Всего за 176 руб. Купить полную версию
Менмәгә бирсәң җәбә[137] бир
Тибенгедән[138] тир чыкмас;
Чөймәгә бирсәң карчыга бир
Канҗагаңны[139] буш итмәс;
Кимәгә бирсәң кара бир
Эче тузмый тышы уңмас;
Сөймәгә бирсәң сылу бир
Ак сарайга сөйкәнеп
Елый калса кем алмас?
Җикмәгә бирсәң атан[140] бир
Арышы сынмый мыгаймас[141];
Саумага бирсәң кысрак[142] бир
Кукрайга[143] тигән суыкка тими суалмас[144].
Ерау балны эчкәндә,
Бал йөрәккә төшкәндә,
Туктамышка янә әйтте:
Иделдә булды илле хан,
Җаекта булды ялгыз хан,
Ире ханның уагы,
Уак[145] ханның иресе
Карт бабаң да хан иде,
Алымы синнән аз иде,
Биреме синнән күп иде,
Тулга да тулга дисез,
Җырла да җырла дисез,
Ни җырлаек сезләргә?
Ни бирерсез безләргә?
Туктамыш хан анда әйтте:
Ал кара кеш тун бирим мин сиңа,
Сайлап алып кияр булсаң, ераучым,
Кыңгыраулы күк карчыга бирием,
Күл кыдырып[146] чөяр булсаң, ераучым!
Алпан да тилпән йөгертеп,
Адымын җиргә куыртып,
Аргымак ат бирием,
Камчы тартмый менәр булсаң, ераучым.
Ханәкәдән артык ару бар,
Көнәкәдән артык сылу бар,
Аны да алып бирием,
Уң җиреңә ултыртып,
Аркасыннан сөяр булсаң, ераучым!
Аякчым булып утырган
Анау да торган Кобогыл,
Аның да нинди ир икәнен
Әйтеп тә бирер булсаң, ераучым!
Азамат ир Туктамыш
Субрадаен ерауның
Иңсәсенә кара самур[147] тун бирде,
Үз кулыннан бер сараяк бал бирде.
Сыпра сынлы суп ерау
Сараякны алгачтан,
Аны авызына алмастан,
Идегәй белән Җанбайны
Кашына ымлап алдырып,
Киң Җанбайның йөзенә
Сорау биреп аны әйтте:
Бездән борын заманда
Тунику[148] атлы хан үтте,
Яу булганга яу булды,
Ил булганга ил булды.
Олы ханның уагы,
Уак ханның олысы
Туникуга баш иде.
Тунику күктән ашканда,
Кытай йортын басканда,
Аның олы вәзире
Тат торуны Колатай,
Даладан табып бер бала,
Тарун[149] булып үстерде.
Югалчы бала[150] ир булды,
Озак үтми яу булды;
Тат торунын кузгатып,
Туникуны каулады.
Туникуның тәхетенә
Колатайны хан итте.
Хан булган соң Колатай,
Югалчы үскән баланың
Кырсак[151] башын чаптырып,
Туникуны кайтарды.
Сорау бирәм, олы би,
Кайсы дөрес эшләде?
Кәмалның углы Киң Җанбай
Җавап биреп аны әйтте:
Ак калада уйга бай
Йорт агасы Субратай[152],
Йөз туксан биш яшәдең,
Күпне күреп байкадың,
Күпне белеп сөйләдең,
Синнән кала мин байгыш,
Әйтеп-әйтеп ни әйтим?
Азамат ир Колатай
Яман юлга басмады,
Хан булган соң сарайда
Югалчыны үтереп,
Тунику данын саклады.
Сыпра сынлы Субра
Идегәйгә карап анда әйтте:
Яу түбәгә баш егет,
Яшең утызга җитмәен
Тугыз йортка дан булдың;
Азамат ир Кобогыл!
Төпчек атаң белмимен,
Өч азамат әңгәмәсен[153]
Байкап күрсәң ни булгай?
Анда әйтте Идегәй:
Ак калада уйга бай,
Йорт агасы Субратай.
Йөз туксан биш яшәдең,
Азау тешең ашадың,
Күпне күреп байкадың;
Югалчы үскән батырның
Аты иде Тимертау,
Аның атын әйтмәдең,
Йорттан аны яшердең,
Убалын[154] кая куярсың?
Өнәндә[155] булды сигез хан,
Олы ханның уагы,
Уак ханның олысы
Туникуга баш иде,
Тунику күккә ашкан соң,
Кытай йортын баскан соң
Үзен күккә ашырган
Йортына кыңгыр карады,
Йорты фәрван булмады;
Көчлесе кол биләде,
Көчсезе зар иңрәде,
Күккә ашкан Тунику
Йортына күзен салмады;
Югалчы үскән Тимертау
Йортның зарын аңлады:
Юл тапмаен адашкан
Чалпы йортка юл булды.
Чалпы[156] йортны кузгатып,
Туникуны каулады,
Йортка күзен салмаган
Туникуны каулаучы
Тимертау дөрес эшләде;
Йортның уен байкамый,
Тимертау сүзен тыңламый,
Сын битләгән[157] сорандай
Мылҗырап йөргән Колатай,
Тимертау башын чаптырып,
Убал ялгыш эшләде,
Минем белгәнем шул, диде.
Җавап сүзен алгачтан,
Сынап бер карап торгачтан,
Өлкән ерау Субра
Идегәйне җүпләп анда әйтте:
Яшь җелектә май була,
Акылы уйга бай була:
Җелегеңә май тулган,
Акылың уйга бай булган.
Аны әйтеп Субра,
Сары балны күтәреп,
Идегәй белән Җанбайга
Тулгай биреп янә әйтте:
И сары бал, сары бал,
Сары балны кем эчәр?
Икең бергә килгәндә,
Кайсыгыз батыр ир булса,
Алып та алып шул эчәр!
Субра алай дигәндә,
Җанбай уйга килгәндә,
Идегәй алып аны эчте.
Субра ерау анда әйтте:
Афәрин, батыр икәнсең!
Ханга дуслык иткәндә,
Дуслыгың ничек итәрсең?
Ханга хаслык иткәндә,
Хаслыгың[158] ничек итәрсең?
Идегәй торып анда әйтте:
Ханга дуслык иткәндә,
Чыгып кала бозармын,
Казнадан казна китереп,
Ханның күңелен табармын.
Ханга хаслык иткәндә,
Арсаеп[159] атка менәрмен,
Карчыга булып очармын,
Ханны куып басармын,
Балын канҗагама асармын;
Бүленгән куйдай итәрмен,
Бүректәй киеп китәрмен,
Казнасын алып илгә,
Ханлыкны лаек бигә бирермен,
Мин дигәнне кылырмын,
Дигәнемне кылмасам,
Атамның хәрәм углы булыем!
Сыпра сынлы суп ерау
Идегәй белән Җанбайны
Икесен бер сынап күргәчтән,
Туктамышка аны әйтте:
Әй ханиям, ханиям,
Әйт дисең дә куймыйсың,
Әйтмәгә авызым бармыйдыр.
Бармаса да әйтием:
Кара лачын, Бүз тойгын
Икесе ике ояның кошы икән,
Остазларыңа тоттырып,
Икәүне бер тургачка кундырдың.
Кашында торган ике ир:
Берәве аның олы угыл,
Маңлае чыкык[160], гүзәл булыр,
Батыр булыр шул угыл;
Җантая биреп утырган,
Җанбай аты аталган.
Ирне салкык[161] күренә
Җанбаз[162] булыр шул угыл,
Кәмалның углы Киң Җанбай,
Сүзгә чичән ир Җанбай
Киңәш бирер картларга,
Яуга чыгар атларга,
Бездән дәүран үткәндә,
Сезгә дәүран җиткәндә,
Та кем калды ханнарга!..
Аргы угыл да бирге угыл,
Шул читтәге шул угыл
Кош борынлы Кобогыл,
Бүре пычым[163] шул угыл,
Балтыры җуан, кулы үнән[164],
Җай татарга охшый шул угыл;
Ирене юка күренә
Чичән икән Кобогыл,
Яурыны яссы, муйны озын,
Җәй тартмага кулы озын
Мәргән икән Кобогыл;
Бармагы җиздәй маешкан
Чибәр икән Кобогыл;
Чәче айдай балкыган
Асыл икән Кобогыл;
Бите нурдай түгелгән
Түрә булыр Кобогыл
Туктамыштай олы хан
Сараенда ятып төш күрде.
Уянып уйлар бакканда,
Юранып юрау тапмады.
Сыпра сынлы суп ерау
Тора биреп тулгайдыр,
Тулгай биреп сарныйдыр[165]!
Сарныйдыр да җырлыйдыр.
Бал бөйрәккә төшкәндә,
Бал белән йөрәк пешкәндә,
Субра аны җырлайдыр:
Мин картыңмын, картыңмын,
Күпне күргән картыңмын.
Ни күрмәгән картыңмын?
Башлык та башлык Башлык хан
Аны күргән картыңмын;
Аннан соңгы Абыл хан
Аны күргән картыңмын;
Аннан соңгы Кара хан
Аны күргән картыңмын;
Аннан соңгы Ала хан[166]
Аны күргән картыңмын;
Олы бабаң Томавыл[167]
Аны да күргән картыңмын;
Унике тотам ук тарткан.
Тартканында өзә аткан
Аннары соңгы ир Чыңгыз
Мин аны күргән картыңмын!
Юклаусыз[168] үткән Яучы хан
Аны күргән картыңмын;
Бәянду хан, Саен хан
Аны күргән картыңмын;
Саен ханнар киткәндә,
Аннан калган картыңмын;
Тартып булат бәйләгән
Бура солтан Бәрки хан[169]
Аннан калган картыңмын;
Өзәңгесе өзмә алтын,
Бер өзмәсе мең алтын,
Үзбәк[170] дигән хан үткән
Аны күргән картыңмын;
Тибенгесе тезмә алтын,
Тыныйбәк[171] дигән хан үткән
Аны да күргән картыңмын;
Аргымак бавы сум алтын
Асылбәк[172] дигән хан үткән
Аны мин күргән картыңмын;
Ябынчасы[173] җәймә алтын,
Баш шайманы[174] чын алтын,
Манарасы кырык колач
Җанбәк[175] дигән хан үткән
Аны мин күргән картыңмын;
Бирдебәк[176] тә хан булган,
Биреме синнән күп булган
Аны күргән картыңмын;
Олы ханнан тугыз хан,
Кече ханнан утыз хан,
Ыгына[177] кергән картыңмын.
Карт бабагыз Туктага,
Аның углы Туйгуҗа[178]
Аны күргән картыңмын.
Әй Туктамыш, Туктамыш,
Тик төнә көн син үзең
Яланаяк, яланбаш
Йөреп торган бала идең,
Бүген син дә хан булдың
Сине дә күрә торамын.
Үтерә икәнең беләмен,
Үтерсәң җуяр нием бар?
Ахирәт өйгә барырмын,
Янә өйгә керермен
Әҗәл туры килмәсә,
Азраел корык салмаса,
Әле дә булса, Туктамыш,
Синнән калыр картыңмын!
Янә торып янә әйтсәм:
Өнәндә үтте ун батыр,
Ун батырдан иң батыр
Санае[179] күк соландай[180],
Тартып атса санаен
Күктә йолдыз югалткан,
Күк батыр дип аталган
Аны күргән картыңмын.
Энҗү белән Бәнҗүдә[181]
Борын үтте биш батыр
Биш батырдан иң батыр
Гөрзисе иде биш батман,
Кылычы иде йөз тотам,
Сукса тауны җимерде,
Чапса яуны юк итте,
Таубатыр дип дан алды
Аны күргән картыңмын.
Җаек белән Иделдә