Полоса буйларына калын итеп кар сала, уҗымнар чери, Талип Кәрамович. Май аена чаклы ул җирләргә һичнинди ашлык чәчеп булмый
Шуның өчен син каеннарны кисәргә булдың инде? Соң бит аны көзге якта күчереп утыртып та була иде. Юк, туганкаем, болай булгач, безгә бергә эшләүләре мәхшәр булачак. Карны аны самолёттан күмер оны сиптереп тә эретеп була. Ниһаять, бездә хәзер техника да җитәрлек аңа
Әйе, диде Харисов, авыл хуҗалыгында корычтай нык нервлы кешеләр генә эшли аладыр. Мин Казан белән сөйләшергә тиеш идем. Әллә бу мәсьәләне әлегә калдырып торабызмы?
Шунда Харисовны ишектән дәшеп алдылар. Партком секретаре чыккач, Талип, текәлеп, Мидхәтнең күзләренә карады. Сынап карады. Мәгәр аның карашын егет җиңде, күзләрен читкә алмады.
Әгәр мин сине судка бирсәм, шома егет?
Агроном:
Һы! дип кенә куйды. Аннары: Бирегез. Мин үземне гаепле санамыйм. Полоса агачларын кем килсә дә сирәкләтәчәк! дип өстәде.
Ялгыз агачны җил кага.
Ялгыз агачның тамыры тирән китә, иптәш Бикмуллин.
Ялгыз агач таралып үсә, тәбәнәк була, ә минем хыял, кырларны ышыклау өчен, шәм кебек каеннар үстерү, диде Талип һәм, үрелеп, агроном алдындагы кәгазь битен алды. Инде нишләргә синең белән?
Егетнең йөзендә каушау да, үкенү дә күрмәде Талип, үкенсен, үртәлсен иде, ичмасам.
Үзең теләп китәсеңме, приказ белән куыйммы?
Мин бирегә китәргә дип килмәдем
Талип тураебрак басты, ни әйтергә белми торды, ахыр өстәл янына килеп утырды, бармакларын бармакка кертеп, кулларына текәлде.
Бусы әйбәт. Ләкин, тугаенкаем, кистергән каеннар өчен идарә членнары алдында барыбер җавап бирергә туры килер.
Мин аларга хакыйкатьне аңлатырга тырышырмын.
Ә аңлата алмасаң?
Аңлатсам да, аңлатмасам да, мин ул каеннарның бәясен түләрмен яисә, һәр төп каенга ун төп үсенте утыртып, яңа полоса үстерермен.
Һы, диде бу юлы председатель һәм, торып, янә йөренепкитте. Ишекле-түрле бер-ике әйләнүгә, Мидхәт каршына туктады, егетне тагын бер баштанаяк күздән кичерде. Мин суыкка чыдамлы кеше дип мактанса да, борынын салкын эләктергән, егетнең борын очы күгәреп тора иде. Шуны күрепме, егетнең һәр киселгән каенга ун төп агач утыртып үстерермен диюенәме, Талип көлемсерәп куйды. Аның елмаюын күреп, Мидхәт тә елмаеп җибәрде. Талип егетнең бу елмаюын ни дип юрарга да белмәде. Үзе исә, агрономның тәвәккәлләп: «Яңа полоса үстерермен», диюенә елмайган иде. Ник дисәң, хикмәт агрономның бу эшне булдыру-булдырмавында түгел бит, хикмәт егетнең үз гаебен аңлавында иде. Талип уенча, егет аның ни теләгәнен төшенде, калганы үзеннән-үзе хәл ителәчәгенә ул мыскал да шик тотмый иде.
2
Пеләш башлы, кызыл йөзле, су кебек төссез күзлебашагроном, бүтәнен сайларга урын калдырмыйча, Мидхәт Бәдретдиновка болай диде:
Районда ике колхозга агроном кирәк. Берсе «Берек» колхозы, дүрт мең гектардан артык сөрү җире бар, икенчесе «Урал», сөрү җире алты мең гектар чамасы «Берек» нең председателе белеме белән юрист, «Урал» да югары белемле агроном, яшь кеше, институт тәмамлавына да өч-дүрт ел гына бугай әле
Баш агроном колхозлар турында сөйләгән арада, Мидхәт Карамалыга, ягъни «Берек» кә барырга дигән фикергә килде. Ни өчен дисәң, «Урал» да югары белемле агроном үзе председатель, ике тәкә башының бер казанга сыймавы бар.
Институт тәмамлаган һәр белгечнең үз хыялы, үз максаты була. Ил күләменә таралырдай ачыш ясамаса да, шуңа охшаш хыял Мидхәттә дә бар иде. Чөнки адәми затка, үз мохитенә буйсынып, кемгәдер кол булып яшәү бөтенләй ят сыйфат, ят нәрсә. Кеше табигате, күңеленең юанычы изгелек, якты тормыш өчен көрәштән гыйбарәт. Тик нәрсә аны шулай табигатьтәге барлык тереклектән дә өстен иткән? Әллә соң икмәкме? Бик ихтимал. Әүвәл икмәк кешене дала тормышыннан аерып алган, утырма торак тормышка җайлашырга мәҗбүр иткән. Утырма ил-сулары булмаган, терлек асрап, күчмә тормыш белән гомер иткән халыклар, торак тормышка күчеп, икмәк игә башлаган кабиләләрнең тук яшәүләрен күреп, шул һөнәргә өйрәнгәннәр. Идел буе халкы мең еллар буена икмәк игә. Шул ук җир, шул ук туфрак. Ни өсти алыр Мидхәт? Кырлар машина белән тулды, фән белгечләре басуларга күчте. Туфракның мөмкинлеген, гектарның җегәрен сыныйлар, структур төзелешен тикшерәләр, яңадан-яңа бөртекле культуралар табалар. Моның чиге бармы, буласымы? Юк. Тагын бер тапкыр юк. Мидхәткә дә җитәсе әле бу өлкәдә эш. Ул да, бәлкем, ачыш ясар әле.
Председатель Мидхәтне район үзәгеннән үзе килеп алды. Киң яңаклы, юантык гәүдәле, монгол кешесен хәтерләтә торган кысыграк күзле председатель аз сөйләште, кәефе юк кебек иде. Карамалыга кайтып җиткәч, үзе үк фатирга илтеп куйды һәм: «Юлдан соң ял ит, аннары колхоз белән танышырсың», дип, коры гына саубуллашып китеп тә барды.
Фатир хуҗасы кечкенә гәүдәле, озын чал мыеклы Галләм карт утыз елга якын Карамалыда агроном булып эшләгән, хәзер пенсиядә икән. Галләмнең карчыгы картына бөтенләй капма-каршы кыяфәтле иде: юан гәүдәле, җәлпәк йөзле, җете кара күзле, шуңа карамастан гаять хәрәкәтчән, җитез кылана, бертуктаусыз кыстап кына тора, табындагы теге йә бу ризыкны Мидхәт алдына күчергәләп кунак итә.
Ашап-эчкәннән соң, Мидхәткә түр яктагы такта белән генә бүленеп алынган бүлмәгә урын җәеп бирделәр. Карчык:
Кызыбыз кайтканчы шунда йоклап торырсың, дип, егет күңеленә өмет-хыяллар салып куйды.
Уянды Мидхәт һәм төн уздырган бүлмәгә күз йөртеп чыкты. Түр яктагы стена буена китап шкафы куелган. Шкафта авыл хуҗалыгына багышланган журналлар, китаплар күренә. Шкаф янәшәсендә стенада кнопкалар белән генә беркетелгән зур фоторәсем. Җәй көненең бер күренеше һәм шул табигатьне тагын да матурлаган җәйге җиңел күлмәкле чибәр генә бер кыз. Кулында чәчәкләр. Чәчләре иңбашына сибелеп төшкән. Үзе, назлы гына елмаеп, уң кулы белән чәчен төзәтә.
Өйдә берәү кыштыр-кыштыр йөренә башлады, тамак кырды. Мидхәт сикереп торды да, трикосын киеп, алгы якка чыкты.
Хәерле иртә, Галләм абый!
Иртә ярыйсы болай. Йокы ничек булды соң? Саташтың да бугай бераз. Уятырга иткән идем, Тәгъзимә апаң кушмаган булды. Яшь кеше, юлда арыгандыр, жәл, дигән була. Бу тамаша йоклагач, нинди агроном инде ул, дип тә карадым. Кая ул, авыз ачарга да бирми. Өйрәтмә килә-килүгә берәүне үз гадәтеңә, ди. Мин үзем таң ату белән аякта, шул гадәттән әле булса арынып җиткән юк.
Галләм карт шадра йөзен сыйпаштырып, чал мыегын бөтереп алды.
Әйдә, юын да чәйләп алырбыз.
Мидхәт ишегалдына чыкты. Тышта салкынча октябрь иртәсе иде. Егет ап-ак кырау төшкән үләнгәрәк үтте дә физзарядка ясарга кереште. Галләм карт та чыкты. Ул тәрәзә астындагы эскәмиягә утырды, тәмәке көйрәтеп җибәрде. Ә үзе мыек астыннан гына Мидхәтне күзәтте.
Үзең кайсы яктан? Түрәбез кичә бик соң алып кайтты үзеңне, рәтләп сорашып та булмады.
Минзәлә якларыннан.
Алай икән. Ык буенда яшәгәнсең икән. Атаң-инәң исәнме соң?
Ашыга төштеләр алар, Галләм абый. Дөньяны катырак кудылар бугай.
Нишлисең инде, һәммәбезгә дә бер барасы анда, диде Галләм карт һәм сорап куйды: Туган авылыңа кайтырга булмадыңмыни? Ни генә димә, туган як мөгезлерәк бит инде, чегән каны эләкмәгән кешене һәрчак туган туфрак тартыр, ди торган иде минем әтәй.
Авылга кайтырга исәп юк түгел иде дә, җибәрмәделәр. Дәүләт кешеләре бит без, Галләм абый. Үзе укыткач, үзе теләгән җиргә җибәрә.
Анысын бик дөрес эшли, дип мөһер сукты Галләм карт. Югыйсә сезнең ише кыска койрыкларны ничек тыеп бетермәк кирәк. Тик менә Карамалыга килүеңә үкенеп куймагаең
Ник алай дисез, Галләм абый?
Түрәбез каты куллырак. Үз дигәнен итәргә яратучан, диде карт һәм, бу сүзләренә ниндидер эчке мәгънә салуын аңлатып, уч төбенә генә тамак кырып куйды.
Мин бирегә бер максат белән генә килдем, Галләм абый, икмәк үстерергә. Түрәгез әллә мул уңыш алуга да каршымы?..