Күпмедер вакыт узгач, кызның тагын моңлы җыры ишетелә:
Һәм егетнең күз алдына үзләренең шәһәрдәге кечкенә өйләре килеп баса. Эңгер-меңгер вакыты, имеш. Өйдә әнисе ялгызы гына икән. Менә ул, ак яулык бәйләгән кечкенә карчык, ут кабызып, бисмилласын әйтә-әйтә, тәрәзә пәрдәләрен төшереп йөри, тәрәзә төбендәге гөлләрнең кипкән яфракларын чүпләп-чүпләп ала, имеш. Өстәлдә яңа гына кайнап чыккан самавыр тора икән. Әнисе аның институттан кайтканын шулай чәй әзерләп көтә, имеш.
Әнием, әнием! ди егет, эченнән үксеп, һәм аның йомык күзләреннән сыгылып терекөмештәй кайнар яшь бөртекләре кипкән иреннәренә акрын гына тәгәрәп төшәләр. Шәфкать туташы, кулын аның маңгаена куеп, иелеп, нидер сорый шикелле, ләкин егеткә гүя Таһирәсе дәшкән кебек тоела.
Шул чакта кыз тирән бер сагыш белән:
ди.
Һәм егет ике куллап Таһирәсенең башын күкрәгенә кыса, имеш, йөзен аның күперенке чәчләренә куя, имеш, иреннәрен аның җылы, йомшак муенына тидерә, имеш: «Бәгырем, бәгырем, күз нурым! Нигә алай дисең, нигә елыйсың? Без мәңге, мәңге бергә ич!»
Һәм кыз, башын аның күкрәгеннән алмыйча, назланып, зарын әйтә кебек:
Юк-юк, бүтән аерылу юк. Инде без бергә, дустым, мәңге бергә!.. Менә алар, җитәкләшеп, ашыга-ашыга, Идел тавына менәләр, имеш. Тау бик биек икән, туктап-туктап тын алалар, кулларын җибәрмичә, сүзсез генә бер-берсенең күзләренә карап, бәхетле елмаялар, тагын кузгалып китәләр Ниһаять, менеп җитәләр, йа Хода, нинди киңлек, нинди киңлек, нинди чиксез нур һәм ямь дөньясы бу туган җир! Шундый җиңел, шундый рәхәт аларга! Менә алар, тотынышкан хәлдә кулларын киң җәеп, таудан күтәреләләр һәм пар аккоштай елгалар, кырлар, урманнар өстеннән шул чиксез нур дөньясына очалар, очалар
. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .
Кыз җырлавыннан кайчан туктады, каршыдагы эшелон кайчан тавыш-тынсыз гына кузгалып китте егет моны сизмәде. Ул инде яңадан аңына килә алмады. Ә икенче көнне санитар поезды тагын бер җимерек разъездга җитеп туктады. Кызыл теплушкадан егетнең үле гәүдәсен носилкага салып чыгардылар да юлдан ерак түгел бер калкулык өстендәге ялгыз нарат төбенә илтеп күмделәр. Күмеп беткәч, туфрак өеменең башына кечкенә фанер кадакланган казык утыртып куйдылар. Фанерга кара буяу белән егетнең исеме, фамилиясе, туган һәм үлгән еллары язылган иде. Күмүчеләр, башларыннан салып, кабер әйләнәсендә бераз тынып тордылар да аннан барысы берьюлы вагоннарына таралдылар.
Поезд китте, ялгыз кабер торып калды.
Кинәт җил исте, биек нарат, эре яңгыр тамчыларын җиргә коеп, салмак кына башын чайкады. Күктәге салынкы соры болытлар, кемгәдер юл ачкандай, икегә аерылдылар. Шунда ук зәңгәр ачыклыктан, бәхилләшергә соңга калгандай, ашыгып кояш карады. Нарат төбендәге кабер өсте әйтерсең егетнең җирдә калган, үлмәгән һәм мәңге үлмәячәк якты хыяллары белән кинәт нурланып балкыды.
Караңгы төндә каршы очраган эшелонның вагон ишегенә сөялеп, ялгызы гына моңаеп җырлаган кыз исә чыннан да бу егетнең сөйгәне Таһирә иде.
1956ЯЛГЫЗЛЫК
Шушы елның февраль аенда мин Казаннан ерак түгел «Бөреле» совхозына барып чыккан идем. Бу зур һәм бай бер хуҗалык, биредә нәселле кроликлар һәм кара төлке, кеш, чәшке кебек кыйммәтле җәнлекләр үрчетәләр. Совхозга минем беренче генә килүем түгел, моннан биш-алты ел элек килеп, мин биредә берникадәр вакыт торып киткән идем инде. Шуңа күрә совхоз үзе дә, аның кешеләре дә миңа бераз таныш иде.
Директорның иркен бүлмәсендә совхоз хәлләре турында сөйләшеп утырган чакта, мин шул танышлардан берсен искә төшереп сорадым:
Әйтегез әле, Николай Михайлович, сезнең хатын-кызлардан бер белгечегез бар иде, исеме, ялгышмасам, Тамара Тамара Ничек кенә үзе?
Тамара Сергеевнамы?
Әйе, Тамара Сергеевна. Бармы ул ханым, эшлиме хәзер дә?
Ә сез аны беләсезмени? диде директор минем соравыма каршы.
Элек килүемдә ул миңа үзенең төлкеләрен күрсәтеп йөргән иде. Сезнең кара төлкеләр фермасында баш зоотехник иде шикелле ул Дөресме?
Дөрес, шулай Ләкин хәзер юк ул бездә, китте бездән, күптән китте инде.
Николай Михайлович моны ничектер эчке бер кызгану белән әйткән кебек булды, һәм мин моңа, билгеле, игътибар итмичә калмадым, шунлыктан тагы да кызыксына төшеп сорадым:
Ни өчен китте? Нинди сәбәп аркасында? Әгәр сер булмаса, бәлкем
Юк, сер түгел, диде Николай Михайлович, минем сүземне бүлеп. Ләкин аның китүенең сәбәбен бер сүз белән генә әйтеп бирү дә читен. Үзенә күрә бер вакыйга булды ул.
Шулаймыни? Алайса, сөйләгез әле! Гафу итегез, болай үтенеп, мин сезнең вакытыгызны алмыймдыр ич?
Зарар юк, конторада эш сәгате бетте, иркенләп сөйләшеп утырырга була хәзер, диде ул, көлемсерәп.
Чынлап та, кышкы көн сүнеп бара иде инде. Бүлмә эченә сыек караңгылык акыртын гына иңә башлады, шулай да ут кабызырга иртәрәк иде әле. Николай Михайлович, үзе әйткәнчә озаклап сөйләшергә җыенгандай, иркен креслосының артына ята төште, өстәлдә яткан «Казбек» тартмасыннан үрелеп, ашыкмыйча гына, папиросын алды. Бу кырыкларга җитеп килгән таза, мәһабәт кеше моннан ике-өч ел элек кенә шушындагы белгечләрдән күтәрелгән директор иде. Аның белән беренче тапкыр гына очрашып сөйләшүем булса да, ул миңа ошап өлгерде. Фасон тотып маташмый, ягъни директор икәнлеген белдереп тору кайгысыннан азат, һәрвакыт үзенең табигый хәлендә, ләкин табигый хәленә аның бәйсезлек һәм үз-үзенә ышану хас булса кирәк, һәркем белән бертөсле, алдына килүченең йөзенә күтәрелеп карарга һәм сүзенә җавап бирергә иренми, кыскасы, чын кеше һәм әйбәт директор булырга тиеш.
Менә ул миңа ике сәгать чамасы вакыт диярлек кеше язмышы турында сөйләде. Белмим, бик мавыктыргыч итеп сөйләдеме, әллә вакыйгасы бик гыйбрәтле идеме, ләкин мин хикәянең башыннан ахырына кадәр бер тапкыр да аның сүзен бүлмичә тыңлап утырдым.
Сез беләсезме икән, дип сүзен башлады Николай Михайлович, Тамара Сергеевна безгә кырык беренче елның көзендә Ленинград тирәсендәге бер совхоздан үзенең җәнлекләре белән күчеп килгән иде. Бик йончып, бетеренеп килеп җиткән иде ул Сугыш аларны тиз килеп баса, хәтта совхозның күп җәнлекләрен иреккә чыгарып җибәрәләр Тамара Сергеевна соңыннан шул җәнлекләренең таралмыйча совхоз ихатасына кире борылып-борылып кайтуларын сөйләгән иде Бары җәнлекләрнең иң тазаларын гына берничә вагонга төяп, хатын-кыз, бала-чагаларны утыртып, Тамара Сергеевнаны шуларга баш итеп тизрәк ашыктырып озаталар. Тамара Сергеевнаның ире Ленинградта бүленеп кала, китәр алдыннан алар хәтта күрешә дә алмыйлар, кыскасы, мәхшәрдән качу була бу Өч тәүлек юлны, тупиктан тупикка күчә-күчә, өч атна киләләр, җәнлекләренең яртысы ачтан кырыла, үзләре дә ачыгып, керләнеп, бетләп бетәләр. Тамара Сергеевна өчен аеруча зур бәхетсезлек тагын шул була: юлда бердәнбер кызы чирләп үлә. Өч яшьлек баланың кечкенә мәетен каядыр юл буенда күмеп калдыралар.
Әнә шулай килеп җитәләр алар безгә Ләкин сугыш, үзегез беләсез, кешене ташка әверелдерде. Кешенең, бәлкем, атна эчендә чәче агаргандыр, әмма бәгыре аның, тирән сызланудан соң, эретеп койган чуен шикелле катып калды. Шуңа күрә үз башыңа төшкән хәсрәт турында сөйләү юк, елау юк, барысы да бик тирән яшерелгән, тик нидер өзелеп теләү, нәрсәгәдер теш кысып омтылу бар Ленинградтан килүчеләргә карап, моның шулай икәнлегенә ышанмыйча мөмкин түгел иде.
Тамара Сергеевна бездә дә кара төлкеләр фермасында баш зоотехник булып эшли башлады. Аның авторитеты үзе белән бергә үк ияреп килде: югары белемле, зур хуҗалыкта эшләп тәҗрибә алган яшь белгеч иде ул Шуның өстенә ул чын-чыннан Ленинград кешесе иде. Ленинградта туып үскән, шунда укыган, шунда тормыш башлаган Өс-башы да аның бүтәнчәрәк, йөреш-торышы да бүтәнчәрәк, сөйләшүе, хәтта көлүе дә бүтәнчәрәк, кыскасы, зур культура мәркәзеннән килгән кеше, әйтик, безнең ише район халкыннан үзенә генә хас ниндидер бер нәфислек, пөхтәлек һәм әдәплелек белән аерылса, бу яшь ханым да күпләрдән шулай аерылып тора иде. Ул чын, яхшы мәгънәдә, ягъни тышкы калыбы белән генә түгел, эчке җаны белән дә интеллигент кеше иде. Мин хәтта әйтер идем, бу «интеллигентлык» аңардан ничектер менә нәфис бер ис шикелле аңкып тора кебек иде. Дөрес, безнең шартларда хуш ис акрынлап бетте, һәрхәлдә, безнең борыннар сизми башлады, әмма, асылда, ул барыбер шундый ук культуралы, әдәпле, нечкә җанлы хатын булып калды.