Еники Амирхан - Әсәрләр. 1 том стр 32.

Шрифт
Фон

Без аның «Бөреле» совхозында утырып калуына һич ышанмый идек. Хәер, ул үзе дә моны яшерми иде. «Сугыш кына бетсен!» ди торган иде ул, вакыт-вакыт тирән көрсенеп, һәм артыгын әйтеп торуны кирәк тә санамый иде. Гомумән, ул башта бик аз сөйләшә иде, гүя бөтен уе аның магнитка тартылган компас теле кебек шул туган шәһәренә, анда калган якын кешеләренә төбәлгән иде. Сүзсез йөрәгендә күпме сагыш, күпме борчылу таш булып ятканлыгын аның җитди-моңсу кара күзләре үк әйтеп тора иде. Бигрәк тә блокадада калган Ленинградтан бер хәбәр дә килмәү, иренең язмышы билгесез булу аны бик изә иде шикелле. Тик күп айлар үткәч кенә һәм эш дигән шифалы дәрьяга башаягы белән чумгач кына, ул, үзенең хәле белән килешкәндәй, бераз тынычланган кебек булды. Анда да, сүз чыккан саен, Ленинградын сагынды, кире шунда кайтып, яңадан искечә яшәү турында хыялланды. Өмет, өмет! Менә нәрсә кешене яшәтә бит!

Ниһаять, көтә торгач, Ленинград блокададан азат ителде, ахырда сугыш та бетте, һәм Тамара Сергеевнаның тормышына тулы ачыклык та керде. Иренең фронтта, әти-әнисенең блокада вакытында һәлак булулары беленде. Бүтән туганнары да кайсы кая таралып беткәннәр икән. Шулай итеп, сугыш Тамара Сергеевнага иң авыр бәхетсезлек ялгызлык бәхетсезлеген китерде. Иске өметләр сүнде, инде яңасын кем кабызыр?

Шулай да без аны үзенең Ленинградына кайтып китәр дип уйладык, ләкин ул ни өчендер китәргә ашыкмады. Туздырылган оясын кайтып күрәсе килмәдеме яки кинәт туган бушлык аркасында дөньясына кул селтәдеме, белмим, нәрсәдер, әмма яшь ханым күләгә төсле безнең арада һаман йөри бирде. Сүзе юк, өне юк, кечкенә бүлмәсен белә дә фермасын белә, калганы гүя аның эше түгел!

Биредә шуны әйтергә кирәк: әле сугыш бетмәс борын ук безнең җәнлек тиреләрен Америка сатып ала башлаган иде. Сугыштан соң затлы мехларга сорау тагы да артты. Ләкин Американың бик еш мода алыштырырга яраткан хатын-кызларына мехның йә ачыграк төслесе, йә тоныграк төслесе кирәк була иде. Без, билгеле, бу таләпкә яраклашырга тиеш идек. Ләкин ничек итеп? Җәнлек бит кулдан эшләнми, үзе кебек җәнлектән туа. Аның төсен бик аз гына үзгәртү дә гаять катлаулы, нечкә эш. Менә шул эшкә Тамара Сергеевна кереште. Бик әһәмиятле нәрсә иде бу безнең өчен Әйтергә кирәк, бер-ике елдан соң Тамара Сергеевна өметле генә нәтиҗәләргә дә иреште, ягъни аның ихтыяры белән безнең төлкеләр йә ачыграк, йә тоныграк төсле булып үсә башладылар

Мин биредә бу эшнең махсус якларына керешеп тормыйм, әгәр кирәксә, анысын соңыннан сөйләрмен, ә хәзер тизрәк төп вакыйгага барып җитәсем килә. Билгеле инде, бу зур уңыштан соң Тамара Сергеевнаның дәрәҗәсе тагы да үсте, кадере тагы да артты. Бу аның үзенә дә, һичшиксез, зур юаныч, зур канәгатьләнү китергәндер. Ләкин ул безнең арада, оясыз кәккүк шикелле, һаман ялгыз иде.

Кырык сигезенче елның җәендә ул, ял алып, ниһаять, Ленинградка кайтып китте.

Озатканда барыбыз да, моның бөтенләй китүедер, кире безгә кайтмас инде дип, аңа һәртөрле уңышлар, бәхетләр теләп калдык. Ул үзе дә, ачыктан-ачык әйтмәсә дә, шундыйрак ният белән кайтып китте шикелле. Озаткан чакта ул, дымланган күзләре белән кызганыч елмаеп, безгә: «Хушыгыз, дуслар, әгәр күрешмәсәк, яманат белән искә алмагыз!» дип китте. Моны инде, чынлап та, бөтенләйгә саубуллашу дип аңларга кирәк иде.

Ләкин ялы тулуга, Тамарабыз кире кайтып төшмәсенме! Сез, бәлкем, ялдан кайтмыйча калырга ярамый бит диярсез. Дөрес, әмма эвакуацияләнгән кешеләргә үзләренең торган җирләренә бер тоткарсыз кайтып китү хокукы бирелгән иде, шуңа күрә Тамара Сергеевна Ленинградтан кечкенә бер гариза кисәге җибәрсә, шуның белән эше дә бетә иде. Ләкин ул кайтты, Ленинградтан Бөрелегә кайтты. Ни өчен, ни сәбәп? Үзе ул безгә бары:

 Сездә аяз көннәр күбрәк, шуның өчен кайттым, дигән булды.

Асыл сәбәбен төпченеп сорашу, әлбәттә, читен иде, берәү дә моңа җөрьәт итмәде.

Кайтты һәм яңадан үзенең фермасында, үзенең кыргый сылу төлкеләре арасында эшләп йөри башлады.

Айлар үтә, еллар үтә, рәхимсез вакыт кешегә бирелгән гомер йомгагын акрын гына сүтә бара. Тамара Сергеевна безгә килгәндә егерме алты-егерме җиде яшьлек нәфис хатын иде, инде менә утыз бишкә дә җитеп килә. Кара чәчләрендә сирәк кенә ак җепләр дә күренгәли башлады, күз төпләрендә вак кына челтәр дә пәйда булды, яңак сөяге астына беренче сызык та ятты. Ләкин шулай да ул яшьлек гүзәллекләрен җуеп бетермәгән иде әле. Гәүдәсе һаман шулай җыйнак-сылу, хәрәкәт-йөреше җиңел, бите чиста, кара күзләре якты, иреннәре тулы, саф Ләкин барыбер инде ул көзге чәчәк, тагын берничә ел һәм ул сабагында шиңәчәк.

Бу әле кешенең, ничек дип әйтим, тышкы ягы, тышкы яктан булган үзгәреше генә. Ә аның эчендә ниндирәк процесс бара? Бу кадәресе тагы да катлаулырак һәм газаплырак түгелме?

Менә хәзер мин сезгә аның бездән китүенә сәбәп булган вакыйганы сөйлим. Чыннан да, уйлап карагыз: гаепле идеме ул, әгәр гаепле булса, нидән гыйбарәт аның гаебе?

Илле икенче елның җәй башында Тамара Сергеевна тота да Пётр Котов дигән бер егет белән тора башлый. Кешеләр арасында еш кына була торган бу хәл шулай да күпләрне бик гаҗәпләндерде. Иң элек бу «кушылу»ның алдан бернинди билгесе булмады, кинәт көтмәгәндә килеп чыкты ул Совхоз посёлогы кечкенә җир, биредә кешенең һәр адымы күз алдында, ялгыз кешеләрнең бер очрашып сөйләшүләре дә хәзер үк халык теленә кереп китә Ә Тамара Сергеевна эшен шундый шома йөрткән булса кирәк, бары җәйге иртәләрнең берендә, ул Пётр Котов белән үз квартирасыннан чыгып, посёлок урамыннан икәү янәшә атлап киткәч кенә, кешеләр ни булганын белделәр. Белделәр һәм хәйран калдылар. Ләкин көтелмәгән яңалык булганы өчен генә түгел Мәсьәлә җитдирәк иде.

Кем соң ул Пётр Котов? Нәрсәсе белән, нинди кешелек сыйфатлары белән ул Тамара Сергеевнага яраган, аңа тиң була алган?

Иң элек шуны әйтергә кирәк: егет Тамара Сергеевнадан нәкъ сигез яшькә кече иде. Хәер, тол хатыннарның үзләреннән шактый яшьрәк ирләргә тормышка чыгулары очрый торган хәл, моның ахыры ни белән бетә торгандыр, ләкин, һәрхәлдә, гаептән саналмый. Бу очракта да чырай сытыбрак булса да килешергә туры килә Инде егетнең бүтән якларын алып карыйк: ул безнең ремонт мастерскоенда слесарь булып эшли иде. Уртакул слесарь, күбрәк фермаларга барып, водопровод торбалары төзәтеп йөри. Белеме шул биш-алты класс тирәсендә булгандыр. Хәер, яхшы кеше һәм итагатьле ир булыр өчен профессиянең әллә ни зур әһәмияте юк. Безнең район җирендә, әйтик, врач кыз белән шофёр егетнең өйләнешеп, матур гына торуларын кайчагында күрергә була. Ләкин һәр очракта да бу шулай дип әйтүе читен, әлбәттә. Биредә, газетчалап әйткәндә, уңышны тәэмин иткән нәрсә кушылучыларның аң һәм культура дәрәҗәләре бертигезрәк булуыдыр, ахрысы Хуш, бу җәһәттән безнең Петя Котов ничегрәк иде соң? Мисал өчен, Тамара Сергеевна белән янәшә куеп карасак, без аны ниндирәк кыяфәттә һәм сыйфатта күрер идек?

Күз алдыгызга китерегез: кичкырын клуб алдында егерме биш-егерме алты яшьлек чибәр егет басып тора. Өстендә аның кызыл майка өстеннән генә кигән кара пиджак, тез башлары чыгыбрак торган кара чалбар, аякларында көрән брезент ботинкалар. Ашыкмыйча гына папиросыннан «алкалар» җибәрә һәм, чабак сагалаган чуртан шикелле, кызлар күзәтә. Теләсә кемгә ташланырга тормый ул, сайлап кына дәшә, простой ферма кызлары белән эре сөйләшә, аларга ни әйтсә дә ярыйга саный, ә культурныйрак туташлар белән сүз башлый калса, аларга инде «сез үзегез», «без үзебез» дип сайрарга тотына, бөгелгәләп тә ала, кулларны да матур гына уйнаткалап куя. Мондый «нечкә» кыланышларны ул каяндыр отып алырга өлгергән иде инде, күрәсең, безгә килгәнче урыннан урынга еш кына күчеп йөрүләр аның өчен бушка китмәгән. Күпме-азмы шомарган егет! Шулай да кызлар аның тирәсендә үзләрен, утка пешүдән курыккандай, сак тоталар иде.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3