Ренат Харис
ТАЛЬЯН ГАРМУН
Габдулла Халитов
1943 елның азаклары иде. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында концерт бара. Халык арасында даны таралган баянчы Габдулла Халитовны күрергә шунда килдем.
Менә пәрдә ачылып китте. Сәхнәдә милли киемнәрдән Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең хор группасы тезелеп тора. Аның алдында түбәтәй кигән, мөлаем йөзле бер баянчы утыра. Шунда үзалдыма:
Менә, Габдулла Халитов үзе инде, дип әйткәнемне сизми дә калдым.
Халкыбызның борынгы матур көйләрен «Зиләйлүк», «Казан сөлгесе», «Әллүки», «Салкын чишмә» һәм «Сибелә чәчәк»не хор зур осталык белән башкарды.
Габдулла Халитовның баяны илаһи бер серле моң белән салмак кына ачыла да ябыла иде. Аның бармаклары дүртесе дә берьюлы уйнап бара, ә кайбер урыннарда бишенче бармагын да куллана. Баянның баслары үзенә бертөрле матур гармония тудыра. Миңа, әле генә авылдан килгән гармунчы малайга, ул тамашалар зур вакыйга булды
Габдулла Халитов Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә 1938 елдан алып 1950 елга кадәр эшләде. Профессиональ сәхнәдә 12 ел буена эшләү үзе зур мәктәп бит ул. Сугыш елларында ул ансамбльдә баянчы булып берүзе генә эшли, концертмейстер вазифасын да башкара.
Габдулла Халитов 1915 елның 14 гыйнварында Казанда туа. Әтисе гармунчы Гәрәй абзый үз йорты белән яши. Кием тегүче булып эшли. Әнисе Шәмсебану исә өй эшләре белән шөгыльләнә, балалар тәрбияли.
Кечкенә Габдулла әтисенең саратовский гармунында биш яшеннән уйный башлый. Әтисе аңа тальян гармун да алып бирә.
1921 елның көзендә Казан шәһәренең Эшчеләр сараенда булган концертта алты яшьлек Габдулла, сәхнәгә чыгып, тальянда «Галиябану» һәм «Алсу» көйләрен башкара. Шул көннән башлап ул, армиягә киткәнче, үзешчән сәнгать түгәрәкләренә йөри. Соңрак хромка гармунында да, гитарада да, аккордеонда да уйный. Шунда нота белемен дә үзләштерә башлый.
Унөч яшендә малай һөнәр мәктәбенә укырга керә һәм, аны тәмамлагач, силикат җитештерү заводында да эшләп ала.
Унсигез яшендә Габдулла юридик мәктәптә белем ала башлый. Аны тәмамлагач, ТатЦИКта Татар Үзәк Башкарма Комитетында инструктор булып эшли. Ләкин кайда гына эшләсә дә, аны музыка үзенә тарта.
1936 елда егет армиягә алына. Биш яшендә бик нык кызамык белән авырып, күзе зарарлану сәбәпле, ул хәрби хезмәттә бер ел гына була. Гарәп телен яхшы белгәнгә, анда тәрҗемәче булып хезмәт итә. Армиядән кайткач та, Кремльдә тәрҗемәче вазифасын башкара. Хәрби хезмәттән ул баянда уйнарга өйрәнеп кайта. Ләкин аның оста гармунчы дигән даны бөтен Казанга таралган була инде. Шуңа күрә 1938 елны Габдулла Халитовны Г. Тукай исемендәге филармониянең Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә баянчы итеп чакыралар.
Ул нота белемен тагын да тирәнрәк итеп Җәүдәт Фәйзи белән Заһид Хәбибуллиннан өйрәнә. Бу елларда Халык иҗаты йорты каршында З. Хәбибуллин нотага өйрәтү курслары алып бара.
Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле радио аша концертлар бирә. Аның аккомпаниаторы Габдулла Халитов була. Ул вакытта, магнитофоннар булмау сәбәпле, эфирга турыдан-туры чыкканнар.
Габдулла Халитов күренекле балетмейстерлар Гай Таһиров һәм Әхмәт Кәлимуллиннар белән дә бергә эшли. Соңрак ул ТАССРның халык артисты Касыйм Шамил белән ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Касыйм Мөхәммәтҗанов җитәкчелек иткән халык театрында да концертмейстер була. Күпчелек спектакльләрнең музыкаль бизәлеше Габдулла Халитов тарафыннан эшләнә. Берничә спектакльгә музыканы ул үзе дә яза. Г. Халитов, филармониядән китсә дә, әлеге коллектив белән иҗади элемтәдә яшәде. Филармониянең концерт бригадалары белән гастрольләргә йөрде.
Габдулла Халитовның өе чын-чынлап музыка мәктәбен хәтерләтә иде. Ул музыка укытучысы булып китте. Аның йортында һәрвакыт районнардан һәм чит өлкәләрдән килгән шәкертләре яшәде. Алар Габдулла абыйдан нота белеменә өйрәнде. Аның үзенчәлекле, нык уйланып эшләнгән, нота белеменә бик тиз өйрәтү методикасы бар иде.
Габдулла Халитовның шәкертләреннән Рифкать Лотфуллин филармониянең күренекле баянчысы булып китте. ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Сафьян Ибраһимов хәзерге К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрының концертмейстеры вазифасын башкарды, халыкның яраткан композиторына әйләнде. Тәлгат Вәлиев тә музыкант һәм композитор булып танылды.
Габдулла абый исемә төшсә, 1943 елда филармония артистларының концерты күз алдыма килеп баса. Сәхнәдә милли киемнәрдән Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең хор группасы тезелеп тора. Аның алдында түбәтәй кигән, мөлаем йөзле бер баянчы утыра. Шунда:
Менә ул, Габдулла Халитов үзе инде, дип, дулкынланып әйткәнемне сизми дә калам
Рәис СафиуллинФәйзи Садыйков
Фәйзи ага халык арасыннан үсеп чыккан баянчыларның беренче буын вәкиле. Ул 1919 елның 19 декабрендә Сембер өлкәсендәге Кәшә авылында туа. Әтисе Усман абзый да гармунчы була. Биш-алты яшьлек Фәйзи әтисенең ундүрт телле венский гармунында үзлегеннән уйнарга өйрәнә. Гармунчылар алтын бәһасенә йөргән ул заманнарда, әле бала гына булуына карамастан, аны аулак өйләргә, каз өмәләренә чакыралар. Ә Сабан туйларында малайны хәтта өлкән гармунчылар белән ярыштырып уйната торган булалар.
Унбиш яше тулгач, Фәйзигә Уралга, Пласт дигән шахтёрлар шәһәренә күчеп китәргә туры килә. Шунда яшәгәндә, ул ике рәтле, халык телендә хромка дип аталган гармунда уйнарга өйрәнә.
1939 елда Фәйзи Садыйковны армиягә алалар. Сугышка кадәрге чорда ул хәрби очучылар мәктәбен тәмамлый. Нәкъ менә шушы мәктәптә укыганда кечкенә диапазонлы баянда (андый баяннарны «полу- баян» диләр иде) уйнарга өйрәнә. Шулай ук нота белемен дә үзләштерә башлый, полктагы тынлы оркестр музыкантлары белән якыннан аралаша.
Фәйзи ага сугышның азагына кадәр фронтта була. Аңа әле сугыш тәмамлангач та бер ел армиядә хезмәт итәргә туры килә. Менә шундый катлаулы тормыш мәктәбен узып, ул 1946 елда Казанга кайта һәм Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә бара. Бәхетенә, аны җыр-бию ансамбленә баянчы итеп эшкә алалар.
1951 елның башында филармониядә җырчы Рәшит Ваһапов җитәкчелегендә концерт бригадасы оеша. Фәйзи аганы да шунда баянчы итеп чакыралар. Биредә ул 1962 елга кадәр, Рәшит Ваһапов вафат булганчы хезмәт куя.
Филармониядә эшләү дәверендә Фәйзи ага Галия Кайбицкая, Зифа Басыйрова, Галия Гафиятуллина, Разия Тимерханова, Габдулла Рәхимкулов кебек танылган җырчылар белән бергә чыгыш ясый.
Ул елларда, кагыйдә буларак, филармония артистларының концертлары баянчылар чыгышы белән башланып китә иде. Ф. Садыйков концертларда С. Сәйдәшевнең «Кызыл Армия маршы»н, «Сандугач»ын, Җ. Фәйзинең «Геройларны каршылау маршы»н, Ф. Яруллинның «Шүрәле» балетыннан «Вальс»ны һәм татар халык көйләрен башкара. 50 нче елларда Уфадагы концертларның берсендә Фәйзи аганың баянда уйнавын шулкадәр ошаталар ки, аны ярты сәгать дәвамында сәхнәдән чыгармыйлар, һәм аңа репертуарындагы барлык көйләрне диярлек уйнарга туры килә.
Фәйзи ага төрле зурлыктагы концерт гармуннары белән дә чыгышлар ясый башлый. Алар Гали Җәмлиханов белән бергәләшеп тә шушы гармуннарда уйный. Тамашачы музыкантларның бу чыгышларын аеруча җылы кабул итә. С. Сәйдәшевнең «Чалгычылар җыры»н аларга гел биска, ягъни кабатлап уйнарга туры килә.
Фәйзи ага турында сөйләгәндә тагын шуны да әйтергә кирәк: аңа һәм аның чордашларына махсус музыка уку йортларында белем алу бәхете тәтеми. Беренчедән, аларның яшьлеге авыр елларга туры килә. Икенчедән, бик укырга теләсәң дә, 3040 нчы елларда Казанда музыка училищесында баян классы булмый әле. Ләкин шуңа да карамастан Ф. Садыйков, Г. Халитов, Р. Ибраһимова, М. Әхмәдиев һәм Р. Сафиуллин кебек беренче татар баянчыларының уйнавы шулкадәр самими, шулкадәр моңга бай ки, без аларны чын мәгънәсендә халык җәүһәрләре дип атарга хаклыбыз.