәй, шалтыравыкларын суга-суга, «һәй-һай», «һәй-һай» дип кычкырып куялар.

«Бүләк баланы өске каттагы Гәүһәр бүлмәсенә урнаштырырга булыр,  дип сөйләнә-сөйләнә, үз тыкрыгына борылды Асылгәрәй.  Угланнар күзенә чагылып йөрүдән ятсыныр. Сәлахетдин киткәч, Аллага тапшырып, сарай мәдрәсәсенә бирермен. Мөгаллимәлеккә укытырмын. Әгәр дә мәгәр анда бармыйм дисә, ятсынса, мөгаллимә яллармын. Белем-сабак алып, мөгаллимә булгач, Аллаһы теләсә, ипле генә кешегә кияүгә бирермен».

2

Илһам хан Каракорым илчеләрен теләр-теләмәс кенә кабул итте. Ят халык иде монголлар аның өчен, Болгар белән ике-өч тапкыр канга-кан килеп орышкан халык. Аннары иманнарын да ачыклавы кыен иде. Илчеләр арасында чалма ураганнары да, тәре такканнары да, тоташ күгелҗем-карадан киенгән ламалар[2] да бар. Сынга, потка һәм сурәткә мөкиббән китеп табынучыларны Илһам хан ни сәбәпледер өнәп бетермәде. Алар барысы да Аллаһы Тәгаләнең берлегенә һәм бердәнберлегенә, һичкемгә дә охшамаганлыгына хилафлык кылалар иде. Гайсә пәйгамбәр сурәтенә табынучылар, аны Аллаһы Тәгалә йөзендә күрергә теләүчеләр күршесендә утыра ханбикәсе Мәрьям. Гәрчә Мәрьямбикә күптәннән ислам динен кабул иткән булса да, ханбикәнең дә кайчандыр адашып вә саташып йөрүен онытмый иде Илһам хан. Хәер, ул белгәнчә, нәсараларның да төрлеләре бар. Берәүләре әнә шул Гайсә пәйгамбәр сурәтенә мөкиббән китсәләр, икенчеләре аның сурәтенә табынмыйлар, муеннарына тәре тагу һәм күңелләрендәге Гайсә пәйгамбәргә инану белән генә чикләнәләр. Илһам хан аларны базга төшкән гафил вә кадим адәмнәр белән чагыштыра, чөнки кеше күңелендәге Рух, Илаһы һәм Раббы мәңгелектер. Ләкин адәмнең җан тартканы теге йә бу кешенең теге йә бу дингә табынуында түгел, әаның кешелекле булуында, адәми затларга хас изгелектә һәм мәрхәмәтлелектә. Болгарга килгән мәлләрдә кыяр-кыймас кына мәчеткә йөри башлаган ханбикә хәзер абыстай булды, үзе вәгазь укый, үзе дин хакында нотык тота.

Илһам хан, бармагы белән төртеп күрсәтмәсә дә, вәзире Тимбайга илчеләргә хөрмәт күрсәтергә ымлады, мендәрләргә утырышкан илчеләргә шундук кымыз, шәраб, әче бал, төрле төнәтмәләр салынган чокырлар белән җиләк-җимеш куелган табаклар китерделәр. Тамаклары кипкән илчеләр теләгән эчемлекне эчеп, җиләк-җимеш кабып утыра алалар иде. Вәзир Тимбай хан кушкан эшне башкарса да, күренеп тора, борчулы аның тизрәк монголларның Болгардан ни теләүләрен беләсе килә иде. Һәм, әлбәттә, шуннан илчеләргә карата мөнәсәбәт туачак, сәясәтнең төп кануны әнә шуннан гыйбарәт ич, чөнки ханның бөтен фәрман-теләкләре аның кулы аша үтәчәк иде. Хан хатасы аның хатасы. Хан ялгышыр, аңа берни дә булмас, ә менә вәзир Тимбайның хансарайда калмавы көн кебек ачык китәргә мәҗбүр булыр. Әйе, моңа барырга аны мәҗлес-диван аксакаллары мәҗбүр итәрләр, хәтта бу хакта зарланырга Илһам хан янына да кертмәсләр, хәер, хан моны үзе дә хәл иткән булыр инде. Тимбай вәзир Илһам ханга чордаш кеше, мәгәр үзен күп тапкыр ханнан тәҗрибәлерәк дип саный. Чөнки чит илләргә җибәрелгән бөтен шымчылар аның кулында, хәбәр-хәлләр иң әүвәл аның кулына керә. Аннары аның әле төзелеп кенә яткан Каракорымда шымчы-сәүдәгәр йөзендә булганы бар. Җиһангир Чыңгыз хан яулап калдырган адәм колачы җитмәстәй ил-далаларга, кала-шәһәрләргә ия булган, элемтә-сәүдә юллары өстенә шалтылар бина иткән Каракорым дәүләте Идел буе төрки Болгары ил чигенә килеп орынды. Ары таба ни кылырга исәбе Үгәдәй ханның? Болгарны да канат астына җыймакчымы?.. Әллә, булмаса, юл өстенә кунаклаган Болгар каласын уртак сәүдә үзәге итмәкчеме?.. Сөйләшә алсалар, бу тәкъдим белән килешергә дә булыр иде Монголларның йөзендә иман күренми бер дә Килешеп сәүдә итү бит ул бик тә нәзберек нәрсә, иң әүвәл күрше хакын саклау кирәк, ә болар, Тимбай вәзир хәбәрдар, Харәземдә нәмәләр генә эшләмиләр. Шаһ һәм солтаннарны куу бер хәл, халыкны, гади халыкны кыралар бит! Шуның өчен Каракорым сәүдәгәрләрен Болгарга Тимбай вәзир киңәше белән сайлап кына уздыра башладылар, бик каты тикшереп, төбенә тоз коеп дияргә була. Харәземшаһ Олуг Мөхәммәд, Чыңгыз хан илчеләрен кылычтан уздырып, зур хата ясый, Илһам хан, иншалла, моңа бармас, башына тай типмәгән, һичьюгы, вәзиреннән киңәш сорар.

Вәзире Тимбай киңәше белән Илһам хан монгол илчеләрен тыныч кына кабул итте. Китергән бүләкләреннән дә баш тартмады, киңәшләрен дә тыңлады. Сүз, нигездә, сәүдә тирәсендә барды. Монголлар, нигездә, Болгар белән орышырга түгел, әсәүдә итәргә телиләр икән. Ләкин моның өчен аларга сәүдә юллары ошамый, аларның һәрбер көнлек юл өстенә шалты бина итәргә исәпләре. Һәр шалтыда тиешле кадәр ат, кунып чыгу өчен, сарай бина ителүне алшарт итеп алалар. Ул гынамы, шалтылар салу чыгымнарын монголлар хәтта үз өсләренә алырга да ризалар. Илһам хан үз куштаннары белән киңәште. Мәсьәлә ачык иде, монголлар сугышырга түгел, тыныч рәвештә сәүдә итәргә телиләр, моңа ничек каршы килмәк кирәк.

Баш илче тылмач аша сөйли башлаган иде, Илһам хан аны туктатты, мин тылмачсыз да сезне аңлыйм, диде. Һәм шуның белән ламаны бераз аптырашта калдырды бугай, чөнки ул бөтен төрки арасында берүзе иде. Җәйпәк йөзле, кысык күзле, уң яңагына кылыч ярасы төшкән илчеләр башлыгы төркиләр телен тылмачсыз авыр аңлавы турында аңлатты. Илһам хан янына тылмачын чакыртты.

Сәүдә вә элемтә юлы өстенә шалтылар бина итүне бәхәссез генә хәл иттеләр. Әмма соңгы мәлдә генә илчебаш корал сатуны сорады һәм аны-моны гына да түгел, атларга куела торган тупларны.

Илчебаштан бу сүзне ишеткәч, Илһам хан хәтта тәхетеннән күтәрелә төште, ләкин шундук кире утырды. Хан белән вәзир күзгә-күз карашып алдылар, икесенә дә гаять дәрәҗәдә сәер тоелды илченең бу теләге. Хак, Болгар чуен коя, туплар, ядрәләр ясый, әмма ике-өч тапкыр йөзгә-йөз килеп орышкан илгә ничек ул яңа коралны сатмак кирәк, шул ук корал белән монголлар Болгарга каршы яу чаба башламас дип кем әйтә алыр?

 Менә анысы булмастыр, илче,  диде Илһам хан һәм куштаннарына күз төшереп алды.  Болгар үзе коралга мохтаҗ. Чөнки бик сугышчан һәм талап яшәргә йөз тоткан халык белән күрше яшибез. Шуның өчен без коралыбызны елдан-ел камилләштерә барабыз, шуның белән ил тынычлыгын саклыйбыз. Инде сезнең дә камил коралларыгыз бар икән, алыш-биреш, ягъни өйгә өй, чөйгә чөй алыштырырга мөмкин булыр кебек. Анда да тикшереп-карап кына.

 Без ул коралны үзебез белән дә алып килдек, хан.

Бу ни бу?! Монгол илчесен аңлавы кыен иде. Әмма Илһам ханны кызыксыну җиңде.

 Хуш, күрәек, багаек,  диде ул һәм тупчылар белгече хан оныгы Хансөярнең биредә булмавына үкенү тойды. Әйе, ул да күрсен иде, ни китерделәр икән монголлар Болгарга. Һәрхәлдә, кылыч, ук, көбә күлмәк түгелдер, алары Болгарның үзендә дә Аллага шөкер. Ташаткычны хансарайга кертеп булмый. Ни булыр?.. Монголлар келәм уртасына кечкенә бер чүлмәк китереп куйгач, Илһам хан түзмәде, тәхетеннән торып барып карады. Кечкенә чүлмәк шарның бер ягыннан мамык җеп чыгып тора, кай ягы беләндер оста Бәкер ясаган ядрәгә охшаган иде. Илһам хан тәхетенә барып утырды, шундук вәзире Тимбай аның колагына үрелде.

 Яваннар уты[3], бездә бу хикмәт бар,  дип куйды.

 Минем аны сынап карыйсым килә, диде Илһам хан.

Вәзир Тимбай, илче янына килеп, шул хакта әйтте. Илчебаш тупны кертүче монгол белгеченә ияк какты. Теге исә, чакматаш чыгарып, филтәсен кабызды да барчасына да ун-унбиш адымга читкәрәк китәргә кушты. Кечкенә, йодрык хәтле генә шар, филтәсенә ут кабу белән, бераз пыскып торды да кисәктән шартлады. Хан сараена җәйгән келәмгә шундук ут капты, моны белгән кебек, вәзир кешеләре утны ком сибеп сүндерергә дә өлгерделәр. Ләкин хан каршындагы әрмән келәменең урта бер өлеше янган иде инде. Юри эшләделәрме моны монголлар, Илһам хан белмәде, әмма бер дә исе китмәгәндәй утыра бирде. Ул арада монголлар янган келәмне күтәреп алып чыгып киттеләр һәм моннан ике тапкыр зуррак фарсы келәме китереп җәеп куйдылар. Бер кәлимә сүз әйтергә өлгерми калган Илһам хан авыз чите белән генә елмаеп куйды, аннары вәзиренә:

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3