Юсупов Р. А. - Тәрҗемә һәм дөрес сөйләм мәсьәләләре стр 14.

Шрифт
Фон

Рус телендә татарчага грамматик бәйләнеше үзгәртелмичә күчерелә торган тезмә ялгызлык исемнәре дә бар. Мәсәлән, Белорусский вокзал, Казанский собор дигән исемнәрнең компонентлары арасындагы бәйләнешне татарчалаштырып булмый, югыйсә оригиналның мәгънәсе үзгәрер иде: Белоруссия вокзалы дисәк, Белоруссиядәге вокзал, Казан соборы дигәндә, Казандагы собор мәгънәсе аңлашылырга мөмкин.

Тәрҗемәдә рус телендәге кечерәйтү, иркәләү исеме формалары да саклана. Мәсәлән, «Корыч ничек чыныкты» романының татарчасында Павел да, Павка да, Павлуша да очрый.

Ялгызлык исемнәрен тәрҗемә итү уңае белән, татар, төрки фамилияләрен язуда һәм укуда төрлелек хөкем сөрүен әйтеп китәргә кирәк: Навои Нәваи, Ахмеров Әхмәров, Гумеров Гомәров, Ахметзянов Әхмәтҗанов, Ахметҗанов, Хадиуллин Һәдиуллин, Идиятуллин Һидиятуллин, Салахов Сәләхов һ. б. Татарча текстларда мондый фамилияләр татарча яңгырашлы итеп кулланылырга тиеш, әлбәттә.

ФРАЗЕОЛОГИК ӘЙТЕЛМӘЛӘРНЕ ТӘРҖЕМӘ ИТҮ

Фразеологик чаралар телне бизиләр, җанлы, сурәтле итәләр. Сөйләмнең тотрыклы әйләнмәләрен тәшкил иткән фразеологизмнарда тел ияләре узган тарихи юл, халыкның милли үзенчәлеге чагылыш таба. Фразеологик әйтелмәләрне бер телдән икенче телгә тәрҗемә итүнең кыенлыгы шуның белән аңлатыла.

Фразеологизмнарны тәрҗемә итүнең катлаулылыгы төрле телләрдәге бердәй төп мәгънәле сүзләр башкара торган мәгънәви һәм стилистик вазифаларда (функцияләрдә) аерма булуга, шулай ук төрле телләрдәге андый сүзләр кергән әйләнмәләрдә аерма булуга нигезләнгән. Билгеле бер телгә хас әйтелмәләрнең специфик үзенчәлекле булуы нәкъ менә тәрҗемә иткәндә күренә дә инде.

Фразеологик әйтелмәләргә саф фразеологик әйләнмәләр (берәмлекләр, сүзтезмәләр) һәм мәкаль-әйтемнәр керә. Дөрес, алар арасында берникадәр аерма бар. Мәкаль, фразеологик берәмлектән үзгә буларак, дидактик характерда була, логик эчтәлеге белән хөкемнән гыйбарәт, формасы буенча җөмлә (ә саф фразеологизм сүзтезмә). Ләкин мәкаль-әйтемнәр белән фразеологизмнарның уртак сыйфатлары аермалы якларыннан күбрәк: аларның икесе дә тотрыклы, бөтен әйтелмә; гомуми мәгънәне аерым сүзләр мәгънәләренең суммасы тәшкил итми. Фразеологизмнарга да, мәкаль-әйтемнәргә дә күчерелмә мәгънәлелек (метафоралылык), образлылык, экспрессив-тәэсирлелек (сурәтлелек-бизәклелек) хас.

Фразеологик әйтелмәләргә канатлы сүзләр белән афоризмнар да якын тора. Шуңа күрә бу бүлектә сүз, фразеологизм, мәкаль-әйтемнәр белән бергә, алар турында да барачак.

Фразеологик әйтелмәләр телдә, шул исәптән мәгълүмат чаралары телендә дә, гаять әһәмиятле роль уйный. Алар, гади сүз һәм сүзтезмәдән аермалы буларак, төшенчәне, фикерне сурәтле, бизәкле, тәэсирле итеп белдерәләр, димәк, коммуникатив вазифа башкарудан тыш эстетик бурыч та үтиләр. «Сүз күрке мәкаль» ди халык. Кеше үзенең сөйләмендә мәкаль-әйтемнәрдән, фразеологик берәмлекләрдән ни дәрәҗәдә мул һәм уңышлы файдаланса, аның фикере кешеләргә шул дәрәҗәдә җиңелрәк, тизрәк һәм тәэсирлерәк барып җитә.

Фразеологизмнарда, бигрәк тә мәкаль-әйтемнәрдә, халыкның тормыш тәҗрибәсе, фикер йөртүе, милли үзенчәлекләре чагылыш таба. Шуңа күрә бу тел җәүһәрләреннән тулы һәм оста файдалану, аларны үстерү каләм ияләренең мөһим бурычларыннан санала.

Татар-рус икетеллелеге шартларында фразеологик фондның баюы, тапкыр, хикмәтле тәгъбирләрне дөрес куллану мәсьәләсе аеруча зур әһәмияткә ия.

Фразеологик әйтелмәләрдә телләрнең үзара бәйләнеше һәм бер-берсенә тәэсир итүе нәтиҗәсендә үсеш бигрәк тә нык чагылыш таба. Татар һәм рус телләренең бер-берсенә, аеруча рус теленең татар теленә бу мәсьәләдә уңай йогынтысы зур. Татар телендә рус теле тәэсирендә ясалган бик күп фразеологизмнар кулланылышта йөри. Русчага тәрҗемә ителгән матур әдәбият әсәрләрендә татар теле чаралары үрнәгендә төзелгән фразеологик әйтелмәләр дә шактый күп.

Фразеологизмнарның бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү юлларын, бер тел чаралары өлгесендә икенче телдә яңа фразеологик әйтелмәләр ясалу ысулларын, бу процесстагы уңышлы һәм уңышсыз якларны тикшерү ике тел ияләренең сөйләм культурасын үстерү өчен әһәмиятле.

Төрле телләрнең күчерелмә мәгънәсе һәм образлылык үзара туры килә торган һәм, димәк, тәэсирлелек, сурәтлелек көче дә бердәй фразеологик әйтелмәләре гомуми чаралардан санала. Гомуми фразеологизмнар компонентларының (аерым сүзләрнең) төп номинатив мәгънәләре буенча тәңгәл киләләр яки бер-берсенә якын булалар. Бердәй мәгънәле, ләкин төрле образларга корылган һәм төрле мәгънә белдерә торган фразеологизмнар телләрнең специфик чараларын тәшкил итә. Специфик фразеологизмнарның аерым элементлары, гадәттә, төп, туры мәгънәләре буенча бер-берсенә туры килми.

Татар һәм рус телләрендә мәгънәләре һәм образлары бердәй яки якын фразеологик әйләнмәләр меңнәрчә.

Ике тел фразеологизмнарындагы мондый зур гомумилекнең ике җирлеге бар. Беренчесе фикерләү процессындагы төп элементлар барлык халыклар өчен дә бер. Шул исәптән төрле халыкларның сәнгатьле фикерләвендә дә гомуми сыйфатлар күп. Тотрыклы әйләнмәләрнең иң зур күпчелеге сүзтезмә һәм җөмләләрнең күчерелмә мәгънәдә кулланылуына нигезләнгән. Бу исә кешеләр тормышындагы, аларның эшләрендәге, үз-үзләрен тотышындагы, иҗтимагый мөнәсәбәтләрдәге күренешләрне табигать күренешләренә охшатуга, чагыштыруга, шулай ук кешенең бертөрле эшләрен икенче төрлеләре белән, бигрәк тә физик эшләрен акыл эшләре белән чагыштыруга кайтып кала. Реаль чынбарлык, табигать күренешләре барлык халыклар өчен дә, нигездә, бердәм һәм төрле телдә сөйләшүче кешеләрнең характерында, үз-үзләрен тотышында, мөнәсәбәтләрендә, яшәү рәвешендә уртаклыклар зур булганлыктан, боларның барысын да чагылдыра торган фразеологик әйләнмәләрдә дә гомуми сыйфатлар булмый кала алмый.

Икенче җирлек үзара мөнәсәбәттәге тел ияләренең күптәннән дәвам итеп килә торган тыгыз бәйләнешләреннән гыйбарәт. Ул бәйләнешләр сәнгатьле фикерләүнең бердәм характерына нигезләнгән ике тел фразеологик гомумилекләренең артуына ярдәм итә.

Гомумилек, барыннан да бигрәк, төрле халыкларда бердәй мәгънәле тотрыклы әйтелмәләр булуда күренә. Күп кенә халыкларда, хәтта бер-берсеннән бик ерак яшәгәннәрендә дә бер үк фикер, бер үк мораль белдерә торган мәкаль-әйтемнәр бар. Мәсәлән, һәр халыкта дуслыкка тугрылыклы булу, тату яшәү, гаделлек, тырышлык, акыллылык, батырлык, кыюлык, укымышлы, белемле булу, изгелек, ягымлылык һ. б. сыйфатларны белдерә торган образлы чаралар табарга мөмкин.

Әйтик, ялгыз гына уңышка ирешеп булмый, бердәмлек кирәк дигән фикер рус һәм испан телләрендә: Бер карлыгачтан яз булмый; татар телендә: Бер тарыдан ботка пешми; данияле телендә: Бер җептән ситсы булмый; хакас телендә: Ялгыз агач җилдә тиз сына; бенгаль телендә: Бер чәчәктән яз булмый; гарәп телендә: Бер йон сакал түгел; кумык телендә: Бер таш стена түгел; абхаз телендә: Бер казыктан киртә кормыйлар; серб телендә: Бер имән имәнлек түгел; сингал телендә: Бер куак бакча түгел дигән мәкальләр белән белдерелә.

Үзенә күрә эше, үзенә күрә дусты һәм иптәше дигән фикер татар телендә: Чиләгенә күрә капкачы; әфган телендә: Урманына күрә җиләге, агачына күрә җимеше; кытай телендә: Казанына күрә чүмече; корея телендә: Боравына күрә тишеге; вьетнам телендә: Җиренә күрә җимеше; тат телендә: Һәр корабның үз дулкыны; рус һәм немец телләрендә: Сәламе нинди, җавабы шундый дигән мәкальләр ярдәмендә тәгъбир ителә.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3