Тарих сәхифәләрен эзлекле актара торгач, М. Хәбибуллинһәр татар кешесе өчен истәлекле һәм кадерле чорга ХII ХIII гасырның тарихи вакыйгаларына Урта Идел-Чулман буйларында Болгар дәүләте яшәгән чорга килеп чыга. Аның төзелүе, ныклап аякка басуы, чәчәк атуы турындагы «Илчегә үлем юк» (1990), шул дәүләт белән идарә итүчеләрнең берсе Илһам ханның баскынчы дошманнарга каршы көрәше үзәккә куелган «Хан оныгы Хансөяр» (1997) һәм «Аллаһы бүләге» (1999) романнарын иҗат итә.
Ул гына да түгел, әдипнең игътибарлы карашы чиксез тарих дәрьяларының бик зур киңлекләрен иңләп ала. Ул үзенең игътибарын бер-берсеннән байтак нык аерылып торган ике дәвергә юнәлтә һәм бердәй тырышлык белән ике өлкәне: бик ерак тарихны һәм яралары, җәрәхәтләре күңелләребездә әле дә төзәлеп җитмәгән чорны моннан әле биш йөз еллар элек кенә яшәгән Казан ханлыгы чорын күрсәтергә теләп, каләмен тибрәтә.
Бик ерак тарих дигәне «Атилла» (2001), «Батый хан һәм Ләйлә» (2002), «Айбиби» (2004) исемле тарихи романнарда чагыла. Миңа калса, бу китаплар арасында хәзерге укучыга аеруча уңышлы рәвештә тәкъдим ителгәне дип шәхсән әнә шул соңгысын «Айбиби» не әйтер идем. М. Хәбибуллин романнары арасында кирәгеннән артык озынга сузылганнары да очраштыра. «Айбиби» исә геройларның образлылыгы, хисләренең эмоциональ сурәтләнеше, диалогларның оста бирелеше өстенә үзенә бертөрле җыйнак пөхтәлек белән аерылып тора. Автор китапны зур тарихи белешмә белән ачып җибәрә, хазарлар, Хазар дәүләте һәм аның безгә татарларга бәйләнеше-мөнәсәбәте турында дөнья галимнәренең тарихи чыганаклары буенча татар һәм рус телендә язылган белешмә белән тәмамлый. Шәхсән минем үземне әнә шул тарихи мәгълүматлар әлеге әсәрнең эстетик эшләнеше белән бер үк дәрәҗәдә җәлеп итте.
М. Хәбибуллин Казан ханлыгы чорына караган «Шайтан каласы» (1993), «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный» (1996) романнарын язды. Авторның күп әсәрләре берничә тапкыр һәм татар, һәм рус телләрендә басылып чыгу фактларын да искә алсак, әдибебезнең нинди олы, кирәкле, игелекле эшләр башкаруын күреп таң каласың.
М. Хәбибуллин әсәрләрдә сызган эзләрдән йөреп, укучы үзенең хыялында яисә фаразларында гына булган күренеш-картиналарны яңарта ала. Автор иҗат иткән романнар эзлекле бербөтен, хәтта ниндидер бер система хасил итәләр. Әлбәттә, аларны кабул итү өчен укучының үзеннән дә ниндидер омтылыш, кызыксыну сорала татар җанлы, ата-бабаларын һәм аларның ерак буыннары белән кызыксынучы татар баласы өчен бу бигрәк тә кирәк автор үзе дә иң беренче чиратта нәкъ әнә шундыйларны күз уңында тотып иҗат итә булса кирәк. Һәм укучының үзеннән, аз-азлап кына булса да, тарихның чын барышын ачыкларга теләү, аның хакыйкати чыганакларына таянып, шуларның тәгаенлегенә ихтирамлы ышаныч булдыру бу әсәрләрнең дөньяны танып белүдә һәм кешеләрне тәрбияләүдә әһәмияте тагын да үскәнлеген аңларга кирәк була торгандыр.
Әдип зур осталык белән аерым бер чор яисә вакытның фараздай кабул ителерлек нокталарына кагыла, кызыклы әдәби сюжетлар тудыра, алар шул заманның җанлы образларына, сурәтләренә әвереләләр һәм безне бөтен рухыбызны, батырлыгыбызны, җаныбызны шунда алып китәләр. Вакытлыча гына булса да, үзебез дә шул чор, шул заманнарның җанлы шаһитларына, замандашларына әвереләбез. Шул ук вакытта әсәрләрдәге тормыш күренешләрен тик иҗатчы тарафыннан җанландырылган фараз яисә шартлы вариация рәвешендә кабул итәргә кирәклеге хакында да онытмыйбыз.
Авторның үзалдына укучыларны кызыксындыру, мавыктыру, билгеле бер тарихи чорның геройларына, шәхесләренә, хәлләре-вакыйгаларына, фактларына игътибарыбызны юнәлдерү бурычын гына куйган булуы да мөмкин. Әгәр дә шулай икән, монысы да кечкенә әйбер түгел. Ерактагы калын-калын катламнар астында күмелеп калган, чуар һәм буталчык тарих сәхифәләрен нәкъ булганынча төп-төгәл, тулы дөреслегендә ачып бирүгә әдәбиятчылар дәгъва итә алмыйлар һәм аңа омтылмыйлар да. Бу эш башлыча тарих фәне белән махсус шөгыльләнүчеләргә профессионалларның үзләренә кала. Гомер көзләрен матур язларга әверелдереп яши белүче олы шәхес Татарстан Республикасының халык язучысы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, язучы Мөсәгыйт Хәбибуллин әнә шундый гадел тарихчыларның күзәтүләренә, ачышларына колак салырга тырыша һәм, дөреслек юлыннан барып, матур нәтиҗәләргә ирешә.
Рифат Сверигин, 2007
Атилла
Тарихи роман
Бу романны соңгы биш гасырда азатлык юлында
корбан булган шанлы татар халкының
каһарман улларына багышлыйм.
Автор
Безнең эраның I гасырларында төрек каганлыгы эчке сугышлар нәтиҗәсендә ике зур төркемгә бүленә. Төрекләрнең бер өлеше Кытай империясе канаты астына сыена, икенче өлеше, олау-кибетләрен, хатын-кызларын югалта-югалта, яу-орышлар аша көнбатышка таба юл яра һәм 155158 елларда Җаек-Идел елгалары арасындагы далага чыгып, биредәге сармат һәм фин-угор кабиләләре белән кушылып, көнбатыш төрекләрнең ил-дәүләтен төзи. Язма тарихка кереп калган бу күчештән соң 200 еллар үткәч кенә, көнчыгыш дала-җәйләүләреннән кузгалганда кибет-олауларын һәм хатын-кызларын югалткан төркиләр, куәтле көчкә әверелеп, биредә көн күрә башлыйлар.
Л. Н. Гумилёв
Ләкин монда инде аларны, Кытай тарихчылары кебек, «хуннар» яисә «унуклар» дип түгел, ә «гуннар» дип, ары таба «болгарлар», «кыпчаклар», бүген исә «татарлар» дип атыйлар. (Ассызык авторныкы.)
«Атаклы Атилла 395 елда туа. Мәңгүк атлы хөкемдар улы. Ул утыз өч буынга кадәр үзенең бабаларын белгән».
Весс Робертс. АКШның Хәрби һава көчләре киңәшчесе,фәлсәфә фәннәре докторы
Гуннар ханы Атилла кул астында корал йөртә алырлык 700 мең кеше була. Атилла сәясәтен тормышка ашыра башлаган гуннар бер-бер артлы җиңү яулыйлар. Гуннар якынаюын ишетеп, халык кала-авылларын ташлап китә, күп очракта аларга сугышып торырга да туры килми Ауропа озак вакытлар Атилладан куркып яши һәм аны күралмый. Данте Алигьери үзенең «Илаһи комедия» сендә болай дип яза: «Аллаһы Тәгаләнең Атиллага кулы җитте, һәм ул аңа җәзасын бирде». Ауропалылардан бигрәк тә венгрлар Атилланы горурланып искә алалар: «Без, көнбатыш кешеләре, Атилланың тулы һәм тирән мәгънәгә ия булган фикерләрен әле булса аңлап бетерә алмыйбыз». Цезарь да (никадәр данлыклы булса да!), Бөек Александр да Атиллага хас сыйфатларга тулысынча ирешә алмаганнар
Весс Робертс «Гуннар императоры Атилланыңлидерлык серләре» китабыннан
440 елларда Атилла утрак тормышка күчә. Ул Дунай елгасы буена «Илембул» дигән кала күтәртә. Халыклар бу каланы «Гунстан» дип йөриләр.
Автор
Беренче китап
1
Орыш кырында каты яраланган Шимбай ханны угланы Мәңгүк алып чыкты. Ул үзенең елгыр алае белән дошманнарны ера-ера, кылычы белән уңга-сулга селтәнә-селтәнә, күкрәгенә ук кадалган атасы кырына үтте, ат ялына капланган ханны ияреннән суырып алды да, алае яклавына сыенып, орыш кырыннан чыгып чапты. Гаҗәбе шул булды: ике яктан да югалтулар күп булгангамы, «унуклар» дип аталган ак төрекләрнең олау-кибетләрен һәм хатын-кызларын кулга төшергәнгәме, дошман аларны куа килмәде. Дошман тырнагыннан котылган Мәңгүк угланга икенче көнне орыш кырында шактый югалтуларга дучар ителгән Сакмар меңбаш белән Көнбаш атакай килеп кушылдылар.
Шимбай ханның хәле авыр иде. Юлны кисеп аккан елганы кичүгә, унуклар ашыгыч рәвештә киез йорт кордылар, каты яраланган хан гәүдәсен, ат өстеннән алып, сак кына ак киезгә кертеп салдылар. Нидер өмет итеп, үлем белән тартышып яткан Шимбай ханның ярасын кара төрекләр аксакалы Көнбаш атакай карады. Хан ярасына ул ниндидер төнәтмәләр сөртте, бөркет каурые белән ханның канланып кипкән иреннәренә шифалы су тигезеп торды, ахыр килеп, ук тигән яраны, өшкерә-өшкерә, ялкын белән көйдерде. Әмма унуклар санында йөргән ак төрекләр тарафына Тәңре әҗәле юл ярган булган икән инде сихәтләнмәде хан, хәле бер дә җиңеләймәде. Алай да Көнбаш атакайның тырышлыгы бушка китмәде, өшкергән ялкынның ярдәме тидеме бер мәлгә аңын югалтып торган Шимбай хан күзләрен ачты, үзе тирәли тезләнеп утырган угланнарына, туганнарына, ахыр килеп, Көнбаш атакайга бакты. Атакайга нидер әйтергә дип кипшергән иреннәрен ачарга итте, ымсынып куйды, иллә авызыннан сүз чыкмады, тик күз төпләреннән тәгәрәп чыккан ике бөртек яшь бертын тынып торды да бит-сакалы буйлап аска тәгәрәде, соңгы мәлдә бер яшь бөртеге җирән сакал эченә кереп сеңде, икенчесе сакалында бераз эленеп торды да, ак киезгә төшеп, тәгәрәп югалган терекөмештәй юкка чыкты. Бу инде Шимбай ханның соңгы сулышына Тәңре җибәргән ишарә иде. Әмма алай булмаган икән әле, Тәңре кодрәте белән, үз куәте илә Шимбай хан янә күзләрен ачты һәм, барысын да гаҗәпкә калдырып, туганнарына, угланнарына бакты, күз карашын Көнбаш атакайда туктатып, ап-ачык итеп: