Асылгәрәй сакчылар өенә керде, сандугач балаларыдай сәкегә тезелешеп утырган кызларга күз төшерде. Барысы да, күзләрен калдырып кына, яулык бөркәнгәннәр, өс-башлары ярыйсы, яулыклары да затлы ефәк тә атлас, бер-берсенә сыенганнар, әйтерсең лә аларны кемдер берәм-берәм суырып алырга җыена. Асылгәрәй сакчы егетләренә чыгып торырга кушты. Артларыннан ишек ябылгач, очлымын салып тактага куйды, путасын ычкындырды.
Миннән курыкмагыз, чибәркәйләр, нурлы йөзләрегезне ачыгыз. Хәзер азрак ашап-эчеп алырсыз, әйе, тамак ялгап, тәмле төнәтмәләр эчеп, кипкән иреннәрегезне йомшартырсыз, шуннан соң әйбәтләп сөйләшербез.
Асылгәрәй кул чапты, мич каршыннан ике апай чыкты.
Без монда, Асылгәрәй.
Апайлар, менә бу чибәркәйләрне туйганчы ашатыгыз, эчертегез, аннары мине дәшәрсез.
Яхшы, яхшы, Асылгәрәй, диештеләр каравыл өен караучы һәм азамат егетләрне ашатып торучы апайлар.
Асылгәрәй алгы якка чыкты, сәкегә сузылып ятты. Ул аларга ни әйтергә белми иде әле. Белмәсә дә, тәгаен бер фикергә килгән иде инде. Ул, тәвәккәлләп, бер кыз баланы үзенә алып калачак. Сәлахетдин сораган бәһане бирер, хакында тормас. Тик башта йөзләрен ачтырып, күзләренә багып алыр. Әйе, хәтта сөйләштереп: иплеме тавышы, моңы? Ул белә иде: хатын-кыз ир-ат белән сөйләшми, ә җырлый, әлбәттә, ир-атның җаен-көен белгәне, әнә шул йомшак теле белән ир-ат затын әсир итә дә инде. Һәм тегесе бик теләп тегеңә әсир төшә. Күп кенә хатын-кыз ир-аттагы бу хикмәтне белми, дорфа сөйләшә, көен-җаен тапмый, әнә шулай хәтта яраткан кешесен дә югалтып куя. Әйтик, Бибиҗамалы Асылгәрәйне әнә шул йомшак теле белән җәлеп итте. Әле дә шулай ул. Кайтып керүгә, каяле, картым, аякларың үзем салдырыйм әле, арыгансың да, аннары мунча кереп чыгарсың, мунчам әзер, мәтрүшкәле себерке алгы яктагы сиртмәдә, сөлге уң якта, бүген генә бәләкләп куйган идем. Соңгарак, ашым әзер булгач, үзем дә килерем, аркаңны сылармын, кымыз алып килерем
Ул кызларның ашаганын алгы якта көтеп ятты. Кызлар башта ярымтавышка гына, кыймый гына сөйләшә башлаганнар иде, соңга таба тавышлары көрәйде, кыюланып, каравыл егетләре турында бәхәсләшә башладылар. Кайсы кайсына ошаган да, кайсы аңа караган, күз кыскан. Асылгәрәйнең нәрсә турында сөйләүләрен ачыграк ишетәсе килә иде, әмма кызлар ашап эчмичә керергә кыймады.
Ниһаять, апай ишекне ачты.
Асылгәрәй, кызларың тамакларын туйдырды, диде.
Асылгәрәй җитез генә торды, итек кунычларын тарта төште, путасын эләктерде, хәтта очлымын да киде.
Тамакларыгыз туйдымы, шөкрана кылдыгызмы? дип килеп керде ул кызлар янына.
Кызлар тәүгечә сәкегә тезелешеп утырганнар һәм яулыклары белән йөзләрен каплаганнар иде.
Без бая нәрсә турында сөйләштек әле?
Каравылбаш агай, безгә иябез йөзләребезне ачарга кушмады, диде кызларның кыюрагы.
Зыян юк. Ят кешегә йөз күрсәтмәү саваптыр. Әмма бездә түгел, бездә йөз ачу савап, чибәркәйләр. Мин сезнең иягезне беләм. Телим икән, мин сезнең барыгызны да үземә алып калам. Дүрт улым бар, икесе өйләнмәгән әле.
Ә без җидәү, диде кызларның берсе.
Зыян юк, күршемдә унлап егет бар. Бездә һәр гаиләдә өй тулы малай, борчылмагыз, ирсез калмассыз. Хәзер йөзләрегезне ачыгыз. Кыюрак, кыюрак. Мин шүрәле дә түгел, албасты да, кытыклап та, сихерләп тә җәфаламам, бары тик йөзләрегезгә генә багармын Менә шулай. Кыюрак, кыюрак, дим. Минем сезнең нурлы йөзләрегезне, серле күзләрегезне күрәсем килә. Әйтәм бит, бездә Болгарда бар хатын-кыз да, йөзләрен ачып, ир-ат күзенә туры карыйлар. Күзне бит Аллаһы Тәгалә багар өчен биргәндер, ә?..
Башта Асылгәрәйгә кызларның барысы да бертөсле булып күренгәннәр иде, йөзләрен ачкач, бер-берсеннән ерагайдылар, күзгә күренеп, аерымлыклары чалынды. Чибәрләр иде кызлар, хәер, яшьлек үзе гүзәллек ич. Сәлахетдин кебек сәүдәгәр юк-бар товар ташымас, җантоварның да асылларын сайлаган. Ләкин таш янында таш, баш янында баш бер күренсә дә, йөз янында йөз, күз янында күз җир белән күк арасы иде. Асылгәрәйнең күзе бер читтәрәк утырган кызда тукталды.
Атың? дип, шактый төксе рәвештә сорады ул кыздан, әйтерсең лә кыздан нинди дә булса гаеп табылган иде.
Баһадир Баһрам кызы Бүләк, диде кыз, бер дә исе китмичә, хәтта башын чөя төшеп.
Баһадир Баһрам турында хәбәрдар иде Асылгәрәй, Туран дөньясындагы җиһангирларның берсе. Үргәнечне камаганда, баһадир Баһрам Җучи ханның унике баһадирын үтерә. Тегенең дә көннәрдән бер көнне үзен һәм гаиләсен әсир итәләр. Монголлар баһадирны анасы һәм кызы алдында кылычтан уздыралар. Гүзәл хатынын Җучи ханга озаталар, чөнки баһадир аның унике батырын үтергән була. Әмма Җучи хан, гүзәл хатынны үзенә тарттырса да, өйләнергә өлгерә алмый кала, тегене Чыңгыз ханның яшь хатыны Хулан котыртуы буенча агулап үтерәләр, ә гүзәл хатын Чыңгыз хан рөхсәте белән төрки бәге Күнбайга эләгә.
Җыеныгыз, чибәркәйләр. Ә син, Бүләк, бүгенге көннән миндә булырсың. Мин булырмын синең ияң.
Кыз, тамгачыга карап, сизелер-сизелмәс кенә баш иде. Кич белән Асылгәрәй Бүләкне өенә алып кайтты һәм туры Бибиҗамал катына алып керде.
Бибиҗамал, Бибиҗамал, күгәрченем, бак әле, бак. Кемне алып кайттым үзеңә Гәүһәр урынына. Менә ул, менә. Нәчара калма, күзең бетермә. Аты Бүләк, Гәүһәрең кебек якын күр. Атасы Үргәнечне монголлардан саклаганда шәһит, анасын Күрәләнгә алып китәләр, ә бу бала безгә насыйп булган. Хәер, калганын үзе сөйләр, мөслимә баласы. Ә син, балакай, диде Асылгәрәй, Бүләккә таба борылып, Бибиҗамал апаңны әниең итеп кабул ит. Анаң кебек күрсәң, иншалла, ул да сине үз кызыдай күрер. Кызыбызны урыс кенәзе урлады Юат, балакай, апаңны, әни дип әйтергә телең бармаса да ят итмә.
Биленә алъяпкыч бәйләгән, зур кулларын кай тарафка илтергә белми торган Бибиҗамал ишекъяры басып торган кыз баланы күрде дә, юеш кулын алъяпкычына сөртә-сөртә, кызга таба кузгалды, килде, кызны кочагына алды һәм елап җибәрде.
Кыз баланың бәхете Аллаһы Тәгалә кулында, иншалла, әйбәт булыр, төкле аягың белән, балакай. Аерылды, яшьле күзләре белән йөзенә бакты. Гәүһәрем димме, бигрәкләр охшагансың, балакай.
Асылгәрәй борылып чыгып китте, калганы аны кызыксындырмады. Хатын баланы кабул итте, аның өчен иң мөһиме шул иде. Бибиҗамалга ышана иде ул, хатыны аны тәрбияләр, үз кызыдай күрер, гәрчә ошбу баланың үзенеке түгел икәнлеген белсә дә, күрше-тирәгә Гәүһәрем кайтты дип мактанып та йөрер. Бүген Асылгәрәй сарайга барасы иде. Бәхтиярны йөзбаш итәләр, Илһам хан үзе теләгән. Бәхтиярны хәрби һөнәргә хан оныгы Хансөяр укытты, мөгаллимен мактый-мактый исе китәр иде угланның. Ләкин сәере шул булды: аны хансарайга кертмәделәр, хәтта угланы Бәхтиярны Илһам хан үз йөзбашы итәсе дисә дә. Имеш, Илһам хан Үгәдәй хан илчеләрен кабул итә, ә Үгәдәй хан белән исәпләшмичә булмый, ислам дөньясының яртысыннан күбесен яулаган кеше. Чыңгыз хан вафат булганнан соң, иге-чиге колач җитмәстәй ил-дәүләткә ия булган Үгәдәй хан ИделҖаек араларына сыенган Бөек Болгар ханына тикмәгә генә илчеләрен җибәрмәгәндер, бер-бер тәкъдиме бардыр. Чөнки тамгачы Асылгәрәй белә: Болгарда монголлардан килгән сәүдәгәрләрне бик теләп кабул итмиләр, хак, кире борып җибәргәннәре дә булмады, шул ук вакытта ул хәтле якты йөз дә күрсәтмәделәр. Ничек якты йөз күрсәтмәк кирәк, Илһам хан монголлар белән кимендә өч мәртәбә йөзгә-йөз килеп орышты лабаса. Монголлар хәзер болгарларга кан дошман дияргә була. Аннары, илчеләр арасында җиде-сигез дәүләт вәкиле бар, диделәр. Димәк, Үгәдәй хан: «Әнә күр, ничәмә илнең илтабарлары миңа буйсынды, нәүбәт сиңа җитте, килеш, кер канат астыма», дип әйтмәде микән?.. Һич булмас димә, монгол дигәне иманлы халык түгел, гәрчә ислам илләрен яулаган булса да. Аннары Асылгәрәйгә җиткерделәр, Үгәдәй хан Илһам ханга олау-олау бүләкләр җибәргән икән. Илһам ханны шулай сатып алырга исәбеме?! Һич булмас димә. Тик килешер микән Илһам хан, ул бит монголларны кыйнап карады инде һәм ничәмә тапкыр. Әйе, Үгәдәй хан килә калса, тагын кыйнар. Болгарда корал да, гаскәр дә бар, Аллага шөкер. Тик Илһам хан барыбер Үгәдәй хан кебек гаскәрне җыя алмас, тегенең кул астында хәзер ярты дөнья халкы ич Көннәрдән бер көнне Бөек Болгарны да башка илләр кебек сибеп-таратып ташлармы Үгәдәй хан дигәне. Шуннан нишләргә кала инде Илһам ханга?.. Мәңге тыныч яши алмаган күрше Владимир кенәзенә барып баш ияргәме, ярдәм ит, берләшик монголларга каршы дип?.. Ләкин Владимир кенәзенә өмет тоту Илһам ханны чарасыз гына итәр, күрше булсалар да, Владимир урыслары болгарларга бер тапкыр да игелек күрсәтмәделәр. Тычкан елында монголларны җиңеп кайткач, хикмәти хәл, Владимир кенәзе, солых төзергә дип, үзе Илһам ханга килгән иде. Мөэмин-мөселман Илһам хан теге кяфернең Болгарга һәрдаим хыянәт итеп, яу чабып торуын белсә дә кул сузды солых төзеде. Мәгәр, күп тә үтми, Владимир кенәзе үзе үк солыхны бозды, Казан тарафына яу чапты, каланы ала алмаса да, утар-авылларны яндырды, мөслим-мөселманнарны вә хатын-кызларны әсир итеп алып китте. Маймыл елында, ил сәүдәгәре Яким Күчтемне үтерүгә сылтап, янә Болгарга яу чапты. Уңышсыз бетте бу явы, әмма кылынасы кылынган иде инде яу булды. Юк, ярамас Илһам ханга Владимир кенәзе Юрий Всеволод улына ярдәм сорап бару. Килмәс ул Болгарга ярдәмгә, әйе, гаскәрен дә бирмәс. Киресенчә, Болгар җимереләчәк дип кинәнер, һич булмас димә. Аңа ышанып, Илһам хан монголларга каршы көч туплый алмый калыр. Хак, көнчыгышта да, көнбатышта да гаскәр тоту Илһам ханга авырга килер. Һәрхәлдә, тамгачы Асылгәрәй шулай дип уй йөртә иде.