Гарәп һәм фарсы алынма сүзләре
Узган гасырның 90 нчы елларында булган социаль-тарихи үзгәрешләргә бәйле рәвештә татар теленең сүзлек составында да кайбер үзгәрешләр башланды. Хәзер телебездә, шул исәптән тәрҗемә телендә дә, рус алынмаларын, шулар белән бергә халыкара сүзләрне дә, татар теленең искергән яки искерә барган сүзләре, шул исәптән гарәп-фарсы алынмалары белән алмаштыру тенденциясе чагылыш таба.
Бу күренешнең уңай ягы белән бергә тискәре ягы да бар. Уңай ягы шул: татар теленә рус сүзләренең күп үтеп керүенә саклык, чама хисе белән карый башладылар. Тискәре ягы шунда: туган телне сафландырырга, чит тел сүзләреннән арындырырга дигән изге ният чамасызрак гамәлгә ашырыла башлады, ягъни телдә инде күптәннән кулланылып килгән, халык тарафыннан үзләштерелгән рус алынмаларын, шулар арасында кайбер халыкара сүзләрне дә, тел ияләренә аңлаешсыз, искергән, кайчандыр иске әдәбиятта кулланылса да, хәзер инде халык теленнән төшеп калган сүзләр белән алмаштыру омтылышы арта бара.
«Сызма геометрия» дәреслегеннән, мәсәлән, мондый сүзләрне күп табарга мөмкин: һәндәсә (геометрия), рәкым (цифр, сан), рәкымдәшлек, түңгеллек (?), фәза (пространство), рәкымле (математик), уйгырлык (ачыш), кәшефчелек (уйлап табу), җәйрәү (?), битләү (күңелдән ятлау), күзәфәллеге (?), садәләштеру (?), мөгаммә (проблема), әсрар (?), җәдвәл (таблица, расписание), сукай (?), даир (бәйләнешле) һ. б. Бу башваткыч терминнарны кем аңлар икән дә, болай реформалаштырылган телдә язылган дәреслекне кемнәр укыр икән?! Геометрия, цифр, математик, проблема кебек йөзләрчә телләрдә кулланыла торган интернациональ сүзләрне үзгәртүнең нигә кирәге бар?
Әлеге тенденция мәгълүмат чараларында да, шул исәптән тәрҗемә материалларында да чагылыш таба. Мәсәлән, «Идел» журналының искергән, кулланылыштан чыккан сүзләрне тергезергә омтылуы аңлашылып бетми: телевидение белән гаммәви мәгълүмат чаралары; бу җитди моназара (диспут) ачуны сорый; монда ислам зиһнияте булуы яхшы; икенче мәшһүр әсәре дөнья харитасы (картасы); гомсар (компонент); тәфтиш (фәнни тикшеренү); гамил (фактор); мөэррих (тарихчылар); фикер хәяты (идеология); һөнәрмәнд (профессионал).
Кайбер журналистлар, халыкка аңлашылмый һәм мәгънәне төгәл бирми торган сүзләр уйлап, аларны мәйданга чыгару буенча берсен берсе уздырырга тырышып ярышалар сыман: Югары хөкем (суд) әгъзаларына хөкемдар (судья) итеп эшкә чакыралар; Рәшит ага быелдан 1 класслы хөкемдар (судья); Дин вә мәгыйшәт (тереклек, көнкүреш) сәхифәсе; Җиңел сәнәгатькә (промышленностька) җиңел түгел («Ш. К.»); Татар телен дәүләт теле буларак гамәлгә ашыруның нәзари (теоретик) һәм гамәли мәсьәләләре; фәһем секциясе; шәкли фәһем; Сүз Дума тарафыннан әзерләнгән РФ мәхкәмә (суд) системасы кануны турында бара; Экран аша аның сәркатибе (секретаре) С. Ястержембский сөйли («Т. я.»); Ул Мюнхен шәһәрендә Александр Уралов тәхәллүсе (псевдонимы) белән 1952 елда басылып чыга; Татар гимназияләре, көллиятләр (колледжлар) ачыла («М. җ.»); Гали әфәнде 40 тан артык патент һәм кәшеф (уйлап табу) авторы («Ф. т.»); Төрле сәүдә нокталары булдыру мәсьәләсен кәшефчелек итәргә кирәк; Тән сату белән шөгыльләнүчеләр рәкыме (саны) 5 тән алып 20 гә кадәр җитә (газета).
«Заводым горурлыгым» дигән шигарь астында узган смотр 500 ләп мотор төзүчене сәхнәгә күтәрде («В. Т.»). Шигарь лозунг дигән сүз. Ләкин аны хәзер беркем дә аңламый, шулай булгач, татар телендә күптән кулланылып килгән һәм һәркемгә яхшы аңлаешлы лозунг сүзен аңлашылмый торган гарәп алынмасы белән алмаштыруның кирәге юк.
Җәсәде туган авылы зиратында дәфен ителде («Ш. К.») (күмелде яки җирләнде кирәк).
Тутыя табутлар еш кайтып тора («А. оф.») (цинк табутлар аңлаешлырак булыр иде).
Халыкара архитекторлар түбәндәге проектларны ясап тәкъдир иттеләр («Т. я.»). Монда сүз презентация турында бара; тәкъдир итү башка мәгънәдәге сүз (дөресе тәкъдим иттеләр).
Әнфисә Григорьевна педагогика көллиятен уку елына әзерләде, яңа талиб һәм талибәләр кабул итте («Ш. К.»). Көллиятне колледж дип, талиб һәм талибәләрне студентлар дип атасак, дөресрәк булыр иде.
М. Шәймиев фәрманы нигезендә әлеге район башлыгы вазифаларын башкару Александр Тимофеевка йөкләнде («Т. я.») (указы нигезендә кирәк).
Мәхкәмә залына аларны 18 көн дәвамында ач торганнан соң алып килгәннәр («М. җ.») (суд залына кирәк).
130 елдан соң инкыйраз? («В. Т.»). Инкыйраз үлү, бетү, регресс һ. б. Бу очракта мәгънәне төгәлрәк белдерә торган татар сүзләрен кулланырга кирәк иде.
«Хокук һәм хәят» журналы редакциясе шурасы («М. җ.»). Шура сүзе Г. Тукай заманнарыннан бирле кулланылмый инде! редакциясе советы кирәк.
Гарәп-фарсы алынмалары мәсьәләсендә хәл ителәсе нәрсә больница, клиника, госпиталь, профилакторий, амбулатория, поликлиника мәгънәләрендә йөри торган хастаханә, шифаханә, сырхауханә сүзләре. Монда буталчыклык хөкем сөрә: кайсысы нәрсә икәнлеген белү дә авыр, бәлки, мөмкин дә түгелдер. Мәсьәләне сүзләрнең русча (халыкара) исемнәрен кулланып кына хәл итәргә мөмкиндер, мөгаен.
Кайбер газеталарда бөтенләй аңлашылмый торган сүзләр күреп гаҗәпләнергә генә кала:
Ел йомгакларында ясалган докладлар барысы да фәнни югарылык кимәлендә язылган («М. җ.»); «Мәдәни җомга» гәзите «Батырша мулла һәм аның чоры» дип исемләнгән мәкаләләр шәлкемен тәкъдим итәргә ниятли («М. җ.»). Бу җөмләләрдәге кимәл һәм шәлкем сүзләре әдәби тел сүзләре исәбендә дә, сөйләм телендә дә, гарәп-фарсы алынмалары сүзлегендә дә, диалектологик сүзлектә дә юк. Шулай булгач, нигә кулланырга кирәк иде аларны газетада?!
Урынсыз кулланылган рус сүзләре
Телебезнең сүзлек составы, лексик-семантик нормалары еш кына кирәксезгә рус теле сүзләре кулланылу аркасында да бозыла. Гади сөйләм телендә һәм хәтта әдәби телдә дә газета-журнал битләрендә, радио-телевидение тапшыруларында татар теленең тиешле төшенчәне белдерерлек үз сүзләре яки телдә алар кебек үк үзләштерелгән гарәп һәм фарсы алынмалары була торып та, рус сүзләрен кушып сөйләү һәм язу очраклары шактый күп. Монда алынма сүзләрне куллануның төп принцибы бозыла. Бу принцип исә шуннан гыйбарәт: туган телнең тиешле төшенчәне белдерә алырлык үз сүзлек хәзинәсе яки үз лексик байлыгыннан яңа сүз ясау мөмкинлеге булганда, чит тел сүзләре кулланылырга тиеш түгел.
Алда зур бурыч татар телен саклау һәм үстерү бурычы торган хәзерге чорда, уйлап-нитеп тормыйча, телебезгә бөтенләй кирәксезгә рус теленнән йөзләрчә сүзләр кертү дөрес эш түгел, әлбәттә.
Кайбер газеталарда, киң кулланылышта, шул исәптән тәрҗемә материалларында, татар сүзләре була торып та, рус сүзләреннән (араларында интернациональ сүзләр дә очрый) файдалану хәлләрен күреп гаҗәпләнергә туры килә. Урынсыз рус сүзләрен куллану күренеше район газеталарында аеруча күп. Мисалларга мөрәҗәгать итик:
Казан шәһәрендәге йортның бер долясы сатыла («Т. я.») (дөресе бер өлеше сатыла).
Ульяновка урта мәктәбендә «Нинди профессия сайларга» дигән темага кичә үткәрелде («К. т.») (дөресе нинди һөнәр сайларга).
«Балкыш»ның бер номерын аерым мәктәпкә багышлау яхшы нәрсә («Т.») (дөресе бер санын).
Җитештерү сфераларында эшләүче коллективлар («Т. х.») (дөресе җитештерү өлкәсендә яки тармакларында).
Низамов дигән кеше шул моментта гына геройлык күрсәтте («Ә. т.») (дөресе шул чагында гына батырлык күрсәтте).
Сыерларның югары продуктлылыгы нәкъ менә шушы периодка бәйле («Т. х.») (дөресе шушы чорга).
Суган салып төнәтелгән аракыны сөзеп әбәд алдыннан унар тамчы эчү («Ш. К.») (дөресе төшке аш алдыннан).
Радик Ильясович бәрәңге плантацияләрен эшкәртү юллары белән таныштырды («Нок.») (дөресе бәрәңге басуларын).
Жнейка өстерәп урып йөргәннәрем бүген дә исемдә («Т. я.») (дөресе урдыргыч өстерәп).