Моңа йөрәк тә, батырлык та кирәк бит әле?!
Бик кызыклы сорау бу, тарихи китаплар укыганда, ул минем үземдә дә туа. Әмма шул мизгелдә, шул вакыйгаларның эчендә кайнаганда, ул куркыныч кебек тоелмый: син бары тик көндәлек эшеңне башкарасың, җитәкче буларак, алдыңа килеп баскан мәсьәләне хәл итәсең кебек. Соңыннан искә төшергәндә генә, чыннан да, моңа йөрәк ничек җитте икән, дип уйлап куйганым бар барын Президент булу бик җаваплы, сүз дә юк. Бик катлаулы еллар кичердек. Әмма шуны әйтәсем килә: республикада Президент вазифасын булдыру тормыш таләбе иде, шул вакытта язмыш кулы астына мин эләккәнмен, күрәсең. Президентлыкка адым менә шулай ясалды.
Татарстан Республикасы Президенты вазифасында егерме ел дәвам иткән эшчәнлегегезне үзегез ничек бәялисез? Эшләнеп бетмәгән эшләр, «их!..» дип куйган нәрсәләр юкмы?
Реаль күзлектән чыгып караганда, нигездә, юк дип саныйм. Буш вәгъдәләр бирмичә, зур күләмле күп кенә уңышлы программаларны гамәлгә ашырдык. Гадәтем шундый: булдырып чыга алырлык эшләргә тотынырга күнеккәнмен, чөнки, чын тормышны белсәң, үз-үзеңне, бигрәк тә кешеләрне алдый алмыйсың. Теләсә нинди сүзгә уңай җавап бирергә тырышучылар, тормышка ашмастай вәгъдәләр бирүче җитәкчеләр озак эшли алмый. Әйе, синнән гел яхшы сүз генә көтәләр. Әйтәсе дә килә бит аны! Телне дә тыю авыр кайчак. Бигрәк тә 90 нчы еллар башындагы митингларда. Анда: «Азатлык! Азатлык!» дип даулыйлар. «Шәймиев, син татармы?» «Дудаев ул батыр! Ә син камыр!» дигән лозунглар белән дә чыгалар иде. Ачу да килә. Алар әйтүен әйтә, ә алда нәрсә көтәсен белмиләр. Ул мәлдә гади чишелеш юк иде. Нәрсә генә әйтсәләр дә, ул чор өчен кулдан килгәннең барысын да эшләдек. Шуның нәтиҗәсе буларак, бүген республикабыз сәяси һәм икътисади яктан, башка төбәкләр белән чагыштырганда, нык сүзе һәм алга киткән икътисады белән аерылып тора.
Халык белән эшләү җиңел түгел, тик зарланырга да ярамый, чөнки син кайда эшләгәнеңне беләсең. Җитәкче кеше хакимияткә үзе теләп килә, аны берәү дә мәҗбүр итми. Шуңа күрә аңа беркем дә, берничек тә бурычлы түгел. Халык сиңа кылган гамәлләреңә карап бәя бирә: вәгъдә биргәнсең икән үтә, үти алмасаң, вәгъдә бирмә.
Президент вазифасыннан киткәч, мин шундый нәтиҗәгә килдем: республика җитәкчесе булып егерме ел буе эшләвемнең иң зур казанышы халкыбызның дәрәҗәсен күтәрү, татар милләтенә тискәре карашны Россия һәм дөнья күләмендә тамырдан үзгәртү булды.
Әлбәттә, моңа иң беренче адым мөстәкыйльлек турында декларация кабул итеп, үз хокукларыбыз турында игълан итү булды. Ләкин ул вакытта без, күпләребез теләгәнчә, бәйсез дәүләт булып аерылып чыга алмый идек. Моның сәбәпләре бик җитди. Безгә эшне, нигездә, радикаль формада алып барырга туры килде. Моның нечкәлекләренә артык тукталмыйча, минем шуны гына әйтәсем килә: 90 нчы еллардагы тарихи вакыйгалар татарларның үзаңын үстерергә нык ярдәм итте. Ә бу бер дә җиңел нәрсә түгел, моның өчен кешедә үз-үзенә ышаныч, үз-үзенә ихтирам тудырырга һәм халыкның тарихта тоткан урынын аңлар өчен шартлар булдырырга кирәк иде.
Сезнең буын, бәхеткә каршы, совет заманындагы кайбер хәлләрне белми, әлбәттә. Бар иде шундый заманнар: Казанда трамвайда, автобуста, урамда шәһәр кешеләре татарча сөйләшергә шикләнә иде, ул гына да түгел, кемнәрдер үзенең татар икәнен яшерә иде хәтта. Тик бу очракта беркемне дә гаепләп булмый. Вазгыять шундый иде. Үзебезнең Казанда бердәнбер тулы булмаган татар мәктәбе калды. Мәктәп дәреслекләренә үк «татар-монгол изүе» дигән төшенчә кертеп, башка халыкларда кечкенәдән үк татарга карата нәфрәт тәрбияләнә иде. Үзгәртеп кору чорында, сүз иреге бирелгәч, без үз сүзебезне ныклап торып әйтә алдык. Әлбәттә, соңгы егерме ел эчендә без үзебезнең бай тарихлы, мәдәниятле, тырыш, ипле, тынычлык сөючән, башка халыкларга һәм диннәргә тигез карашлы халык булуыбызны сүз белән генә түгел, эшебез, олы казанышларыбыз белән дә исбат иттек. Татар булуыбыз белән горурлана башладык.
Соңгы елларда без милли асылыбызны җаныбыз белән тойдык, акылыбыз белән аңладык. Мөстәкыйль халык икәнебезне үзаңыбызга салдык. Бу процесс Татарстанда гына түгел, ә бөтен Россиядә, БДБ илләрендә дә барды. Милли үзаң ул кулга тотып карый торган әйбер түгел, ләкин шул ук вакытта без башкарган эшнең әһәмияте гаҗәеп зур, һәм ул бик кирәк иде. Моның нәтиҗәләре хәзерге вакытта төрле яклап күренә. Мәсәлән, Россия хөкүмәтендә безнең милләт вәкилләре эшли. Мәдәният, сәнгать, мәгълүмат, спорт даирәләрендә бөтен дөньяга танылган милләттәшләребез күбәйде. Кызык бит, Казанга килгән мәшһүр кунаклар, үз нәселләрендә татар табылса, моны бик сөенеп сөйлиләр. Шундый бер очракны мисал итеп китерәм: күптән түгел Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Дмитрий Хворостовский чыгыш ясады, безнең журналистлар белән әңгәмәдә ул әнисе ягыннан бабасының яртылаш Себер татары икәнлеген, аның Бөек Ватан сугышында һәлак булып калуы, аның белән горурлануы турында тәфсилләп сөйләде.
Болар барысы да татар милләтенә карата мөнәсәбәтнең тамырдан үзгәрүе турында сөйли. Безнең белән санлашмыйча мөмкин түгел хәзер. Мин боларны шушы заманда үзем эшләгән өчен генә әйтмим, татарны дөнья күләмендә таныйлар. Моңа шатланам гына. Димәк, вакытны юкка уздырмаганбыз.
Мин Сезнең белән тулысынча килешәм. Без Сез Президент булган чорда үскән, үз ана телебездә белем һәм тәрбия алган бәхетле буын
Без дә татар мәктәбендә укыдык. Ләкин югары уку йортларына керү имтиханнарын рус телендә бирергә кирәк иде. Гел «бишле»гә укыган булсам да, институтка керәсе фәннәрне җәй буе русча өйрәнеп утырдым. Ничек итеп сөйләргә, ничек итеп аңлатырга дип баш ваттым.
1954 елда Казан авыл хуҗалыгы институтына керү имтиханнарын тапшырырга баргач, комиссиядә татар укытучылары да бар иде, әмма күбесе безнең хәлгә кермәделәр, мин үземнең иң яраткан фәнем математикадан «дүртле» алдым. Рус телендә аңлатып бирә алмаганмындыр инде Шуңа күрә хәзерге вакытта ничек кенә зарлансак та, бүгенге кебек ирекнең моңарчы булганы юк иде әле. Заманында республикада җитештерелә торган эремчекнең майлылыгын да Мәскәү билгели иде. Бөтенесе үзәк күзәтчелегендә эшләнде.
Сезнең тормыш кагыйдәләренең берсе тотрыклылык. Сез шуның өчен көрәштегез һәм уңышка ирештегез. Шул ук вакытта тормышта яңалык та кирәк. Сез Россия Федерациясендә яңалык кертү өчен дә шактый көч куйдыгыз. Тотрыклылык һәм яңалык монда каршылык юкмы соң?
Минемчә, элек каршылыклар чагыштыргысыз күп иде. Бу вазгыятькә бәйле нәрсә. Мәсәлән, хәзерге чорда яңалык кертер өчен, тотрыклылык, тәртип кирәк, ә яңалыкның эчтәлеге үзгәреп тора. Җәмгыять үзгәртеп корыла, социализмнан социаль-демократик дәүләт төзү юлына бастык. Болар җитди тарихи үзгәрешләр һәм, нигездә, уңай күренешләр. 90 нчы елларда республикадагы үзгәртеп корулар эволюцион юл белән узды. Күпләп кан кою булмады, әмма булырга мөмкин иде. Һәр халыкның, һәр дәүләтнең тарихында революцияләр ясала, ләкин аның нәтиҗәләрен ничек саклап калырга, тормышны, ирешкән хокукларга тәңгәл итеп, ничек көйләргә? Төп мәсьәлә шушы. Бу барлык дәүләтләр һәм инкыйлаблар дилеммасы.
Россиядәге, Татарстандагы бүгенге процесслар моның мисалы. Соңгы берничә елда, икътисади реформалар белән күбрәк мавыгып, ил күләмендә сәяси реформалар сүлпәнләнгән булып чыкты. Ә алар бик кирәк бүген, чөнки яңа җәмгыять төзибез. Шуңа күрә халык, сәяси үзгәрешләр таләп итеп, митингларга чыкты. Ә 90 нчы елларда Горбачёв, Ельцин вакытында киресенчә, сәяси үзгәрешләр вакыт-вакыт чамадан тыш алга киткәләде. Халык икътисади реформалар даулый башлады. Совет чорында гел сугыш кораллары җитештерүгә генә корылган икътисадны үзгәртү җиңел түгел иде. Үзгәрешләрнең икенче көнендә үк ничек башка товар чыгара башларга мөмкин? Әйткәнемчә, мондый хәлләр теләсә кайсы дәүләттә булырга мөмкин.