Тамгачы Асылгәрәй, әнә шулай уйлана-уйлана, өйгә кайтты да, хатынына да әйтмичә, сәүдәгәр Сәлахетдин янына кәрвансарайга китте. Аның сәүдәгәр белән бәхилләшәсе бар иде, аннары монголлардагы хәлләр белән дә кызыксыныр. Тамгачы булганы өчен генә түгел, угланы Бәхтияр да Илһам ханда җансакчы булгач, илдәге сәясәт аны тәмам йоткан иде. Ә каешланып беткән сәүдәгәр Сәлахетдин монгол ханыннан пәйҗә, Илһам ханнан ярлык йөртә. Димәк, бар нәрсәдән дә хәбәрдар. Сәлахетдиннән бер-бер нәрсә белсә, ул угланы Бәхтиярга сөйләр, Бәхтияр углан исә, җаен китереп, Илһам ханга. Хактыр анысы, Илһам хан сәүдәгәр Сәлахетдин белгәнне генә беләдер, чөнки монголларда аның да шымчылары бар, шулай да Сәлахетдиннең тел төбен кузгатып, җырлатып карау зыян итмәс. Аннары сәбәбе дә чыгып тора, кыз өчен акча китергән: бер бәлеш алтын. Алтынны бирер, кызганмас, чөнки Бибиҗамал кызны ошатты, тәмам үз итте.
Асылгәрәй ашыкмады, аңа бүген ничектер җиңел булып киткән иде, ул үзен изге бер эш кылган, Раббы тарафыннан савапка лаек кеше итеп тойды. Ул гынамы, әйтерсең лә дөньяда нигә яшәвенә төшенгән иде. Күптән түгел бер әрвах аңа шундыйрак сорау биргән иде: ни өчен син ошбу якты дөньяда тереклек итәсең? Асылгәрәй сәер адәмгә ни дип җавап бирергә дә белмәде, аннары уку-язуга да бик үк хирыс түгел иде, кулыннан корал төшмәде, хан йөген ихластан үтәде, Аллаһы Тәгалә алдында да имтихан тотардай гөнаһ кылмады кебек. Әйе, булдыра алган хәтле ярлыга ярдәм итте, картларны, галим-голәмәне хөрмәтләде, туры килгәндә, хәтта яшьләргә дә акыл бирде. Ләкин аңа бүгенге кебек беркайчан да җиңел булганы юк иде. Үзе җирдән барса да, җаны күктә, Илаһы янында иде. Сәбәбен белмәде, белергә теләмәде, күңеле тулынкы, зиһене саф, кәефе әйбәт иде. Аннары торып-торып Аллаһы Тәгаләгә шөкер итә: күзләре күрә, аягы атлый, өсте бөтен, тамагы тук, гаилә-балалары тигез, Гәүһәр кызын исәпкә алмаганда, бер дә лаф орасы түгел, иншалла. Аллаһы Тәгалә изге юлдан гына яздырмасын.
Сәлахетдин сәүдәгәр аны бүген көтмәгән иде, күрәсең, әмма кунакны якты йөз белән каршы алды, түргә әйдәде, астына күн мендәр ташлады.
Утырың, утырың әүвәл, кем, Асылгәрәй туган. Әйе, әүвәл дога кылыйк.
Олылап дога кылдылар, шуннан соң гына күзгә-күз карашып алдылар һәм, тәүге сүзне кем әйтер икән дип, икесе дә тынып калдылар. Түзмәде сәүдәгәр Сәлахетдин, тамак кырды, мәгәр тамгачы кулын күтәрде, аңа сабыр итәргә кушты.
Мин синең катыңа, кем, сәүдәгәр Сәлахетдин, гафу үтенергә дип килдем. Кичерә күр, Сәлахетдин, мин синең бер кызың алып калдым. Әйе, барыбер сатып җибәргән булыр идең, әйт, ничә дирһәм сорыйсың, әллә, булмаса, бер-ике бәлеш алтын гына биримме?
Ике бәлеш алтын җитеп торыр, Асылгәрәй. Әйе, ике бәлеш җитәр. Тик бит, хөрмәткә лаек тамгачы Асылгәрәй, ул кыз баланы миңа Биккол сәүдәгәр атап җибәрде. Мин ул баланы хан оныгы Хансөяргә тапшырырга тиеш идем, ә ул олуг шәех Кол Галигә.
Сөбханалла, бу ни дигән сүз тагын, Сәлахетдин. Хәтерем ялгышмаса, хан оныгы Хансөярнең хатыны бар Бачман баһадир кызы Сөмбелә, гүзәлләрнең гүзәле
Кыз олуг шәех Кол Галигә дим ич, хан оныгы Хансөяр аңа илтеп тапшырырга гына тиеш.
Йа Хода, Сәлахетдин, шәех Кол Гали Болгарда бер мөхтәрәм кешедер. Яше, дим, яше шактый бит инде аның. Бу балага исә яңа унбиш тулып узды диде бугай.
Анда инде безнең эш юк, кем, Асылгәрәй тамгачы туганкай. Тели өйләнә, тели сата, тели чыгарып ата дигәндәй. Сәркәтип бугай ул бала, белемле, мәдрәсә бетергән.
Асылгәрәй тора ук башлады, иллә кире утырды, чөнки кымыз керттеләр, табак белән чүлмәкне, кәсәләрне уртага куйдылар, Сәлахетдин сәүдәгәр, бер сүз әйтми, кәсәләргә кымыз койды.
Олуг шәехкә үзең илтеп бирерсеңме баланы, Асылгәрәй, Илһам ханга җиткеримме?
Асылгәрәй тамак кырды, күр инде бу сәүдәгәр халкын, ничек кактым-суктым китерә, Илһам хан белән куркытырга исәбе. Асылгәрәй бер сүз дә әйтмәде, кәсәне бармак очына гына утыртып эчеп куйды.
Бүләк атлы ул бала миндә калыр, Сәлахетдин. Болгарга беренче килүең генә түгел, ризалаш, ары таба юлыңа киртә булып ятуым бар. Беләсең булса кирәк, улым Бәхтияр Илһам ханның җансакчысы.
Асылгәрәй янчыгыннан ике бәлеш алтын чыгарды, Сәлахетдиннең кәсәсенә салды.
Ул кыз бала Үргәнечтә бер иде, тамгачы. Мин чарасыз, ни кылырга белми торам.
Җаен табарсың, Сәлахетдин. Сәүдәгәр ич син Шулай булгач, җаен тап, ә балага кагылма. Бәлкем, ул бала бәнем язмышымдыр. Бел аны, алыр итсәң, Бибиҗамалым гүргә тыгасың. Ә ул, бичара, куанычыннан ни кылырга белмәгән иде. Менә синең җиткән кызыңны утырмага барган җирдән кяфер атына аркылы салып алып китсә, җитмәсә, бу хәлне үзең күреп торсаң, ни кылыр идең?.. Дәшмисең. Бәлкем, кызны синең теләгеңнән башка алып хата итәмдер, гөнаһлы булуым бар. Тик бит мин синнән мал сатып алмадым, Сәлахетдин, җан сатып алдым, кяфер урлаган кызым җанын, Гәүһәремнекен
Сукыр түгел ич мин, Асылгәрәй, куйсана. Килешик. Шәехтә, бәлкем, Баһрам кызы кайгысы калмагандыр. Сабый чакта укыткан дип, Биккол теңкәгә тиде. Белеп торсаң икән, монголлар бире таба җыеналар Болгарга. Каты орыш булыр. Дөньялар бозылырга тора. Ризалыгым бирәм, Асылгәрәй, әмма күңелдә йодрык хәтле төен кала. Ил чәчәне турында сүз бара лабаса!..
Без монголларны Болгар тирәсенә якын җибәрмәбез, Сәлахетдин. Без алар белән бер генә орышмадык инде. Җигүлат таулары аралыгында да, Җаек буенда да, Саксинда да, далада да.
Син, Асылгәрәй, монголларның көчен күз алдыңа китереп бетермисең, күрәсең.
Көч алардан, хәйлә бездән.
Хак, хәйлә белән Сүбәдәй баһадирны гомер онытмас иттегез. Әле булса Болгар чикләре тирәсендә җәйли, теш кайрый. Чыңгыз хан вафат булгач, угланнар арасында татулык китеп тора. Мәгәр бер дә таркалырга охшамаган, яу артыннан яу чабалар. Нәүбәт Болгарга җитсә, ни кылырбыз. Чыңгыз хан, вафаты алдыннан угланнарына васыять итеп: «Мин бер диңгездән икенче диңгезгә чыга алмадым, сез чыгарсыз», дип үлгән диләр бит. Ә угланнар аталары каршында ант эчкәннәр, имеш.
Тел сөяксез, ни сөйләмәс. Үзе вафат, җир куенында ята, әмер-фәрманы яши, имеш. Иделне кичмәгәннәр, икенче диңгезгә күз аталар Әдрәнгә. Ай-һай, анда барып җиткәнче, Болгарны, Русьны, тагын уннарча халыкларны буйсындырасылары бар. Алар монголларны колач җәеп көтеп алырлар дип беләсеңме әллә!.. Булмас ул. Оешкан дәүләтне җимерү җиңел түгел. Аның гаскәре була, иман тоткан халкы. Аннары Болгарда корал да камил, тупларыбыз бар. Урысларны да шулар белән генә куркытып торабыз. Иншалла, монголларга да баш бирмәбез, Сәлахетдин.
Бирсен Ходай, бирсен Ходай, Асылгәрәй.
Аннары монголлардан өстә Аллаһы бар бит әле, барысы да аның кулында Әйе, язганы булыр, дип тора ук башлады Асылгәрәй. Кабат әйтәм, кем, Сәлахетдин, болганчык суда балык тотып, тел очыңа ни килде шуны сөйләп йөрмә, кырын сүзең хансарайга ирешсә Асылгәрәйдән игелек көтмә, үзем ассалар, дүрт угланым бар. Җучи олысына качсаң да, Чинга тайсаң да табарлар һәм упкынга атарлар, кан чыгармый гына, монголлар кебек.
Сөбханалла, Асылгәрәй якташ, сөйләмә булмастайны. Бүләкне хан оныгы Хансөяр дә, олуг шәех тә күрмәгән Кһм, җаен табармын, иншалла. Үзем белән китергәннәрне ошатмаса дип әйтүем
Анысын үзең кара, кем, Сәлахетдин, үзең кара, безгә синең белән ары таба да гомер итәсе Моннан ни төяп алып китәргә исәбең соң?
Тире, бал, ашлык, күн, итек-кәвеш, савыт-саба.
Корал кирәксә, үземә кагыл.
Яхшы, яхшы, Асылгәрәй, шулай итәрмен. Ни теге тупларны, атка куя торганнарны, дим, һаман шул Бәкер углан коямы?..
Шул, шул. Әмир Хаҗи бәндәләре, ул ия тупларга. Әнә шул атка куя торган туплар артыннан чаба бит инде баһадир Сүбәдәй. Әйтерсең Болгар чикләренә бал якканнар, керми дә, китми дә, тик җәйләп йөри. Бер күзен чыгарган идек бит инде, икенчесеннән каласы киләдер, бер дә бүтән түгел. Бик күп тулганса куып та җибәрербез әле үзләрен Йә, хуш, Сәлахетдин, гаепләп калма.