Сафьян Ибраһимовның иҗат итә башлавына кырык ел. Бәрәкәтле, гыйбрәтле язмыш юлы бу.
Күптән түгел «Татарстан хәбәрләре» газетасының кеше хокуклары редакциясе Татарстан прокуратурасыннан җавап хаты алды. Анда газета биргән сорау буенча Сафьян абыйның әтисе Шәрифҗан хәзрәт Ибраһимовның эше каралуы һәм (шактый еллар соңга калып булса да) аның исеме тулысынча аклануы турында әйтелгән иде.
Әйе, дәүләт күләмендә кимсетелеп тә, әтисе фаҗигасен аңлап-белә торып та, кешеләргә, халыкка, үз халкына ышанычын җуймаган, аңа күңелендә тибрәнгән иң эчкерсез моңнарын өләшә алган кеше чын мәгънәсендә илаһи заттыр ул
Нияз РәшитовРәис Сафиуллин
19501970 елларда дан-шөһрәткә ия музыкантларны барлап чыкканда, һичшиксез, баянчы Рәис Сафиуллин иҗаты күз алдына калку булып килеп баса.
Рокыя Ибраһимова, Мөхтәр Әхмәдиев һәм шул елларда халкыбыз мәхәббәтен яулаган башка баянчылар иҗаты Рәис Сафиуллинның башкару осталыгы камилләшүгә, репертуарының самимилегенә, аның яңача уйнау алымына бик зур йогынты ясый.
Рәис Сафиуллин баянда уйнау сәнгатен тагын да югарырак баскычка күтәрүдә дистәләрчә еллар армый-талмый хезмәт иткән, татар башкару сәнгате үсешенә зур өлеш керткән шәхесебез.
Рәис Сафиуллин 1926 елның 20 октябрендә Татарстанның Кама Тамагы районы Бәрлегуҗа авылында дөньяга килә. Әтисе Шаһимәрдан абзый укытучы, әнисе Гаҗилә апа гади колхозчы була.
Алты яшьтән үк музыкаль сәләте ачылган Рәискә әтисе үзе уйнаган көйләрне гармунда уйнарга өйрәтә. Малай тиз арада Бәрлегуҗа авылының оста гармунчысына әйләнә. Аулак өйләрдә, клубта оештырылган күңел ачу кичәләрендә, концертларда еш катнаша.
Шулай бервакытны мәктәпкә берничә патефон алып кайталар. Тәлинкәдәге көйләр арасында гармунчы Гани Вәлиев башкаруында «Бишле бию» һәм «Салкын чишмә» көйләре була. Шул тәлинкәне тыңлаганнан соң, мәктәпнең 4 нче сыйныф укучысы Рәис күңелендә гармунда оста итеп уйнарга өйрәнү теләге тагын да көчәя. Һәм ул профессио- наль гармунчының уйнавына охшатып башкару алымнарын үзләштерә башлый. Көн дә сәгатьләр буена кулыннан гармунын төшерми.
1941 елның июне миллионнарча кешеләр язмышына кискен үзгәрешләр кертә. Инде җидееллык мәктәпне тәмамлыйм да Казанга укырга барам дип кенә торганда, Рәисне дә МТСның трактор бригадасына хисапчы итеп куялар.
Шулай да Казанга күчеп килү нияте белән ул 1943 елны Казан елга техникумына укырга керә.
Көннәрнең берендә, Рәис бүлмәсендә дәрес әзерләп утырганда, тулай торак коменданты Әхмәт абый килеп керә дә:
Энем, сине гармунда яхшы уйный диләр, дип сүз башлый. Кая, миңа да уйнап күрсәт әле.
Рәис, гармунын кыю гына алып, берничә көйне җиренә җиткереп уйнап күрсәтә. Әхмәт абый аңа:
Син елга техникумына ялгыш кергәнсең, син артист булырга тиешле кеше. Үткән ел театр училищесы ачылды бит, теләгең булса, мин сине анда алып барып күрсәтә алам, ди.
Елга техникумының 3 нче курсын тәмамлагач, 1946 елның җәендә, Рәис Сафиуллин театр училищесына керү имтиханнары тапшыра. Училище директоры Сәет Булатов һәм режиссура буенча укытучы Ширияздан Сарымсаков Рәисне шунда ук 2 нче курска кабул итә.
Театр училищесында Рәис Сафиуллин зур тырышлык куеп укый. Бигрәк тә музыка теориясен тирәнтен үзләштерергә тырыша. Сәет ага Булатов, Рәиснең тырышлыгын күреп, аңа венский гармун, ә соңрак Тула шәһәрендә эшләнгән баян алу әмәлен дә таба. Хәзер егетнең бар теләге баянда яхшы итеп уйнарга өйрәнү.
1949 елда, театр училищесының беренче чыгарылыш курс студентлары көче белән, Таҗи Гыйззәт пьесасы буенча куелган «Шомлы көннәр» спектакле диплом эше итеп әзерләнә. Рәис Сафиуллинга бу спектакльдә төп рольне бирәләр. Егерме өч яшьлек егет психологик яктан шактый катлаулы Биктимер карт образын зур осталык белән башкара. Дәүләт имтиханнары комиссиясе аның уенын югары бәяли. Училищеның бу чыгарылышыннан (32 кеше) 5 кеше Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә җибәрелә, шулар арасында Рәис Сафиуллин да була.
Менә ул табынган остазы баянчы һәм театрның музыка җитәкчесе Рокыя Ибраһимова белән бергә эшли башлый. Ике музыкант: берсе халкыбыз арасында дан казанган баянчы, икенчесе профессиональ сәнгатькә әле генә аяк баскан, аңа турылыклы хезмәт итәргә ашкынып торган егет театрда очраша.
Көннәрнең берендә Рокыя Ибраһимова Рәисне чакырып ала да:
Энем, мин театрдан китәм, хәзер инде син театрдагы барлык музыкаль вазифаларны берүзең башкара алырлык дәрәҗәдә әзерлеклесең, баянда яхшы итеп уйный башладың, әгәр дә шушы тырышлык белән эшләсәң, син тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешерсең, ди.
Театрлар өчен сәхнә кануннарын белгән баянчылар әзерләү бер уку йортында да каралмаган. Рәис Сафиуллин драма артисты һәм баянчы һөнәрен бербөтен төшенчә буларак кабул итә. Талантлы артист һәм оста музыкант театрда әлеге ике катлаулы вазифаны гомере буе зур җаваплылык белән югары профессиональ дәрәҗәдә башкарып килә.
Бу вакытларда Татарстан радиосыннан тапшырылган концертларда катнашкан музыкантлар, җырчылар иҗаты белән Рәис Сафиуллин даими рәвештә танышып тора. Ул радиодан яңгыраган җырларны, төрле музыка уен коралларында башкарылган көйләрне отып ала, откан көйләрен нотага салу белән дә шөгыльләнә.
1950 елның җәендә Академия театры артистлары зур һәм җаваплы гастрольләргә чыга: Уфа, Ташкент, Сәмәрканд, Бохара тамашачылары спектакльләр белән беррәттән Зифа Басыйрова концертларын да зур түземсезлек белән көтеп ала. Концертлар зур уңыш белән үтә. Һәр шәһәрдә радио аша оештырылган концертларда Рәис Сафиуллин баян партиясен зур осталык белән башкара. Халкыбызның мәшһүр җырчысы Зифа Басыйрова аның уйнавын бик ошата, мактау сүзләре яудыра.
1950 елның көзендә, театр үзенең сезонын ачып җибәргәч, Рәис Сафиуллин кулына казах халык язучысы Габит Мөсриповның «Козы-Керпеш белән Баян-Сылу» драмасы өчен язылган музыкаларның бер өем ноталарын тоттыралар, өч көннән соң аңа спектакльне алып барырга кирәклеген әйтәләр. Ә моның өчен фортепиано өчен язылган музыкаль номерларны баянда башкарырга яраклаштырып нотага салырга кирәк. Эшне өч тәүлектә башкарып чыгып, спектакль тәмам җиренә җиткерелә. Рәис фортепиано өчен язылган ноталарны баянга яраклаштыру эшен гомере буена дәвам иттерә. Гармония, оркестрдагы коралларның яңгыраш үзенчәлекләре белән кызыксына. Музыка әсәрләрен төрле ансамбльләр өчен дә эшкәртә һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешә.
1955 елдан ул үзе иҗат иткән әсәрләрне магнитофон тасмасына яздыра башлый. Яңача яңгырау аһәңенә ия, баянчыдан зур техника һәм музыкаль әзерлек, осталык таләп иткән халык көйләренә язылган дистәләрчә вариацияләрне татар баянчылары арасында беренче булып тыңлаучыларның күңеленә ирештерә. Аның «Яшьлек», «Әнисә», «Әтнә», «Шахта», «Сарман», «Каз канаты», «Сүнмәс дәрт» һәм башка халык көйләре темаларына вариацияләре татар музыка сөючеләре арасында һаман да популяр. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп китәргә кирәк: бу әсәрләрне ул һәрвакытта да тальян гармунга тартым матур тембрлы үзе ясаган баянда югары зәвык белән башкара иде.
Татарстан радиосында баян буенча беренче солист Рокыя Ибраһимова, икенчесе Мөхтәр Әхмәдиев булса, өченчесе Рәис Сафиуллин.
Рәис абый классик музыканың нәфислеген һәм нәзакәтлеген яхшы сиземли һәм аларның кайберләре белән үзенең репертуарын баета: Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетыннан «Вальс»ны, Исмай Шәмсетдиновның «Студентлар маршы»н, «Кармен» операсыннан увертюраны, Моцартның «Төрек маршы»н, Огинскийның «Полонез»ын һәм башка әсәрләрне ул озак еллар дәвамында югары осталык белән башкарып килде.