Мусагит Мударрисович Хабибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6 стр 2.

Шрифт
Фон

 Үз инициативам. Шулай кирәк дип таптым.

 Алай Димәк, синең инициативаң Талип тун төймәләрен ычкындырып җибәрде.  Син беләсеңме әле, егет, элекке агроном ни өчен китте моннан? Белмисеңме?..

Агроном дәшмәде, белүе, хәбәрдар булуы турында ияк кагып кына килеште.

 Беләсеңме, әллә юкмы?  дип кабат сорады Талип, егетнең ияк кагып кына җавап бирүенә ачуы кабара башлап.

 Хәтерлим. Садыйков белән мин институттан ук таныш. Үткән киңәшмәдә бергә булдык. Нигәдер бер дә мактамады ул сезне, Талип Кәрамович.

 Ир-ат мактарга хатын-кыз түгел мин Аңлашылды. Бу турыда җитеп торыр!

Талип, кулларын җәеп, өстәлгә таянды, бертын пыяладай шома өстәл өстендә чагылган сурәтенә карап торды. Аннары «эһ» дип җәһәт кенә кузгалды да, ярсынып, ишекле-түрле йөренергә тотынды.

 Син миңа әүвәл каеннарны кистерүеңнең сәбәбен аңлат. Садыйковның мине мактавы, мактамавы турында соңыннан сөйләшербез. Әйт әле: синең белән минем арада ул каеннарны кистерү турында сөйләшү булдымы, юкмы?!

 Юк, булмады,  диде агроном һәм, кинәт кенә урыныннан кубып, өстәл янына килде.  Талип Кәрамович, минем сезгә бер сорау бирәсем килә. Ярармы?  Талип әйдә, биреп кара дип баш какты.  Үзегез әйтмешли, әйтегез әле, бу колхозда башкарылган эшләр өчен бер сез генә җавап бирәсезме, әллә?.. Белеп торыгыз, иптәш Бикмуллин, мин монда, «Берек» колхозына үземә йөкләнгән эшкә җавап бирергә дип килдем. Үзем кистергәнмен икән каеннарны һәм үзем җавабын да тотармын. Каеннарны мин белеп кистердем

Талипның болай да кызыл муены агрономнан шул сүзләрне ишетүгә бүртенеп чыкты. Ул йөргән мәлдә тунын, җәһәт кенә салып, чөйгә элеп килде дә урындыгына утырды, тасраеп, агрономга текәлде.

 Әһә, менә син ничек сөйләшә башладың, хикмәт әнә нәрсәдә икән. Юкса мин чикләвекне юкәдән эзләп маташам икән дип торам. Тәк-тәк, болай булгач, киләсе елгы уңыш өчен бер син генә җавап бирәсең булып чыга инде.

 Каеннарны кистерүебезнең сәбәбе менә нәрсәдә

 Кистерүебезнең түгел, кистерүемнең диген, шулай ачыграк булыр.

Мидхәт, председательнең соңгы сүзләренә игътибар итмәстән, өстәлдә яткан бер бит кәгазьне үзенәрәк тартып алды, карандашка үрелде.

 Каеннарны кистерүемнең хикмәте менә нәрсәдә

 Әлегә хикмәтеңне калдырып торчы, дускай. Башта син шуны әйт: кем ул каеннарны утыртты, кем карап үстерде? Синме, безме?

Бүлмәгә Харисов килеп керде. «Берек» колхозының партком секретарена алтмыш яшьләр тирәсе булыр. Керү белән, ул туп-туры түргә узды, бүлмәдәгеләрнең икесе белән дә кул биреп күреште.

 Иртәләгәнсез бүген. Ни кырып ятыш?  Харисов өс киемен салып чөйгә элде, өстәл янына килде.

 Менә, Әдһәм абый,  дип башлады Талип, секретарь утыруга.  Каш ясыйм дип, күз чыгарып куйган агроном егетебез. Сорамый-нитми, урман полосаларын сирәкләтә башлаган.

Харисов агроном егеткә сораулы караш ташлады.

 Сирәкләтмичә булмый ул полосаларны,  диде Мидхәт.

 Минемчә, без ул полосаларны сирәкләтердәй куе утыртмаган идек.

 Мин дә шул турыда әйтәм бит,  дип, урыныннан купты Талип.

 Хикмәт менә нәрсәдә, дип башлады агроном сүзен, алдындагы сызымнар төшерелгән бер бит кәгазьне өстәл уртасынарак этәреп куйды.  Буй урманнарга агачлар кирәгеннән артык куе утыртылган, шул сәбәпле полоса буйларына калын итеп кар сала. Сырынтылап салган ул кар май азакларына чаклы эреми. Нәтиҗәдә менә дигән уңдырышлы туфрак, ягъни йөзләгән гектар җир әрәм була. Бөтенләй әрәм итмәс өчен, без ул полоса буйларына соңгы культураларны чәчәргә тырышабыз. Ләкин бу безнең өчен бер дә кулай чара димәс идем мин. Чөнки басуларыбыз болай да тар, куәтле техникага борылыр урын юк.

Харисов агрономның сүзләренә колак сала-сала уйланып утырды. Теге вакытта ул, Садыйков белән Бикмуллин тынышмый башлагач, алай гынамы, председатель белән агроном арасындагы дәгъва-бәхәс район партия комитетына кадәр барып җиткәч, яшь белгечнең кыйбла-юнәлешендә дөреслек күреп, соңгы мәлдә булса да Садыйковны яклап чыккан иде. Ләкин райком секретаре Хөснетдинов бу бәхәсне үзенчә хәл кылды: тотты да Садыйковны үз туган авылы Наратбашка председатель итеп җибәрде. Һәм ялгышмады кебек.

Инде бу егет белән дә Талип тарткалашуга күчсә, эшләре дә гел ызгыш-талашка китсә, Харисов, ниһаять, хакыйкатьне яклар Тегесен ничектер сизмичәрәк калды бугай. Яклавын якларсың да, бусы Садыйковны да уздырды кебек: колхозчылар ун ел буена карап, күз карасыдай саклап үстергән урман полосасы каеннарын кистергән. Полосалардагы һәр агач, һәр куак исәптә чакта

 Әдһәм абый, йә, нишлибез инде бу егет белән? Килүенә ярты ел да юк бит әле. Юк, аңламый башладым мин бу яшьләрне!

Талипның эчке тавышында: «Теге вакытта миңа каршы чыккан идегез, Әдһәм абый, менә инаныгыз инде, монысы да килә-килүгә үз белдеге белән эшләргә кереште»,  дигән мәгънә ята иде.

 Бик кирәк чарамы бу, Мидхәт?

Агроном егет көлемсерәп, башын чайкап куйды. Шуныда аңламыйсызмы дип гаҗәпләнүе иде бугай. Харисов исә: «Кыю хәзерге яшьләр, рәтләп эшкә керешмәгән, үзбаш фикер йөртәләр, тәвәккәлләр»,  дип уйлады.

 Мин бу чараны кырчылык эшендәге җитди эшләрнең берсе итеп күрәм, Әдһәм абый

Талип беравык башын чайкап торды да сабыры төкәнеп булса кирәк:

 Кызлар кебек сылу каеннар иде. Ничек кулыгыз барды, ничек балта күтәрдегез!  дип, тагын ишекле-түрле киләп салырга кереште.

 Бу мәсьәләдә хаклы булуымны мин эшем белән күрсәтермен, иптәш Бикмуллин, юкка борчылмагыз.

 Юк инде, энем, мин сине ул мәшәкатьтән арындырырмын болай булгач. Син уйлаганча ук надан түгел Талип абыең.

Талип кабат өстәл янына кереп утырды, диспетчерга шалтыратты.

 Каюм,  кабул итү аппаратында диспетчер Зиннуровның «әү, Талип абый» дигән нечкә тавышы ишетелде,  буй урман агачларын сирәкләтүгә кичә ничә кешегә наряд биргәннәр иде сиңа?

 Унике кеше, бер трактор. Тик бүген берәү дә бармады. Җибәрмәдек.

 Нигә алай, ни булды?

 Ни бит, Талип абый, монда егетләр белән уйлаштык та туктаттык без аны Бу ниндәен ахмаклык, бастырыкка ярардай каеннарны кем кисәргә кушты дип, Галләм абзый да тузынып, кистермәскә дип киңәш биреп китте

Бүлмәгә кояш нуры керде һәм председатель утырган урындык артына кунып калды. Талип, аппараттан кулын алмый гына, Харисовка:

 Ишеттегезме, Әдһәм абый?  диде.  Каеннарны кистерүгә Галләм абзый да каршы икән бит. Ә ул кеше ярты гомерен Карамалыда агроном булып эшләгән, иптәш Бәдретдинов, шушы полосадагы каеннарны үз кулы белән утыртучы, үзе үстерүче

 Буй урманнарны үз вакытында рәткә китерү, кирәкле күләмдә сирәкләтү агрочараларның бер шарты,  диде Мидхәт тә, торган саен үҗәтләнә барып.

 Корыган-сарыганнарыннан арындыру ул бит бөтенләй башка нәрсә, иптәш Бәдретдинов. Аны да, мөгаен, язга табарак эшләргә кирәктер. Шулаймы, әллә мин ялгышаммы?

 Агачлар куерак үскән саен, полоса буена кар калынрак сала.

 Бу начармыни?! Кыш буена кыр-басуларда кар тотабыз, ә бу акыллы баш, кар калын салмасын дип, буй урман агачларын кистерә. Инде инандыңмы, Әдһәм абый, нинди белдекле агроном туры килгән безгә!  Талип, кайнарланып, урыныннан купты, кояш чыгышы ягындагы тәрәзә каршына барып басты, кулларын артка чалыштырды, гасабиланып, бармакларын угаларга кереште.  Колхоз белгече булган бар кеше дә үз белдеге белән эш итә башласа, кая тәгәрәр идек икән без, Әдһәм абый? Әйтик, син үзеңчә генә эшләсәң, башкалар фикеренә колак салмыйча эш итсәң, мин, әйтик, үземчә генә, диде Талип, көрсенеп алды һәм, кузгалып, Мидхәт каршына килеп басты.  Беләсеңме, туганкаем, Болгариядә бер агач кискән өчен нәрсә эшлиләр? Бер төп агач кискән кешедән ун төп агач утыртып үстерүне таләп итәләр. Унны, бер төп өчен ун төпне! Ә син ике-өч көн эчендә йөзләгән төп каенны «эһ» тә димичә кискәнсең дә ташлагансың

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3