Ир. Гафу итегез, ә кайда?
Хатын. Мин аның секретаре түгел. Сөяркәсе дә! Белмим.
Ир, тыела алмыйча, тавышсыз гына көлә.
Ир (үзен кулга алып). Аның телефон номерын әйтә алмыйсызмы соң?
Хатын. Америка илчелегенә шылтыратып белешкәч, хәбәр итәрмен, иптәш. (Трубканы куя.) Шизик!.. Телефон белән уйнамаса, бичараның эше юктыр шул.
Йокы бүлмәсенә юнәлә.
Ир тагын номер җыя. Телефон чыңлый, Хатын капыл гына тукталып кала, кире килә.
(Трубканы ала.) Тыңлыйм сезне.
Тынлык.
Алло!
Ир. Гафу итегез, сез мине берәр исерек дип уйлагансыздыр инде, әйеме?
Хатын (ярсуын тыеп). Юк.
Ир. Рәхмәт!
Хатын. Исерек дип түгел, ә шизик дип уйладым.
Ир. Рәхмәт, ханым Мин сезгә моның киресен исбатларга вәгъдә бирәм. Иртәгә тагын шылтыратырга рөхсәт итмәссез микән? (Трубканы элә, будкадан чыга.)
Хатын (трубканы куя). Псих!
Ир. Псих.
Бераздан Ир өйгә кайтып керә.
Хатын. Ниндидер бер тип шылтыратты. Кайтып кергәч тә, телефон шылтыраган иде, шул булды микәнни?
Ир. Хәзергесен белмим, тик кайтыр алдыннан, соңга калам дип, мин шылтыраткан идем Бусы берәр дус хатыныңдыр, алайса. Аларның тип икәнлеген хәзер генә белдеңмени?
Хатын. Бу ир.
Ир. Котлыйм.
Хатын. Ни белән?
Ир. Ниһаять, сиңа да игътибар иткәннәр икән.
Хатын. Айзек Азимовны сорый ул. (Кинәт шикле карап.) Кара әле, ул Айзек дигән нәрсә синең берәр «романыңның» шартлы билгесе түгелме?
Ир. Ул «романның» ире миңа очрашу билгеләмәгәндер ич? Хатын-кыз шылтыраткан булса бер хәер. Шигең нигезсез.
Хатын (җиңел сулап куйгандай). Ышандыра торган кире кагу. Ә соңга калып кайтуыңның сәбәбен раслыйсың бар әле.
Ир. Режиссёр белән утырдык.
Хатын. Ассистенткасы белән түгел микән?
Ир. Минемчә, соңаруларым сәбәбен бер раслап күрсәттем бугай инде мин сиңа. Тун белән гарнитур алып. Бу пьесам куелгач, ни белән раслаттырырсың икән? Машина беләнме?
Сәгать күкесе унга кычкыра.
Хатын (аңа елышып). Ярый, мин ятам Ә син?
Ир. Минем эшлисем бар. Режиссёр финалны башкачарак итеп күрергә тели.
Хатын (кинәт борыла, кырыс). Алайса, сәгать герләрен күтәреп куй!
Ир. Мине вак-төяккә ваклама әле, зинһар!
Хатын, уфтанып, сәгать герләрен күтәреп куя, йокы бүлмәсенә кереп китә.
Караңгылык. Шул ук күренеш.
Коридорда ут кабына. Хатын кайтып керә. Өстен-башын салып, ут кабыза, сәгатькә карап ала, чишенеп, халат кия. Кыскасы, кичәгечә үк кухняда кайнаша башлый. Ишек кыңгыравы чыңлый. Барып, ишек ача. Ир кайтып керә, чишенеп тормастан кухняга уза, горур кыяфәт белән өстәлгә ярты бөтен ипи куя. Чишенеп, кулын юып керә.
Ир. Нигә дәшмисең?
Хатын. Ә син?
Ир. Эш эшләргә кирәк. Сүз белән тамак туймый. (Ипи кисә.)
Хатын. Кырдың инде, айга бер мәртәбә ипи алып кайткан!
Ир. Аның каравы пьесамны төгәлләдем!
Хатын ашарга бүлә.
Тагын карабодай боткасы!
Хатын. Бишенче номерлы диета, үскәнем. Сәгать тугызда эремчек ашарсың, унбердә кефир эчәрсең. Кичен аз ашарга кирәк сиңа. Бер халыкның кичке ашыңны дошманыңа бир дигән мәкале бар.
Ир. Ул чагында мин теләсә кемнең дошманы булырга әзер: үзе ашарга дигәнне миңа китерсен. Бигрәк тә итен.
Хатын. Хәзер бөтен кеше диетик, син генә түгел.
Ашап бетергәч, Ир отвёртка белән урындык шөрепләрен бора башлый.
(Аңа карап торгач.) Ни булды?
Ир. Какшаганнар ич.
Хатын. Гомер булмаганны каян килеп тотындың әле? Пьесаңны кире какмаганнардыр ич?
Ир. Урындык төзәтүнең пьесага ни катнашы бар?
Хатын. Бүтән чакны аның ише эшләргә вакытың юк ич синең. Ник иртә кайттың? Драмаңны кире какмаганнардыр ич.
Ир (чыга). Киресенчә, бүген мин пьеса финалының яңа варианты килеп чыгачагын сизеп торам.
Хатын. Нишли, теге хатын ирен ташлап китәмени?
Ир. Бөтен бәла шунда шул ташламый.
Хатын. Ник?
Ир. Яшәргә кирәк бит!
Тынлык.
Хатын. Ярар, арыгансыңдыр, ял ит бүген.
Ир. Әле сәгать герен күтәрәсем бар.
Хатын. Үзем, үзем Син гәҗит укы. Бәй, бүген хоккей да бар әле сиңа!
Ашыгып барып, телевизор кабыза, Ир килеп сүндерә.
Ир. Язып бетерәсем бар.
Өстәл лампасын кабызып, бүлмә утын сүндерә дә, бераз уйлап торгач, машинкада яза башлый. Хатын, тынычланып, ваннага кереп китә.
Хатын тавышы. Әй, арканы уып чык әле!
Ир, ачудан нишләргә белми торгач, ваннага кереп китә. Кире кереп, яңадан яза башлый, тәмәке кабыза. Халат киеп һәм чәченә бигудилар куеп, Хатын керә.
Хатын. Тагын бүлмәдә тартасыңмы?
Ир (коридорга таба юнәлә). Ярар, ярар.
Хатын. Берочтан чүпне дә түгеп кер әле, ничек йөрәгең түзә? (Чиләк алып чыга.) Онытма: тугызда эремчек ашарсың, унбердә кефир эчәсе. (Йокы бүлмәсенә уза.)
Ир, чиләк тотып, урамдагы телефон будкасы янына килә. Кесәсеннән акча чыгара да, телефон трубкасын алып, номер җыя. Фатирдагы телефон шылтырый. Хатын, теләр-теләмәс кенә чыгып, трубканы ала.
Ир. Хәерле кич, ханым.
Хатын. Кем әле бу?
Ир. Танымыйсызмыни?
Хатын. Каян килгән Монте Кристо! (Көлә.) Эчкән икәнсез, тыныч кына йоклагыз. Хулиган! (Трубканы куя.) Хам!
Ир. Кая монда хулиган гына. Чәчрәп торган хам. (Тагын номер җыя.)
Хатын йокы бүлмәсенә таба борыла, телефонга әйләнеп карый. Ул шылтырагач сискәнеп китә. Бераз карап торгач, трубканы алып, сак кына колагына якынайта.
Ханым, зинһар өчен, көлмәгез миннән!
Хатын. Ни кирәк сезгә?
Ир. Берни дә кирәкмәс. Минем бары тик сезнең тавышыгызны гына ишетәсем килә.
Хатын. Нәрсә бу, мәхәббәттә аңлашумы?
Ир. Әлегә юк. Сезгә соклануымны белдерү генә.
Хатын. Нәрсә ул әлегә?
Ир. Бу сезнең миңа мөнәсәбәтегезнең дәвамы нинди булуга бәйле.
Хатын. Мин сезгә нинди дә булса өмет вәгъдә итүдән бик ерак торам, иптәш. Көлке хәтта!
Ир. Алайса, бернәрсә дә вәгъдә итмәгәч, трубканы нигә ташламыйсыз?
Хатын. Кызык булганга күрә.
Ир. Нәрсәсе кызык?
Хатын. Сезнең беркатлылыгыгыз.
Ир. Ә мине сезнең яшьлегегез сагындыра, ханым. Ә хәзер сез үзгәргәнсез.
Хатын. Мине беләсезмени?
Ир. Сезгә шылтыратыр өчен җитәрлек беләм.
Хатын. Яшьлегем сагындыра?.. Ә хәзер мин начарайганмынмыни?
Ир. Һәрхәлдә, сез телефоннан бик матур тоеласыз. Минем хатыным андый ук түгел инде Нигә дәшмисез?
Xатын. Сез минем белән хатыныгыздан качып сөйләшәсезме?
Ир. Сез бик сизгерсез Ләкин ул мине бу минутта телефоннан сөйләшә дип башына да китермидер Ә сезне ирегез тыңлап тормыймы соң?
Хатын. Аны өйдә юк дип санарга була. Без бер-беребездән торган саен читләшә барабыз шикелле
Ир. Менә ничек? Алайса, безгә телефоннан гына түгел, очрашып сөйләшергә вакыт җиткән икән.
Хатын. Сез хам, кадерлем! Әгәр мин трубканы ташламыйм икән, бу хәзерге заман хамының психологиясен өйрәнәсе килүдән генә дип белегез.
Ир. Ә хәзерге заман ирләренең нинди булмаска тиешлеген өйрәнәсегез килмиме?
Хатын. Сез миңа хәзерге заман хатыннарының нинди булмаска тиеш икәнлеген белер өчен шылтыратасызмыни? Минем драматург ирем шундый пьеса язса, бик беркатлы спектакль килеп чыгар иде. Драмагызны катлауландырмагыз, Монте Кристо! Хатыныгыз янына керергә вакыт. (Сәгатькә карап ала.)
Ир. Әйе, әйе Мөгаен, ул сәгатькә карый башлагандыр инде. Хушыгыз, ханым. Иртәгә шылтыратырмын. Ә сез җавабыгызны әзерләп куя алырсыз микән? Аңлашыр өчен, безгә бер очрашу җитә. Бер очрашу (Трубканы куя.)
Хатын трубканы куя, чиләк тоткан. Ир кайта.
Хатын. Чиләк күтәргән килеш мәрткә киттеңме әллә?
Ир. Телефоннан сөйләшеп алдым.
Хатын. Телефоннан? Менә хәзер генәме?
Ир. Әйе. Автоматтан.
Хатын. Кем белән?
Ир. Билгеле, синең белән түгел. Режиссёр белән.
Хатын. Ә ул тагын шылтыратты.
Ир. Кем?
Хатын (аныңча итеп). Билгеле, син түгел.
Тынлык.
Кичәге тип.
Ир. Ә! Теге Монте Кристомыни?!
Хатын. Каян беләсең?
Ир. Нәрсәне?
Хатын. Аның Монте Кристо икәнен. Мин сиңа бу хакта әйтмәдем ич әле.
Тынлык.
Ир. Бүтәнчә атыйк соң. Әйтик, Икс атлы бер тип дип.
Хатын. Миңа аның тавышы таныш шикелле.
Ир. Минекенә охшамагандыр ич?
Хатын. Тавышына караганда, ул синең яшьләрдәге ир-ат, ләкин күпкә акыллырак тоела.
Ир. Берәр танышың шаяртадыр.
Хатын. Шаяртканга охшамый. Җитди сөйләшә.
Ир. Нинди мәгънәдә?
Хатын. Ул диалогны дәвам итәргә тели.