Тамырлар нык. Кырыс җирдә үскән каен монда артык зифа булмаска да мөмкин, ләкин тамырының һәр тармагы газиз туфрагына шундый береккән, суырып кара! Билгә каганнар, Күлтәгиннәр, Чыңгызлар бүгенге саха яшәешенең тәңреләре булып янәшәдә яши, тормышның һәр өлкәсенә тәэсир итә. Алар ничек шигырьгә күчми калсын? Бигрәк тә яңа буынның иҗатында алар өскә чыга милли горурлыкны тарихи мифларсыз уятып булмый, күрәсең.
Әлбәттә, саха да, шәһәр тормышына күчкәч, берничә буыннан соң үзгәрә, күбесе башка мәдәният җәтмәсенә эләгә. Ничә гасырлар дәвамында аларны балык белән туендырган җәтмә түгел бу. Анда күңелне алдый торган башка ризыклар. Тозаклар да гомер-гомергә урман җәнлекләренә куелган капкын-фәлән түгел, бөтенләй башка тозак. Ләкин табигать үз баласының асылын саклап калырга теләп тартыша, карыша
Басым зур, глобаль дөнья капшавычлары монда да корбан кармалый. «Без һәрвакыт сезгә карыйбыз, диде түрәләрнең берсе, татарлар югары мөнбәрдән үз сүзен әйтсә, без сезне сүз белән дә, эш белән дә һәрвакыт хупларга әзер. Аркадаш халыклар без!» Әйе, сахада аркага пычак кадау гадәте юк. Тыл өчен борчылмаска була. Түрәнең сүзе хак: милли мәгарифне, милли мәдәниятне кысуга каршы Татарстан үз сүзен әйткәндә, безнең күрше тугандаш халыклар авыз йомып торганда, сахаякутлар һәрвакыт безнең белән бер сүздә булды.
Семён Даниловның туган авылыннан кузгалганда, караңгы төшкән иде инде. Милли киемле чибәр саха кызлары безне озатып калды. Кул болгыйлар, җырлыйлар. Үзәкләрне өзәрлек моң, безнең төрки күңелне назлый торган сүз агышы. Әйтелеше үзгә, әмма якын ул, яхшылап колак салсаң аңлашыла да сыман. Хәер, аны аңлар өчен, төрки телләрнең чагыштырма грамматикасын белү кирәк түгел, болай да аңлашыла туганлык турында бу җыр, кардәшлек турында
Еракта каралып урман күренде дә акрын гына офыкка кереп югалды. Ботакларына чүпрәк тасмалар бәйләнгән ялгыз агач, изгелеген сакларга теләпме, әллә аерылу сагышыннанмы, юл читендә моңсуланып йөзен каплады. Кичке караңгыда да аклыгын җуймаган кырда бер учак кабынды. Нәни генә учак югыйсә, ә үзе шушы караңгыда җир белән күкне тоташтырып тора.
Өмет бар әле, утыбыз сүнмәгән
«Кунак ашы кара-каршы» дигән әби-бабаларыбыз. Без дә, саха шагыйрьләренең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итеп, шушы җыентыкны укучыбыз кулына тапшырабыз. Саха учагының җылысы, ылыс исе, төньяк елгасының сулышы аларда.
Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык шагыйреЯкут атка атланса
Якут әдәбиятын чагыштырмача яшь язма әдәбиятлар рәтенә кертәләр. Безнең әдәбиятка нигез салган бөек Алексей Кулаковский Өксөкүлээх ХХ гасыр башында «Баянай әфсене» шигырен бастырып чыгара, шул вакыттан якут язма әдәбиятының тарихы башлана да.
Якут, ягъни саха халкының, башка төрки халыклар кебек үк, беренче чиратта олоңхо-эпосларда теркәлеп калган, борынгы гасырлар төпкеленә китә торган шигъри традициясе бар. Безнең 30 мең шигъри юлдан гыйбарәт булган борынгы эпосыбыз эчтәлек, метафора, телгә алынган кече һәм зур хәрәкәтләрне детальләштерү, серле йолалар, канкойгыч сугышлар һәм мәхәббәт аңлатулар ягыннан караганда, шул дәрәҗәдә тирән ки, бу, бер яктан, халыкның дөньяга карашын күрсәтә, икенче яктан, аның рухи һәм көнкүреш тормышы энциклопедиясе булып тора. Олоңхода без Айыы аллалары пантеонын, Яхшылык һәм Яманлык чикләрен, йолалар уздыру эзлеклелеген, эчтәлеген һәм мәгънәсен, гореф-гадәтләрнең асыл тамырларын табабыз Монда батырларның сугышы гына тасвирланмый, ул Галәмнең барлыкка килү тарихы, биредә халыкның намусын һәм дәрәҗәсен тәшкил иткән әхлакый кыйммәтләр югары күтәрелә. Олоңхоның космик колачы кешегә үзен ком бөртеге итеп тоярга, ләкин шул ук вакытта дөнья һәм кешелек язмышы, гуманизм һәм әхлакый принциплар өчен җаваплы булырга этәрә. Дөнья халыклары эпосларын, шул исәптән Платон Ойунскийның «Ашкынучан Нюргун Батыр» олоңхосын тәрҗемә иткән күренекле тәрҗемәче Владимир Державин әйтүенчә: «Якут олоңхосы Гильгамешка туган тиешле Тыйнак горурлыкка ия якутлар нинди хәзинәләре барлыгын белмәгәннәр» Шундый зур байлыгы булган саха милләтенең халык авыз иҗаты традицияләре шигъри генә булмаган, ә фәлсәфи гомумиләштерүләргә кадәр барып җиткән. 2005 елда якут героик эпосы олоңхо ЮНЕСКО тарафыннан кешелекнең материаль булмаган мәдәни мирасы шедевры дип игълан ителде.
Әлеге вакыйгада хәзерге галимнәрнең биниһая оештыру эшчәнлеге дә чиксез, шул ук вакытта иң беренче чиратта монда олоңхоның кануни текстын әзерләп калдырган Платон Ойунскийның, эпосны рус теленә тәрҗемә итүне һәм китап итеп бастырып чыгаруны оештырган Семён Даниловның тырышлыгы аеруча зур.
Бездә «Якут атка атланса, җырчыга әверелә» дигән киң танылу алган мәкаль бар. Җайдакның тайга, баткаклыклар, сазлыклар аша озын юл узуы моңа сәбәпче булган. Ләкин якут озын юлны кыскарту өчен генә җырламаган атта сәфәр кылу тормыш кыйммәтләре, шатлыклар һәм уңышсызлыклар турында фәлсәфи уйлануларга да этәргән. Ул бар көченә җырламаган, уйланып һәм гомумиләштереп, әкрен генә моңланган Һәм шушы вакытта ул иҗатчыга әверелгән!
Тарихи яктан якут әдәбияты кыска вакыт аралыгында үсә бер гасыр эчендә якут язучылары барлык жанрларны да үзләштерә, социологик, идеологик, кеше яшәешенең фәлсәфи тирәнлегенә караган киң темалар даирәсе билгеләнә. Фәлсәфи күзаллау күбрәк легенда һәм риваятьләрне әдәби әсәргә күчерү белән бәйле. Фольклор традицияләренең асылыннан чыгып караганда, якут әдәбиятында иң алда шигърият бара. ХХ гасырның 2030 нчы елларында җыручы-импровизатордан шагыйрьгә күчү процессы бик тиз башкарыла, ягъни җыру традициясе якут шагыйрьләре иҗатында дәвам итә. Төрки шигырьнең борынгы традициясе буларак, иҗекнең архаиклыгы бүгенге көндә дә саклана. Ә аллитерация ХХ гасырның 5060 нчы елларына силлабик шигырь белән алышына. Ләкин аллитерация якут шигыреннән беркайчан да юкка чыкмый, силлабик шигырь төзелешендә ул строфа эчендә, ахыр чиктә соңгы иҗектә сакланып килә. Бүген, минем карашымча, аллитерация яңадан туу чорын кичерә күп кенә яшь шагыйрьләр аны якут шигъриятендәге иң мөһим алым дип саный һәм, мөмкин булганча, яңача куллана.
Якут һәм татар язучыларының дуслыгына нигез күптән салынган. Уртак тамырлы әдипләребез һәрвакыт бер-берсенә тартылган. Якутиянең халык шагыйре Семён Данилов 50 нче еллар уртасында Мәскәүдәге Югары әдәби курсларда укыган һәм Зәки Нури белән дус булган. Семён Петровичны аның белән иҗади дуслык кына бәйләмәгән, алар бер-берсенә ышанган һәм иҗтимагый-сәяси тормышта күп мәсьәләләр буенча фикерләре туры килгән чып-чын аркадашлар булганнар. Алар алышкан хатлар саклана. Ул хатларда күпме йөрәк җылысы, ышаныч һәм бер-береңә тугрылык бар
Семён Данилов Зәки Нуриның партизан хикәяләрен, «Таныш булыгыз» дигән балалар китабын якут теленә тәрҗемә иткән. Казанга килгәч, Зәки абый белән өч төн буе яңа һәм иске китаплар, киләчәккә планнар турында сөйләшеп утырганнар. Һәм, әлбәттә, татар халык ашларыннан да авыз иткәннәр, аларда Семён Петрович якут ашлары белән ох-шашлык күргән. Зәки Нури да Якутскта яшәүче дустында кунак булган, 1975 елда ул Россия әдәбияты көннәренә килгән
Татар әдәбияты классиклары Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Зәки Нуриларның әсәрләре якутча яңгырады. 2017 елда бездә якут телендә «Хәзерге заман татар шигърияте антологиясе» дөнья күрде. Бу җыентыкта Клара Булатова, Гәрәй Рәхим, Ренат Харис, Рәдиф Гаташ, Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Зиннур Мансуров, Мөхәммәт Мирза, Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла, Ленар Шәех, Лилия Гыйбадуллина, Рифат Сәлах һәм Рүзәл Мөхәммәтшин кебек талантлы татар шагыйрьләренең шигырьләре урын алды. Әлеге искиткеч татар шигърияте шәлкемен Казан университеты профессоры Фоат Галимуллинның саллы фәнни мәкаләсе ачып җибәрде. Зур булмаган шушы томлык кардәш татар халкы шигъриятенең якут укучысы йөрәгенә юл табуын аермачык күрсәтеп тора.