Гаффар Ахат - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3 стр 29.

Шрифт
Фон

Ир. Иртәгә аның белән мин үзем сөйләшермен!

Хатын. Уйнасын ла! Педагог-психолог буларак, миңа бу уенның ни белән бетүен белү кызык. Минем аны җиңәсем килә.

Ир. Ә ир буларак миңа нишләргә?

Хатын. Чын ир, хатынын яраткан ир, бу очракта үзен башкачарак тотарга тиеш дип санамыйсыңмы син?

Ир. Ничек башкачарак?

Хатын. Бу уен мине чынлап торып җәлеп итсә?

Ир. Икс шуңа омтыла да түгел микән? (Тынлыктан соң.) Ә нигә ул сине җәлеп итәргә тиеш әле? Мин кемнән ким? Ипи алып кайттым, урындык аякларын ныгыттым, аркаңны уам, чүп түгәм

Ир кулларын селкә-селкә сөйләнгән арада, Хатын йокы бүлмәсенә кереп китә.

Хатын (эчтән). Монте Кристо дисең инде

Ир (ул якка карап торгач). Мин пьесаның ахырына яңа вариант таптым бугай.

Хатын. Нинди, сер булмаса?

Ир. Теге хатын ирен барыбер ташлар, ахрысы. «Яшәргә кирәк бит!» дип кенә торса да, әхлаксызлык эшләр иде.

Хатын. Мин ул ирне кызганам.

Караңгылык. Шул ук күренеш.

Әүвәлгечә алдан Хатын кайтып керә. Сәгать җидегә суга. Ул ут кабыза, букчасын күтәреп, кухняга уза. Сөт кайната, камыр туглый. Ишек кыңгыравы чыңлый. Барып ача, Ир кайтып керә. Төргәк тоткан. Өстәлгә ярты бөтен икмәк китереп куя.

Хатын. Үз ачкычыңны югалтмагансыңдыр ич?

Ир. Юк. Миңа син ачсаң күңелле.

Хатын. Сиңа караганда, бу миңа тансыграктыр.

Ир. Коймак пешерәсеңмени?

Хатын. Юк. Белен.

Ир алма алып ашый башлый.

Кулыңны ю.

Ир бер мәлгә югалып тора, су аккан тавыш ишетелә.

Ипи алып кайтырга онытма дип эшеңә шылтыраткан идем син юк. Кайда булдың?

Ир. Театрда идем. Пьесаны хупладылар. (Керә.)

Хатын. Котлыйм. (Басым белән.) Теге хатын ирен ташлап китәме?

Ир. Китә.

Хатын. Кызганыч.

Ир. Башкача нишләсен ул?.. Режиссёрга бигрәк тә минем геройларымның үзләре уйлап чыгарган теләсә нинди шартлы хәлдә дә үзләрен тормыштагыча тотмый булдыра алмаулары охшады. Теләсә нинди чын хәлдә яки уенда кеше үзенең чын йөзенә хас холык-сыйфатларын чагылдырмыйча калмый. Яшеренеп калырга мөмкинлекләр барында да.

Хатын. Синең белән мин дәме?

Ир. Синең белән мин дә.

Тынлык.

Хатын. Нәрсә алып кайттың?

Ир. Бүләк.

Хатын. Кемгә?

Ир. Сиңа.

Хатын. Сәбәпсез-нисезме?

Ир. Пьеса тәмамлау сәбәп түгелмени?

Хатын (төргәкне чишеп, эшләпә ала, киеп карый). Нигә бу кадәр күп кәгазьгә төрдең аны?

Ир. Трамвайда измәсеннәр дип.

Хатын. Ә мин чыгарып түгәргә чүп булсынга дип торам.

Ир. Бүген мин моны син кушмасаң да эшлим. Бүген мин азат.

Хатын. Бүген режиссёрга шылтыратасың юк ич инде үзем түгәм, яме? Бүген синең бәйрәмең.

Ир. Бәйрәм! (Өстәлдән кулъязмаларны алып килә.) Менә бу биш вариантны да чыгарып ташлыйсы калды!

Хатын. Бәлки теге хатынның иреннән китмәгән вариантын калдырырсың? Миңа шунысы ошаган иде

Ир. Тормыш режиссёр кебек ул. (Кулъязмаларны чиләккә ташлый.) Аның үз кагыйдәләре бар.

Хатын (аңа карап тора, эшләпәсен сала, күңелсез). Ашарга утыр.

Ир портфеленнән вино ала, фужерларга сала. Ашарга утыралар.

Ир. Пьеса өчен! (Фужер күтәрә.)

Хатын. Синең пьесаңдагы ул ирнең хатынын китәргә мәҗбүр иткән җүләрлеге өченме? Бәлки, режиссёр белән килешмәскә кирәк булгандыр? Уен кагыйдәсеннән битәр, тормыш кагыйдәсе дә бар ич әле. Эчә алмыйм мин бүген! Үпкәләмә, яме.

Ир. Үзем уйлап чыгарган пьеса өчен нигә сиңа үпкәлим ди? Мин үземә генә үпкәли алам. Уен ич ул.

Хатын. Синең андый уеныңнан елыйсым килә!

Ир. Пушкинча әйттең: «Уйдырмадан яшьләремне түгәм!..»

Хатын. Пьесаңдагы хатын ире белән калсын. Ярата ич ул аны. Ишетәсеңме, ярата!

Ир. Ә тамашачы уеннан уймак чыкканны ярата. Киреләнеп, режиссёрны ачуландырырга ярамый.

Хатын. Минем яшәү режиссёрым тормыш! Йөрәгемнеке син Киреләнеп, мин дә сине шатландыра алмыйм. (Тәрәзә каршысына барып баса.) Яфраклар коела. Көз җиткәч, яфраклар агачыннан аерыла Синең пьесаң шактый күңелсез тәмамлана. Сизәсеңме? Бәлки әле, барысын да үзгәрешсез калдырып, әүвәлге вариантка кире кайтырсың?

Ир (чиләккә карап ала). Юк инде. Жирәбә салынган. Репетиция башланды.

Хатын. Әле синең генераль репетициягә кадәр вакытың бар: уйлап карамыйсыңмы?

Сәгать суга.

Ир. Онытып торам: минем режиссёрга шылтыратасым бар бит әле. (Телефонга таба бара.) Аннары чүп түгеп керәсем

Хатын. Үзем түгим.

Ир (папирос каба). Тартасым да бар мин үзем. Син юына тор, аркаңны уармын да син юынган арада түгеп керермен. (Барып, трубканы ала.)

Хатын. Йа Хода!.. (Телефон рычагына баса). Алайса, үскәнем, бар, автоматтан шылтырат.

Ир. Нигә? (Көлеп җибәрә.) Ә! Сиңа граф Монте Кристо шылтыратырга тиеш бит әле! (Чиләкне алып, коридорга чыгып китә, куртка кия.) Уңышлар телим!

Хатын. Бәлки, көтеп торырсың? Бергә көләр идек.

Ир. Кемнән?

Хатын. Билгеле, синнән түгел Син монда калсаң, Икс атлы типтан.

Ир. Ярар инде. Психологик тәҗрибәңә комачауламыйм. Синең аны җиңәсең килә ич. Аннары көләрбез. (Чыгып китә.)

Хатын. Көлке килә торыр, артыңнан куа килер

Урамда чиләк тоткан Ир күренә. Ул телефон будкасына якыная. Хатын, дулкынланып, арлы-бирле йөренә, ниндидер карарга килеп, йокы бүлмәсеннән буш чемодан алып чыга, аны ачып куя, тавышсыз гына елый.

Ир (йөренә, үзалдына). Монте Кристо Әгәр дә син, акыллым, аның белән очрашырга риза булсаң миңа нишләргә?

Хатын проигрывательгә тәлинкә куеп уйнатып җибәрә, телефон төбенә килеп утыра.

Хатын. Алдан көлгән кеше ахырдан елый бит, үскәнем!

Ир будкага керә, номер җыя. Телефон шылтырый. Хатын сискәнеп китә. Алырга ашыкмый. Ир трубканы эләргәме-элмәскәме дип икеләнеп тора. Ләкин Хатын, күз яшен сөртеп, трубканы алырга өлгерә.

Ир (әкрен). Хәерле кич, ханым.

Хатын (басым белән). Синме бу, Монте Кристо?

Ир. Син дип эндәшүегезне ничек аңларга, ханым?

Хатын. Үзеңә ничек кирәк булса шулай.

Ир. Мин моны кичә әйттем: мин яратам сине, ханым. Телефоннан шундый яратам!..

Хатын. Сине?

Ир. Әйе. Инде сине. Мин гел сине уйлыйм. Онытыр өчен миңа синең белән бер очрашу җитә.

Хатын. Онытыр өчен очрашу? Моны ничек аңларга?

Ир. Әгәр син минем белән очрашырга риза булсаң, ихтимал, мин сине онытырмындыр, ханым.

Хатын. Ул безнең соңгы очрашуыбыз буламыни?

Ир. Соңгы.

Хатын. Кайда очрашырбыз соң?

Ир. Чатта. Сине сөюемнең чатында.

Хатын. Кайда ул чат?

Ир. Борылышта. Синең белән минем арадагы борылышта.

Хатын. Мин үзем дә әллә нинди бер борылышта торам бугай. (Чемоданга карап ала. Үзалдына.) Нишләргә?

Ир. Соң? (Үзалдына.) Нишләр икән?

Хатын. Кайсы якка да борылырга белмичә басып торам әле менә. Бер якта ирем, икенче якта син

Ир. Кайсысын сайлыйсың?

Хатын. Синең онытмавыңны.

Ир. Килмисеңмени? Алайса, тыныч йокы, ханым!

Хатын. Сау бул, Монте Кристо!

Ир. Рәхмәт.

Хатын. Исәнме, Идрис!

Ир. Исәнме, Гөлсем! (Трубканы куя.)

Будкадан чыга, чиләккә карап торгач, өйгә ашыга. Хатын трубканы куя.

Чемоданны бикли. Тавышсыз гына көлә, аннары елый башлый.

Ир керә.

Хатын (аны күреп). Премьера!.. Авторны!.. Афәрин! (Елап кул чаба.) Уйдырмадан яшьләремне түгәм!.. (Утыра.)

Тынлык. Тәлинкә уйналып бетә. Тынлык.

(Тора, кискен.) Җитте болай яшәү! (Чемоданны ала.)

Ир (чемоданны күреп). Нәрсә бу? Кая җыендың?!

Хатын. Гомер буена чатта тормабыз бит инде? Репетицияң тәмам.

Ир. Тормыш пьеса түгел, акыллым. (Чемоданга тотына.)

Хатын (яшь аралаш). Ни дидең син? (Елмаеп.) Акыллым

Ир (аны иркәләп). Телефоннан тавышымны ничек башта ук танымадың?

Хатын. Таныдым Элек миңа «акыллым» дия торган кешене мин телефоннан таныдым Тик җитте элеккечә яшәү! (Чемоданны алып читкә китә.) Туйдым!

Ир (салкын). Кая җыендың?

Хатын. Әниләргә.

Ир. Мин сине беркая да җибәрмим! Ишетәсеңме, акыллым?! Яңадан тапкач кына, мин сине беркая да җибәрмим! (Чемоданны тартып ала.) Нигә буш?

Хатын (гаҗәпсенеп). Анда ни булырга тиеш соң?

Ир. Гадәттә, ирен ташлап әниләренә киткән хатын чемоданына кием-салым тутыра бугай ич?

Хатын. Ир белән хатын арасы бушаса, чемодан тула шул.

Ир. Синеке буш. Алайса, безнең ара тулымы?

Хатын. Әниләргә шуны тутырыр өчен барам. Баланың киемнәрен алып кайтырга. Үзе белән бергә! Алты ел читтә яши. Ичмаса, бер ел булса да, балалар бакчасына йөреп калсын. Мин илтермен, син алып кайтырсың. Тик һичкайчан киресенчә түгел!

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3