Бөек Рум императоры дустым Ираклий Болгарга бик күп бүләкләр җибәргән. Бәһале бүләк бәһале сүз сорый. Мин әйтәм: грек-болгар дуслыгы мәңгелек. Кубрат хан үз халкы исеменнән император Ираклийга җиткерергә куша: хан исән чакта, император җирләренә көнчыгыш тарафтан бернинди дә дошман аяк басмас. Болгарлар аны яхшы яктан гына телгә алсыннар дисә, илче Феофан, император безгә тагын төзүчеләр, һөнәрчеләр җибәрсен. Без, болгарлар, күп еллар каган кул астында яшәдек. Астылар да безне, кистеләр дә, кол итеп тә саттылар. Менә без Ашина ыруының илтабарларын җиңдек, яңа җәйләүләр яуладык, румнар кебек үк, утрак тормышта яшәү теләге белән башкалабыз итеп Фанәгүрне сайладык. Диңгез буендагы калабызның барлык илләр өчендә капкаларыачык. Рум сәүдәгәрләренә базарларыбызданиң яхшы урыннар бирелер. Әүвәл шуны җиткерсәң иде императорыңа, илче. Дустым Ираклий миңа хат язган, ул минем кечеоланым Асланны Патшакалага тәрбиягә сорый. Мин үзем дә азмы-күпме Патшакалада тәрбия алган кеше, кһм, оланымны, илче, синең белән җибәрермен. Болгарга да белекле илханнар кирәк. Инде хәзер, илче, син Кубрат хан үтенечен тыңла. Синең миңа угланың ошады, илче Феофан, ул әманәт-тотык булып Фанәгүрдә калыр, сарай мәктәбендә балалар укытыр. Императорга минем үтенечем җиткерерсең, илче. Мин әйттем!
Бертынга сарайдагы халык шым булды, ишегалды яклап этләр өргән тавышлар ишетелде. Көтелмәгән бу киңәштән, киңәштән битәр таләп куюдан, илче Феофан бер мәлгә телсез калды. Башта ул, ике кулын алга сузып, ханга таба омтылды, әмма хан тирәли баскан җансакчылар шундук кузгалышып куйдылар, илче Феофан, ярдәм итүләрен сорап, әүвәл патрикий Симеонга, аннары философ Иоанн Фасианга карады, алар йөзендә дә яклау күрмәгәч, хан алдына килеп баш орды.
Олуг хан, ятим итмә берәүне! Тотык итмә угланымны! Бердәнбер оланым ул минем. Анасына ни әйтермен, туганнарына?! Галиҗәнаплары император Ираклий, империя башы Феофанның карашы анасы артына килеп баскан Кубрат хан кызына төште, илченең күзләрен әйтерсең нидер кадаклап куйды, күрде дә кызны илче таң калды. Варварлар иленә күпме йөрсә дә, аның беркайчан да мондый гүзәллекне күргәне юк иде. Ул әйләнеп улына карады, улы да, гүзәллеккә таң калып, хан кызына карап тора иде. Феофан кисәк хан алдына егылды. Олуг хан, миңа Бөек Ираклий әйе, диде каушый калып илче, император Ираклий олуг хан улы Юстинианга кызыгызны алып кайтырга кушты. Базилевс синең белән, бөтен Болгар белән кардәшләшергә тели, олуг хан.
Кубрат хан дык итеп таягы белән идәнгә төртте, шундук янына җансакчылары якынайды. Олуг хан ярдәмче кавханына нидер әйтте. Күп тә үтмәде, илханнар, кавханнар хан тәхетен уратып алдылар, илче Феофанны ике алып култыгыннан алды, урынына илтеп утыртты. Ниһаять, илханнар, кавханнар урыннарына утырыштылар. Сирәк була торган хәл олуг хан тәхетеннән торып басты.
Йомышың кабатла, илче, диде олуг хан. Илханнар, кавханнар, кызымның анасы да ишетсен.
Халык арасында чышын-пышын сөйләшү китте, Кубратхан янәшәсендә утыручы ханша ягына авыша төште, аннан нидер сорады. Ханшаның ризалыгын бугай. Ханша шундук агарынып китте. Ханша Аппакның йөзе алышынып китүен күзәтеп торган Феофанның эченә җылы йөгерде. Олуг хан аңа янә нидер әйтте. Шуннан соң ханша, кызының кулыннан тотып, күзләренә карады. Хан кызы Чәчкә һични аңламый калды, еш-еш керфекләрен каккалап, тик торды. Кубрат хан алостаз Дәянга мөрәҗәгать итте:
Алостаз Дәян, император Ираклий угланына кызыбыз Чәчкәне сорый. Киңәшең бир!..
Кемдер:
Тәңрем, сакла! дип ахылдап алды.
Җылап җибәрүчеләр, күз яшен сөртүчеләр күренде.
Кубрат хан урынына утырды, таягы белән идәнгә төртте, барысы да шым булдылар.
Илченең теләге изге, диде алостаз Дәян.
Ханша, син ни әйтәсең? диде олуг хан.
Ханша үсмер кызын кочагына алды, җавап бирмәде. Мәгәр олуг хан ханшадан җавап көтеп тормады, янә аягүрә басты, кавханына корбан балыгын китерергә кушты. Күз ачып йомганчы, алтын табакка салып, корбан балыгын китерделәр. Кубрат хан чәбәләнеп яткан ап-ак балыкны кулына алды, хәнҗәре белән чәнечте һәм алтын чокырларга җидешәр тамчы кан тамызды, аның өстенә эчемлек койды. Аннары ике кулына ике чокырны алды да берсен илчегә бирде, икенчесен күтәрә төшеп:
Ант эч, илче! диде.
Чит илләрдә йөри-йөри бик күп әкәмәтләр күргән һәмүзен алардан һәрчак бер башка өстен санаган илче Феофан, гомерендә беренче тапкыр коты алынып, чокырга үрелде. Чокырда корбан балык каны кушылган шәраб иде. Феофан эчемлекне исеннән үк таныды Румныкы. Болгарлар шәрабны үзләре ясый белмиләр, Византиядән китертәләр, эчеп алалар да, такмак әйтә-әйтә, күңел ачалар. Шәраб кайгыны тарата, күңелне ача. Илче чокырны күтәреп эчеп җибәрде, эчкәннән соң телендә балык тәме тойды. Хан исә чокырга иренен генә тигезеп алды, Рум шәрабы аның саруын кайната иде.
Император Ираклийга әйт, илче, кыз бирү түгелдер кол бирү. Балигъ булгач, Чәчкәне алырга угланы белән үзе килер. Базилевска, императрица Мартинага, оланнары Юстинианга озын гомер, тазалык, илләренә иминлек телим. Иленә яу килгәндә, Кубрат хан үз алае белән императорның уң кулына басар. Мин әйттем, илче!
Һәммәсе дә аягүрә бастылар, ханга, аннары илчегә бил бөктеләр һәм янәдән урыннарына утырыштылар.
Кубрат хан төптәңре Ирсан ягына күз сирпеп алды. «Төптәңре, сүз сиңа бирелә» дигән мәгънәне аңлата иде бу. Болгарда гадәткә кергән хәл иде бу чит илдән килгән илчеләр белән сүз көрәштерү. Кайсының дине камил, кайсының өстен четерекле сорауларга тапкыр җавап сорала иде сүз көрәшендә.
Төптәңре аягына торып басты, урыннарына утырышкан илчеләрнең һәммәсенә карап, ияк кагып исәнләшеп чыкты, аннары кызылга кара буй төшкән чапанын, түшендәге кояш сурәте сугылган алтын тәңкәне рәтләп куйды, шуннан соң гына:
Болгарларга мәгълүм булганы шул, олуг хан. Рум дәүләте патшасы Ираклий Христос сурәтенә табына, ягъни христиан динен тота. Алла күктә, аның илчесе, Христос җиргә төшкән, дип бара. Бу йола болгарлар өчен ят йола. Кеше Алла илчесе була аламы? Юк. Шуны аңлатсын иде миңа илче.
Илче Феофан Румнан үзе белән килгән дин әһеле патрикий Симеонга карады, «бу сорау сиңа» дип ым какты.
Патрикий Симеон салмак кына күтәрелде, күн тышлы, алтын хәрефләр белән язылган китабын уңлы-суллы йөртеп алды, аннары китапны үпте дә идәнгә куйды, шуннан соң гына олуг ханга, аннары ханшага, төптәңрегә бил бөкте.
Патрикий Симеон кулларын китапка сузды, шунда бер могҗиза булды: китап битләре үзләреннән-үзләре ачыла башлады. Патрикий Симеон ят телдә моңлы итеп көйләп укып китте, ул бертын укуга, битләр янә ачылды. Менә ул укудан туктады һәм саф төрки телдә:
Тәңре дә, Алла да бер, төптәңре, Изге Христос Алланың җиргә төшкән илчесе. Изге Христос адәмнәрне гадел булырга, бер-берсенә ярдәм итәргә өнди. Денсезләр тарафыннан ул җәзалана, бик күп газап күрә, тау куышында яши, ахырдан аны, тотып, дар агачына кул-аякларыннан кадаклап куялар. Бу җәзага Аллаһы Тәгалә дә түзми, Изге Христосны күккә ала. Кешеләр якыннарына изгелек кылырга өйрәнгәч кенә, янә җиргә төшәчәк.
Күктә Алла бер Тәңре, дип, төптәңре Ирсан дәртләнеп сөйли башлады. Кем көнне тудыра, кем яктырта, кем
Кубрат хан кулын күтәрде, кул хәрәкәте белән төптәңрегә тыелырга әмер бирде, утырырга кушты.
Төптәңре хаклы, илче, күктә Алла бер Тәңре, диде олуг хан, төптәңренең сүзен куәтләп.
Төптәңре шым булды, урынына утырды. Патрикий Симеон тагын нидер әйтергә дип авызын ачкан иде, олуг хан йөзендә кырыслык күреп тыелып калды. Дин әһеле белә иде: түрәләргә каршы дәшмә, түрәләр белән сүз көрәштермә. Олуг хан Болгарның Тәңре йоласын халыкка таратучы төптәңре түгел, кирәк икән, хан кеше башын кистерүче, кирәк дип таба икән, гаеплеме ул, түгелме, ат койрыгына тактыручы, кирәк икән, янәшәсенә утыртучы. Түрәләрнең кулында таяк, күңелләрендә кылыч, дияр иде аңа остазы. Әйе, ханнарга, императорларга дәшкән бер откан, дәшмәгән ике откан. Дин әһеле философка карады, аннан ярдәм сорады. Кубрат хан да философка күз сирпеп алды. Олуг хан шундук сизде: иң белекле кеше аның кырында утыра.