«Хәтер ярлары» (1977), «Унсигезенче яз» (1969), «Икмәк кадере» (1968), «Тау белән тау очрашмаса да» (1970) повестьлары, бигрәк тә «Чоңгыллар» (1973) һәм 80 нче еллар башында иҗат ителгән «Сулар үргә акса да» (1983) романнары прозабызга тормышны бик яхшы белүче һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җанлы геройлар образлары аша аңлатырдай каләм остасы килгәнлеген хәбәр иттеләр. Бу иҗат башка каләм әһелләренең, тәнкыйтьчеләрнең, тәҗрибәле әдәбият галимнәренең игътибарын да җәлеп итте. Каләмдәшләреннән Гариф Ахунов, Рафаэль Мостафин, Атилла Расих, Фәрваз Миңнуллин, Флүн Мусин, Хәсән Сарьян, Мансур Вәлиев, Фоат Галимуллин, Мәхмүт Әхмәтҗанов, Фатих Урманчиев, тарихчы галимнәр Әбрар Кәримуллин, Фаяз Хуҗин әдәбият сукмакларыннан үзенчәрәк атлап киткән, әле һаман да күпләргә яшь әдип булып тоелган Мөсәгыйт Хәбибуллинга кыйммәтле киңәшләрен бирергә ашыктылар, әсәрләрендәге кайбер кимчелекләрне алга таба булдырмау ысулларын эзләштеләр, уңышларын күреп сөенештеләр.
Һәр яңа әдәби күренешкә аеруча сизгер тәнкыйтьчеләрдән саналган Фәрваз Миңнуллин «Яңа өй» хикәясен укып, болай дип яза: «Язучы геройларның үзара мөнәсәбәтләрен, эчке кичерешләрен бик оста сурәтли, ул мәхәббәтнең һичкем башына килмәгән якларын ача, кеше күңеленең, кеше җанының әллә кайдагы тирән упкыннарына барып җитә»[2].
Әдәбият галиме Фоат Галимуллин әдипнең күп әсәрләрен күздән кичереп, тикшереп чыга, аларның укучыны мавыктыру серләрен ачарга тели, һәм моның әлеге әсәрләргә бик мулдан салынган тойгы-фикерләр, бигрәк тә кешеләрне ярату, аларга карата игелеклелек, мәрхәмәт хисләре, кешелекле мөнәсәбәтләрдән башка була алмавын дәлилле исбат итә. Шулай итеп, ул М. Хәбибуллин иҗатының үзәген һәм алга таба үсеш юнәлешен һәм киләчәген бик дөрес билгели[3].
Моның шулай икәнлеген 19761986 еллар аралыгында Казанда ике тапкыр татар телендә, Мәскәүдә өч тапкыр рус телендә китап булып басылып дөнья күргән «Чоңгыллар» («Водовороты») романыраслый. Әдәби җәмәгатьчелек, тәнкыйть әсәрне югары бәяләде.
«Чоңгыллар» романы басылып чыккач, Хәсән Сарьян аныкүп язмышлы, җитди проблемалы әсәр, бигрәк тә баш герой, колхоз җитәкчесе Талип Бикмуллин образы уңышлы эшләнгән дип билгеләп үтте. Әсәр безне дә Талипның уй-хыяллары, реаль эшләренә җәлеп итеп алып кереп китә, ә бу эшләр, бүгенге көндә дә гаять актуаль булган проблема авылны яңача яшәтә башлау аның тормышын индустриаль рельсларга күчерү мәсьәләләре белән дә бәйләнгән иде. «Роман әдәби яктан нык кул белән эшләнгән, һәм ул авторның әсәрдән әсәргә осталыгы үсә барганлыкны раслый. Мөсәгыйт Хәбибуллинның әдәби теле нык. Беркемдә очрамаган өр-яңа тәгъбирләре, чагыштырулары бар. Мин бу романны һич булмаган җитезлек белән укып чыктым. Чөнки андагы кешеләр язмышы күңелләргә үтеп керә «тагы ни була, тагы ни була?» дип мавыктырып ияртеп алып китәләр»[4].
Үз вакытында тәҗрибәле каләмдәшенең хәер-фатихасын алган М. Хәбибуллинга күңеленә якын һәм иҗади яктан өметле күренгән темаларны ачасы да ачасы гына иде бит?! Әмма ни гаҗәп! Нәкъ шушы үзенә зур уңыш һәм абруй алып килгән «Чоңгыллар» романы бүгенгәчә аның заман темасына язылган соңгы әсәре булып кала бирә. Әдип бу темадан бөтенләй читләшә, әлеге темага язудан туктый. Нәрсә булды икән соң?
Аның иҗатында зур борылыш ясала ул алдагы иҗатын тулысынча тарихи романнар язуга багышлый. Әдип үзе моны болай аңлата: «Мине Таҗикстанга дөнья читенә язмыш үзе алып килгән булып чыкты. Мин мәктәптә тарих фәне укыта башладым. Ә дәреслекләрдә татарларга карата үтә ачы каһәр укыла. Еш кына дәрестә үк мине бимазалы уй баса иде. Безнең татар бабаларыбыз шул чиккә җитеп явыз булганнар микәнни?.. Үзем сөйлим, үзем бабаларыбыз турында уйлыйм. Нигә аларны Русия тарихчылары шул дәрәҗәгә җитеп яманлыйлар. Мин еш кына бабаларым өчен ояла идем, чөнки ул вакытта Русия тарихчылары язмаларына ышана идем әле. Алар ничек язган, шулай булгандыр кебек тоела иде»[5].
Шул вакытта ул тормышында һәм иҗатында зур рухи борылыш ясаткан затларны татар халкының чын тарихын яхшы белүчеләрне Оренбург имамы Мөхәммәтҗан аксакалны, Габдрахман Таһирҗановны һәм олы галим-тюрколог Лев Николаевич Гумилёвны очрата. Аларның дәресләрен, лекцияләрен тыңлый, ихластан әйтелгән киңәшләрен ишетә, кыйммәтле тарихи чыганаклар белән таныша. «Болар минем бабаларым тарихы белән кызыксынуыма яңа ялкын өстәп җибәрделәр, ди әдип. Мин монысын да янә язмышыма юрадым. Соңрак, инде тәгаен тарихи әсәрләр язарга керешкәч, бу олы галимнәрне миңа Аллаһы Үзе җибәргәндер дигән фикергә килдем».
Шул көннән башланган әлеге ялкын сүнми-сүрелми әдип иҗатын яктыртып тора. Л. Н. Гумилёвның «әдәби әсәрләр аркылы чын тарих мәгълүматларын үз халкыгызга тизрәк җиткерә алырсыз» дигән сүзләренә колак салып, М. Хәбибуллин дөнья галимнәре туплаган төрле чыганаклар буенча тарихны ныклап өйрәнергә, эшкәртергә, тәртипкә салырга керешә. Бу эзләнүләрнең беренче нәтиҗәле җимеше буларак 1985 елда «Кубрат хан» романы туа.
VI гасыр азакларында болгар ханы Кубрат, Таман ярымутравы, Азов диңгезе буйларын һәм Тын елгасының түбән якларын биләп, Бөек Болгар дәүләтен төзи. Бу урында без сүзне тарихны яхшы белүче Әбрар Кәримуллинга бирик: «Кубрат хан турында Мөсәгыйт архивлардан һәм төрле борынгы чыганаклардан бик күп мәгълүматлар җыя. Һәм, ниһаять, үзе хыялланган «Кубрат хан» романын язарга керешә. Әнә шунда аның күз алдында борынгы бабаларыбызның төс-йөзләре генә түгел, шөгыльләре, кием-салымнары, холык-фигыльләре, ни ашап, ни эчеп яшәүләре, ни белән кәсеп итеп, тереклек итүләре җанлана башлый. Әмма әле ул Кубрат ханнан ераккарак китәргә кыймый, гәрчә төрки-татар бабаларыбызның бик борынгылары гуннар, кыпчак-болгарлар хакында белсә дә. Чөнки Кубрат хан турында, төрки-татар бабаларыбыз хакында мәгълүматлар аз була. Мәгәр өйрәнә башлагач, моңа да ачкыч табыла. Миңа калса, татарлар турындагы мәгълүматлар буенча беренче урында, һичшиксез, Кытай чыганаклары тора. Икенче урында фарсылар, өченче урында әрмән һәм Рим-Византия тарихчылары, дүртенче урында гарәпләр, бишенче урында руслар, алтынчы урын биреләдер татар галимнәренә. Әнә шуларның барысын да сөреп чыгып, чагыштыра-фаразлый алганда гына татар халкы турында хакыйкый тарихны язып булыр кебек миңа. Мөсәгыйт Хәбибуллин исә моңа әдәби образлар аша ирешеп ята»[6].
Эзләнә торгач, М. Хәбибуллин бик кызыклы нәтиҗәләргә килә: татар халкы бик борынгы халык икән, һәм аның тарихи язмышы башка күп кенә халыклар тормышы белән тыгыз бәйләнештә булган. Шулай булгач, ул халыкларның борынгы тарихларын да белергә кирәк икән. Әмма боларны үзең генә белү җитми, укучыларга җиткерә белергә дә кирәк. Моңа тарих дәреслекләре аша гына ирешеп булмаячак. Кызыксынучылар аудиториясен киңәйтим, чын тарихны күпсанлы укучылар массаларына җиткерим дисәң, шул темаларны иңләгән матур әдәбият әсәрләре иҗат итәргә кирәк. Ә әдип моны эшли ала һәм М. Хәбибуллин тарихи романнар язарга керешә. Ул гына да түгел, алга таба үзенең иҗат кыйбласы тик шушы юнәлештә генә икәнлегенә инана.
19811984 елларда иҗат ителгән «Кубрат хан» романының үзәгендә моннан ундүрт гасырлар элек хәзерге Төньяк Кавказның Таман ярымутравында күпсанлы ыругларны берләштергән Бөек Болгар дәүләтенең барлыкка килеп яшәп ятуы, анда христиан һәм ислам диннәренең көчәюе, мәҗүси йолаларның алар тарафыннан йотыла баруы һәм, ниһаять, дәүләтнең таркалуы, андагы шәхесләр һәм ыруглар фаҗигасе сурәтләнә. Кубрат хан белән төптәңре Ирсан арасындагы көрәшне әсәрнең төп тамыр сызыгы дип санап була. Аңардан башка укучының күз алдыннан бик күп җанлы образлар Кубратның якыннары, балалары, аның даирәсенә кагылышлы күпсанлы персонажлар үтә: хатыны Аппак, кызлары Чәчкә, Илбарис баһадир, Балкар илхан, Аспарух илхан, Аслан илхан, шулай ук Византия илчеләре, философлары һ. б. бик күпләр әсәрнең шактый чуар һәм кызыклы образлар җыелмасын тәшкил итә.