Мөкатдәс. Тагын кайсыгыз юк иде, оланнар? (Аларга кызгану белән карап тора.) Әйтеп калыгыз. (Рахманга.) Син бармы монда, улым?
Рахман (тын торгач). Бар, бабай.
Мөкатдәс. Бабай?
Рахман. Бабай Шикләнмә: бүгеннән башлап, син булган җирдә син бар.
Мөкатдәс. Рәхмәт, улым.
Мөкатдәс, күз яшен сөртер өчен, аркан борыла, җирдә яткан мылтыкны ала да китеп бара. Әкрен генә Аллаһияр тора, берәм-берәм барысына да күз йөртеп чыга.
Аллаһияр. Кояш чыкмадымыни әле? (Чайкала-чайкала чыгып китә.)
Шәмсия (тыныч һәм катгый). Инде менә ул да юк Тере булса да, ул минем күңелемдә юк инде
Нурзадә. Аның каравы Рафаэль бар. Үле булса да бар.
Зөлфирә (күккә карап). Җылытып җибәрде, сизәсезме?
Мөкатдәс керә
Мөкатдәс. Бия үлгән, оланнар.
Тынлык.
Бикчәнтәй. Карагыз әле, колын чыккан!
Шәмсия. Бу томанда адаша күрмәсен, тотыгыз!
Нурзадәдән калганнары, кулларын киң җәеп, колынны куарга керешә.
Нурзадә (ташка барып утыра). Кошларга җиңел: аларның күккә күтәрелергә канаты булган (Кулларын карый.) Күккә күтәрелергә һәм һәм
Ут сүнә
Пәрдә
19781979 елларЧАТТА
Бер пәрдәле пьеса
Катнашалар:
Ир.
Хатын.
Караңгылыкта телефон шылтыраганы ишетелә. Бүлмәгә яңа гына кайтып кергән Хатын йөгереп уза, тик ул трубканы алырга өлгерми кала. Плащ төймәләрен ычкындыра-ычкындыра, үзе шылтыратып карый озын зыңнар. Трубканы куя, коридорга чыгышлый ут кабыза һәм бераздан, инде өстен салган хәлдә кереп, халатын кия дә сәгатькә карап тора. Аннары кухняга уза, кайнатырга дип, плитәгә сөт куя, йомырка тәбәсе пешерә башлый, алмалар, чынаяклар юа. Табын әзерли. Тагын сәгатькә күз төшереп ала да, кухня утын сүндереп, зур бүлмәгә уза. Телевизор кабыза һәм, алма ашый-ашый, бермәл карап утыра. Аннары телевизорны сүндерә дә, уфтанып, кер үтүкли башлый. Ә гомумән, ул ире кайтканны көтә. Ишек кыңгыравы чыңлый. Ул, теләр-теләмәс кенә барып, ишекне ача. Кухня утын кабыза, бая пешергән йомырка тәбәсен җылытырга куя, чәй ясый.
Чишенеп, Ир керә, алма алып ашый башлый. Хатын аңа карап тора.
Ир. Нигә дәшмисең?
Хатын. Ә син?
Ир. Мин бит яңа гына кайтып кердем, тамак ач.
Хатын. Мин дә ашамаган.
Ир. Аша. Кем куша ашамаска.
Хатын. Сине көттем.
Ир. Рәхмәт.
Хатын өстәлгә йомырка тәбәсе куя, тәлинкәләргә бүлә.
(Йөзен чытып.) Шушы гынамы?
Хатын. Бисмиллаңны әйт тә күбрәк ипигә исәп тот туярсың.
Ир. Ипи нәрсә! Менә ни алып кайттым әле мин! (Китап алып килеп күрсәтә.) Айзек Азимов! Менә эшләп тә күрсәтә ичмаса! Ике йөзенче китабын язып ята. Берүзе. Секретарь- сыз, стенографистсыз, машинисткасыз һәм референтсыз. Өлгерә дә соң кеше!.. Мин дә бит күпмедер дәрәҗәдә аңа охшаш, әйеме?
Хатын (ирония белән). Кай төшең белән? Кырык пьеса яздың мәллә?
Ир. Секретарь, стенографист, машинистка, референтсыз эшләвем белән.
Хатын. Аларның бөтенесен мин сиңа берүзем алыштырам түгелме соң? Өстәвенә ашарга пешерүчең дә, хатының да! (Китапны карап ала.) Шәп китап Ә ипи алып кайттыңмы соң?
Ир (уйлап торгач). Шылтыратып әйтмәдең ич. Онытканмын.
Хатын. Кайтып керүгә шылтыраткан идем дә син юк идең инде
Ир. Бер тапкыр сиңа да ярар иде.
Хатын. Ипине көн саен син алып кайтырга тиешлеге безнең өйләнешкәннең икенче көнендә үк бүленеп куелган бит инде. Минем букчага сыймый: сөт, кефир, алма алдым.
Ир. Икенче кулыңа тотсаң өзелер идеме?
Хатын. Ә портфельне кая куйыйм, ди?
Ир. Култык астыңа кыстыр.
Хатын. Портфельнеме?
Ир (кычкыра төшеп). Ипине!.. Гомумән, ул ипи мәсьәләсендә безгә карашны үзгәртергә вакыт. Тормыш үз төзәтмәләрен кертә. Монда альтернатива булырга тиеш тә түгел, мөгаен. Ни гомердән бирле һаман шул бер проблема! Күпме дәвам итәргә мөмкин бу?
Xатын. Инде ай ярым буена яза алмаган баш мәкаләңнең үчен аласыңмы әллә?
Ир. Көлмә, яме! Харап булган: подъезддан ике адымдагы кибеттән ипи кыстырып кайтырга елап ятмасаң Хан кызы булып беттегез!
Хатын. Ә син үзең?
Ир. Нәрсә мин үзем?
Хатын. Синең кулыңа да сөял чыкмас иде.
Ир. Сөт алганда, берочтан ипи бүлегенә дә сугылсаң, синең дә кулың корымас идедер.
Хатын. Вакытында кайта торган булсаң, ике адымдагы җирдән ярты бөтен ипи алып кайтырга елап торыр идемме соң мин, йа Хода!
Ир. Мин еламыйм!.. Мин принцип дип кенә
Хатын. Шәп принцип! Көнләшеп үләрлек! Подъезд төбендәге ипи кибетенә төшеп менәр өчен, ярты сәгать тарткалашкач Фельетон өчен менә дигән тема, игътибар ит, иптәш корреспондент!
Ир. Хәзер фельетоннарны шул хакта гына язсаң инде Йөгердем мин!
Хатын чәй ясаган арада кайтып та керә. Өстәлгә ярты бөтен ипи китереп куя.
Эшең бетте, кодагый! (Табынга утыра.)
Хатын (аның башыннан сыйпап). Егет икәнсең! Инде кулыңны ю!
Ир югалып тора.
Ир (керә, өстәл янына утыра, ипигә карап). Кисә дә тормагансың! (Ипи кисә.)
Ашый башлыйлар.
Ә нигә дип ул ипине ике көнгә бер бөтенне алып кермәскә? Йә зуррак букча ал, анлык кына акча эшлим, Аллага шөкер!
Хатын. Андамыни эш!..
Ир. Шулай диләр аны! Белмиләр, ди, синең хәйләңне.
Хатын. Хәйлә?
Ир. Хәзерге заман ирләрен көн саен ипи алып кайттыру белән генә кулда тотып булмаслыгына синең баш булып синең баш та җитмәгәч
Хатын. Андый фәлсәфи фикерләргә җитеп булмады инде.
Ир. Аның каравы һәр көн эшкә шылтыратып, ипи алып кайт дип кушарга җитәме?
Хатын (уйчан). Бәлки, мин синең тавышыңны ишетәсем килеп шылтыратамдыр? (Моңсу.) Кирәкми миңа синең ипи алып кайтуың! Миңа синең, шул ипине алып кайтыр өчен, вакытында өйгә кайтуың кирәк. Мине ялгызлык белән интектермәс өчен!
Тынлык.
Ир (тамак кырып ала). Кухняга яңа урындыклар аласы бар икән.
Хатын. Ничек башыңа килде әле? Гомер булмаганны.
Ир. Аяклары какшаган селкенәләр. Алганга дүрт елмы әле?
Хатын. Искеләрен әниләргә биреп, боларын сатып алганыма бер ел инде.
Ир (ни әйтергә белми торгач). Нинди эш ул һаман әнкәләреңә дә әнкәләреңә?! Сатып алырга да өлгермисең, күпме әйбер әнкәләреңә күчә.
Хатын. Алар модадан чыккан иске әйберләр ярата шул. Син моны бик яхшы беләсең Балабыз туганга бер ел үттеме-юкмы ул да әниләргә күчте. Хәзер ир белән хатынның ялгыз торуы модада шул.
Ир кыбырҗып куя, урындыгы шыгырдый.
Ир. Барыбер аяклары какшаган.
Хатын (бармагын чигәсендә бөтереп). Юк. Шөрепләре бушаган.
Ир. Әйтәм җирле, бүген йомырка тәбәсе генә пешергәнсең, тамагың туймаса, минем колак итен ашарга исәп тотып икән. Ә мин ни ашыйм?!
Хатын. Көндәге рационыңны: тугызга кадәр газета, аннары «Вакыт» программасы, берәр чынаяк чәй һәм пьеса. Ә иң соңыннан, үт куыгыңны дәвалар өчен, ромашка төнәтмәсе.
Чәй эчәләр.
(Тора.) Кирәк булсам, мин йокы бүлмәсендә. Иртәгә ипи алып кайтырга онытма, яме, үскәнем? (Ирнең маңгаен үбә дә йокы бүлмәсенә уза.)
Ир, кухня утын сүндереп, бүлмәгә уза, газета-журнал актара башлый. Сәгать күкесе тугызга суга. Ир, ашыгып барып, телевизор кабыза да кәнәфигә утыра. Кухня ягына Хатын узып китә. Ир телевизорны сүндерә, өстәл лампасын кабызып, бүлмә утын да сүндерә һәм машинкада яза башлый.
Хатын тавышы. Әй, арканы уып чык әле!
Ир чыгып тора. Кереп, өстәле янына утыра, папирос кабыза. Халатын бәйли-бәйли, Хатын чыга, чәче тарау.
Хатын. Өйдә тартма! Кухняны исләтеп бетерүең дә җиткән. Гомумән, йә ташларга вакыт, йә әнә тыш!
Ир (торып киенә башлый). Берочтан һава да сулап керим, алайса.
Ир чыгып китә. Хатын йокы бүлмәсенә уза.
Бер читтә урамдагы телефон будкасы. Ир, әрле-бирле йөренеп, папирос көйрәтә, гимнастика хәрәкәтләре ясап ала. Нидер исенә төшеп, кесәсеннән вак акчалар чыгара. Кыю рәвештә телефон будкасына бәреп керә, номер җыя. Квартирада телефон шылтыраганы ишетелә. Ләкин Ирнең кыюлыгы әкренләп сүрелә бара, шулай да ул көтә әле. Чәченә бигудилар ураган
Хатын чыга.
Хатын (трубканы ала). Тыңлыйм сезне.
Тынлык.
Алло!
Ир (кыюсыз гына). Хәерле кич, ханым!
Хатын. Рәхмәт.
Ир. Гафу итегез, ханым (Тотлыгып кала.)
Хатын. Йә?
Ир. Ханым бу Айзек Азимовлар фатирымы?
Хатын. Юк. Номерны ялгыш җыйгансыз, иптәш.
Ир. Җиде-кырык-кырык тугызмы?
Хатын (басым белән). Җиде-кырык-кырык тугыз. Тик Айзек Азимовлар монда тормый.