Всего за 176 руб. Купить полную версию
Ай калкып акрын туадыр,
Ир егет яуны куадыр,
Ир булсаң, суны үткел
Суны үтеп мине тоткыл!
Аваз бирде Киң Җанбай:
Көчле илгә син яу ачтың,
Батыр булып алга бастың,
Батырлыгың күрсәт, мордар,
Суны үтеп нигә качтың?
Аваз бирде Идегәй:
Таймам баскан юлымнан,
Салмам сөңге кулымнан,
Салмам калкан иңемнән,
Яу җыярмын илемнән.
Яуга тиңдәш яу җыйсам,
Идел суын кичәрмен,
Кем батыр да кем куян
Шул чагында ил күрер.
Җакталы тунның эчендә
Җак җоннары чәчелеп,
Идел аша чакырып,
Җанбай анда тулгайдыр:
Идегәй би, дусым, ай!
Идегәй би, дусым, ай!
Ханың-ияң чакырадыр,
Борылып Идел кичсәнә!
Кайтсана, Идегәй, кайтсана!
Каерылып атың башын тартсана!
Кайтып өең тапсана!
Иңсәсе биек Бүз Урдага[198]
Иңкәеп сәлам бирсәнә!
Ирене юка чынаяк,
Хан-ияң бал бирәдер,
Ханәшләр тоткан сараяк,
Сүрәтмәле сөт кымыз
Кулыннан коеп бирәдер,
Эчсәнә, Идегәй, эчсәнә!
Ияренең кашы алтын,
Йөгәненең башы алтын,
Колагын бездәй кадаган,
Кәгелен[199] кыздай тараган,
«Чу!» дигәндә, очкан кошны
Узып китмәгә яраган,
Йөргәндә эзен санаган,
Notes
1
Туктамыш (?1406) 1380 елдан башлап хакимлек иткән Алтын Урда ханы, Җучи хан нәселе дәвамчысы. Аксак Тимер явында (13891395) җиңелә, Тимер Котлыг хан тарафын-нан тар-мар ителә (13981399).
2
Күчә урам.
3
Алтын Таш Сарай шәһәрендәге хан бистәсе.
4
Суна кыр үрдәгенең сирәк очрый торган бер төре.
5
Кош чөю өйрәтелгән ау кошлары белән җәнлек аулау, кошны кулдан чөеп җибәрү.
6
Ул дәрья дигәне Җаек, бу дәрья дигәне Идел, ягъни Иделдән ары Җаек, Җаектан ары Сырдәрья дигән сүз.
7
Әмир Бырлас Шаһ Тимер Аксак Тимер (Тимерләнк, Тимерлан, Тимур, 13361405), Ур-та Азия дәүләт эшлеклесе, полководец, 1370 елдан әмир, чыгышы белән Бырлас ыруын-нан. Башкаласы Сәмәрканд булган дәүләт төзегән, Алтын Урданы тар-мар иткән, Иранга, Кавказ артына, Һиндстанга, Кече Азиягә һ.б. талау походлары ясаган.
8
Ак Түбә елга һәм түбә исеме. Алтын Урда чорында Иделдән алып Сырдәрьягача булган җирләр Ак Түбә һәм Ак Урда дип йөртелгән.
9
Кур кымыз ачыткысы, кымыз төбе.
10
Тугры кош кундыра торган агач. Бу сүзнең «тур, тургач» рәвешендә әйтелеше дә очрый.
11
Сум яки сом саф, катнаштырылмаган. Сум акча, сум ит кебек сүзләрдә дә очрый.
12
Чонтык кыска, җитешмәгән. Аксаклыгыннан көлү. Аллегорик мәгънәсе «хан булырга синең нәселең затсыз, артымнан җитәргә аягың кыска».
13
Бүз тойгын ак карчыганың бер төре, Туктамыш ханның икенче дәрәҗәдәге ау кошы.
14
Бидаяк карчыганың бер төре.
15
Бөтелү язылу.
16
Күгәл кыр үрдәгенең бер төре.
17
Котлыкыя тарихчыларның күпчелеге күрсәтүенчә, ак мангыт ыруыннан булган. Мангыт кабиләсенең бер өлеше башлыклары Нугай мирза исемен алып, нугай дип аталып киткән.
18
Би аксөяк, феодал.
19
Йөгенү бер аякка тезләнеп хөрмәт күрсәтү, реверанс, баш ору.
20
Томшыгы тома борын очы яссы, тупас, үткен түгел.
21
Шил кайтыш.
22
Кур кымызның ачыткы төбе.
23
Телен алмау сүзенә илтифат итмәү.
24
Кас дошман җан алырга йөргән дошман, халык телендә «хас дошман» рәвешендә дә әйтелә.
25
Кон чырай.
26
Чыңгыз Чыңгыз хан (Тимучи, 11551227 еллар тирәсе). Ул 1206 елдан Монгол импе-риясенең ханы булган, Азиягә һәм Көнчыгыш Европага яулап алу походлары оештырган.
27
Агыр йорт хөрмәтле йорт.
28
Салык салым.
29
Түрәсез калган киң йортның Туктамыш хан тәхеткә килер алдыннан Сарай беркадәр вакыт хансыз тора.
30
Түрәсен көтү хөкем йөртү.
31
Ырыс бәхет.
32
Җүя логик нәтиҗә.
33
Дәрваза шәһәр капкасы.
34
Ямчыгыл почта йөртүче, ям почта.
35
Фареван муллык, иркенчелек.
36
Икселмәс кимемәс.
37
Индеге хәзерге.
38
Шур татыр тозлы җир һәм тозлы су.
39
Мангыттан азган чал татар Туктамыш хан үзе монгол нәселеннән булганлыктан, Котлыкыя бине татар дип хурлый.
40
Пәридән булган анасы Идегәйнең анасы җен кызы, пәри яки шүрәле булуы турында бик күп вариантта легендалар бар.
41
Чаңырак җәйләүдәге күчмә киез өйләрнең түбә алкасы.
42
Аталык хан балаларын тәрбия итүче. Зарыйлык белән килүчеләрнең зарын ханга җиткереп торучыларны да шулай атаганнар.
43
Пир карт, җитәкче.
44
Дуадак ялгыз; нәселе киселгән оясыз казны дуадак каз диләр.
45
Кол язарда кол ялгышканда.
46
Кайт кайтыш, йомшак, ким.
47
Салкын Таш җәза мәйданы булган урын.
48
Чүң зур.
49
Үрт салу үрләтеп ут салу.
50
Идегәй легендаларда Идегәйнең табылдык бала булуы әйтелә. Ул итектән табыла яки итек эчендә үлемнән сакланып кала һәм бу аңа Идегәй исеме бирелүгә бер сылтау итеп күрсәтелә. Идегәй үзе 1419 елда Алтын Урда сарай аристократиясенә каршы сугышта үте-релгән, тарихта билгеле бер шәхес, халыкның легендар батыры.
51
Фирасәт үтә күрүчәнлек, үтә зирәклек.
52
Җәй җәя.
53
Уй чокыр, уйсу җир, уелган җир.
54
Уйпыксыз чичән тел остасы.
55
Чүлләү чүлдә йөреп сусау.
56
Ясак әйберләтә салым, закон хөкемендәге мал. Бу сүзнең «корал һәм кораллану, отряд булу» мәгънәсе дә бар.
57
Түрәсен бирү хөкем йөртү.
58
Айдала ачык дала, такыр дала.
59
Кушак билбау.
60
Ту (туг) байрак, флаг.
61
Тун гомумән, «кием» дигән сүз булган.
62
Яр салу аваз салу.
63
Бүз бала биредә «асыл бала» мәгънәсендә.
64
Аякта азакта, соңында.
65
Кайтием? Кайсылай итәем, нишләтим?
66
Бәйге тоту ярышта җиңү.
67
Яурын калак сөяге, арка турысы.
68
Ал кара кеш биредә ал сүзе төсне түгел, бәлки бик яхшы, югары сыйфатлы булуны аңлата.
69
Давылбаз кош чакыру өчен күннән ясалган барабан.
70
Болгардаен (болгар кебек) бу урында «күн» мәгънәсендә, болгари тун.
71
Айтулы Идегәйнең хатыны булачак кыз исеме.
72
Ару биредә «сылу» мәгънәсендә килә.
73
Кадыйрбирде Туктамыш хан улы, 1419 елда үтерелә.
74
Xанәш хан хатыны, ханча.
75
Аналыклар тәрбияче өлкән хатыннар.
76
Ту бия колынламаган бия.
77
Чүмәк аяклы бишекнең астына куелган кран.
78
Төбәк бишекнең төбе.
79
Семәк бала тотыну өчен бишеккә куелган әйбер.
80
Алкыш яхшы теләк.
81
Норадын Идегәйнең улы. Вариантларда Норалын, Морадым, Нургали, Нургадил формасында да очрый. Тарихи документларда Нуретдин буларак билгеле. 1419 елда үлә.
82
Кам камканың бер төре.
83
Йөрге биләүсә.
84
Клакай камка алтын яки көмеш аралаштырып, бизәкләп тукылган ефәк тукыма, чатма, парча.
85
Явыр яу ире, яугир.
86
Карачы биләр һәм мирзалар сыйныфының иң югары кешеләре.
87
Егач җимеш агачы.
88
Сумгыллау көязләнү.
89
Яу микән, ил микән «дошман микән, дус микән» мәгънәсендә.
90
Кынаб кын, кыны.
91
Шыгавыл ишек сакчысы.
92
Сараяк сары аяк, сары кәсә.
93
Аңдыру кисәтү, сиздерү, аңына төшерү.
94
Куксымый исләнми.
95
Чулман Кама елгасы.
96
Мәлем мәгълүм.
97
Иңкәю иелү.
98
Искемне бирсәм иләмәс ягъни иске киемне бүләк итеп бирсәм дә кадерсезгә кимәс.
99
Тулгау тезмәләп әйтү, җырлау.
100
Якмады йогышмады, ошамады.
101
Кашкару чаллану.
102
Кул гаскәрнең бер як канаты.
103
Күч күчмәләрнең урыннан урынга күчүе.
104
Исфаһан Иран шәһәре. Ул заманнарда Исфаһан осталары яхшы корыч коюлары белән данлы булганнар.
105
Ярашык чабыш өчен алдан күнектереп куелган ат.
106
Хәфия яшерен.
107
Какбак капка, капкач.
108
Айлар чигә чәче.
109
Бузлау елау.
110
Кушалыклау куш итү.
111
Утау күчмә өй, тирмә.
112
Тимер тун көбә, панцирь.
113
Раесы уе.
114
Асу билгесез, ят.
115
Кәмалның углы Киң Җанбай тарихи документлар буенча билгеле кеше, Туктамыш ханның вәзире.
116
Изү күлмәкнең ал якасы.
117
Садак ук, җәя сала торган савыт.
118
Нар бер өркәчле дөя.
119
Улда, Вылда (Вилдан) оҗмахта хезмәт күрсәтүче.
120
Ат тоту исем тоту.
121
Тамагына алты хат тыгу төрле тел белү.
122
Саба кымыз йөртә торган зур күн савыт.
123
Чүбин аяк ат менгән (чүбин аяк агач аяк); бу юллар «аның җеназасы күтәрелер көн җиткән» дигәнне аңлата.
124
Субра «гүзәл җырчы» мәгънәсендә, халык җырчысы. Дастанда җырчының исеме «Хубра» рәвешендә очрый.
125
Мөчә әгъза.
126
Чокчыт яңак сөяге.
127
Сыбай атка атланган кеше.
128
Арыш тәртә.
129
Сият бизәк әйберләре.
130
Чапчак кисмәк.
131
Аякчы кәсә өләшүче. Хан мәҗлесендә хөрмәтле эш саналган.