Ленар Миннемохимович Шаех - Үзем белән очрашу стр 5.

Шрифт
Фон

 «Яңарыш» фонды заказы белән Италиядә дөньядагы иң зур басма Коръән әзерләнде. Матбугат чаралары бу хакта күп язды. Башта, безнеке зуррак, диделәр, аннары Әфганстандагысы Хәер, хикмәт анда гына да түгел. Коръән узган елның 17 ноябрендә Казанга кайтарылды һәм быел май аенда, Болгарда узачак чираттагы тантаналарга кадәр, Кол Шәриф мәчетенә куелды. Чыннан да, бу татар халкы өчен олы бүләк кенә түгел, ә Россия һәм дөнья дәрәҗәсендә зур мәртәбә. Җир шарында ислам дәүләтләре күп, аларның безгә караганда мөмкинлекләре дә күпкә зуррак. Сезнеңчә, ни өчен нәкъ менә Татарстан Республикасы бу эшне башкарды? Ислам дәүләтләре нинди карашта тора?

 Сезнең мәгълүматыгызны бераз аныклау кирәк дип саныйм. «Яңарыш» фонды эшләткән Коръән ул хәзер дә дөньядагы иң зур басма Коръән булып кала бирә. Күптән түгел безгә Гиннесс рекордлар китабыннан моны дәлилләүче сертификат та килеп иреште. Биредә «басма» дигән сүзне ассызыкларга кирәк. Чөнки Әфганстандагы Коръән ул иң зур кулъязма Коръән сыйфатында үзенчәлекле. Бу очракта хикмәт үлчәмнәрдә түгел.

Ни өчен мондый Коръәнне нәкъ менә Татарстан эшләде? Беренчедән, басма Коръәннәр тарихында Казанның үз урыны бар. 1803 елда Коръәннең иң беренче мөселман басмасы нәкъ менә Казан типографиясендә чыккан. Аны мөселман дөньясында «Казан басмасы» дип атыйлар һәм классик Коръән дип саныйлар. Ул заманнарда мөселман илләрендә нәшер ителгән Коръәннәр шушы Казан нөсхәсе нигезендә басылганнар. Без әнә шул традицияне дәвам иттек. Икенчедән, Болгар хәзерге Россия территориясендә ислам динен иң беренче булып рәсми һәм ирекле рәвештә кабул иткән изге урын. Анда мәдәният хәзинәсе дип танылган үзенчәлекле Коръән урнаштыру, минем фикеремчә, татар халкының бөтендөнья мөселман мәдәниятендә тоткан урыны һәм аңа керткән лаеклы өлеше булып тора.

Дөньядагы иң зур басма Коръән быел май аенда, Идел буе болгарларының ислам динен рәсми рәвештә кабул итүләре хөрмәтенә төзелгән Истәлек билгесе бинасына урнаштырылачак. Шул вакытта без Гиннесс рекорлар китабының сертификатын да халыкка күрсәтәчәкбез. Анда болай дип язылган: «Дөньядагы иң зур басма Коръән (буе 2 м, иңе 1,52 м, калынлыгы 0,17 м), ARC Groups.r.l компаниясе (Италия) тарафыннан эшләнгән, Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фонды (Россия) тарафыннан 2011 елның 17 ноябрендә Кол Шәриф мәчетенә (Казан, Татарстан Республикасы) тапшырылган».

 Соңгы вакытта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башкалабыздагы тарихи урыннарны, биналарны карап йөри башлады. Дөрес, күп истәлекләребез сүтелә, җимерелә, яндырыла. Казаныбызның йөзе югала. Хәтта бөек Тукаебыз яшәгән «Болгар» кунакханәсе дә чыгарылма түгел. Данлыклы «Матбугат йорты» бушап калганга да биш ел Бүген безгә Болгар шәһәрлеге, андагы тарихи биналар никадәр кадерле, аларның дөньякүләм әһәмияте никадәр зур булган кебек, киләчәктә Казанның архитектура истәлекләре дә шул дәрәҗәдә кыйммәтле булачак. Башкалабызның тарихи йөзе җуелып бетеп бара бит. Бу очракта нишләргә, нинди чыгу юлларын табарга? «Яңарыш» фонды башка тарихи һәйкәлләрне торгызуны да максат итеп куймыймы (Казан, Алабуга һ. б.)? Быел Татарстанда да Тарихи-мәдәни мирас елы бит әле

 Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фондын оештырганда ук, фондның максаты: Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгын, «Зөя утрау-шәһәре» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музеен, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан башка тарихи һәм мәдәни истәлекләрне торгызуга һәм үстерүгә, Татарстан Республикасы күпмилләтле халкының тарихи, мәдәни, рухи традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә булышлыкны оештыру, дип билгеләнгән иде.

Чыннан да, ныклап тикшерәсе, яңартасы, төзекләндерәсе тарихи ядкярләребез күп әле безнең. Бу, бер яктан, безнең бай тарихлы халык икәнебезне күрсәтсә, икенче яктан, алдыбызга бик җитди бурычлар куя. Бу тарихи истәлекләрнең киләчәк буыннарга исән-имин барып җитүе өчен, чыннан да, без җаваплы бит. Татарстан тарихының үзенчәлеге шунда ки: тарихи урыннарны башлыча археологик документлар аша гына өйрәнү мөмкин. Географик яктан бик уңайлы җирдә урнашу сәбәпле, безнең аша бик күп халык узган, күп вакыйгалар, сугышлар, күченүләр булган, шуңа күрә бик күп язма документлар һәм истәлекләр юкка чыккан. Сез яхшы беләсез, безнең бик кадерле тарихи җәүһәрләребез Биләр, Сувар, Тәтеш шәһәрләре бар. Алга таба археологлар, галимнәр, тарихчылар аларга игътибарларын күбрәк юнәлтергә тиеш, әлбәттә. Болгарда елга вокзалы төзү турында әйтеп киткән идем. Анда, причалдан бинага керә торган җирдә, без төрле чорларда Болгар дәүләтенең башкалалары булып торган Биләрне һәм Суварны чагылдыручы ике портал куйдык.

Казан мәсьәләсенә килгәндә исә, Рөстәм Нургалиевичның Казандагы тарихи урыннарны саклауга турыдан-туры алынуын хуплыйм. Тора-бара Сез телгә алган архитектура истәлекләрен реставрацияләү, төзекләндерү эшләренең формасы, вакыты, күләме билгеләнер дип уйлыйм.

 Безнең Актаныш районы гына милләтебезгә күпме асыл уллар һәм кызлар биргән! Шагыйрьләр, язучылар, җырчылар, биючеләр, галимнәр, спортчылар, сәясәтчеләр Шулай да һәрбер кеше туган ягы, туган районының ниндидер үзенчәлеге бар дип исәплидер. Сезнеңчә, безнең якның төп үзенчәлеге нәрсәдә (мәсәлән, тарихи үзенчәлеге һ. б.)?

 Минемчә, иң элек Актаныш шуның белән үзенчәлекле: анда көн Татарстанның башка районнарына караганда иртәрәк туа, тормыш ике сәгатькә иртәрәк башлана. Без балачакта күрше Башкортстан радиосы буенча яши идек. Тугандаш башкорт халкы белән якынлык ул безнең сөйләм теленә дә кереп калган. Мин һәрвакыт әйтеп киләм: без башкорт җырларын тыңлап үстек. Авыл җирендә иртә торасың, мәктәпкә киткәнче, йорт-кура арасында эшләп алырга да өлгерәсең. Ә бу вакытта Башкортстан радиосы инде сөйли, иртәнге концерт тыңлыйбыз. Ә Казан радиосы сөйли башлаганда, инде өйдән чыгып киткән булабыз. Шул рәвешчә, без башкорт җырлары-моңнары тәэсирендә үстек. Мәдәниятебез, әдәбиятыбызның шулкадәр якын, шулкадәр үзара тыгыз үрелгән булуын, бер-берсен тулыландыруын, баетуын яшь чакта ук тоеп, белеп үстем.

Ә табигатебезнең матурлыгы! Иң матур елгалар Агыйдел, Кама, Ык, Сөн ярында урнашкан бит безнең туган җир Тагын бер үзенчәлек: бүген Актаныш районындагы 88 авылның икесе Мари Суыксу һәм Терпеле мари авыллары, Михайловка татарлар белән катнаш рус авылы исәпләнә, калганнары саф татар авыллары. Актаныш районында яшәүчеләрнең 98 проценты татар, шуңа күрә милли традицияләр, милли тәрбия, милли мәдәният көчле. Бу байлыкны саклау һәм тагын да үстерүдә Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттаховның хезмәте мактауга лаек.

Актанышның тарихы да гаять үзенчәлекле бит аның, мәсәлән, ул Татарстанның бер өлеше булып бары тик 1920 елдан гына исәпләнә. Аңа кадәр ул бер-бер артлы Казан, Оренбург, Уфа губерналары составында йөри.

Актанышлыларның тарихи тамырлары болгар бабаларыбызга барып тоташа. Галимнәр әйтүенчә, безнең җирлектә иң әүвәл күпчелек фин-угыр кабиләләре яшәгән. Археологик материаллар да шул хакта сөйли. Безнең эраның IV гасырыннан башлап күчмә кабиләләр, угырлар бу якларга үтеп кергәннәр. XIXII гасырдан исә Ык һәм Агыйдел елгалары арасына Идел буе болгарлары күченгәннәр.

Актаныш татарларын типтәрләр дип атыйлар. Тарихчылар фикеренчә, XVIII гасыр ахырында рус булмаган «җибәрелгән» кешеләрне татар дөньясында шулай дип йөртә башлыйлар. Нигездә, алар хәзерге Башкортстан һәм Урал алды җирләрендә яшәгәннәр. «Типтәр» атамасының барлыкка килүе һәм ясалышы турында төрле фикерләр бар. Галимнәр әйтүенчә, бу этноним татарлар арасында крестьяннар сословиесен аңлата. «Типтәр» сүзе фарсы сүзеннән алынган «дәфтәр» дигәнне белдерә, төрки-монгол сүзеннән күчкән. Башта мәгънәсе буенча законнар исемлеген аңлаткан. Алтын Урда чорында «ясак түләүне һәм суд карарларын язу дәфтәре» мәгънәсендә кулланылган. «Типтәр» дип нинди дә булса исемлеккә кертелеп яки килешү нигезендә «законлы» рәвештә яшәүче кешеләрне атаганнар, ягъни алар дәфтәргә теркәлгән дигән сүз. Мондый төркем кешеләре XVI гасырның икенче яртысында, Явыз Иван Казан ханлыгын басып алганнан соң, качаклардан формалаша. Чөнки чиркәү рус булмаган бар халыкны чукындыру сәясәте алып бара, шуңа күрә безнең төбәккә качаклар күчеп килү көчәя.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3