Мусагит Мударрисович Хабибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2 стр 3.

Шрифт
Фон

Философ Иоанн Фасиан аннан ни көтүләрен аңлады, аягына торып басты.

 Олуг хан, мин берәүне дә теге яки бу йолага үгетләргә җыенмыйм,  дип башлады философ сүзен, аның төрки телдә сөйләвенә барысы да шаккаттылар, сарайда шылт иткән тавыш калмады.  Борынгылар әйткәннәр: дошманнан яшерәсең, дустыңнан да яшер. Хәтта дуслык та мәңгелек була алмый. Мәңгелек изгелек.

 Хуш, философ,  диде хан, сакалын сыпырып.  Изгелек мәңгелек димсең? Әйт әле миңа, бу дөньяда нинди гыйлем иң камил гыйлем?

 Иң камил гыйлем, олуг хан, җүләрләр яратмаган гыйлем.

 Гыйлемнең камиллеген ничек белергә соң, философ?

 Чүлмәкне чиертеп, кешене сөйләтеп сынау хәерле, олуг хан.

 Философ Иоанн Фасиан, Тәңре бармы?

 Алла да, Тәңре дә юк, олуг хан. Ул җирдә дә, күктә дә яшәми. Тәңре безнең күңелебездә. Ул безнең рухыбыз, җаныбыз, олуг хан.

Олуг хан янә төптәңрегә карады, янәсе, сиңа сүз.

 Тәңре ул кояш, күк йөзе. Кояш чыкмаса, күктән яңгыр яумаса, бар тереклек үләр, урман-болыннар көяр, елга-күлләр корыр иде. Моны ничек аңлатыр икән философ?  диде төптәңре һәм, соравыннан канәгать калып, түшендәге алтын тәңкәсен сыпырып куйды.

 Җиһан бөтен дөньяны эченә ала: кояшны да, күкне дә, айны да, йолдызларны да, адәм баласын да. Без яшәгән җир дә җиһан баласы. Җирнең бер тузаны булып адәм баласы яши. Әмма адәм күңеле җирдән дә, кояштан да, хәтта җиһаннан да киңрәк, кеше күңеленә бар нәрсә дә сыя. Димәк, Алла, Тәңре бары тик кеше күңеленә кем тарафыннандыр салынган рух кына икән.

 Бер телдә сөйләшсәк тә, икебез ике ярда басып торабыз. Шулай аңладым мин сине, философ. Хикмәт инануда икән.  Хан күбрәк философка тартылды, моны илче Феофан да, патрикий Симеон да күрделәр.  Алла да, Тәңре дә бер. Алла бер, дөнья бер. Җиһан бер Һәркем аңа үзенчә ышана, үзенчә аңлый, үзенчә килә, үзенчә күрә булып чыга. Ни өчен шулай?

 Иң олы Алла рух, олуг хан. Сезнең рухыгызны олылаучылар бардыр, олылаучылар булгач, күрә алмаучылар да бардыр?

 Бар, философ.

 Олуг хан, сез шуларның кайсын ярата төшәсез?

 Рухымны олылаучыларны һәм сүземне тыңлаучыларны, философ.

 Халыкка сүз тыңлату өчен дәрәҗә кирәк, олуг хан.

 Мин сине аңладым, философ. Акыллы кеше китергәнсең, илче, рәхмәт сиңа!  Хан, Феофан ягына таба карап, сизелер-сизелмәс кенә баш какты.  Инде әйт миңа, философ, хәсрәт, кызгану, мәхәббәт, көнләшү, сагыш, курку, кайгы, ярсу ни?

 Олуг хан, хәсрәт кеше башына төшкән кайгыдыр. Кызгану кылган яисә кылынмый калган эшкә карата туган үкенечтер. Мәхәббәт гүзәллекне эзләүгә, гүзәллекне үз итүгә киткән сәләттер. Көнчелек башка берәүгә килгән мәхәббәттән синең күңелеңдә туган эчке сагыштыр. Сагыш күңелсезләнү, эч пошу, ачыргалану, гасабиланудыр. Курку явызлык көтүдән килгән билгесезлек борчуыдыр. Кайгы дәвамлы сагыш, кеше башына төшкән яман чирдер. Ярсу йөрәккә төшкән йөгәнсез аттай акылыңа буйсынмас ачудыр.

Олуг хан җаваптан канәгать булып калып башын иде, беравык уйланып утырды. Беркем дә тынлыкны бозарга, сүз катарга кыймады, берәү дә кымшанмады, тамак кырмады. Тамак кыру Болгарда сүз сорау билгесе иде. ТөптәңреИрсан утырган җирендә борсаланып алды. Уйланырлык, борчылырлык, шомланырлык иде төптәңрегә. Болгарга аңардан күпкә акыллырак кеше килгән, һәм аның ханны үз ягына аударуы бар. Ханның андый хәлләре булгалады

Моннан шактый еллар элек, аварлар белән орышта, Кубрат хан яраланды. Төпимче белән төптәңре аны атна буена дәваладылар. Төпимче ярага төрле яфраклар каплады, төптәңре хан тирәсенә җыелган җен-пәриләрне куды. Әмма яра төзәлмәде дә төзәлмәде. Шуннан Саклаб кавханы аңа грек табибын китерде. Грек табибы яраны ниндидер сыекча белән юды, шул сыекчага манып, чиста чүпрәк каплады, ханга шул ук сыекчаны ике сәгать саен эчәргә бирде. Шәмәхә төстәге сыекчаданэчемлек исе, тимер тәме килә иде. Өч көннән ханның ярасы җөйләнә башлады, ә инде тагын өч көннән яра яшь тире элпәсе белән капланды. Шул хәлдән соң Кубрат хан Болгардагы кайбер диннәргә рөхсәт бирде. Олуг хан боерыгын илханнар йөргән барлык җәйләүләргә җиткерделәр. Рум табибы Христос сурәтенә табына иде, ярасы җөйләнеп, хәле арулангач, Кубрат хан, табибның өенә барып, почмактагы Мәрьям ана белән Христос сурәтләренә карап торды. Шуннан соң уйга калды. Ни өчен Рум халкы бу сурәтләргә табына, нинди җиңеллек китерде икән бу халыкка Изге Мәрьям ана белән Изге Христос? Ни өчен Изге Христосны җәзалап үтерәләр, җитмәсә, дар агачына кадаклап куялар?! Бер дә гаепсезгә җәзаламаганнардыр, чөнки Кубрат хан үзе беркайчан да, беркемнең дә гаепсезгә башын кистермәде, ат койрыгына да тактырмады Изге Христос юк, аны җәзалап үтергәннәр, ә менә рухы, иманы һәр грекның күңеленә сеңеп калган, кырып та, җуеп та алмалы түгел. Кубрат хан да, төптәңре дә аңламаган ниндидер көч-куәткә ия йола иде ул

Төптәңре боларның барысын да белә, олуг хан христиан динен кабул итмәгәе дип, коты алынып тора иде.

Олуг хан философ белән сөйләшә, беркемне дә күрми дә, белми дә, бөтенләй дөньясын онытты.

Төптәңренең хан алдында дәрәҗәсе көне-сәгате белән төшә бара иде, башкалар моны күрәме-юкмыдыр, әмма төптәңре моны җаны-тәне белән тоя иде. Төптәңре ярсынды, гасабиланды, әмма һични кыла алмады. Сүз катасы иде, олуг хан ошатмас, аннары нинди мәсьәлә генә күтәреп чыкмасын, аның авызын гректан килгән философ томалаячак. Рум дәүләте бик күп илләрне, бик күп халыкларны канат астына җыйды инде, христиан динен биреп, Болгарны да җыймакчы. Бер дә бүтән түгел, философны шул максат белән Болгарга җибәргән базилевс. Ул гынамы, христианнар кысрыклау сәбәпле, яһүдиләр (император Ираклий аларны асып-кисеп йөри) Фанәгүргә күчеп киләбашладылар, моңа кадәр сирәк күренгән гарәп сәүдәгәрләре күзгә чалынгалады. Төрлеилләрдән килгән сәүдәгәрләр ишәя башлагач, хан аларга кәрвансарай салдырды.

Ниһаять, олуг хан башын күтәрде. Киң куе кашлары астыннан тирәли утырган кунакларга сөзеп карап чыкты. Аннан карашын илчеләр китергән бүләкләргә төшерде. Бизәкләп эшләнгән йөгәннәргә, бил каешларына, путаларга, алтын йөгерткән бакыр шәмдәлләргә сокланмыйча карау мөмкин түгел иде. Бүләкләргә күзе төшүгә, ханның йөзендәге җыерчыклары языла башлады. Үтә канәгать иде Кубрат хан бүләкләрдән. Дусты Ираклий аңа һәрчак һәйбәт бүләкләр җибәреп торды. Көбә күлмәкләр кирәкме, Дәмәшкъ корычыннан ясалган кылычлармы, грек ятаганнарымы, үткен очлы сөңгеләрме Дөрес, Болгар да Румга бурычлы калмый, ай саен кеш, бүре, аю, болан тиреләре, бал, балавыз, агач сагызы, балык җилеме җибәрелеп тора. Энесе Шамбат хан да, Башту каласын торгызып, илләр белән сәүдә итеп ята. Дәүләт көннән-көн куәтләнә бара иде. Ике арадагы сәүдә эшләре көйләнгән, җайланган, бер дә борчыласы юк, базилевс канәгать иде. Әмма Кубрат хан үзе бигүк канәгать түгел иде базилевстан. Моны ул ачыктан-ачык сиздермәде, әмма үзе генә белгән хикмәтле бер теләге бар иде. Рум дәүләте җиде гасыр буена үзендә грек уты җитештерә, әмма иң яхшы, хәтта христиан динен кабул иткән күршеләренә дә шул утны биргәне юк. Греклар менә җиде йөз ел инде ут ясауның серен үзләрендә саклыйлар. Ураган агасы Кубрат ханны сарайда тәрбиягә әманәт итеп калдырган вакытта ук, шул ут турында хыялланган иде Кубрат. Ул Патшакалада ут ясый торган алачыкларга керергә итте, әмма аны алачыкларга кертмәделәр. Фанәгүрдә төпләнеп калырга ниятләгәч тә, Кубрат хан ул утны онытмады. Патшакалага иң үткен шымчыларын җибәрде, мәгәр тегеләр ничекләр генә тырышмасыннар, алачыкларга үтеп керә алмадылар, ут ясаучы бер генә останы да алып кайта алмадылар. Император грек утын читләргә дә саткалый. Күптән түгел шымчылары җиткерде Кубрат ханга: базилевс Табгач императорына берничә чүлмәк грек уты җибәргән. Мәгәр бу әлеаның серен белү дигән сүз түгел. Грек уты ясауның серен румнар күз карасыдай саклыйлар. Ут ясау сере кулга төшкән мәлдә, Кубрат хан аны кемгә каршы кулланырга белер иде. Баштаул ташаткычларны корабларга куяр иде, аннары кораблар белән Итил суы буйлап өскә күтәрелер, андагы барлык халыкларны буйсындырыр. Аннары түбән төшәр, Хазар диңгезе буенда яшәүче халыкларны яулар, аннан, бәлкем, Ибериягә Әлегә Кубрат хан Итил белән Чулман елгалары кушылган төбәкләрдә туктады, ары бара алмады. Дөрес, андагы халыклар белән сәүдә итү өчен өске якка кирмән салдырды. Ләкин барыбер теләгенә ирешә алмады. Төн илләрендә аю, болан, бүре тиресеннән кием тегәләр икән, тауларында алтын-көмеш аунап ята икән. Барасы иде кораблар белән шул якларга, Төн диңгезенәчә җитәсе иде. Грек уты кулына төшкән хәлдә

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3